Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

19 ҖЫР Хуҗабызның кичке ашы

Сез елның иң мөһим көненә әзерме?

Сез елның иң мөһим көненә әзерме?

«Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (ЛҮК 22:19).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ни өчен Искә алу кичәсе бик мөһим көн, бу көнгә ничек әзерләнеп була һәм башкаларга бу бәйрәмгә килергә ничек ярдәм итеп була икәнен белегез.

1. Ни өчен Искә алу кичәсе безнең өчен елның иң мөһим көне? (Лүк 22:19, 20)

 ГАЙСӘНЕҢ үлемен искә алу кичәсе Йәһвәнең халкы өчен елның иң мөһим көне. Бу — Гайсә үз шәкертләренә үткәрергә кушкан бердәнбер бәйрәм. (Лүк 22:19, 20 укы.) Ни өчен бу көн безнең өчен шатлыклы вакыйга? Әйдәгез, берничә сәбәпне карап чыгыйк.

2. Ни өчен Искә алу кичәсе безнең өчен шатлыклы вакыйга?

2 Искә алу кичәсе безгә йолымны кадерләргә ярдәм итә. Шулай ук бу көн безгә Гайсәнең корбаны өчен ничек рәхмәт белдерә алганыбызны исебезгә төшерә (2 Көр. 5:14, 15). Өстәвенә, анда килеп, без «бер-беребезне дәртләндерә» алабыз (Рим. 1:12). Анда без актив булмаган кардәшләр белән дә күрешә алабыз. Җылы каршылау аларны ваемсыз калдырмый, һәм кайберәүләре хәтта Йәһвәгә кайтырга була. Шулай ук Кичәгә күп кенә кунаклар да килә. Кичәдә күргәннәре һәм ишеткәннәре аларга нык тәэсир итә, һәм алар Изге Язмаларны өйрәнә башлый. Әйе, Искә алу кичәсе безнең өчен бик мөһим вакыйга!

3. Искә алу кичәсе бөтендөнья кардәшлегебезне ничек берләштерә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Искә алу кичәсе бөтендөнья кардәшлегебезне берләштерә. Җирнең төрле төбәкләрендә кояш баюы белән Йәһвә Шаһитләре бу бәйрәмгә җыела. Шулай итеп бер тәүлек эчендә дөньядагы барлык җыелышлар Кичәне үткәреп чыга. Алар моны бер үк тәртип буенча эшли. Кичәдә без йолымның кыйммәтлеге турында нотык тыңлыйбыз, ике мактау җырын җырлыйбыз һәм бер-беребезгә икмәк белән шәрабны тапшырабыз. Бу очрашуда дүрт дога яңгырый. Алардан соң без чын күңелдән «амин» дип әйтәбез. Йәһвә белән Гайсә, үз хезмәтчеләренең бердәмлектә үзләрен данлаганнарын күреп, һичшиксез, шатлана.

Искә алу кичәсе кардәшлегебезне берләштерә (3 нче абзацны кара.) f


4. Без бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап алырбыз?

4 Бу мәкаләдән без мондый сорауларга җавап табарбыз: 1) Без Кичәгә йөрәгебезне ничек әзерли алабыз? 2) Без кызыксынган кешеләргә бу бәйрәмнән файда алырга ничек ярдәм итә алабыз? 3) Җыелышка йөрми башлаган кардәшләр өчен без нәрсә эшли алабыз? Шушы сорауларга җаваплар безгә бу изге көнгә әзерләнергә булышыр.

БЕЗ КИЧӘГӘ ЙӨРӘГЕБЕЗНЕ НИЧЕК ӘЗЕРЛИ АЛАБЫЗ?

5. а) Ни өчен йолымның кыйммәтлеге турында уйланырга кирәк? (Зәбур 49:7, 8) ә) «Ни өчен Гайсә үлгән?» дигән видеороликтан сез нәрсә белдегез?

