Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә сезне ныгытачак

Йәһвә сезне ныгытачак

«[Йәһвә] сезне... ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак» (1 ПЕТ. 5:10).

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Аллаһы үзенең борынгы хезмәтчеләрен ничек ныгыткан?

 АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ тугры кешеләр көчле итеп сурәтләнә. Әмма хәтта аларның иң көчлеләре дә кайчак үзләрен көчсез итеп сизгән. Мәсәлән, Давыт патша бер очракта үзен «тау кебек нык» итеп хис иткән, ә башка очракта аны «көчле курку биләп алган» (Зәб. 30:7). Аллаһы рухы тәэсирендә гаять көчле Шимшон, бу көч булмаса, үзенең, «көчсезләнеп, башка кешеләр сыман булуын» аңлаган (Хак. 14:5, 6; 16:17). Бу тугры ир-атлар Йәһвә аларга кодрәт бирәнгә генә көчле булган.

2. Ни өчен рәсүл Паул үзе турында көчсез, әмма шул ук вакыт көчле дип әйткән? (2 Көринтлеләргә 12:9, 10)

2 Рәсүл Паул Йәһвәнең көченә мохтаҗ булганын аңлаган. (2 Көринтлеләргә 12:9, 10 укы.) Күбебез кебек, Паул сәламәтлек белән бәйле авырлыклар кичергән (Гәл. 4:13, 14). Вакыт-вакыт аңа дөрес булганны эшләү авыр булган (Рим. 7:18, 19). Ә кайчак борчылулар һәм билгесезлек аның җанын телгәләгән (2 Көр. 1:8, 9). Шулай да, көчсез булса да, ул көчле булып киткән. Нәрсә ярдәмендә? Сынауларын кичереп чыга алсын өчен, Йәһвә аңа кирәкле көч биргән.

3. Без нинди сорауларга җавап табарбыз?

3 Йәһвә безне дә ныгытырга вәгъдә итә (1 Пет. 5:10). Әмма моның өчен, «алма пеш, авызыма төш» дип, әйтеп утырып кына булмый. Мәсәлән, машина двигатель ярдәмендә хәрәкәт итә. Шулай да машина барсын өчен, руль артына утырган кешегә газга басарга кирәк. Шул ук рәвешчә, Йәһвә безгә көч бирергә әзер, әмма безгә дә адымнар ясарга кирәк. Безне ныгытыр өчен, Йәһвә нәрсә бирә? Көч алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Бу сорауларга җавап табар өчен, Йәһвәнең Изге Язмаларда искә алынган өч кешегә ничек көч биргәнен карап чыгыйк. Бу — Юныс пәйгамбәр, Гайсә анасы Мәрьям һәм рәсүл Паул. Шулай ук без Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен ничек ныгытканын белербез.

ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ДОГА КЫЛУ АША КӨЧ АЛЫГЫЗ

4. Без Йәһвәдән ничек көч ала алабыз?

4 Йәһвәдән көч алыр өчен, безгә дога кылырга кирәк. Җавап итеп, ул безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирәчәк (2 Көр. 4:7). Шулай ук без, Аллаһы Сүзен укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып, көч алабыз (Зәб. 86:11). Йәһвәнең Изге Язмаларда безнең өчен язылган хәбәре «кодрәтле» (Евр. 4:12). Йәһвәгә дога кылсак һәм аның Сүзен укысак, без сынауларыбызны кичереп чыгар өчен, шатлыклы булыр өчен һәм авыр йөкләмәләребезне башкарып чыгар өчен, көч алырбыз. Әйдәгез, Йәһвәнең Юныс пәйгамбәрне ничек ныгытканын карап чыгыйк.

5. Ни өчен Юныс пәйгамбәргә көч кирәк булган?

5 Йәһвә Юныска катлаулы йөкләмә биргәч, ул качып киткән. Нәтиҗәдә, көчле давыл вакытында ул чак кына гомерен югалтмаган һәм үзе белән корабта булган кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куйган. Аны корабтан диңгезгә ыргытканнар һәм ул беркайчан да булмаган урынга — зур балыкның карынына эләккән. Сезнеңчә, ул үзен анда ничек хис иткән? Ул үлемен көткәнме? Ул Йәһвә үзен кире каккан дип уйлаганмы? Ничек кенә булмасын, ул нык кайгыргандыр.

Юныс пәйгамбәр кебек, сынау вакытында ничек көч табарга? (6—9 нчы абзацны кара.)

6. Юныс 2:1, 2, 7 дән күренгәнчә, Юныс балык карынында булганда, аны нәрсә ныгыткан?

