Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

Йәһвәгә таянып, куркуны җиңегез

Йәһвәгә таянып, куркуны җиңегез

2024 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: «Курыкканда мин сиңа таянам» (ЗӘБ. 56:3).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвәгә таяну куркуны җиңәргә ничек булыша алганын белегез.

1. Без нәрсәдән куркырга мөмкин?

 ВАКЫТ-ВАКЫТ һәрберебез нәрсәдәндер курка. Әлбәттә, Изге Язмалардагы хакыйкатьне белгәнгә, без үлгәннәрдән, табигатьтән өстен көчләрдән курыкмыйбыз һәм кешелекнең киләчәге турында борчылмыйбыз. Шулай да, Гайсә алдан әйткәнчә, бу соңгы көннәрдә «куркыныч күренешләр» юк түгел. Без һәр көн сугышлар, җинаятьчелек һәм чирләр турында ишетәбез (Лүк 21:11). Безне хөкүмәт эзәрлекләргә мөмкин. Туганнарыбыз да карашларыбыз аркасында безгә каршы килә ала. Кайбер кардәшләр, мин сынауларда тугры калырмынмы, дип борчыла. Әйе, куркыр өчен сәбәпләребез бик күп булырга мөмкин.

2. Ни өчен Давыт Геф патшасыннан курыккан?

2 Давытка да курку хисе таныш булган. Мәсәлән, Шаул патшадан качканда, Давыт филистилеләрнең Геф шәһәрендә яшеренергә булган. Геф патшасы Ахишка Давытның көчле гаскәри булганы һәм күп филистилеләрне үтергәне турында әйткәннәр. Исраилле хатыннар хәтта аның турында «Давыт дистәләгән меңне җиңгән» дип мактап җырлаган булган. Ахишның моның турында ишеткәнен белгәч, Давыт аңардан «бик нык курыккан» (1 Иш. 21:10—12). Әмма ул үз куркуын җиңә алган. Ничек итеп?

3. Зәбур 56:1—3, 11 буенча, Давытка үз куркуларын җиңәргә нәрсә булышкан?

3 56 нчы мәдхиядә Давытның, Гефта булганда, нинди хисләр кичергәне турында әйтелә. Бу мәдхиядән күренгәнчә, Давыт, үз дошманнарыннан бик курыкса да, бу хисләргә бирелмәгән. Йәһвәгә таяну аңа җан тынычлыгы биргән. (Зәбур 56:1—3, 11 укы.) Давытның Йәһвәгә ышанычы заяга булмаган. Йәһвә аңа бу хәлдән кызыклы чыгу юлын табарга булышкан: Давыт Ахиш патша алдында үзен тиле кебек тота башлаган. Нәтиҗәдә, патша, Давыттан куркасы юк дигән нәтиҗәгә килеп, аны куып чыгарырга кушкан. Шулай итеп Давыт котылып калган (1 Иш. 21:13—22:1).

4. Йәһвәгә ышанычыбызны ничек ныгытып була? Мисал китерегез.

4 Йәһвәгә таянсак, бу безгә бар куркуларыбызны җиңәргә ярдәм итәр. Йәһвәгә карата ышанычыбызны ничек ныгытып була? Мондый мисал турында уйланыйк. Әйтик, сезгә җитди диагноз куйдылар, ди. Башта сез хафага төшәсез. Әмма сезнең таныш табиб бар. Ул бик тәҗрибәле, бу чирне ничек дәваларга икәнен яхшы белә һәм инде күпләргә ярдәм иткән. Ул сезне игътибар белән тыңлый, хәлегезгә керә һәм дәвалау ысулын тәкъдим итә. Һичшиксез, бу сезгә үзегезне тыныч хис итәргә булыша. Нәкъ шулай ук без дә Йәһвәнең элек нәрсә эшләгәне, хәзер нәрсә эшләве һәм киләчәктә нәрсә эшләячәге турында уйлансак, бу безгә аңа таянырга һәм үзебезне тыныч хис итәргә ярдәм итәр. Давыт шулай эшләгән дә. Әйдәгез, Йәһвәгә ышаныч үстерер өчен, 56 нчы мәдхияне карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ ЭЛЕК НИНДИ ЭШЛӘР БАШКАРГАН?

5. Үз куркуын җиңәр өчен, Давыт нәрсә турында уйланган? (Зәбур 56:12, 13)

5 Давытның тормышына куркыныч янаганда, ул Йәһвәнең элек нәрсә эшләгәне турында уйланган. (Зәбур 56:12, 13 укы.) Йәһвәнең эшләре турында уйлану Давытның гадәте булган. Мәсәлән, иҗади эшләрен күзәтү Давытка Йәһвәнең никадәр кодрәтле булуын һәм кешеләр турында кайгыртканын күрергә булышкан (Зәб. 65:6—9). Давыт шулай ук Йәһвәнең башкалар өчен нәрсә эшләгәне турында уйланган (Зәб. 31:19; 37:25, 26). Һәм әлбәттә, Давыт Йәһвәнең үзе өчен нәрсә эшләгәнен кадерләгән. Йәһвә Давыт турында сабый чагыннан ук кайгырткан һәм аны яклаган (Зәб. 22:9, 10). Андый уйлану Давытның Йәһвәгә ышанычын бик ныгыткан!

Давыт, Йәһвәнең үзенә һәрвакытта да ничек булышканы һәм киләчәктә нәрсә эшләячәге турында уйланып, Йәһвәгә ышанычын ныгыткан (5, 8, 12 нче абзацны кара.) d


6. Курыкканда, Йәһвәгә таянырга безгә нәрсә булышыр?

6 Курку биләп алганда, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Йәһвә үткәндә нәрсә эшләгән?» Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләре турында уйланыгыз. Мәсәлән, Йәһвәнең кошлар һәм чәчәкләр турында ничек кайгыртканын күзәтү аның сезнең турында да кайгыртачагына ышанычыгызны ныгытыр. Сез бит аның үзенә охшаш итеп яратылган, аның яраткан хезмәтчеләре (Мат. 6:25—32). Шулай ук Йәһвәнең үзенең гыйбадәт кылучылары өчен нәрсә эшләгәне турында уйланыгыз. Сез Йәһвәнең борынгы һәм бүгенге хезмәтчеләре турында укый аласыз a. Өстәвенә, Йәһвә үзегез өчен инде нәрсә эшләгәне турында уйланыгыз. Ул сезне хакыйкатькә ничек җәлеп иткән? (Яхъя 6:44) Ул догаларыгызга ничек җавап биргән? (1 Яхъя 5:14) Йәһвә биргән йолым корбаны сезгә көн саен нинди файда китерә? (Эфес. 1:7; Евр. 4:14—16)

Йәһвәнең безнең өчен үткәндә һәм хәзер нәрсә эшләгәне, шулай ук киләчәктә нәрсә эшләячәге турында уйланып, без Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытабыз (6, 9, 10, 13, 14 нче абзацны кара.) e


7. Ванессага Даниял пәйгамбәрнең үрнәге турында уйлану үз куркуын җиңәргә ничек булышкан?

7 Гаитида яшәүче Ванесса b исемле апа-кардәш белән булган хәлгә игътибар итик. Бер ир-ат, аңа көн саен шалтыратып һәм хәбәрләр җибәреп, аңа бәйләнә башлаган. Ванесса аның әхлаксыз тәкъдимнәрен кире каккан. Әмма бу ир-ат туктамаган. Ул хәтта, Ванессага янап, аны куркыта башлаган. «Мин бик курыктым»,— дип әйтә Ванесса. Ул үз куркуын ничек җиңә алган? Үзен яклар өчен, Ванесса чаралар күргән. Мәсәлән, бер өлкән аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә ярдәм иткән. Әмма Ванесса шулай ук Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә элек ничек ярдәм иткәне турында уйланган. «Мәсәлән, мин Даниял пәйгамбәр турында уйландым,— дип әйтә ул.— Дошманнар бер гаепсез Даниялны ач арысланнар чокырына ташлаган, ләкин Йәһвә аны коткарган. Даниял белән булган хәл турында уйланып, мин Йәһвәдән ярдәм сорадым. Үз борчылуларымны Йәһвәгә салгач, мин бүтән курыкмадым» (Дан. 6:12—22).

