Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

27 ҖЫР Аллаһы угыллары Мәсихкә кушыла

«Мин сине... беркайчан да ташламам»!

«Мин сине... беркайчан да ташламам»!

«Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән» (ЕВР. 13:5ә).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ни өчен майланган мәсихчеләрнең калдыгы күккә алынгач, башка сарыкларга борчыласы булмас?

1. Бар майланган мәсихчеләр күккә кайчан алыначак?

 ЕЛЛАР элек Йәһвә халкын: «Соңгы майланган мәсихче күккә кайчан алыначак?» — дигән сорау борчыган. Кайчандыр без кайбер майланган мәсихчеләр, бәлки, Армагеддоннан соң җирдәге оҗмахта күпмедер вакыт яшәячәк дип уйлаган идек. Әмма 2013 елгы «Күзәтү манарасы»ның 15 июль саныннан без бар майланган мәсихчеләрнең Армагеддон сугышы башланганчы күккә алыначакларын белдек (Мат. 24:31).

2. Кайберәүләрнең нинди соравы туарга мөмкин һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Әмма мондый сорау туарга мөмкин: «„Бөек афәт“ вакытында җирдә тугры хезмәт иткән Мәсихнең „башка сарыклары“ белән нәрсә булачак?» (Яхъя 10:16; Мат. 24:21) Кайберәүләр бүген яраткан майланган кардәшләре күккә күтәрелгәч нәрсә булачак дип уйлый, чөнки үзләрен калдырылган итеп хис итәрләр дип борчыла. Әйдәгез, аларның уйларына килә алган Изге Язмалардагы ике хәбәрне карап чыгыйк. Аннары без борчылыр өчен сәбәп булмаганын белербез.

НӘРСӘ БУЛМАЯЧАК?

3, 4. Кайберәүләр нәрсә турында борчыла һәм ни өчен?

3 Кайберәүләр, майланган мәсихчеләрдән торган Җитәкче советның җитәкчелеге булмаса, башка сарыклар хакыйкатьтән китмәсме дип борчыла. Андый хисләрне Изге Язмалардагы кайбер хәбәрләр тудырырга мөмкин. Әйдәгез, ике мисалга игътибар итик. Беренчесе, баш рухани Йодай белән бәйле. Ул Аллаһының тугры хезмәтчесе булган. Ул хатыны Йәһашәбәт белән бергә Йәһуәш исемле малайны яклаган һәм аңа яхшы һәм тугры патша булып китәргә ярдәм иткән. Олы яшьтәге Йодай исән чакта Йәһуәш яхшы патша булган. Ләкин Йодай үлгәч, Йәһуәш юлдан язган. Ул явыз түрәләрнең сүзләренә колак салган һәм Йәһвәне калдырган (2 Елъ. 24:2, 15—19).

4 Киләсе мисал II гасырда яшәгән мәсихчеләр белән бәйле. Рәсүлләрнең соңгысы, Яхъя, күпләргә уңай йогынты ясаган һәм аларга Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә булышкан (3 Яхъя 4). Башка рәсүлләр белән бергә ул мөртәтлеккә каршы торган (2 Тис. 2:7; 1 Яхъя 2:18). Ләкин Яхъя үлгәннән соң мөртәтлек янгын тизлеге белән тарала башлаган һәм берничә дистә ел эчендә мәсихче җыелыш дөрес юлдан тәмам тайпылган.

5. Шушы ике хәбәрдән нинди нәтиҗәгә килү дөрес булмас иде?

5 Бу хәбәрләр, майланган мәсихчеләр күккә алынгач, башка сарыклар белән охшаш хәл булачак дигәнне аңлатамы? Тугры мәсихчеләр Йәһуәш кебек хак юлдан читләшерме? Я II гасырдагы мәсихчеләр кебек мөртәтлеккә бирелерме? Әлбәттә, юк! Майланган мәсихчеләр җирне калдыргач, Йәһвә башка сарыклар турында рухи яктан яхшы итеп кайгыртачак. Ни өчен моңа шикләнмәскә була?

САФ ГЫЙБАДӘТ НӘҖЕСЛӘНМӘЯЧӘК

6. Без нинди өч чорга күз салырбыз?

6 Ни өчен саф гыйбадәтнең, хәтта киләчәктәге авыр вакытларда да, нәҗесләнмәячәгенә ышанып була? Безне моңа Изге Язмаларда язылганнар ышандыра. Анда безнең көннәр борынгы Исраил чорыннан һәм II гасырдагы вакыттан нык аерылып тора диелә. Шуңа күрә, әйдәгез, бу өч чор турында күбрәк белик: 1) борынгы Исраил чоры, 2) рәсүлләрнең үлеменнән соңгы вакыт һәм 3) безнең чор, ягъни «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» (Рәс. 3:21).