6 Балык карынында булганда, көч алыр өчен, Юныс нәрсә эшләгән? Мәсәлән, ул дога кылган. (Юныс 2:1, 2, 7 укы.) Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәтсә дә, ул тәүбә иткән һәм Йәһвәнең үзенең басынкы догасын ишетәчәгенә ышанган. Юныс шулай ук Изге Язмаларда язылганнар турында уйланган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Юныс китабының 2 нче бүлегендә язылган аның догасында Мәдхияләрдә очраган сүзләр һәм сүзтезмәләр бар. (Мәсәлән, Юныс 2:2, 5 не Зәбур 69:1; 86:7 белән чагыштыр.) Әйе, ул Изге Язмалардагы шул урыннарны бик яхшы белгән. Алар турында уйлану аны Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә инандырган. Соңрак коры җиргә эләккәч, ул инде Йәһвәнең йөкләмәсен үтәргә әзер булган (Юныс 2:10—3:4).

7, 8. Тайваньда яшәүче абый-кардәш, сынауларын кичереп чыгар өчен, кайдан көч тапкан?

7 Юнысның мисалы безгә төрле авырлыклар кичергәндә булыша ала. Тайваньнан булган Чжими́н b исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул көчле авырудан интегә. Өстәвенә, Йәһвәгә иман иткәнгә, гаиләсе аңа каты каршы килә. Йәһвәгә дога кылу һәм өйрәнү аңа көч өсти. Ул болай ди: «Кайчак авырлыклар туганда, мин бик борчылам һәм озак кына тынычлана алмыйм. Бу миңа шәхси өйрәнү үткәрергә комачаулый». Аңа бирешмәскә нәрсә ярдәм итә? Чжимин болай дип дәвам итә: «Башта мин Йәһвәгә дога кылам, аннары колакчыннарны киеп, Патшалык җырларын тыңлыйм. Ә кайчак үзем дә, көйгә кушылып, пышылдап җырлыйм. Аннары өйрәнә башлыйм».

8 Шәхси өйрәнү Чжиминга сынауларын кичереп чыгарга ярдәм итә. Мәсәлән, җитди операция кичергәннән соң, аның гемоглобины төшкән булган һәм шәфкать туташы аңа кан җибәрергә кирәк булыр дигән. Әмма Чжимин операция алдындагы кичне охшаш операция кичергән апа-кардәш турында укыган. Аның гемоглобины тагы да түбәнрәк булган, әмма ул кан җибәрүгә ризалашмаган һәм терелгән. Бу очрак Чжиминга тугрылыгын саклап калырга булышкан.

9. Берәр сынау аркасында тәмам хәлдән тайсагыз, нәрсә эшләп була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

9 Берәр сынау вакытында борчылулар аркасында сезгә дога кылу авыр булганы бармы? Я арганлык аркасында өйрәнә алмаганыгыз булдымы? Истә тотыгыз, Йәһвә кебек сезне беркем дә аңлый алмый. Шуңа күрә догагыз гап-гади булса да, Йәһвәнең үзегезгә нәкъ кирәклесен бирәчәгенә бер дә шикләнмәгез (Эфес. 3:20). Физик я эмоциональ халәтегез аркасында сезгә уку һәм өйрәнү авыр булса, Изге Язмаларның һәм басмаларыбызның аудиоларын тыңлап карагыз. Бәлки, сезгә сайтыбыздагы җырларны тыңлау я видеоларны карау булышыр. Йәһвәгә дога кылсагыз һәм, җавап табар өчен, оешма биргән рухи ризык белән туклансагыз, ул сезне, һичшиксез, ныгытачак.

КАРДӘШЛӘРЕГЕЗ СЕЗНЕ НЫГЫТА АЛА

10. Кардәшләребез безне ничек ныгыта?

10 Йәһвә безне ныгытыр өчен, кардәшләребезне кулланырга мөмкин. Сынаулар вакытында я катлаулы йөкләмә үтәгәндә, алар безнең өчен «зур юаныч чыганагы булырга» мөмкин (Көл. 4:10, 11). Аеруча «бәхетсезлеккә очраганда», безгә дуслар кирәк (Гыйб. сүз. 17:17). Без көчсез булганда, имандашларыбыз безгә физик, эмоциональ һәм рухи яктан ярдәм итә ала. Әйдәгез, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең башкаларның ярдәмен ничек кабул иткәнен карап чыгыйк.

11. Ни өчен Мәрьям ныгытуга мохтаҗ булган?

