Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы Сүзен аркылыга-буйга өйрәнегез

Аллаһы Сүзен аркылыга-буйга өйрәнегез

«Киңлекне, озынлыкны, биеклекне һәм тирәнлекне тулысынча аңлагыз» (ЭФЕС. 3:18).

95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Изге Язмаларны укыр һәм өйрәнер өчен иң яхшы мөмкинлек нинди? Мисал китерегез.

 КҮЗ алдына китерегез, сез йорт сатып алырга телисез, ди. Аны сатып алыр өчен, сезгә нинди мәгълүмат кирәк булыр? Сезгә йортның алгы ягы төшкән фотография генә җитәрлек булырмы? Юк, сез йортны үз күзләрегез белән күрергә теләрсез. Аның тирәли нәрсә булганын, аның һәр бүлмәсен һәм йорт белән бәйле башка төрле нәрсәләрне карап чыгарсыз. Ә бәлки, сез йортның ничек төзелгәнен белер өчен, хәтта аның сызымнарын да карарга булырсыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, сез бу йортны аркылыга-буйга тикшереп чыгарсыз.

2 Моның барысы Изге Язмаларны укуга һәм өйрәнүгә охшаш. Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең берсе Аллаһы Сүзен «биек манаралы һәм тирән нигезле зур йорт» белән чагыштырган. Алайса, Изге Язмалардагы бар хакыйкатьләрне ничек белеп бетерергә? Әгәр дә без, Аллаһы Сүзен тиз-тиз генә укысак, «Аллаһының изге сүзләренең башлангыч тәгълиматларын» гына белә алырбыз (Евр. 5:12). Безгә бу образлы йортның «эченә» кереп, аны тикшерергә кирәк. Изге Язмаларны өйрәнер өчен яхшы бер мөмкинлек — бу төрле хәбәрләрнең бер-берсе белән ничек бәйле булганын күрергә тырышу. Шулай ук безгә нинди хакыйкатьләргә ышанганыбыз гына түгел, ә ни өчен аларга ышанганыбызны күрергә тырышырга кирәк.

3. Рәсүл Паул имандашларын нәрсә эшләргә дәртләндергән һәм ни өчен? (Эфеслеләргә 3:14—19)

3 Изге Язмаларны аркылыга-буйга белер өчен, безгә аны тирәнтен тикшерергә кирәк. Рәсүл Паул үз имандашларын Изге Язмаларны җентекләп өйрәнергә дәртләндергән. Шулай итеп, алар хакыйкатьнең «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген тулысынча аңларга сәләтле» булыр иде. Шулай эш итсә, алар «иманда тамырланыр» иде. (Эфеслеләргә 3:14—19 укы.) Безгә дә Паулның бу киңәшен тотарга кирәк. Әйдәгез, хәзер Аллаһы Сүзен тирәнрәк аңларга безгә нәрсә булыша алганын карап китик.

ТИРӘН ХАКЫЙКАТЬЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕГЕЗ

4. Йәһвәгә якынлашыр өчен, без нәрсә эшли алабыз? Мисаллар китерегез.

4 Мәсихчеләр буларак, без Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне өстен-өстен генә өйрәнмибез. Без изге рух ярдәме белән «хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен» тикшерергә телибез (1 Көр. 2:9, 10). Ни өчен шәхси өйрәнүдә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне тагы да ныгытырга булыша алган темаларны карап чыкмаска? Мәсәлән, Йәһвәнең үткәндә яшәгән тугры хезмәтчеләренә ничек ярату күрсәткәне турында укып карагыз. Аннары укыганнарыгыздан Йәһвәнең үзегезне дә яратканын күрергә тырышыгыз. Шулай ук борынгы исраиллеләрнең гыйбадәт кылулары белән безнең гыйбадәт кылуның нинди уртак яклары барлыгын тикшерегез. Я Гайсә җирдә яшәгәндә һәм хезмәт иткәндә, аңарда нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгәнен карап чыгыгыз.

5. Сез шәхси өйрәнүдә нинди теманы өйрәнергә теләр идегез?

5 Кайбер тәҗрибәле Изге Язмаларны тикшерүчеләрдән нинди темаларны өйрәнергә теләрләр иде дип сораганнар. Аларның кайбер тәкъдимнәрен  «Шәхси өйрәнү өчен темалар» дигән рамкадан табып була. Бу я охшаш темаларны «Онлайн-китапханә» ярдәмендә тикшерү сезгә күбрәк шатлык китерер. Андый өйрәнү сезнең иманыгызны ныгытыр һәм «Аллаһы турында белем табарга» булышыр (Гыйб. сүз. 2:4, 5). Әйдәгез, хәзер без өйрәнә алган кайбер тирән хакыйкатьләрне карап китик.

