Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче cоветның ике яңа әгъзасы

Җитәкче cоветның ике яңа әгъзасы

2023 елның 18 гыйнварында чәршәмбе көнне jw.org сайтында махсус белдерү чыккан иде. Гейдж Флигл һәм Джеффри Уиндер Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче cовет әгъзалары итеп билгеләнде. Бу ике абый-кардәш Йәһвәгә күп еллар тугры хезмәт итә.

Гейдж Флигл хатыны Надя белән

Флигл кардәш Кушма Штатлардагы Пенсильвания штатының көнбатышында туып үскән. Әти-әнисе аны хакыйкатьтә үстергән. Яшүсмер чагында алар гаиләләре белән ихтыяҗ зуррак булган кечкенә бер шәһәргә күченгән. Тиздән 1988 елның 20 ноябрендә Флигл кардәш суга чумдырылу үткән.

Флигл кардәшнең әти-әнисе аны һәрвакыт тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндергән. Алар еш кына үз өйләрендә район күзәтчеләрен һәм бәйтелчеләрне кунак иткән. Флигл кардәш бу абый, апа-кардәшләрнең никадәр бәхетле булуларын күреп үскән. Суга чумдырылганнан соң күп тә үтмәстән, 1989 елның 1 сентябрендә ул гомуми пионер хезмәтен башлаган. Ике елдан соң ул, 12 яшендә куйган максатына — