Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

51 ҖЫР Без сиңа багышландык!

Без нәзирләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Без нәзирләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

«Үзенең нәзир булуының бар көннәрендә ул Йәһвә өчен изге» (САН. 6:8).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Нәзирләрнең үрнәге безгә Йәһвәгә фидакарьлек һәм кыюлык белән хезмәт итәргә ничек булышканын белегез.

1. Тарих дәвамында Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди рух чагылдырган?

 СЕЗ Йәһвә белән дуслыгыгызны кадерлисезме? Һичшиксез! Һәм сез ялгыз түгел. Тарих дәвамында андый кешеләр күп булган (Зәб. 104:33, 34). Алар, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, фидакарь тормыш алып барган. Бу кешеләр санына борынгы Исраилдә яшәгән нәзирләр дә керә. Кемнәр алар һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп була?

2. а) Кемнәрне нәзирләр дип атаганнар? (Саннар 6:1, 2) ә) Ни өчен кайбер исраиллеләр нәзир антын биргән?

2 «Нәзир» дигән сүз «аерып куелган» я «багышланган» дигән мәгънә йөрткән сүздән барлыкка килгән. Бу төшенчә Йәһвәгә махсус рәвештә хезмәт иткән фидакарь исраиллеләрне сурәтли. Муса кануны буенча, ир кешеләр һәм хатын-кызлар, Йәһвәгә махсус ант биреп, күпмедер вакыт дәвамында нәзирләр булып хезмәт итә алган a. (Саннар 6:1, 2 укы.) Бу ант я тантаналы вәгъдә буенча, алар башка исраиллеләрдән аермалы буларак, нәрсәнедер эшләргә, ә нәрсәдәндер баш тартырга тиеш булган. Исраиллене нәзир булырга нәрсә дәртләндергән? Күрәсең, Йәһвәгә тирән ярату һәм аның бүләкләре өчен рәхмәтле булу (Кан. 6:5; 16:17).

3. Ни өчен бүгенге Аллаһының хезмәтчеләре нәзирләргә охшаш дип әйтеп була?

3 Нәзирләрнең хезмәте Муса кануны «Мәсих кануны» белән алмаштырылгач тәмамланган (Гәл. 6:2; Рим. 10:4). Әмма, нәзирләр кебек, бүген дә Йәһвә хезмәтчеләре бөтен йөрәк, җан, акыл һәм кодрәте белән хезмәт итәргә тели (Марк 12:30). Йәһвәгә багышланганда, без шулай эшләргә ант бирәбез. Антыбыз буенча яшәү Йәһвәнең ихтыярын үтәүне һәм корбанга баруны үз эченә ала. Нәзирләрнең мисалларын карап чыгып, без үз антыбыз буенча ничек яшәп булганы турында кайбер сабаклар алырбыз b (Мат. 16:24).

ФИДАКАРЬ БУЛЫГЫЗ

4. Саннар 6:3, 4 буенча, нәзирләр нинди корбанга барган?

4 Саннар 6:3, 4 укы. Нәзирләр исерткеч эчемлекләрдән, йөземнән һәм киптерелгән йөземнән тыелырга тиеш булган. Башка кешеләр исә боларның барысын ашап-эчкән һәм моның бер начар ягы да булмаган. Изге Язмаларда бит «кеше күңелен шатландырган шәраб» Аллаһы бүләге итеп күрсәтелә (Зәб. 104:14, 15). Шулай да нәзирләр үз теләкләре белән андый нәрсәләрдән баш тарткан c.

Сез, нәзирләр кебек, корбанга барырга әзерме? (4—6 абзацны кара.)


5. Мадиан белән Марсела нинди корбанга барган һәм ни өчен?

5 Нәзирләр кебек, без дә Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, нәрсәдәндер баш тартабыз. Мадиа́н белән Марсе́ла мисалына игътибар итик d. Бу мәсихче ирле-хатынлы пар бал-май эчендә йөзеп йөргән: Мадианның акчалы эше булган, шуңа күрә алар матур, уңайлы фатирда яшәгән. Әмма алар Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләгән. Бу максатларына ирешер өчен, алар үзгәрешләр ясарга булган. Алар болай ди: «Без, әкренләп, чыгымнарыбызны киметә башладык. Кечерәк фатирга күчендек һәм машинабызны саттык». Мадиан белән Марсела бу үзгәрешләрне мәҗбүр булганга түгел, ә хезмәтләрен киңәйтергә теләгәнгә эшләгән. Хәзер алар канәгатьлек һәм бәхет сизә.