11 Мәрьямгә ныгыту кирәк булган. Җәбраил фәрештә аңа катлаулы йөкләмә биргәч, аның үзен ничек хис иткәне турында уйлап карагыз. Ул кияүдә булмаган, әмма Җәбраил аңа йөкле булып китәчәге турында әйткән. Мәрьям беркайчан да бала тәрбияләмәгән, ә аңа Мәсих булып китәчәк малайны кайгыртырга кирәк булган. Ул кияве Йосыфка балага узганын ничек аңлатып бирәчәк? (Лүк 1:26—33)

12. Лүк 1:39—45 тән күренгәнчә, Мәрьямне кемнәр ныгыткан?

12 Мәрьям, гадәти булмаган, катлаулы йөкләмәне үтәр өчен, кайдан көч алган? Ул башкалардан ярдәм эзләгән. Мәсәлән, ул Җәбраилне бу йөкләмә турында күбрәк сөйләргә сораган (Лүк 1:34). Күп тә үтмәстән, ул Яһүдиянең «таулы җиренә» — туганы Илисәбәт янына киткән. Бу аны бик ныгыткан. Илисәбәт Мәрьямне мактаган һәм, Йәһвә тарафыннан рухландырылып, Мәрьямнең әле тумаган улы турында дәртләндергеч пәйгамбәрлек әйткән. (Лүк 1:39—45 укы.) Мәрьям Йәһвә «үз кулы белән кодрәтле эшләр башкарды» дип әйткән (Лүк 1:46—51). Шулай итеп, Йәһвә Мәрьямне Җәбраил һәм Илисәбәт аша ныгыткан.

13. Боливиядән булган апа-кардәш, имандашларына мөрәҗәгать иткәч, нинди ярдәм алган?

13 Сезне дә имандашларыгыз ныгыта ала. Боливиядә яшәүче Дасури́ исемле апа-кардәшкә ныгыту кирәк булган. Атасы, үлемгә китерүче чир белән авырып китеп, хастаханәгә эләккәч, Дасури шунда аны карарга булган (1 Тим. 5:4). Әмма бу һәрчакта да җиңел булмаган. Ул болай ди: «Күп тапкырлар мин хәлдән тайгандай булдым». Ул ярдәм сораганмы? Иң башта, сорамаган. Ул болай дип аңлата: «Мин кардәшләрне борчырга теләмәдем. Йәһвә — минем ярдәмчем дип уйладым. Әмма башкалардан читләшкәнгә, авырлыкларым белән ялгыз көрәшергә тырышканымны аңладым» (Гыйб. сүз. 18:1). Дасури, берничә дустына язып, туган хәлне аңлатып биргән. Ул болай ди: «Кадерле кардәшләремнең мине ничек ныгытканы әйтеп бетергесез. Алар хастаханәгә ризык алып килде, Изге Язмалардагы шигырьләр ярдәмендә мине юатты. Ялгыз булмау шундый рәхәт. Без — Йәһвәнең зур гаиләсенең өлеше, анда безгә ярдәм кулы сузарга, безнең белән бергә еларга, көрәшергә әзер дуслар бар».     

14. Ни өчен өлкәннәрнең ярдәмен кабул итәргә кирәк?

14 Йәһвә сезне өлкәннәр аша да көчле итә ала. Ул аларны сезне ныгытыр һәм юатыр өчен куллана (Ишаг. 32:1, 2). Шуңа күрә борчулар биләп алганда, барысын өлкәннәргә сөйләгез. Аларның ярдәмен кире какмагыз. Алар ярдәмендә Йәһвә сезне нык итәр.

ӨМЕТЕГЕЗ СЕЗГӘ КӨЧ ӨСТӘП ТОРСЫН

15. Бар мәсихчеләр өчен нинди өмет кадерле?

15 Изге Язмаларга нигезләнгән өметебез безгә көч бирә ала (Рим. 4:3, 18—20). Безнең мәңге яшәргә кыйммәтле өметебез бар. Кемдер яңадан торгызылган җирдәге оҗмахта, ә кемдер күктәге Патшалыкта яшәячәк. Өметебез безгә сынауларны кичереп чыгарга, яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм җыелыштагы төрле вазифаларны үтәргә көч бирә (1 Тис. 1:3). Шундый ук өмет рәсүл Паулны ныгытып торган.

16. Ни өчен рәсүл Паул ныгытуга мохтаҗ булган?

16 Ни өчен Паулга көч кирәк булган? Көринтлеләргә язган хатында ул үзен тиз ватылучан балчык савыт белән чагыштырган. Аны «каты кысрыклаганнар», ул «аптырашта калган», «эзәрлекләүләр» кичергән һәм хәтта аның тормышы куркыныч астында булган (2 Көр. 4:8—10). Паул бу хатын өченче вәгазь сәяхәте вакытында язган. Шул чакта киләчәктә үзен тагы да авыррак сынаулар көткәнен ул әле белмәгән. Аны халык төркеменең һөҗүме, кулга алыну, кораб һәлакәте һәм төрмәгә утыртылу көткән.

