Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

10 ҖЫР Данлыклы Йәһвәне мактыйк!

«Йәһвәнең исемен мактагыз»

«Йәһвәнең исемен мактагыз»

«Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз, Йәһвәнең исемен мактагыз» (ЗӘБ. 113:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвәнең изге исемен мактар өчен һәр мөмкинлекне кулланырга безне нәрсә дәртләндерә?

1, 2. Йәһвә исеменә яла ягылганда, ул нәрсә хис итә? Мисал китерегез.

 КҮЗ алдына китерегез, якын күргән кешегез сезнең турында яманны сөйли. Сез моның чеп-чи ялган икәнен беләсез. Шулай да кайберәүләр моңа ышана. Ә иң куркынычы, алар бу ялганны кабатлый һәм күпләр моңа ышана башлый. Сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Репутациягезгә зыян килгәнен күрү, һичшиксез, сезне рәнҗетер иде (Гыйб. сүз. 22:1).

2 Бу мисал Йәһвәнең, аның исеменә яла ягылгач, нәрсә хис иткәнен күз алдына китерергә булыша. Рухи угылларының берсе беренче хатынга, Хаувага, ялган сөйләгән һәм ул аңа ышанган. Моның аркасында беренче кешеләр Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән. Нәтиҗәдә, гөнаһ белән үлем аларның бар токымнарына таралган (Ярат. 3:1—6; Рим. 5:12). Дөньяда булган бар проблемалар — үлем, сугышлар, газаплар — Шайтанның Гадән бакчасында әйткән ялганыннан башлангыч алган. Йәһвәгә бу яла һәм аның нәтиҗәләрен күрү авырту китергәнме? Һичшиксез! Әмма Йәһвә ачу һәм үпкә хисенә бирелмәгән. Ул барыбер «бәхетле Аллаһы» булып кала (1 Тим. 1:11).

3. Без нинди хөрмәткә ия?

3 Без зур хөрмәткә ия. «Йәһвәнең исемен мактагыз» дигән әмергә буйсынып, без Аллаһының исемен аклауга үз өлешебезне кертәбез (Зәб. 113:1). Моны без кешеләргә Аллаһының изге исеме турында сөйләп эшли алабыз. Әйдәгез, Аллаһының исемен данларга дәртләндерүче өч сәбәпкә игътибар итик.

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ИСЕМЕН МАКТАГАНДА, УЛ СӨЕНӘ

4. Ни өчен Йәһвәне мактавыбыз аның йөрәген сөендерә? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Без күктәге Атабызның исемен мактаганда, ул моны хуп күрә (Зәб. 69:30, 31). Бу Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы, камилсез кешеләр кебек, башкаларның мактауларына мохтаҗ булуын аңлатамы? Әлбәттә, юк. Бер мисал карап китик. Кечкенә кыз, әтисенең муенына сарылып, аңа болай ди: «Син дөньяда иң яхшы әти». Кызының көтмәгәндә әйткән сүзләре әтисенең йөрәгенә май булып ята. Ул кызының мактау сүзләренә мохтаҗ дип әйтеп буламы? Юк. Әмма кызының ярату һәм рәхмәт хисен белдерүе аның йөрәгенә хуш килә. Ул бу сыйфатларның кызына киләчәктә бәхетле булырга булышачагын белә. Шул ук сәбәпле күктәге Атабыз Йәһвә, без аны мактаганда, бик сөенә.

Бала үз әтисенә яратуын һәм рәхмәтен белдергәндә, әтисе шатланган кебек, Йәһвә дә без аның исемен мактаганда шатлана (4 нче абзацны кара.)


5. Аллаһының исемен данлаганда, без нинди ялганны фаш итәбез?

5 Күктәге Атабызның исемен аклаганда, без һәрберебез турында әйтелгән ялганны фаш итәбез. Шайтан бер кеше дә Аллаһы исемен тугрылык белән якламаячак дип әйткән. Аның сүзләре буенча, бер кеше дә саф түгел. Ул кешеләр файда күрсә генә Аллаһыга хезмәт итә дип әйткән (Әюп 1:9—11; 2:4). Әмма Әюп Шайтанның ялганчы булганын раслаган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Һәрберебез Аллаһының исемен аклый һәм, тугрылык белән хезмәт итеп, Йәһвәнең йөрәген сөендерә ала (Гыйб. сүз. 27:11). Чыннан да, бу зур хөрмәт!

