Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Һәр кеше алдында торган сорау

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Һәр кеше алдында торган сорау

Сез таныш булмаган җиргә сәяхәткә барырга җыенсагыз, нәрсә эшләрсез?

  1. 1. Үзегез дөрес дип санаган юлдан барырсыз.

  2. 2. Башкалар юлны беләдер дип, аларга иярерсез.

  3. 3. Карта я навигатор кулланырсыз яисә юлны яхшы белгән ышанычлы дустыгыздан сорашырсыз.

Беренче я икенче вариантны сайласак, без теләгән җиргә барып җитмәскә дә мөмкин. Ә инде өченче вариантны сайласак, без максатыбызга ирешербез.

Безнең тормышыбыз да — сәяхәт дип әйтеп була. Һәрберебез бәхетле тормышка алып баручы юлны табарга тели. Без аны табарбызмы, юкмы — бу җитәкчелекне кайдан эзләвебездән тора. Кайбер карарлар кыска вакытлы булганга, тормышыбызга әллә ни тәэсир итми. Ә кайберләре бик җитди һәм үзебезнең дә, якыннарыбызның да тормышына нык тәэсир итә.

Бу карарлар яхшылык белән яманлыкны ничек аңлавыбызны күрсәтә. Алар мондый өлкәләргә кагыла:

  • Никах һәм җенси мөнәсәбәтләр

  • Намуслылык, эш һәм акча

  • Балаларны тәрбияләү

  • Башкалар белән мөнәсәбәтләр

Ә бу карарларыгыз үзегезгә һәм гаиләгезгә файда китерәчәкме икәнен ничек билгеләргә?

Әхлакый сорауларга кагылышлы карарлар кабул иткәндә, һәрберебез алдында җитәкчелекне кайдан эзләргә дигән сорау тора. Ни өчен Изге Язмалар ышанычлы җитәкчелек бирә дип әйтеп була һәм ул безгә ничек ярдәм итә ала?

Бу журналда шул хакта сүз барачак.