7. Ни өчен борынгы Исраилдә халык һәм патша явызлык кылганда, тәкъва кешеләр өметләрен югалтмаган?

7 Борынгы Исраил чоры. Гомеренең азагында Муса халыкка болай дигән: «Мин яхшы беләм, сез үлемемнән соң, һичшиксез, явыз эшләр кылырсыз һәм мин сезгә барырга кушкан юлдан тайпылырсыз» (Кан. 31:29). Муса шулай ук исраиллеләр, Аллаһыга каршы баш күтәрсә, әсирлеккә китәчәк дип кисәткән (Кан. 28:35, 36). Бу сүзләр үтәлгәнме? Әйе. Гасырлар дәвамында күп патшалар явызлык кылган һәм Аллаһы халкын аздырган. Шуңа күрә Йәһвә үзенең явыз халкын кире каккан һәм Исраил патшаларының идарә итүен туктаткан (Йәз. 21:25—27). Ләкин тугры исраиллеләргә Аллаһы сүзләренең үтәлүе кыюлык өстәгән (Ишаг. 55:10, 11).

8. Ни өчен II гасырда мәсихче җыелышның нәҗесләнгәненә гаҗәпләнәсе юк?

8 Рәсүлләрнең үлеменнән соңгы вакыт. II гасырда мәсихче җыелышның хакыйкатьтән тайпылганы безне гаҗәпләндерергә тиешме? Юк. Чөнки Гайсә бөек мөртәтлекнең булачагын алдан әйткән булган (Мат. 7:21—23; 13:24—30, 36—43). Рәсүл Паул, Петер һәм Яхъя бу пәйгамбәрлекнең б. э. I гасырында үтәлә башлаганын күрсәткән (2 Тис. 2:3, 7; 2 Пет. 2:1; 1 Яхъя 2:18). Б. э. II гасырында мәсихче җыелыш тәмам нәҗесләнгән. Шулай итеп, христиан дөньясы барлыкка килгән һәм ул Бөек Бабылның — бөтендөнья ялган дин империясенең — мөһим өлеше булып киткән. Кабат Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлек үтәлгән.

9. Безнең вакыт, борынгы Исраил чоры һәм II гасырдагы мәсихче җыелыш вакытыннан нәрсә белән аерылып тора?

9 «Бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары». Безнең көннәр борынгы Исраил чорыннан һәм б. э. II гасырындагы бөек мөртәтлек вакытыннан аерылып тора. Аллаһы Сүзендә без яшәгән вакыт «соңгы көннәр» дип атала (2 Тим. 3:1). Изге Язмаларда шулай ук бу вакытта бөегрәк һәм озынрак чорның башлануы күрсәтелә. Ул Мәсих идарәсендәге Патшалык кешеләргә камиллеккә ирешергә булышканчы һәм җирне оҗмахка әйләндергәнче дәвам ителәчәк. Бу чор «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» дип атала (Рәс. 3:21). Ул 1914 елда башланган. Ул вакыттан башлап, нәрсә торгызылган булган? Гайсә күктәге Патшалыкның Патшасы булып киткән. Шулай итеп, Давыт патшаның варисы һәм Йәһвә исеменнән идарә итүче патша кабат тәхетенә утыртылган булган. Әмма Йәһвә, Патшалыктан тыш, саф гыйбадәтне дә торгыза башлаган (Ишаг. 2:2—4; Йәз. 11:17—20). Ләкин мондый сорау туа: саф гыйбадәт кабат нәҗесләнерме?

10. а) Изге Язмаларда бүгенге көннәрдәге саф гыйбадәт турында нәрсә әйтелә? (Ишагыя 54:17) ә) Бу пәйгамбәрлекләр безне нәрсәгә ышандыра?

10 Ишагыя 54:17 укы. Бу пәйгамбәрлек турында уйлап кына карагыз: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас»! Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәлә. Киләсе юатучы сүзләрне дә безнең вакытка кулланып була: «Бөтен улларыңны Йәһвә өйрәтер, улларыңның тынычлыгы мул булыр. Син тәкъвалыкта ныгырсың... Бернәрсәдән курыкмассың һәм котың алынмас, чөнки болар сиңа якын килмәс» (Ишаг. 54:13, 14). Хәтта «бу дөнья төзелешенең илаһы» Шайтан да Аллаһы халкы алып барган белем бирү эшен туктата алмаячак (2 Көр. 4:4). Саф гыйбадәт торгызылган һәм беркайчан да нәҗесләнмәячәк. Ул мәңге булачак. Безгә каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас!

