Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син хатын-кызларга карата Йәһвәнең карашын чагылдырасыңмы?

Син хатын-кызларга карата Йәһвәнең карашын чагылдырасыңмы?

КАДЕРЛЕ апа-кардәшләребез белән бергә Йәһвәгә хезмәт итү — зур хөрмәт! Алар ышанычлы һәм эш сөючән. Без аларның һәрберсен бик яратабыз һәм кадерлибез, шуңа күрә аларга карата игелекле булырга һәм аларны үпкәләтмәскә тырышабыз. Әмма без барыбыз да камилсез, шуңа күрә һәрвакытта да шулай эшли алмыйбыз. Ә кайбер абый-кардәшләргә хатын-кызларны хөрмәт итү аеруча авыр.

Кайбер илләрдә хатын-кызларга икенче дәрәҗәдәге кешеләргә караган кебек карыйлар. Боливиядән булган Ханс исемле район күзәтчесе болай дип сөйли: «Кайбер малайларны балачактан ук мачо итеп үстерәләр, ягъни чын ир-ат дорфа, үз-үзенә чиктән тыш ышанучан һәм хатын-кызларны хөрмәт итми дип өйрәтәләр». Тайваньнан булган Шэн Сянь исемле өлкән болай дип бүлешә: «Безнең культурабызда хатын-кыз ирләр эшенә тыкшынмаска һәм үз фикерен белдермәскә тиеш. Әгәр дә ир-ат бервакыт хатын-кызның сүзенә колак салса, ул дуслары алдында үз дәрәҗәсен төшерәчәк». Ә кайбер ир-атлар хатын-кызлар турында ямьсез итеп шаярта я аларга башкача хөрмәтсезлек күрсәтә.

Бәхеткә каршы, кеше, нинди генә культурада үссә дә, үз карашларын үзгәртә ала. Әгәр дә сезне ир-ат хатын-кыздан өстенрәк дигән фикергә өйрәтеп үстергәннәр икән, бу әле сез шулай уйларга тиеш дигәнне аңлатмый (Эфес. 4:22—24). Сез, Йәһвәдән үрнәк алып, фикер йөртүегезне үзгәртә аласыз. Бу мәкаләдә без өч сорау карап чыгарбыз: Йәһвәнең хатын-кызларга мөнәсәбәте нинди? Абый-кардәшләр Йәһвәнең карашын ничек чагылдыра ала? Һәм өлкәннәр апа-кардәшләргә карата хөрмәт күрсәтүдә ничек үрнәк була ала?

ЙӘҺВӘНЕҢ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА МӨНӘСӘБӘТЕ НИНДИ?

Йәһвә — хатын-кызларга карата дөрес мөнәсәбәт күрсәтүдә камил үрнәк. Ул назлы Ата һәм үз балаларын ярата (Яхъя 3:16). Ә апа-кардәшләребез аның өчен яраткан кызлары сыман. Әйдәгез, Йәһвәнең хатын-кызларга карата хөрмәте нәрсәдә чагылганын карап китик.

Йәһвә ирләргә дә, хатын-кызларга да бертигез карый. Аллаһы ирләрне дә, хатын-кызларны да үзенә охшаш итеп барлыкка китергән (Ярат. 1:27). Ул ирләрне акыллырак яисә сәләтлерәк итеп барлыкка китермәгән һәм аларны хатын-кызлардан яхшырак дип санамый (2 Елъ. 19:7). Аллаһы апа-кардәшләргә дә Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлау һәм аның искиткеч сыйфатларын чагылдыру мөмкинлеген биргән. Шулай ук Йәһвә ирләргә дә, хатын-кызларга да иманнары өчен бер үк әҗер бирә: тегеләренә дә, боларына да ул җирдәге оҗмахта мәңге яшәү я күктә патшалар һәм руханилар булу мөмкинлеген бүләк иткән (2 Пет. 1:1). Йәһвә хатын-кызларны берничек тә кимсетми икәне ап-ачык күренә!