6. Ни өчен мәсихчеләр бүген корбанга бара? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Мәсихчеләр бүген, теократик эшләрдә күбрәк катнашыр өчен, корбанга барырга бик шат (1 Көр. 9:3—6). Йәһвә бездән моны таләп итми һәм бу ниндидер начар нәрсәдән баш тартуны аңлатмый. Мәсәлән, кайберәүләр яхшы эштән, йорттан баш тарта я хәтта йорт хайванын алмаска була. Күпләр никахка керми я әлегә бала тапмаска карар итә. Башкалар ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченә, хәтта моның өчен туганнарыннан һәм дусларыннан еракта яшәргә туры килсә дә. Күпләр моны Йәһвәгә иң яхшысын бирергә теләгәнгә эшли. Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сез аның хакына ясаган үзгәрешләрегезне зурмы алар, кечкенәме бик кадерли (Евр. 6:10).

БАШКАЛАРДАН АЕРЫЛЫП ТОРЫРГА КУРЫКМАГЫЗ

7. Нәзир нинди авырлыклар кичерә алган? (Саннар 6:5) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Саннар 6:5 укы. Нәзирләр чәчләрен кыркымаска ант биргән. Шулай итеп, алар тулы йөрәк белән Йәһвәгә буйсынганнарын күрсәткән. Кешенең нәзир булуы аның чәч озынлыгыннан күренә алган. Халык нәзирләргә хуплап караган булса, бу авырлыклар тудырмаган. Әмма кызганычка каршы, кайвакыт исраиллеләр нәзирләргә хөрмәт белән карамаган һәм аларга булышмаган. Андый вакытларның берсендә яшәгән Амус пәйгамбәр мөртәт исраиллеләрнең «нәзирләргә шәраб эчерткәннәре» турында язган. Күрәсең, алар моны нәзирләр антларын бозсын өчен эшләгән (Амус 2:12). Кайчак нәзир булыр өчен һәм башкалардан аерылып торыр өчен кыюлык кирәк булган.

Анты буенча яшәгән нәзир башкалардан аерылып торырга курыкмаган (7 нче абзацны кара.)


8. Беньяминның мисалы сезне нәрсә белән дәртләндерде?

8 Йәһвәнең ярдәме белән хәтта табигате буенча оялчан кешеләр дә кыю була ала. Норвегиядә яшәүче ун яшьлек Бе́ньямин исемле кардәшнең мисалын карап китик. Аның мәктәбендә, Украина халкына теләктәшлек күрсәтер өчен, бер җыелыш оештырылган. Балалар, Украина флагы төсендәге киемгә киенеп, җыр җырларга тиеш булган. Беньямин бу вакыйга барышында читтә басып торырга булган. Әмма укытучысы аны күреп алган һәм каты тавыш белән: «Тизрәк кил монда, сине генә көтәбез бит!» — дип әйткән. Беньямин кыюлык белән укытучысы янына килеп болай дигән: «Мин нейтралитет саклыйм һәм сәяси демонстрацияләрдә катнашмыйм. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре сугышырга барырга теләмәгәнгә төрмәдә утыра». Укытучы аңа катнашмаска рөхсәт иткән. Әмма сыйныфташлары Беньяминны ни өчен үзләренә кушылмаганы турында сораштыра башлаган. Беньямин дулкынланудан чак елап җибәрмәгән. Әмма кыюланып, ул бар сыйныфташлары алдында укытучысына әйткән сүзләрен яңадан кабатлаган. Аннары Беньямин әти-әнисенә иманда нык калырга үзенә Йәһвәнең ярдәм иткәне турында сөйләгән.

9. Без Йәһвәнең йөрәген ничек сөендерә алабыз?