ЙӘҺВӘ ХӘЗЕР НИНДИ ЭШЛӘР БАШКАРА?

8. Давыт нәрсәдә шикләнмәгән? (Зәбур 56:8)

8 Давытка Гефта үлем куркынычы янаса да, ул курку хисләренә бирелмәгән, ә Йәһвәнең үзе өчен нәкъ ул вакытта нәрсә эшләгәне турында уйланган. Йәһвә Давытка җитәкчелек биргән, аны яклаган һәм аның хисләрен аңлаган, һәм Давыт моны ап-ачык күргән. (Зәбур 56:8 укы.) Давытның Йонафан һәм баш рухани Әхимәлик кебек тугры дуслары да булган. Алар аңа һәрвакыт ярдәм иткән (1 Иш. 20:41, 42; 21:6, 8, 9). Шулай ук Йәһвә Давытны Шаул кулыннан коткарган. Ул Давытның нинди хәлдә булуын белгән һәм аның хисләрен аңлаган. Давытны бу бик юаткан.

9. Газапларыбыздан тыш, Йәһвәгә тагын нәрсә билгеле?

9 Сезне берәр авырлык аркасында курку хисе биләп алганда, истә тотыгыз: Йәһвә сезгә нәрсә аша үтәргә туры килгәнен дә һәм шулай ук нинди хисләр кичергәнегезне дә яхшы белә. Йәһвә һәрвакыт үз хезмәтчеләренә шундый игътибар күрсәткән. Мәсәлән, исраиллеләр Мисырда начар мөгамәләгә дучар булганда, Йәһвә «аларның әрнүләрен» дә күргән (Чыг. 3:7). Давыт та Йәһвә аның «кайгы-хәсрәтен» һәм «ачы газабын» белә дип җырлаган (Зәб. 31:7). Кайвакыт исраиллеләр үз авырлыкларында үзләре гаепле булган. Ләкин хәтта андый очракларда да аларның газап чигүләре Йәһвәгә авырту китергән (Ишаг. 63:9). Йәһвә сезнең дә хисләрегезне яхшы аңлый һәм куркуларыгызны җиңәргә ярдәм итәргә тели.

10. Ни өчен сез Йәһвәнең кайгыртуына һәм сезгә ярдәм итәчәгенә шикләнмисез?

10 Сынауларга очраганда, сез Йәһвәнең үзегезгә ничек ярдәм иткәнен күрмәскә мөмкин. Андый чакларда Йәһвәдән аның ярдәмен күрергә булышсын дип сорагыз (2 Пат. 6:15—17). Менә нәрсә турында уйланыгыз: Аллаһы сезне берәр нотык я берәр кардәшнең комментарие аша ныгыткандыр, бәлки. Яисә басма, видеоролик яки бродкастинг җыры аша сезгә көч өстәгәндер. Берәр кардәшнең сезне рухи фикер сөйләп дәртләндергәне булса, бу да Аллаһының ярдәме дип әйтеп була. Без кардәшлекнең һәм рухи ризыкның никадәр кадерле булуы турында онытырга мөмкин. Шулай да бу Йәһвәнең кадерле бүләкләре (Ишаг. 65:13; Марк 10:29, 30). Алар Йәһвәнең безнең турында кайгыртуын раслый һәм аңа ышанып булганын күрсәтә (Ишаг. 49:14—16).

11. Аидага үз куркуларын җиңәргә нәрсә булышкан?

11 Сенегалда яшәүче Аида авырлыклар вакытында Йәһвәнең ярдәм кулын күргән. Ул гаиләдә иң олы бала булганга, әти-әнисе аңардан үзләрен тәэмин итәчәген көткән. Әмма, пионер булып хезмәт итәр өчен тормышын гадиләштергәч, аның матди авырлыклары туган. Шул сәбәпле әти-әнисе аны тәнкыйтьли башлаган. Аида болай дип сөйли: «Мин әти-әниемә акчалата ярдәм итә алмам һәм алар минем белән араны өзәрләр дип курка идем. Мин хәтта моның өчен Йәһвәне гаепли башладым». Соңрак Аида җыелыш очрашуында бер нотык тыңлаган. Ул болай дип дәвам итә: «Нотыкчы, йөрәгебезне нәрсә генә әрнетмәсен, Йәһвә моны күрә һәм белә дип инандырды. Өлкәннәр һәм башка кардәшләр мине Йәһвәнең яратуына ышандырды. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә дога кылганда, мин аның ярдәм итәчәгенә инде шикләнмәдем. Аның догаларыма җавап биргәнен күргәндә, мин җан тынычлыгы сиздем». Вакыт узу белән Аида яхшы эш тапкан, һәм бу эш аңа пионер хезмәтен дә дәвам итәргә, гаиләсе турында да кайгыртырга мөмкинлек биргән. «Мин тулысынча Йәһвәгә таянырга өйрәндем,— дип әйтә ул.— Хәзер, дога кылганда, минем куркуларым юкка чыга».

ЙӘҺВӘ КИЛӘЧӘКТӘ НИНДИ ЭШЛӘР БАШКАРАЧАК?

12. Зәбур 56:9 буенча, Давыт нәрсәне төгәл белгән?

12 Зәбур 56:9 укы. Бу шигырьдә Давытка үз куркуларын җиңәргә тагын нәрсә ярдәм иткәне турында әйтелә. Давытның тормышына дошманнар янаса да, ул Йәһвә кирәкле вакытта аны коткарачак икәнен белгән. Йәһвә бит аңа: «Син киләчәктә Исраил патшасы булырсың»,— дип вәгъдә иткән. Ә Давыт Йәһвәнең вәгъдәләренә шулкадәр ышанган ки, алар аның өчен инде үтәлгән кебек булган (1 Иш. 16:1, 13). Әйе, Давыт Йәһвәнең аның өчен киләчәктә нәрсә эшләячәге турында уйланган.

13. Йәһвә киләчәктә нәрсә эшләячәк?

13 Ә безгә Йәһвә нәрсә вәгъдә итә? Әлбәттә, бүген ул безне бар проблемалардан якламас c. Шулай да яңа дөньяда ул бар авырлыкларыбызны чишәчәк (Ишаг. 25:7—9). Барлыкка Китерүчебезнең, моны эшләр өчен, кодрәте җитәрлек. Киләчәктә ул үлгәннәрне терелтәчәк, безне бар чирләрдән савыктырачак һәм дошманнарыбызны юк итәчәк (1 Яхъя 4:4).

14. Безгә нәрсә турында уйланырга кирәк?

14 Курку хисе сезне басканда, Йәһвәнең киләчәктә нәрсә башкарачагы турында уйланыгыз. Шайтанның идарәсе булмаганда, җирдә тәкъва кешеләр генә яшәгәндә һәм сез әкрен-әкрен камиллеккә ирешкәндә, үзегезне ничек хис итәчәгегез турында уйланыгыз. 2014 елгы региональ конгресста бер демонстрация күрсәтелгән булган. Анда ата кеше үз гаиләсе белән өмет турында уйланган. Ул 2 Тимутигә 3:1—5 тәге сүзләрне яңа дөнья турында язылгандай укыган: «Яңа дөньяда бик бәхетле вакытлар булачак. Кешеләр башкаларны сөячәк, рухи нәрсәләрне яратачак, тыйнак, басынкы, Аллаһыны мактаучы, ата-анасын тыңлаучы, яхшылыкның кадерен белүче, тугрылыклы, кеше яратучы, килешүчән, яла якмаучы, тотнаклы, рәхимле, яхшылыкны яратучы, хыянәт итмәүче, юл бирүчән, юаш, ләззәтне түгел, ә Аллаһыны яратучы булырлар, аңа бирелеп яшәрләр. Андыйларга якынлаш». Ә сез үз гаиләгез я дусларыгыз белән яңа дөнья турында уйланасызмы?

15. Таня курыкса да, ул ничек тугрылыгын саклап кала алган?