Йәһвә аларны тыңлый. Аллаһы хатын-кызларның хисләренә һәм борчылуларына битараф түгел. Ул Рәхиләнең һәм Ханнаның догаларын тыңлаган, үтенечләрен тормышка ашырган (Ярат. 30:22; 1 Иш. 1:10, 11, 19, 20). Шулай ук Аллаһы Изге Язмаларга ир-атлар хатын-кызларның сүзләренә колак салган очракларны яздырткан. Мәсәлән, Ибраһим, Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итеп, үзенең хатыны Сараны тыңлаган (Ярат. 21:12—14). Давыт патша Абигыяне тыңлаган һәм аңа Йәһвә «сине... минем каршыма җибәргән» дип әйткән (1 Иш. 25:32—35). Һәрвакыт Атасы кушканча эш иткән Гайсә әнисе Мәрьямнең сүзләрен игътибарсыз калдырмаган (Яхъя 2:3—10). Бу мисаллар шуны ачыклый: Йәһвә, хатын-кызларны тыңлап, аларга хөрмәт күрсәтә.

Йәһвә аларга мөһим йөкләмәләр ышанып тапшыра. Мәсәлән, ул Хаувага Адәм белән бергә җир турында кайгырту йөкләмәсен биргән (Ярат. 1:28). Ул Хауваны үз иренең ярдәмчесе һәм тулыландыручысы итеп барлыкка китергән. Әйе, Аллаһы аны Адәмнән ким күрмәгән. Йәһвә шулай ук Дибра һәм Хөлдә кебек хатын-кызларга да мөһим йөкләмә тапшырган: ул аларны үз халкы өчен пәйгамбәрләр итеп билгеләгән. Алар белән хәтта бер патша һәм бер хаким киңәшләшкән! (Хак. 4:4—9; 2 Пат. 22:14—20) Бүген дә Йәһвә хатын-кызларга үз эшендә катнашырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, апа-кардәшләребез яхшы хәбәрне вәгазьли, пионерлар, миссионерлар булып хезмәт итә. Алар Патшалык Залларын һәм Бәйтел комплексларын проектлаштыра, төзи һәм ремонтлый. Кайберләре — Бәйтелдә, ә башкалары тәрҗемә офисларында хезмәт итә. Бар бу апа-кардәшләр «зур гаскәрдәй» Йәһвә ихтыярын үти (Зәб. 68:11). Һичшиксез, Йәһвә хатын-кызларны зәгыйфь һәм булдыксыз дип санамый.

АБЫЙ-КАРДӘШЛӘР ЙӘҺВӘНЕҢ КАРАШЫН НИЧЕК ЧАГЫЛДЫРА АЛА?

Абый-кардәшләр, сез апа-кардәшләргә Йәһвә караган кебек карыйсызмы? Моны ничек билгеләргә? Моның өчен безгә уйларыбызны һәм эшләребезне намус белән тикшереп чыгарга кирәк. Без хәтта нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнебезне абайламаска да мөмкин. Рентген аппараты сәламәтлек белән проблемаларны күрергә ярдәм иткән кебек, яхшы дус һәм Аллаһы Сүзе хатын-кызларга карата тискәре хисләребез юкмы икәнен күрергә булыша. Бу ярдәмне ничек алып була?

Дустыгыздан киңәш сорагыз (Гыйб. сүз. 18:17). Игелекле һәм төпле дустан болай дип сорап була: «Синеңчә, мин апа-кардәшләр белән ничек аралашам? Минем аларны хөрмәт итүем күренәме? Миңа аларга карата мөнәсәбәтемдә нәрсәнедер үзгәртергә кирәкмиме?» Әгәр дә дустыгыз киңәш бирсә, бу киңәшне акланмыйча кабул итегез һәм кирәкле үзгәрешләр ясагыз.

Үз-үзегезне Изге Язмалар ярдәмендә тикшерегез. Изге Язмалар ул — апа-кардәшләргә карата мөнәсәбәтебезне тикшереп чыгар өчен иң яхшы корал (Евр. 4:12). Изге Язмаларны укыганда, без кайбер ир-атларның хатын-кызларга яхшы мөнәсәбәт күрсәткәнен, ә кайберәүләренең аларны хөрмәт итмәгәнен күрәбез. Без, бу ир-атларның гамәлләрен үзебезнеке белән чагыштырып, фикер йөртү рәвешебезне тикшерә алабыз. Шуны әйтергә кирәк, кайбер кешеләр, билгеле бер шигырьләрне дөрес аңламыйча, хатын-кызларга карата дөрес караш сакламый. Андый хатага эләкмәс өчен, безгә Изге Язмаларның тулы контекстын исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, 1 Петер 3:7 дә хатын-кызлар «көчсезрәк, нәзакәтле савыт кебек» a дип әйтелә. Бу аларның, ир-атлар белән чагыштырганда, интеллектлары яисә сәләтләре кимрәк дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Моны күрер өчен, Петернең бу сүзләрен Гәләтиялеләргә 3:26—29 да язылган сүзләр белән чагыштырыйк. Анда Йәһвә Гайсәнең киләчәк хакимдәшләрен ирләр арасыннан да, хатын-кызлар арасыннан да сайлый дип әйтелә. Шулай итеп, әгәр дә без Аллаһы Сүзен тикшерсәк һәм яхшы дустыбыз белән киңәшләшсәк (бу ир-ат та, хатын-кыз да була ала), апа-кардәшләргә тиешле хөрмәт күрсәтергә өйрәнербез.