АЛЛАҺЫНЫҢ НИЯТЕ ТУРЫНДА ТИРӘНТЕН УЙЛАНЫГЫЗ

6. а) План белән ният арасында нинди аерма бар? ә) Ни өчен Йәһвәнең кешеләргә һәм җиргә карата ниятен «мәңгелек» дип атап була? (Эфеслеләргә 3:11)

6 Мәсәлән, Аллаһының нияте турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен карап китик. Билгеле, ният планнан бик нык аерылып тора. План, берәр кая барып җитәр өчен, билгеле бер маршрутка охшаш. Шул маршрутта ниндидер көтелмәгән киртә килеп чыкса, безнең планыбыз тормышка ашмаска мөмкин. Ә ният белән алай булмаячак. Чөнки ният күбрәк барасы юлга түгел, ә барып җитәсе урынга карый. Шуңа күрә юлда ниндидер хәл була калса я транспортны үзгәртергә кирәк булса, кеше үз ниятенә барыбер ирешә алачак. Шул ук рәвешчә, нинди генә хәлләр тумасын, Йәһвә «үз ниятен тормышка ашыра» алачак (Гыйб. сүз. 16:4). Йәһвә үзенең «мәңгелек ниятен» Изге Язмалар аша еллар дәвамында ача барган (Эфес. 3:11). Һәм без аны белә алганыбызга бик рәхмәтле. Йәһвәнең нияте «мәңгелек», чөнки ул бөтен тере затларга мәңге файда китереп торачак. Ә Йәһвәнең нияте нинди? Һәм аны тормышка ашырыр өчен, Йәһвә нинди үзгәрешләр ясаган?

7. Беренче кешеләр фетнә күтәргәч, Йәһвә, үз ниятенә ирешер өчен, нәрсә эшләгән? (Маттай 25:34)

7 Аллаһы беренче кешеләргә үз ниятен ачкан булган. Ул аларга: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз. ...Барлык тереклек сезгә буйсынсын»,— дип әйткән. Шулай ук аларга бөтен тереклек буйсынырга тиеш булган (Ярат. 1:28). Адәм белән Хаува, фетнә күтәреп, бөтен кешелекне гөнаһка батырса да, Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән. Ул аны башка юл белән тормышка ашырырга булган. Ул, кешелеккә һәм җиргә карата ниятен үтәр өчен, шунда ук күктә Патшалык булдырырга булган. (Маттай 25:34 укы.) Билгеләнгән вакытта Йәһвә җиргә үзенең бердәнбер Улын җибәргән. Гайсә кешеләрне Патшалык турында өйрәткән һәм, аларны үлемнән һәм гөнаһтан йолып алыр өчен, үз тормышын биргән. Соңрак ул, Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып китәр өчен, терелтелгән булган. Әмма Аллаһының нияте үз эченә тагын нәрсә ала?

Күктә дә, җирдә дә акылга ия затларның Йәһвәгә тугры булачак вакытны күз алдына китерегез! (8 нче абзацны кара.)

8. а) Изге Язмаларның төп темасы нинди? ә) Эфеслеләргә 1:8—11 дән күренгәнчә, Йәһвәнең ниятенә тагын нәрсә керә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

8 Изге Язмаларның төп темасы нинди? Мәсих идарәсе астындагы Патшалык ярдәмендә Йәһвәнең җиргә карата нияте үтәлгәч, аның исеме изгеләндереләчәк. Йәһвәнең нияте үзгәрмәячәк. Беркем һәм бернәрсә дә аңа үз ниятен үтәргә комачаулый алмаячак (Ишаг. 46:10, 11, искәрмәләр; Евр. 6:17, 18). Киләчәктә җир оҗмахка әйләнәчәк һәм анда Адәм белән Хауваның тәкъва һәм камил токымнары мәңге яшәячәк (Зәб. 22:26). Әмма Йәһвәнең нияте моның белән генә чикләнми. Ул күктәге һәм җирдәге бар акылга ия затларны берләштерергә тели. Аларның барысы да Аллаһы Тәгаләнең хакимлеген таныячак һәм аңа тугры булачак. (Эфеслеләргә 1:8—11 укы.) Аллаһының үз ниятен ничек үтәячәген белү таң калдыра!

КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

9. Изге Язмаларны укып, без никадәр ерак киләчәкне күрә алабыз?

9 Әйдәгез, Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән пәйгамбәрлегенә — Яратылыш 3:15 кә игътибар итик b. Бу пәйгамбәрлек Йәһвәнең ниятен ачыклаган булган һәм андагы вакыйгалар берничә мең елдан соң гына үтәлә башлаган. Мәсәлән, Аллаһы Ибраһимга аның токымнарының берсе Мәсих булачак дип әйткән (Ярат. 22:15—18). Б. э. 33 елында Шайтан Гайсәнең үкчәсен чаккан (Рәс. 3:13—15). Ким дигәндә, 1000 елдан соң Гайсә, Шайтанның башын ярып, бу пәйгамбәрлекне тулысынча үтәячәк (Ачыл. 20:7—10). Изге Язмаларда Шайтан дөньясы һәм Йәһвәнең оешмасы арасындагы дошманлыкның иң югары ноктасы турында күбрәк әйтелә.

10. а) Тиздән нинди вакыйгалар булачак? ә) Без үз акылыбызны һәм йөрәгебезне бу вакыйгаларга ничек әзерли алабыз? (Искәрмәне кара.)

10 Әйдәгез, Изге Язмалардагы хәлиткеч вакыйгаларга күз салыйк. Башта халыклар «Тынычлык һәм иминлек!» дип игълан итәчәк (1 Тис. 5:2, 3). «Көтмәгәндә», шул халыклар бар ялган диннәрне юк итәчәк, шулай итеп, бөек афәт башланачак (Ачыл. 17:16). Аннан соң кешеләр табигатьтән тыш күренеш — «кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүче Адәм Улын күрерләр» (Мат. 24:30). Шуннан соң Гайсә, кешеләрне сарыклар белән кәҗәләргә аерып, аларны хөкем итәчәк (Мат. 25:31—33, 46). Әмма Шайтан да кул кушырып утырмаячак. Нәфрәтләнеп, ул, Магог җиреннән Гог дип аталган халыклар берләшмәсен җыеп, аны Аллаһы халкына һөҗүм итәргә котыртачак (Йәз. 38:2, 10, 11). Бөек афәтнең бер мәлендә майланган мәсихчеләрнең калдыгы, Армагеддон сугышында катнашыр өчен, Гайсә янына күккә җыелачак. Нәтиҗәдә, Армагеддон сугышы белән бөек афәт тәмамланачак c (Мат. 24:31; Ачыл. 16:14, 16). Аннан соң Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе башланачак (Ачыл. 20:6).

Йәһвә турында миллиардлаган еллар буе белем алып, сезнең дуслыгыгыз никадәр нык булып китәр? (11 нче абзацны кара.)

11. Мәңгелек тормыш сезнең алдыгызда нинди мөмкинлекләр ача? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Ә хәзер 1000 елдан соң булачак вакыйгаларга күз салыйк. Изге Язмаларда Барлыкка Китерүчебез «кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган» дип әйтелгән (Вәг. 3:11). Моның үзебезгә һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәчәге турында уйлап карагыз. «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның 319 нчы битендә күңелгә үтеп керүче мондый сүзләр язылган: «Йөзләгән, меңләгән, миллионлаган һәм хәтта миллиардлаган ел яшәгәч, без бүгенге көн белән чагыштырганда, Йәһвә Аллаһыбыз турында күпкә күбрәкне белербез. Әмма барыбер без Йәһвә турында әле белмәгән күп нәрсәләр булачак. [...] Әйе, мәңгелек тормыш төрле вакыйгаларга һәм ачышларга бай булачак. Ә иң мөһиме, без Йәһвәгә тагы да якынлаша барырбыз». Ә әлегә Изге Язмаларны өйрәнеп, без тагын нәрсә белә алабыз?

КҮКЛӘРГӘ КҮЗ САЛЫГЫЗ

12. Без ничек күкләргә күз сала алабыз? Мисал китерегез.

12 Аллаһы Сүзе безгә «югарыдагы биеклекләрдә» яшәүче Йәһвә янында булу ничегрәк икәнен күз алдына китерергә булыша (Ишаг. 33:5). Изге Язмаларда Йәһвә һәм аның оешмасының күктәге өлеше турында гаҗәеп нечкәлекләр язылган (Ишаг. 6:1—4; Дан. 7:9, 10; Ачыл. 4:1—6). Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәзәкилгә «күкләр ачылганы һәм [аның] Аллаһыдан күренешләр алганы» турында язылган (Йәз. 1:1). Йәзәкил күргән курку-хөрмәт уятучы нәрсәләр белән танышып, без күкләргә күз сала алабыз.