17. 2 Көринтлеләргә 4:16—18 буенча, Паулга сынаулар вакытында нәрсә көч өстәп торган?

17 Паулга чыдам калырга өмете турында уйлану булышкан. (2 Көринтлеләргә 4:16—18 укы.) Көринттәге мәсихчеләргә ул, «тәне череп таркала барса да», боекмаганы турында язган. Паул игътибарын киләчәккә туплаган. Күктә мәңге яшәргә өмете аның өчен шундый кыйммәтле булган ки, ул хәтта теләсә нинди авырлыклар кичереп чыгарга әзер булган. Паул өмете турында уйланган һәм, нәтиҗәдә, «эчке кешесенең көннән-көн яңара барганын» сизгән.

18. Өметләре Тихомир белән аның гаиләсен ничек ныгыткан?

18 Болгариядә яшәүче Тихомир исемле абый-кардәшне өмете ныгытып тора. Берничә ел элек аның Здра́вко исемле энесе авариядә һәлак булган. Моның аркасында аның йөрәге көл булган. Бу кайгыны кичереп чыгар өчен, ул гаиләсе белән терелтелүнең нинди булачагын күз алдына китергән. Ул болай ди: «Мәсәлән, без Здравконы ничек каршы алачагыбыз, аңа нинди ризык пешерәчәгебез, аның белән беренче очрашуга кемне чакырачагыбыз һәм соңгы көннәр хакында аңа нәрсә сөйләячәгебез турында уйланабыз». Тихомирның сүзләре буенча, игътибарларын өметләренә туплау аларга сынауларны кичереп чыгарга һәм Йәһвәнең Здравконы үледән терелтәчәген көтәргә көч биргән.

Яңа дөньяда тормышың нинди булачак? (19 нчы абзацны кара.) c

19. Өметегезне җанландырыр өчен, сез нәрсә эшли аласыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

19 Сез өметегезне ничек ныгыта аласыз? Җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнәсез икән, Изге Язмалардан оҗмах турындагы хәбәрләрне укыгыз (Ишаг. 25:8; 32:16—18). Яңа дөньядагы тормышның нинди булачагы турында уйланыгыз. Үзегезне шунда булгандай күз алдына китерегез. Сез анда кемне күрәсез? Нинди тавышлар ишетәсез? Үзегезне ничек хис итәсез? Күзаллау сәләтен җанландырып җибәрер өчен, басмаларыбыздагы оҗмах сурәтләнгән иллюстрацияләргә игътибар итегез, шулай ук музыкаль видеоларны тыңлагыз, мәсәлән «Яңа дөньяда», «Мәңгелек тынычлык» һәм «Күз алдына китер» дигән видеоларны. Яңа дөньяга өметегез тере булса, бүгенге авырлыкларыгыз сезнең өчен «кыска вакытлы» булыр һәм «әллә ни авыр булмас» (2 Көр. 4:17). Бу өмет аша Йәһвә сезне ныгытып торыр.

20. Көчсез булсак та, ничек көчле булырга?

20 Без көчсез булганда, «Аллаһы безгә көч бирер» (Зәб. 108:13). Моның өчен ул безне инде бар кирәклесе белән тәэмин иткән. Шуңа күрә, берәр йөкләмәне үтәр өчен, сынауны кичереп чыгар өчен һәм шатлыклы булып калыр өчен, ярдәм кирәк булса, Йәһвәгә эчкерсез дога кылыгыз һәм, шәхси өйрәнү үткәреп, аңардан җитәкчелек сорагыз. Кардәшләрегез сезне дәртләндергәндә, баш тартмагыз. Регуляр рәвештә өметегез турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куегыз. Шулай эшләсәгез, «сез сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен, [Аллаһының] шөһрәтле кодрәте сезгә кирәкле көч-куәт биреп» торыр (Көл. 1:11).     

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

a Бу мәкалә сынаулары я авыр йөкләмәләре аркасында көчсезләнгән кардәшләргә булышачак. Без Йәһвәнең үзебезгә ничек көч биргәнен һәм аның ярдәмен ничек алырга икәнен карап чыгарбыз.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Изге Язмалардагы вәгъдәләр турында уку һәм музыкаль видеоны карау саңгырау апа-кардәшебезгә үзен яңа дөньяда күзалларга булыша.