5 Йөрәгебезне Кичәгә әзерләр өчен, безгә Гайсәнең йолым корбаны турында уйланырга кирәк. Без үзебезне беркайчан да гөнаһ һәм үлем коллыгыннан йолып ала алмас идек. (Зәбур 49:7, 8 укы; шулай ук «Ни өчен Гайсә үлгән?» дигән видеороликны a кара.) Шуңа күрә Йәһвә безнең өчен үз Улын биргән. Бу Йәһвә өчен дә, Гайсә өчен дә бер дә җиңел булмаган (Рим. 6:23). Моның турында күбрәк уйлаган саен, безнең рәхмәт хисебез үсә. Әйдәгез, йолым нәрсә икәнен һәм Йәһвә бeлән Гайсәгә, бу бәяне түләр өчен, нәрсә аша үтәргә туры килгәнен искә төшерик.

6. Йолым нәрсә ул һәм ул ничек түләнгән булган?

6 Йолым ул — югалтканны кайтарыр өчен түләнгән бәя. Беренче кеше Адәм башта камил булган. Гөнаһ кылгач, ул мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан һәм үзенең бар токымнарын да бу бүләктән мәхрүм иткән. Адәм югалтканны кайтарыр өчен, Гайсә үзенең камил тормышын йолым итеп түләгән. Җирдә яшәгәндә, Гайсә «гөнаһ кылмаган, авызыннан ялган сүз чыкмаган» (1 Пет. 2:22). Шуңа күрә Гайсәнең камил тормышы Адәм югалткан камил тормышына тиң булган (1 Көр. 15:45; 1 Тим. 2:6).

7. Гайсә җирдә нинди сынауларга очраган?

7 Гайсә җирдә яшәгән вакытта, сынауларга һәм вәсвәсәләргә карамастан, үзенең күктәге Атасына һәрвакыт тыңлаучан булган. Мәсәлән, балачакта ул, үзе камил булса да, камил булмаган ата-анасына буйсынган (Лүк 2:51). Яшүсмер чагында башкалар аны Аллаһының нормаларын бозарга котырткандыр, әмма Гайсә бу басымга каршы торган. Үсеп җиткәч тә, Гайсәгә Шайтанның вәсвәсәләренә каршы торырга туры килгән. Бер очракта ул Гайсәгә Аллаһыга хыянәт итәргә хәтта турыдан-туры тәкъдим иткән (Мат. 4:1—11). Әйе, Гайсә йолымны түли алмасын өчен, Шайтан, Гайсәне гөнаһ юлына тартырга теләп, бар тырышлыклар куйган.

8. Гайсә тагын нинди сынауларны кичергән?

8 Җирдәге хезмәте вакытында Гайсәне эзәрлекләгәннәр һәм хәтта үтерергә теләгәннәр (Лүк 4:28, 29; 13:31). Шулай ук Гайсәгә шәкертләренең камилсезлекләренә түзәргә туры килгән (Марк 9:33, 34). Хөкем ителгәндә, Гайсәне кыйнаганнар һәм аңардан мыскыллап көлгәннәр. Ахыр чиктә аны түбәнсетеп һәм җәфалап үтергәннәр (Евр. 12:1—3). Һәм җәфалану баганасында булганда, Гайсәгә тормышның соңгы авыр мизгелләрен Йәһвәнең яклавыннан башка кичереп чыгарга туры килгән b (Мат. 27:46).

9. Гайсәнең корбаны турында уйланганда, сезнең нинди хисләр туа? (1 Петер 1:8)

9 Әйе, Гайсә, йолымны түләр өчен, күп газап чиккән. Аның безнең хакка никадәр зур корбан китергәне турында уйланганда, йөрәгебез аңа карата ярату белән тула. (1 Петер 1:8 укы.)

10. Йәһвәгә, йолым түләр өчен, нәрсә кичерергә туры килгән?

10 Ә Йәһвәгә, Гайсә йолымны түли алсын өчен, нәрсә кичерергә туры килгән? Йәһвәнең үз Улы белән иң якын мөнәсәбәтләре булган (Гыйб. сүз. 8:30). Йәһвәгә Гайсәнең газап чигүләрен күрү нинди зур авырту китергәнен күз алдына гына китерегез. Бәхәссез, кешеләрнең Гайсә белән начар мөгамәлә иткәнен, аны кире какканын һәм үтергәнен күргәндә, Йәһвәнең йөрәге бик әрнегән.

11. Гайсә газапланып үлгәндә Йәһвәнең кичергән хисләрен нинди мисал аңларга булыша?

11 Баланы югалту әти-әнигә зур авырту китерә. Терелтүгә өметләре нык булса да, бу алар өчен түзә алмаслык кайгы. Бу безгә Йәһвәнең, яраткан Улы газап чигеп үлгәндә, нинди хисләр кичергәнен аңларга булыша c (Мат. 3:17).

12. Кичәгә кадәр калган вакытны без ничек куллана алабыз?

12 Кичәгә кадәр күп вакыт калмады. Ни өчен бу вакытны, йолым турында күбрәк белер өчен, шәхси я гаилә белән өйрәнүгә багышламаска? Моның өчен «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче»не я башка басмаларны кулланыгыз d. Шулай ук «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә Кичә уңаена китерелгән график буенча Изге Язмаларны укырга онытмагыз. Кичә үткәреләчәк көнне иртәнге гыйбадәт кылуның махсус чыгарылышын карагыз. Шулай итеп йөрәкләребезне Кичәгә әзерләсәк, без башкаларга да бу көннең мөһимлеген аңларга ярдәм итә алырбыз (Езра 7:10).

КЫЗЫКСЫНУЧЫЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

13. Без кешеләргә Кичәгә килергә ничек ярдәм итә алабыз?

13 Без кешеләргә Кичәгә килергә ничек ярдәм итә алабыз? Башта аларны чакырырга кирәк, әлбәттә. Без моны вәгазьдә чакыру кәгазьләрен таратып эшли алабыз. Моннан тыш, без чакырасы кешеләрнең исемлеген төзи алабыз. Алар арасында туганнарыбыз, хезмәттәшләребез, сыйныфташларыбыз һәм башка танышларыбыз булырга мөмкин. Чакыру кәгазьләре бетсә дә, без аларга электрон чакыруны җибәрә алабыз. Нәтиҗәдә, Кичәгә килгән кешеләрнең саны безне гаҗәпләндерергә мөмкин! (Вәг. 11:6)

14. Шәхси чакыру нинди көчкә ия? Мисал китерегез.

14 Шәхси чакыру зур көчкә ия. Моны бер мисалдан күреп була. Бер апа-кардәшебезнең гаҗәпләнүенә каршы, аның Йәһвә Шаһите булмаган ире: «Мин синең белән Кичәгә барам»,— дип горурланып әйткән. Моңа кадәр апа-кардәшебез ирен күпме чакырса да, ул беркайчан да ризалашмаган. Бу юлы аңа нәрсә тәэсир иткән соң? Ул аны таныш булган бер өлкән чакырган дип аңлаткан. Аннан соң да бу ир-ат күп еллар дәвамында Кичәгә килгән.

15. Кешеләрне Кичәгә чакырганда, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

15 Без чакырган кешенең, аеруча ул очрашуларыбызда беркайчан да булмаган булса, төрле сораулары туарга мөмкин. Без, моны исәпкә алып, аңа җавап бирер өчен алдан әзерләнә алабыз (Көл. 4:6). Мәсәлән, кешене мондый сораулар кызыксындырырга мөмкин: очрашу ничек үтә? ул никадәр озак дәвам ителәчәк? анда ничек киенеп килергә кирәк? керү түләүсезме? анда акча җыю бармы? Без үзебез дә кешедән: «Сезнең сорауларыгыз бармы?» — дип сорый алабыз. Шулай ук без, очрашуларыбыз ничек үтә икәнен аңлатыр өчен, «Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алыгыз» һәм «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеоларны күрсәтә алабыз. Өстәвенә, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 28 нче дәресендәге фикерләр белән уртаклашып була.

16. Кызыксынган кешенең Кичәдән соң нинди өстәмә сораулары туарга мөмкин?

16 Кызыксынган кешенең Кичәгә килеп киткәннән соң өстәмә сораулары туарга мөмкин. Мәсәлән: ни өчен икмәк белән шәрабтан беркем дә авыз итмәде я моны берничә кеше генә эшләде икән? Кичә никадәр еш үткәрелә? Йәһвә Шаһитләренең башка очрашулары шундый ук тәртиптә үтәме? Бу сорауларга җаваплар Кичә нотыгында яңгыраса да, кешегә аларны, бәлки, җентекләбрәк аңлатырга кирәк булыр. Бу яктан безгә jw.org сайтыбыздагы «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре башка диннәргә караганда Хуҗабызның кичке ашын башкача бәйрәм итә?» дигән мәкалә ярдәм итә ала. Әйе, без, «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешегә ярдәм итәр өчен, Кичәгә кадәр, Кичә вакытында һәм аннан соң да көчебездән килгәнне эшләргә тәвәккәл (Рәс. 13:48).