9 Йәһвәнең ихтыярын үтәргә карар иткәнгә, без бу дөнья кешеләреннән бик нык аерылып торабыз. Эштә я мәктәптә үзебезнең Йәһвә Шаһите булуыбызны әйтер өчен кыюлык кирәк. Кешеләрнең тәртипләре көннән-көн начарланганга, безгә, күрәсең, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү авырая барачак (2 Тим. 1:8; 3:13). Һәрвакыт шуны истә тотыйк: Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләрдән аерылып торырга курыкмасак, без Йәһвәнең йөрәген сөендерербез (Гыйб. сүз. 27:11; Мал. 3:18).

ЙӘҺВӘ ТОРМЫШЫГЫЗДА БЕРЕНЧЕ УРЫНДА БУЛСЫН

10. Ни өчен Саннар 6:6, 7 дә язылган таләп нәзирләр өчен чын сынау була алган?

10 Саннар 6:6, 7 укы. Нәзир мәеткә якынлашырга тиеш булмаган. Безгә бу әллә ни авыр булмаган кебек тоелырга мөмкин. Әмма Изге Язмалар язылган чорда нәзирнең туганы үлсә, бу аның өчен чын сынау була алган. Күмү йолаларын үтәү мәет янында булуны үз эченә алган (Яхъя 19:39, 40; Рәс. 9:36—40). Нәзир андый йолаларда катнаша алмаган. Хәтта гаиләнең андый кайгылы чакларында да, нәзирләргә, үз антларын үтәр өчен, нык иман кирәк булган. Йәһвә, һичшиксез, андый авыр сынауларда үз тугры хезмәтчеләренә көч биргән.

11. Гаилә белән бәйле карарлар турында әйткәндә, мәсихчеләр нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Мәсихчеләр буларак, без багышлану антыбызга бик җитди карыйбыз. Бу безнең гаилә белән бәйле карарларыбызга тәэсир итә. Гаиләдәгеләрне кайгыртыр өчен, без бар тырышлыкларны куябыз, әмма беркайчан да аларның теләкләрен Йәһвәнең таләпләреннән өстен куймабыз (Мат. 10:35—37; 1 Тим. 5:8). Кайвакыт Йәһвәгә ошаган карарларыбыз туганнарыбызга ошап бетмәскә мөмкин.

Хәтта иң авыр хәл-шартларда сез Йәһвәне беренче урынга куярга әзерме? (11 нче абзацны кара.) e


12. Гаиләсендә авырлык тугач, Александру нәрсә эшләгән, ә нәрсәне эшләмәгән?

12 Алекса́ндру белән Дори́наның мисалын карап китик. Алар Изге Язмаларны бер ел өйрәнгәч, хатыны өйрәнүне калдырырга карар иткән һәм иренең дә шулай эшләвен теләгән. Әмма Александру йомшак һәм ипләп кенә өйрәнүне дәвам итәргә теләгәнен әйткән. Доринага бу бер дә ошамаган һәм ул аңа комачауларга тырышкан. Александру үз хатынының ни өчен шулай эшләгәнен аңларга тырышса да, бу җиңел булмаган. Дорина аны тәнкыйтьләгәндә һәм кырыс җавап биргәндә, ул кайвакыт өйрәнүне калдырырга теләгән. Шулай да Александру Йәһвәне беренче урынга куйган һәм бар бу вакыт дәвамында хатынына назлы ярату һәм хөрмәт күрсәткән. Ахыр чиктә аның яхшы үрнәге хатынын яңадан өйрәнә башларга дәртләндергән һәм ул хакыйкатькә килгән. (jw.org сайтында «Хакыйкать тормышны үзгәртә» дигән рубрикада «Александру һәм Дорина Вакар. „Мәхәббәт түземле һәм игелекле“» дигән видеоны карагыз.)

13. Без Йәһвәгә һәм гаиләбезгә карата яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

13 Йәһвә гаиләне барлыкка китергән һәм ул гаилә тормышының безгә бәхет китерүен тели (Эфес. 3:14, 15). Без чыннан да бәхетле булырга теләсәк, безгә Йәһвә киңәш иткәнчә эш итәргә кирәк. Әйдәгез, туганнарыбызны кайгыртыйк һәм аларга ярату һәм хөрмәт күрсәтик. Йәһвәнең безнең фидакарь тырышлыкларыбызны кадерләгәнен беркайчан да онытмыйк (Рим. 12:10).

БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ НӘЗИРЛӘР РУХЫН ЧАГЫЛДЫРЫРГА БУЛЫШЫЙК

14. Без кемнәрне аеруча дәртләндерергә тиеш?

14 Бүгенге көндә кардәшләр, яратудан чыгып, корбанга бара. Кайвакыт бу җиңел түгел. Без бер-беребезгә моны эшләргә ничек булыша алабыз? Ныгытучы сүзләр әйтеп (Әюп 16:5). Җыелышыгызда, ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченер өчен, тормышларын гадиләштергән кардәшләр бармы? Бу җиңел булмаса да, сыйныфташларыннан аерылып торырга курыкмаган яшьләрне беләсезме? Гаиләдәгеләрнең каршылыкларына карамастан, тугрылык күрсәткән өйрәнүчеләр һәм имандашларыгыз да юк түгелдер. Әйдәгез, андый фидакарьлек һәм кыюлык күрсәткән кардәшләребезгә мактау сүзләре әйтүдә саран булмыйк (Фил. 4, 5, 7).

15. Кайбер кардәшләр тулы вакытлы хезмәттә катнашкан имандашларына ничек ярдәм күрсәтә?

15 Без кайвакыт тулы вакытлы хезмәттә катнашкан кардәшләргә гамәли ярдәм күрсәтә алабыз (Гыйб. сүз. 19:17; Евр. 13:16). Шри-Ланкада яшәүче бер олы яшьтәге апа-кардәш нәкъ шулай эшли дә. Пенсиясе арткач, ул материаль авырлыклар кичергән ике яшь пионер апа-кардәшкә, хезмәтләрен дәвам итә алсыннар өчен, булышырга булган. Бу апа-кардәш һәр ай аларның телефон чыгымнарын капларга карар иткән. Ризалашырсыз, ул, һичшиксез, мактауга лаек.

16. Нәзирләр биргән анттан нәрсә турында белеп була?

16 Без нәзирләр мисалыннан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Шулай ук без алар биргән анттан күктәге Әтиебез турында кайбер нәрсәләрне белә алабыз. Ул шуңа бер дә шикләнми: без аны сөендерергә телибез һәм, багышлану антыбыз буенча яшәр өчен, корбанга барырга әзер. Үзенә карата ярату күрсәтергә мөмкинлек биреп, ул безне олылый (Гыйб. сүз. 23:15, 16; Марк 10:28—30; 1 Яхъя 4:19). Нәзирләр мисалыннан без Йәһвәнең аның үзенә хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны күргәнен һәм кадерләгәнен беләбез. Әйдәгез, алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәр өчен үзебездә булганның иң яхшысын бирик.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Нәзирләрнең фидакарь һәм кыю булганнары нәрсәдән күренгән?

  • Без бер-беребезгә нәзирләргә охшарга ничек булыша алабыз?

  • Нәзирләр биргән ант Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә ышаныч белән караганын ничек раслый?

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

a Кайбер нәзирләрне Йәһвә үзе билгеләгән булса да, күпчелек очракта исраиллеләр үз теләкләре белән нәзир булып киткән. ( «Йәһвә үзе билгеләгән нәзирләр» дигән рамканы карагыз.)

b Кайвакыт безнең басмаларыбызда тулы вакытлы хезмәттә катнашкан кардәшләр нәзирләр белән чагыштырыла. Әмма бу мәкаләдә Йәһвәнең бар багышланган хезмәтчеләре нәзирләргә охшаш була алганнары турында әйтелә.

c Гадәттә, нәзирләр үз антларын үтәр өчен өстәмә вазифалар үтәргә, мәсәлән ниндидер эш башкарырга, тиеш булмаган.

d jw.org сайтында «Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар» дигән рубрикада «Без тормышыбызны гадиләштерергә булдык» дигән мәкаләне карагыз.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Нәзир өй түбәсеннән кешеләр төркеменең якын кешесен күмәргә алып барганын күзәтә. Анты аркасында ул алар белән бара алмый.