15 Төньяк Македониядә яшәүче Таня исемле апа-кардәшкә куркуларын җиңәргә киләчәктәге фатихалар турында уйлану булышкан. Аның әти-әнисе Изге Язмаларны өйрәнүенә нык каршы торган. Ул болай дип сөйли: «Нәрсәдән курыктым, минем белән шул булды да. Әнием мине һәр очрашудан соң кыйнады. Әти-әнием, мин Йәһвә Шаһите булып китсәм, мине үтерәчәкләр дип яный иде». Ахыр чиктә әти-әнисе Таняны өйдән куып чыгарган. Таня болай ди: «Мин тугры булып калуым нинди мәңгелек фатихалар китерәчәге турында уйландым. Яңа дөньяда Йәһвә мине бар корбаннарым өчен бүләкләячәк һәм бар начар нәрсәләр онытылачак». Нәтиҗәдә, Таня тугры булып калган. Йәһвә аңа яшәү урыны табарга булышкан. Таня тугры абый-кардәшкә кияүгә чыккан, һәм хәзер алар шатлык белән тулы вакытлы хезмәттә катнаша.

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУЫГЫЗНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ

16. Ни өчен Лүк 21:26—28 дәге пәйгамбәрлекнең үтәлешен күргәндә, Аллаһының хезмәтчеләре курыкмас?

16 Бөек афәт вакытында «кешеләр куркудан аңнарын югалтыр». Ләкин Аллаһының хезмәтчеләре нык һәм кыю булып калыр. (Лүк 21:26—28 укы.) Ни өчен без куркуга бирелмәбез? Чөнки без инде бүген Йәһвәгә таянырга өйрәнәбез. Бу мәкаләдә искә алынган Таняга да үткән тәҗрибәсе яңа авырлыкларны уңышлы кичереп чыгарга булыша. Ул болай ди: «Йәһвә теләсә кайсы проблеманы чишәргә ярдәм итә ала һәм аны хәтта фатихага әйләндерә ала. Безнең ситуациябез башка кешеләрнең кулында кебек тоелырга мөмкин. Ләкин алар нибары Йәһвә рөхсәт иткәнне генә эшли ала. Сынау авыр булырга мөмкин, ләкин ул барыбер кайчандыр бетәчәк».

17. 2024 елның еллык шигыре безне нәрсәдә ышандыра? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

17 Бүген күп нәрсә безне куркытырга мөмкин. Ләкин, Давыт кебек, без дә куркуга безне яулап алырга рөхсәт итмибез. 2024 ел өчен еллык шигырь итеп Давытның догасыннан сүзләр сайланган: «Курыкканда мин сиңа таянам» (Зәб. 56:3). Бер Изге Язмалар белешмәлегендә бу шигырь турында әйтелгәнчә, Давыт үз игътибарын авырлыкларына я үзен куркыткан нәрсәләргә түгел, ә үзенең Коткаручысына туплаган. Аеруча куркыта торган сынауларга очраганда, еллык шигыребез турында уйланыгыз. Йәһвәнең элек, хәзер нәрсә эшләгәне һәм киләчәктә нинди эшләр башкарачагы турында уйланыгыз. Ул чакта сез дә, Давыт кебек: «Ходаема таянам, курыкмыйм»,— дип әйтә алырсыз (Зәб. 56:4).

Табигать афәте вакытында апа-кардәш еллык шигырь турында уйлана (17 нче абзацны кара.)

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвәнең элек нинди эшләр башкарганы турында уйлану безгә куркуга бирелмәскә ничек булыша ала?

  • Йәһвәнең хәзер нинди эшләр башкарганы турында уйлану куркуга бирелмәскә ничек ярдәм итәр?

  • Йәһвәнең киләчәктә нинди эшләр башкарачагы турында уйлану куркуыгызны җиңәргә ничек булышыр?

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

a Иманыгызны ныгыта торган материалны табар өчен, jw.org сайтында эзләү юлында «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» я «Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар» дип җыегыз. JW Library® кушымтасында «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» я «Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре» дигән интернет мәкаләләрен карагыз.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Давыт Йәһвәнең аңа аюны җиңәргә ярдәм иткәне, Әхимәлик аша ничек булышканы һәм аны патша итеп куячагы турында уйланган.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш төрмәдә Йәһвәнең аңа элек тәмәке тартуын ташларга ярдәм иткәне, хәзер дусларының хатлары аша ничек булышканы һәм киләчәктә мәңгелек тормыш бүләк итәчәге турында уйлана.