6. Без Давыт патшадан һәм левилеләрдән ничек үрнәк ала алабыз? (Никами 9:5)

6 Йәһвәне яраткан тугры кешеләр чын күңелдән аның исемен данларга тели. Давыт патша болай дип язган: «Җаным Йәһвәне мактасын, бөтен барлыгым аның изге исемен данласын» (Зәб. 103:1). Давыт Йәһвәнең исемен мактау аның үзен мактауга тиң икәнен аңлаган. Йәһвәнең исемен ишеткәндә, без аның күркәм сыйфатларын һәм гаҗәеп эшләрен күз алдына китерәбез. Давыт күктәге Атасының исемен изгеләндерергә һәм «бөтен барлыгы» белән аны данларга теләгән. Левилеләр дә Йәһвәне мактаган. Алар басынкылык белән аның изге исемен данлар өчен сүзләре җитеп бетмәгәнен таныган. (Никами 9:5 укы.) Һичшиксез, андый басынкы, чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре Йәһвәнең йөрәгенә хуш килгән.

7. Без Йәһвәне хезмәттә һәм көндәлек тормышта ничек данлый алабыз?

7 Йәһвә турында сөйләгәндә, сүзләребездә җылылык, рәхмәтле булуыбыз һәм ярату чагылса, без Йәһвәнең йөрәген сөендерербез. Вәгазьләгәндә, без төп максатыбызны — кешеләргә Йәһвәнең нинди икәнен күрсәтергә тырышканыбызны истә тотабыз (Ягък. 4:8). Изге Язмалар ярдәмендә без башкаларга Йәһвә Аллаһыбызга ярату, гаделлек, зирәклек, кодрәт һәм башка сыйфатлар хас икәнен күрсәтәбез. Шулай ук Йәһвәдән үрнәк алганда, без аны данлыйбыз һәм шатландырабыз (Эфес. 5:1). Шулай эшләп, без бу дөньядагы явыз кешеләрдән бик нык аерылып торабыз. Кешеләр бу аерманы күреп, безгә төрле сораулар бирергә мөмкин (Мат. 5:14—16). Шунда безнең көндәлек тормышта ни өчен билгеле бер рәвештә эш иткәнебезне аңлатырга мөмкинлек туа ала. Нәтиҗәдә, эчкерсез кешеләр безнең Аллаһыбызга якынлаша ала. Шулай итеп, Йәһвәне мактаганда, бу аның йөрәгенә май булып ята (1 Тим. 2:3, 4).

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ИСЕМЕН МАКТАГАНДА, ГАЙСӘ СӨЕНӘ

8. Ни өчен Гайсә Йәһвә исемен мактауда иң яхшы үрнәк дип әйтеп була?

8 Күктә дә, җирдә дә Йәһвәне Гайсәдән яхшырак белүче юк (Мат. 11:27). Гайсә үз Атасын ярата һәм, аны мактау турында әйткәндә, искиткеч үрнәк калдырган (Яхъя 14:31). Җирдәге тормышының соңгы төнендә Гайсә, дога кылып, үз хезмәтенә мондый нәтиҗә ясаган: «Мин аларга синең исемеңне ачтым» (Яхъя 17:26). Гайсә нәрсәне күздә тоткан?

9. Атасының шәхесен ачыклар өчен, Гайсә нинди гыйбрәтле хикәя сөйләгән?

9 Гайсә кешеләргә: «Аллаһының исеме — Йәһвә»,— дип әйтеп кенә калмаган, яһүдләр бит Аллаһының исемен болай да белгән. Ул аларга Йәһвә белән якынрак танышырга булышкан (Яхъя 1:17, 18). Мәсәлән, Еврей Язмаларында Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан дип әйтелгән (Чыг. 34:5—7). Гайсә читкә киткән угыл һәм аның әтисе турында гыйбрәтле хикәяне сөйләп, Йәһвәнең бу сыйфатларын ачыграк күрергә булышкан. Тәүбә иткән улы «әле еракта булганда» атасы аны каршы алырга дип йөгереп чыккан, аны кочаклаган һәм чын күңелдән кичергән. Бу хикәядән без Йәһвәнең никадәр шәфкатьле һәм кызганучан булуын күрәбез (Лүк 15:11—32). Әйе, Гайсә үз Атасының чынлыкта нинди булганын ачкан.

10. а) Без Гайсәнең Атасының исемен кулланганын һәм безнең дә шулай эшләвебезне теләгәнен кайдан беләбез? (Марк 5:19) (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Гайсә безнең бүген нәрсә эшләвебезне тели?

10 Гайсә башкаларның да Аллаһы исемен куллануын теләгәнме? Әлбәттә. Кайбер дин җитәкчеләре Аллаһы исемен куллану хөрмәтсезлек дип санаган. Әмма Изге Язмаларга нигезләнмәгән бу традицияләр Гайсәгә Атасының исемен кулланырга комачауламаган. Бер очракны исебезгә төшерик. Гайсә гәрәсәлеләр җирендә җен хакимлегендәге бер кешене савыктырган. Ләкин анда яшәгән кешеләр, куркуга бирелеп, Гайсәне китәргә сораган (Марк 5:16, 17). Әмма китсә дә, ул кешеләрнең Йәһвәнең исемен белүләрен теләгән. Шуңа күрә теге кешегә башкаларга аны үзенең түгел, ә Йәһвәнең савыктырганы турында сөйләргә кушкан. (Марк 5:19 укы.) a Бүген бернәрсә дә үзгәрмәгән: Гайсә шулай ук безнең Атасының исемен бөтен дөньяда игълан итүебезне тели! (Мат. 24:14; 28:19, 20) Без вәгазьдә Аллаһы исемен кулланганда, Патшабыз Гайсә шатлана.

Гайсә элек җен хакимлегендә булган кешегә Йәһвәнең үзенә ничек ярдәм иткәнен сөйләргә кушкан (10 нчы абзацны кара.)


11. Гайсә үз шәкертләрен нәрсә турында дога кылырга өйрәткән һәм ни өчен бу мөһим? (Йәзәкил 36:23)

11 Гайсәгә Йәһвәнең үз исемен изгеләндерергә һәм сафландырырга ниятләгәне бик яхшы билгеле булган. Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләренә: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип дога кылырга кушкан (Мат. 6:9). Гайсә Йәһвәнең исемен изгеләндерү бар тере затлар алдында торган иң мөһим бәхәсле сорау булганын аңлаган. (Йәзәкил 36:23 укы.) Бөтен галәмдә бер шәхес тә, Йәһвәнең исемен изгеләндерер өчен, шулкадәр күпне эшләмәгән. Әмма дошманнары, Гайсәне кулга алгач, аны нәрсәдә гаепләгән? Көфер сүз сөйләүдә! Гайсәне үзе иң яман эш дип санаган нәрсәдә гаепләгәннәр. Күрәсең, шуның аркасында Гайсә кулга алыныр алдындагы сәгатьләрдә «күңел газаплары кичергән» (Лүк 22:41—44).

12. Гайсә Атасының исемен ничек гаҗәеп рәвештә изгеләндергән?

12 Атасының исемен изгеләндерер өчен, Гайсә төрле газаплар кичергән. Аны мыскыллаганнар һәм аңа яла якканнар. Ул Атасына бар нәрсәдә тыңлаучан булганын һәм бернинди начарлык эшләмәгәнен белгән (Евр. 12:2). Шулай ук ул бу авыр сәгатьләрдә үзенә Шайтан һөҗүм иткәнен аңлаган (Лүк 22:2—4; 23:33, 34). Билгеле, Шайтан Гайсә үз сафлыгын югалтыр дип өметләнгән, әмма аның өметләре акланмаган! Гайсә Шайтанның ялганчы булганын һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре хәтта иң авыр сынауларда да сафлыкларын саклап кала алганнарын раслаган!

13. Без идарә итүче Патшабызны ничек сөендерә алабыз?

13 Сез идарә итүче Патшагызны сөендерергә телисезме? Алай булса, алга таба да, кешеләргә Аллаһының сыйфатлары турында сөйләп, аның исемен мактагыз. Шулай эшләп, сез Гайсәнең эзләре буенча барганыгызны күрсәтәсез (1 Пет. 2:21). Гайсә кебек, Йәһвәнең күңелен табарга тырышыгыз һәм аның дошманы Шайтанның ялганчы булганын раслагыз!

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ИСЕМЕН МАКТАГАНДА, КЕШЕЛӘРНЕ КОТКАРАБЫЗ

14, 15. Кешеләр Йәһвә турында белем алганда, нәрсәне аңлый башлый?

14 Ни өчен Йәһвәнең исемен мактаганда, без кешеләрнең тормышларын коткарабыз дип әйтеп була? Чөнки Шайтан «аларның акыл күзләрен сукырайткан» (2 Көр. 4:4). Нәтиҗәдә, кешеләр Шайтанның, имеш, Аллаһы юк, ул кешеләрне кайгыртмый, ул рәхимсез һәм кешеләрне тәмугъта яндыра дигән ялган тәгълиматларына ышана. Андый ялганның төп максаты — Йәһвәнең исеменә һәм абруена тап төшерү. Ә бу, үз чиратында, кешеләргә Аллаһыга якынлашырга комачаулый. Әмма вәгазь эшендә катнашып, без Шайтанның яман эшләренә аяк чалабыз. Без кешеләрне Аллаһыбыз турында хакыйкатькә өйрәтәбез һәм аның изге исемен данлыйбыз. Бу нинди нәтиҗәләргә китерә?

15 Изге Язмалардагы хакыйкатьләр зур көчкә ия. Кешеләрне Йәһвә һәм аның чынлыкта нинди икәне турында өйрәткәндә, гаҗәеп үзгәрешләр була. Шайтанның ялганы томандай тарала һәм кешеләр күктәге Аталарының нинди булуын ачыграк күрә башлый. Алар аның чиксез кодрәтенә таң кала (Ишаг. 40:26). Аның камил гаделлегенә инана һәм бөек зирәклегеннән күп нәрсәгә өйрәнә (Кан. 32:4; Ишаг. 55:9; Рим. 11:33). Ә иң мөһиме, Аллаһының мәхәббәт булуы аларны юата (1 Яхъя 4:8). Йәһвәгә якынлаша барганда, аларның җирдә мәңге яшәргә өметләре ныгый. Кешеләргә үз Аталары белән якынлашырга булышу безнең өчен чын хөрмәт! Шулай эшләгәндә, Йәһвә безне үзенең хезмәттәшләре итеп күрә (1 Көр. 3:5, 9).

16. Аллаһы исемен белү кешеләргә ничек тәэсир итә? Мисаллар китерегез.

16 Башта без кешеләргә Аллаһының исемен әйтә алабыз. Инде бу эчкерсез кешеләргә бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, мөселман гаиләсендә үскән Алия b исемле яшь хатынның мисалын карап чыгыйк. Ул динен дә, Аллаһыны да якын күрмәгән. Әмма Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, барысы да үзгәргән. Алия Аллаһыга үз дустына кебек карый башлаган. Аллаһының исеме күп кенә Изге Язмалардан алып ташланганын һәм Раббы дигән титулга алмаштырылганын белгәч, ул гаҗәпләнгән. Аллаһының исемен белү аның тормышында мөһим вакыйга булган. Ул болай ди: «Минем иң якын Дустымның исеме бар!» Бу аңа ничек тәэсир иткән? «Хәзер мин күңелемдә тынычлык сизәм. Йәһвә белән танышу минем өчен зур хөрмәт»,— дип әйтә Алия. Стив исемле бер музыкант егет консерватив еврей гаиләсендә үскән. Диннәрне икейөзле дип санаганга, ул бернинди диндә дә тормаган. Әмма әнисе үлгәч, ул дусты белән Изге Язмалар өйрәнүендә утырыга ризалашкан. Аллаһының исемен белү аңа бик нык тәэсир иткән. Ул болай ди: «Мин Аллаһының исеме барлыгын белми идем. Исемен беренче тапкыр ишеткәч, мин Аллаһының реаль икәнен аңладым. Аны шәхес итеп күрдем. Мин якын дуска ия булдым».

17. Ни өчен сез алга таба да Йәһвәнең исемен данларга тәвәккәл? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Вәгазь һәм өйрәтү эшендә катнашканда, сез кешеләргә Йәһвәнең исемен ачасызмы? Сез аларга Аллаһының чынлыкта нинди икәнен күрергә булышасызмы? Шулай эшлисез икән, сез Аллаһының исемен мактыйсыз. Йәһвәнең исемен данлап, сез кешеләргә бу исемне йөрткән шәхес белән танышырга булышасыз. Ә бу, үз чиратында, аларның тормышларын коткара. Шулай ук сез Патшабыз Гайсә Мәсихнең эзләре буенча барган буласыз. Ә иң мөһиме, сез яратучы Атагыз Йәһвәне мактыйсыз. Әйдәгез, аның «исемен мәңге мактап» торыйк (Зәб. 145:2).

Без, кешеләргә Йәһвәнең исемен һәм аның чынлыкта нинди икәнен белергә булышып, Йәһвәне данлыйбыз (17 нче абзацны кара.)

ЙӘҺВӘНЕҢ ИСЕМЕН МАКТАП, БЕЗ НИЧЕК...

  • Йәһвәне сөендерәбез?

  • Гайсә Мәсихне шатландырабыз?

  • кешеләрнең тормышларын коткарабыз?

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

a Марк төп нөсхәдә, Гайсәнең сүзләрен китергәндә, Аллаһы исемен кулланганына җитди дәлилләр бар. Менә ни өчен «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу урында Йәһвә исеме кулланыла. «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да бу шигырьгә китерелгән мәгълүматны карагыз.

b Исемнәр үзгәртелгән.