ӨЛКӘННӘР АПА-КАРДӘШЛӘРГӘ КАРАТА НИЧЕК ХӨРМӘТ КҮРСӘТӘ?

Кайгыртучы өлкәннәр апа-кардәшләрне хөрмәт итә. Бу башка абый-кардәшләр өчен яхшы үрнәк булып тора. Өлкәннәрнең апа-кардәшләргә карата яхшы мөнәсәбәте нәрсәдән күренә? Берничә мисал карап китик.

Өлкәннәр апа-кардәшләрне мактый. Рәсүл Паул бу яктан яхшы үрнәк булган. Римлыларга хатта ул берничә апа-кардәшне мактап телгә алган (Рим. 16:12). Бар җыелыш алдында бу хат укылган чакта апа-кардәшләрнең никадәр шатланганнарын күз алдына гына китерегез! Нәкъ шулай ук өлкәннәр дә яхшы сүзгә саран түгел. Алар апа-кардәшләрнең яхшы сыйфатларына игътибар итә һәм аларны Йәһвә хакына башкарган эшләре өчен мактый. Нәтиҗәдә, апа-кардәшләр өлкәннәрнең аларны хөрмәт иткәннәрен һәм кадерләгәннәрен сизә. Өлкәннәрнең җылы сүзләре апа-кардәшләргә тугры хезмәтләрен дәвам итәргә булыша (Гыйб. сүз. 15:23).

Макта

Өлкәннәр апа-кардәшләрне конкрет нәрсәләр өчен эчкерсез мактый. Джессика апа-кардәш болай дип сөйли: «Абый-кардәшләрдән „Афәрин!“ дип әйткәнне ишетү бик рәхәт. Ә әгәр алар апа-кардәшне ниндидер конкрет нәрсә өчен мактасалар, мәсәлән, үз балаларын җыелышта тыныч утырырга өйрәткәне өчен яисә өйрәнүчесен Патшалык Залына үз машинасында илтеп куйганы өчен мактасалар, тагын да рәхәтрәк». Абый-кардәшләр, мактаганда, гомуми сүзләр белән генә чикләнмәсә, апа-кардәшләр үзләренең җыелыш өчен мөһим һәм кадерле булуын тояр.

Өлкәннәр апа-кардәшләрне тыңлый. Басынкы өлкәннәр апа-кардәшләрнең дә яхшы идеяләре була алганын таный. Шуңа күрә алар апа-кардәшләрне тәкъдимнәре белән бүлешергә дәртләндерә һәм аларны игътибар белән тыңлый. Шулай эшләп, өлкәннәр апа-кардәшләрне рухландыра һәм үзләре дә күп нәрсәгә өйрәнә. Бәйтелдә хезмәт итүче Герардо исемле өлкән моның турында болай ди: «Мин апа-кардәшләр белән киңәшләшкәндә, үз йөкләмәләремне яхшырак башкарып чыгам. Еш кына ниндидер эштә апа-кардәшләрнең, абый-кардәшләргә караганда, тәҗрибәләре зуррак». Вәгазь турында әйткәндә, күп кенә апа-кардәшләр пионерлар булып хезмәт итә, шуңа күрә үз территориясендәге кешеләр турында күбрәкне белә. Брайн исемле өлкән менә нәрсә ди: «Апа-кардәшләребезнең оешмабызга кирәк булган күп кенә искиткеч сәләтләре һәм сыйфатлары бар. Шуңа күрә бу тырыш хезмәтчеләрнең тәҗрибәләре белән файдаланыгыз!»

Тыңла

Апа-кардәшләр нәрсәдер тәкъдим иткәндә, зирәк өлкәннәр аларның идеяләрен кире кагарга ашыкмый. Ни өчен? Эдвард исемле өлкән болай ди: «Апа-кардәшнең фикере һәм тәҗрибәсе абый-кардәшкә ситуациягә төрле яктан карарга һәм башкаларның хисләрен исәпкә алырга ярдәм итә ала» (Гыйб. сүз. 1:5). Өлкән, апа-кардәшнең тәкъдимнәрен куллана алмаса да, аны ярдәм итәргә тырышканы өчен мактар.

Өлкәннәр апа-кардәшләрне өйрәтә. Үтә күрүчән өлкәннәр моның өчен мөмкинлекләр эзли. Мәсәлән, алар апа-кардәшләргә вәгазь очрашуларын ничек үткәрергә икәнен аңлата ала. Моның ярдәмендә апа-кардәшләр, андый очрашуларда суга чумдырылган абый-кардәшләр булмаса, нәрсә эшләргә икәнен беләчәк. Төзелешләрдә өлкәннәр апа-кардәшләрне инструментлар һәм техника белән кулланырга өйрәтә. Моның ярдәмендә алар безнең оешмабызның биналарын төзүдә һәм ремонтлауда катнаша ала. Бәйтелдә дә җаваплы абый-кардәшләр апа-кардәшләрне күптөрле эшләр башкарырга әзерли: бу ремонтлау, тәэмин итү, исәп-хисап, программалау белән бәйле эшләр була ала. Апа-кардәшләрне өйрәтеп, өлкәннәр аларны сәләтле һәм ышанычлы дип санаганнарын күрсәтә.

Өйрәт

Күп кенә апа-кардәшләр алган белемнәрен башкаларга ярдәм итәр өчен куллана. Мәсәлән, төзелеш буенча күнекмәләр алган апа-кардәшләр табигать афәтләреннән зыян күргән йортларны торгызуда катнаша. Ә башкалар җәмәгать урыннарында вәгазьләргә өйрәтелгән булган һәм хәзер башка апа-кардәшләр белән үз тәҗрибәләре белән бүлешә. Апа-кардәшләр аларны өйрәткән өлкәннәр турында нәрсә уйлый? Дженнифер болай ди: «Исемдә, мин бер Патшалык Залын төзүдә катнашкан идем. Бу проект өчен җаваплы абый-кардәш мине өйрәтер өчен вакытын жәлләмәде. Ул мине тырыш хезмәтем өчен һәрвакыт мактый иде. Миңа аның белән хезмәт итү бик ошый иде. Мине кадерләгәнен һәм миңа ышанганын сизә идем».

АПА-КАРДӘШЛӘРНЕ ЮГАРЫ КАДЕРЛӘГЕЗ

Без кадерле апа-кардәшләребезне бик яратабыз. Алар — безнең гаиләбез, һәм без аларга, Йәһвә кебек, җылы мөнәсәбәт күрсәтергә телибез (1 Тим. 5:1, 2). Без апа-кардәшләрне кадерлибез һәм алар белән бергә Аллаһыга хезмәт итәргә шатбыз. Аларга ярату һәм ярдәм күрсәтү үзебезне дә бәхетле итә. Ванесса исемле апа-кардәш үз хисләре турында болай ди: «Мин Йәһвәгә аның оешмасында булганым өчен чиксез рәхмәтле. Монда яхшы сүз белән дәртләндерүче бик күп игътибарлы абый-кардәшләр бар». Тайваньнан булган бер апа-кардәш болай дип бүлешә: «Йәһвә һәм аның оешмасы хатын-кызларга һәм аларның хисләренә бик игътибарлы. Моны күрү куанычлы. Бу минем иманымны ныгыта. Аллаһының халкында булу мөмкинлеген мин бик кадерлим».

Абый-кардәшләр, сез хатын-кызларга Йәһвәнең карашы белән караганда, ул моны күрә һәм сезнең белән бик горурлана (Гыйб. сүз. 27:11). Шотландиядән булган Бенджамин исемле өлкән болай ди: «Бу дөньяда еш кына хатын-кызларны хөрмәт итмиләр. Без исә хатын-кызларның, Патшалык Залына килеп, башка мөнәсәбәт күрүләрен телибез». Әйдәгез, безнең кадерле апа-кардәшләребезгә, Йәһвә кебек, ярату һәм хөрмәт күрсәтик (Рим. 12:10).

a Хатын-кызлар «көчсезрәк, нәзакәтле савыт кебек» дигән сүзләр «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 май санында «Ценность „более слабого сосуда“» һәм «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 май санында «Ирле-хатынлылар өчен акыллы җитәкчелек» дигән мәкаләләрдә күбрәк аңлатылган иде.