НӘРСӘ БУЛАЧАК?

11. Ни өчен майланганнар күккә алынгач, бихисап күп кеше калдырылган булмаячак дип әйтеп була?

11 Майланганнар күккә алынгач, нәрсә булачак? Истә тотыгыз, Гайсә — безнең Көтүчебез. Ул җыелыш башы. Гайсә үз шәкертләренә: «Сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар»,— дип әйткән (Мат. 23:10). Күктәге Патшабыз безне һәрчак кайгыртып торачак. Аның идарәсендә безгә бернәрсәдән дә куркасы юк. Әлбәттә, без киләчәктә аның ничек җитәкчелек итәчәген нечкәлекләренә кадәр белмибез. Шуңа күрә, әйдәгез, Изге Язмалардан ышаныч өстәүче берничә мисал карап чыгыйк.

12. а) Муса үлгәннән соң Йәһвә үз халкы турында ничек кайгырткан? ә) Ильясның билгеләнүе үзгәргәч, Аллаһы үз халкы турында ничек кайгырткан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Исраиллеләр вәгъдә ителгән җиргә әле кергәнче, Муса үлгән булган. Аллаһы халкы белән нәрсә булып беткән? Бу тугры җитәкче булмагач, әллә Йәһвә үз халкына ярдәм итми башлаганмы? Әлбәттә, юк. Халык тугрылык саклаганда, Йәһвә аларны кайгырткан. Муса үлгәнче, Йәһвә аңа халык өстеннән җитәкчелекне Йошуага тапшырырга кушкан. Муса Йошуаны дистәләгән еллар дәвамында өйрәткән (Чыг. 33:11; Кан. 34:9). Өстәвенә, җитәкчелекне үз өсләренә алган башка сәләтле ир-атлар да булган. Мәсәлән, меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары һәм хәтта унбашлары (Кан. 1:15). Аллаһы халкы кайгыртусыз калмаган. Охшаш хәл Ильяс көннәрендә дә булган. Ул дистәләгән еллар дәвамында Исраилдә хак гыйбадәтне җитәкләгән. Әмма бер көнне Йәһвә аңа башка йөкләмә биргән һәм аны Яһүд җиренең көньягына күчергән (2 Пат. 2:1; 2 Елъ. 21:12). Ун кабиләле патшалыкта яшәгән тугры кешеләр җитәкчелексез калганмы? Юк. Ильяс еллар дәвамында Илишаны өйрәткән. Шулай ук «пәйгамбәрләр уллары» да кирәкле өйрәтү алган (2 Пат. 2:7). Шулай итеп, Исраилдә, Аллаһы халкын җитәкләр өчен, күп тугры ир-атлар булган. Йәһвә үз ниятен үтәвен дәвам иткән һәм үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгырткан.

Муса (сул яктагы иллюстрациядә) һәм Ильяс (уң яктагы иллюстрациядә) үзләренә алмашка киләчәк яраклы кешеләрне әзерләгән (12 нче абзацны кара.)


13. Еврейләргә 13:5ә дә нинди ышандыру бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Бу мисалларны истә тотып, сезнеңчә, соңгы майланган мәсихче күккә алынгач, Аллаһы халкы белән нәрсә булачак? Фаразлар кыласы юк. Изге Язмаларда мондый ышандыру бар: Йәһвә үзенең җирдәге халкын беркайчан да калдырмаячак. (Еврейләргә 13:5ә укы.) Муса һәм Ильяс кебек, үз өсләренә җитәкчелек алган майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеме башкаларны өйрәтүнең мөһимлеген аңлый. Җитәкче советта хезмәт итүче кардәшләр дистәләгән еллар дәвамында башка сарыкларны Аллаһы халкын кайгыртырга өйрәткән. Мәсәлән, алар өлкәннәрне, күчеп йөрүче күзәтчеләрне, филиал комитеты әгъзаларын, Бәйтелдәге күзәтчеләрне һәм башкаларны өйрәтер өчен күп мәктәпләр оештырган. Шулай ук алар Җитәкче совет комитетларының ярдәмчеләрен өйрәтә. Бу ярдәмчеләр оешмада күп төрле вазифалар үти. Алар киләчәктә Мәсихнең сарыкларын кайгыртыр өчен инде яхшы өйрәтелгән.

Җитәкче совет ярдәмчеләрне өйрәтә һәм бөтендөнья буенча өлкәннәрне, күчеп йөрүче күзәтчеләрне, филиал комитеты әгъзаларын, Бәйтел күзәтчеләрен һәм миссионерларны өйрәтер өчен мәктәпләр оештыра (13 нче абзацны кара.)