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫНА ЙӨРМИ БАШЛАГАН КАРДӘШЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

17. Өлкәннәр актив булмаган кардәшләргә ничек булыша ала? (Йәзәкил 34:12, 16)

17 Өлкәннәр, сез Кичә якынлашканда актив булмаган кардәшләргә ничек ярдәм итә аласыз? Аларга ярату күрсәтегез. (Йәзәкил 34:12, 16 укы.) Кичә алдыннан мөмкин кадәр күп андый кардәш белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Аларны үз яратуыгызда ышандырыгыз, аларга ярдәм итәргә теләгегез турында әйтегез. Аларны Кичәгә чакырыгыз. Килсәләр, җылы каршы алыгыз. Кичәдән соң да бу кадерле кардәшләр турында онытмагыз һәм, аларга Йәһвәгә кайтырга ярдәм итәр өчен, кулдан килгәнне эшләгез (1 Пет. 2:25).

18. Барыбыз да җыелышка йөрми башлаган кардәшләргә ничек ярдәм итә алабыз? (Римлыларга 12:10)

18 Җыелыштагы бар кардәшләр дә Кичәгә килгән актив булмаган кардәшләргә ярдәм итә ала. Ничек итеп? Аларга карата ярату, игелек һәм хөрмәт күрсәтеп. (Римлыларга 12:10 укы.) Онытмагыз: бу кардәшләргә очрашуга килү җиңел булмагандыр. Алар мине ничек кабул итәрләр дип борчылгандыр e. Шуңа күрә аларга уңайсыз хәлгә калдыра алган сорауларны бирмәгез һәм сүзләрегез белән рәнҗетмәгез (1 Тис. 5:11). Бу кардәшләр, җыелышка йөрүдән туктаса да, безнең имандашларыбыз һәм Йәһвәнең кадерле сарыклары булып кала. Һәм без алар белән яңадан бергә гыйбадәт кылырга шатбыз (Зәб. 119:176; Рәс. 20:35).

19. Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу нинди файда китерә?

19 Без Гайсәгә аның үлемен искә алырга әмер биргәне өчен бик рәхмәтлебез. Кичәгә килеп, без Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтләребезне белдерәбез, һәм аларга карата яратуыбыз үсә. Безнең кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез ныгый. Шулай ук без башкаларга йолым турында һәм йолым китерәчәк фатихалар турында белергә ярдәм итәбез. Әйе, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу үзебезгә дә, башкаларга да күп файда китерә (Ишаг. 48:17, 18). Шуңа күрә, әйдәгез, йолымның иң мөһим көненә әзер булыйк!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Без Кичәгә үз йөрәкләребезне ничек әзерли алабыз?

  • Без кызыксынган кешеләргә бу бәйрәмнән тулы файда алырга ничек ярдәм итә алабыз?

  • Без җыелышка йөрми башлаган кардәшләргә ничек ярдәм итә алабыз?

18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез

a Бу мәкаләдә искә алынган видеороликларны һәм мәкаләләрне табар өчен, jw.org сайтында эзләү юлында аларның исемнәрен җыегыз.

b «Күзәтү манарасы» 2021 ел, апрель санында «Укучыларның сораулары»н карагыз.

e  «Җыелыш аларны җылы кабул иткән» дигән рамканы һәм иллюстрацияләрне карагыз. Актив булмаган абый-кардәш Патшалык Залына керергә кыенсынып тора. Әмма ул, үз куркуын җиңеп, Залга керә. Кардәшләр аны җылы кабул итә. Ул алар белән аралашырга бик шат.

f ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Җирнең бер почмагында кардәшләр Кичәне үткәргән вакытта башка җир почмагында кардәшләр бу бәйрәмгә әзерләнә.