13. Сез Гайсәнең күктә башкарган эшләре турында нәрсә уйлыйсыз? (Еврейләргә 4:14—16)

13 Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүе һәм безнең шәфкатьле баш руханиебыз булганы турында уйланыгыз. Аның ярдәмендә без Аллаһының «юмарт игелек тәхетенә» якынлаша алабыз, ягъни без Йәһвәгә дога кылганда, ул безгә карата шәфкатьле булыр һәм, «ярдәм кирәк булганда», безгә булышыр дип өметләнә алабыз. (Еврейләргә 4:14—16 укы.) Йәһвә белән Гайсәнең безгә элек һәм хәзер күпме игелек эшләгәне турында уйланмыйча, бер көнебез дә үтмәсен. Аларның мәхәббәтләре безнең йөрәгебезгә үтеп керсен, ашкынып хезмәт итәргә һәм гыйбадәт кылырга дәртләндерсен (2 Көр. 5:14, 15).

Сез кешеләргә Йәһвә Шаһите һәм Гайсәнең шәкерте булып китәргә булышканыгызга яңа дөньяда бик шат булырсыз! (14 нче абзацны кара.)

14. Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек нинди? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

14 Йәһвәгә һәм аның Улына рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек бу — кешеләргә Йәһвә Шаһите һәм Гайсәнең шәкерте булып китәргә булышу (Мат. 28:19, 20). Рәсүл Паул, Аллаһыга һәм Мәсихкә бик рәхмәтле булганга, нәкъ шулай эшләгән дә. Ул Йәһвәнең «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын теләгәнен» бик яхшы белгән (1 Тим. 2:3, 4). Паул «кайберәүләрен генә булса да коткарыйм дип», күбрәк кешегә шаһитлек бирер өчен, бар көчен куйган (1 Көр. 9:22, 23).

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН УКУДАН РӘХӘТЛЕК ТАБЫГЫЗ

15. Зәбур 1:2 дән күренгәнчә, безне нәрсә бәхетле итәчәк?

15 «Йәһвә кануныннан рәхәтлек тапкан һәм көне-төне аның кануны турында уйланган» кешене мәдхия җырлаучы бәхетле һәм уңышлы дип атаган (Зәб. 1:1—3). Джозеф Ротергам исемле Изге Язмаларны тәрҗемә итүче бу мәдхиядә искә алынган кеше турында болай дигән: «Ул Аллаһы Сүзендәге үгет-нәсыйхәтне шулкадәр ярата ки, Аллаһы Сүзен тирәнтен тикшерә, өйрәнә һәм аның турында уйлана. [...] Ул Аллаһы Сүзен укымаган көн буш көн дип саный» («Studies in the Psalms»). Изге Язмаларны уку сезгә күбрәк рәхәтлек китерсен өчен, нечкәлекләргә игътибар итегез һәм алар бер-берсе белән ничек бәйле икәнен күрергә тырышыгыз. Чыннан да Аллаһы Сүзен аркылыга-буйга тикшерү зур рәхәтлек китерә!

16. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

16 Изге Язмаларда Йәһвә безгә күптөрле хакыйкатьләрне ача. Әмма кайберләрен аңлау катлаулы булып тоелса да, аларны аңлау мөмкин. Киләсе мәкаләдә без андый хакыйкатьләрнең берсен: Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсе турындагы хакыйкатьне карап чыгарбыз. Аны Паулның Еврейләргә язган хатында табып була. Бу хакыйкатьне өйрәнү сезгә зур рәхәтлек китерәчәк дип өметләнеп калабыз.

94 ҖЫР Без Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле

a Изге Язмаларны өйрәнү безгә гомер буе шатлык китереп тора ала. Шулай ук бу безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгыта. Бу мәкаләдә без Аллаһы Сүзен тикшерү аның «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген» аңларга ничек булышканын белербез.

b «Күзәтү манарасы» 2022 елның июль чыгарылышында «Бер борынгы пәйгамбәрлек сезгә ничек кагыла?» дигән мәкаләне карагыз.

c Якын киләчәктә булачак тетрәндергеч вакыйгаларга әзерләнер өчен, «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапның 230 нчы битен карагыз.