14. Бу мәкаләнең төп фикере нинди?

14 Без мәкаләнең төп фикеренә килеп җиттек. Бөек афәтнең ахырына күп калмаганда, соңгы майланган мәсихче күккә алынгач, саф гыйбадәт кылучылар Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен дәвам итәчәк. Әйе, аларга Магог җиреннән Гог, ягъни халыклар берләшмәсе, ярсуланып һөҗүм итәчәк (Йәз. 38:18—20). Әмма бу һөҗүм кыска һәм уңышсыз булачак. Ул Аллаһы хезмәтчеләрен Йәһвәгә гыйбадәт кылудан туктата алмаячак. Йәһвә, һичшиксез, аларны коткарачак. Рәсүл Яхъя күренештә Мәсихнең башка сарыкларыннан булган «бихисап күп кешене» күргән. Яхъя бу төркем турында «алар бөек афәтне кичереп киләләр» дип язган (Ачыл. 7:9, 14). Әйе, алар исән калачак!

15, 16. Ачылыш 17:14 буенча, майланганнар Армагеддон сугышы вакытында нәрсә эшләячәк һәм ни өчен бу безне дәртләндерә?

15 Шулай да кемдер болай дип сорар: «Ә майланганнар белән нәрсә булыр? Җирне калдыргач, алар нәрсә эшләр?» Изге Язмаларда бу сорауларга җавап бар. Анда сәяси көчләр «Бәрәнгә каршы сугышачак» дип әйтелә. Ләкин алар уңышка ирешмәс. Без болай дип укыйбыз: «Бәрән аларны җиңеп чыгачак». Аңа кемнәр ярдәм итәчәк? «Чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар». (Ачылыш 17:14 укы.) Бу кемнәр соң? Күктәге майланган мәсихчеләр. Шуңа күрә бөек афәтнең ахырында соңгы майланган мәсихче күккә алынгач, аларга биреләчәк беренче йөкләмәләрнең берсе сугышта катнашу булачак. Нинди искитмәле йөкләмә. Хакыйкатькә килгәнче, кайбер майланган мәсихчеләр сугыш чукмарлары булган. Ә кайберәүләр хәтта хәрби көчләр сафларында сугышкан. Әмма мәсихчеләр булып киткәч, алар яңа шәхескә киенеп, тынычлыкка өйрәнгән (Гәл. 5:22; 2 Тис. 3:16). Алар инде сугышларда катнашмый башлаган. Әмма күккә алынгач, алар Мәсих һәм изге фәрештәләр белән бергә Аллаһының дошманнарына каршы сугышачак.

16 Әйдәгез, менә нәрсә турында уйланыйк: кайбер майланган мәсихчеләр инде өлкән яшьтә һәм аларның хәлләре дә әллә ни юк. Әмма күктә яшәр өчен терелтелгәч, алар кодрәтле, үлемсез рухи шәхесләр булып китәчәк һәм гаскәри Патша, Гайсә Мәсих, белән бергә сугышта катнашачак. Армагеддоннан соң алар Гайсәгә кешелекне камиллеккә алып барырга булышачак. Камилсез кешеләр булган чаклары белән чагыштырганда, алар, һичшиксез, җирдәге кадерле кардәшләренә күпкә күбрәк игелек эшли алачак!

17. Армагеддон сугышында Аллаһының бар хезмәтчеләренең якланган булачагын без кайдан беләбез?

17 Сез башка сарыклар санына керәсезме? Алай икән, хәлиткеч Армагеддон сугышы купкач, сезгә нәрсә эшләргә кирәк булачак? Йәһвәгә таянырга һәм аның җитәкчелегенә буйсынырга. Бу үз эченә нәрсәне алырга мөмкин? Изге Язмаларда болай диелә: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кер һәм артыңнан ишекләреңне яп. Аллаһының ярсуы басылганчы, бер мизгелгә яшерен» (Ишаг. 26:20). Ул чакта Аллаһының күктәге һәм җирдәге бар тугры хезмәтчеләре якланган булачак. Рәсүл Паул кебек, без шуңа инанган: «Хөкүмәтләр дә, хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә... безне Аллаһының... мәхәббәтеннән аера алмаячак» (Рим. 8:38, 39). Һич онытмагыз, Йәһвә сезне ярата һәм беркайчан да ташламаячак!

СОҢГЫ МАЙЛАНГАН МӘСИХЧЕ КҮККӘ АЛЫНГАЧ...

  • нәрсә булмаячак?

  • ни өчен саф гыйбадәтнең нәҗесләнмәячәгенә ышанып була?

  • ни өчен Йәһвәнең үз халкы турында кайгыртачагына шикләнмәскә була?

8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул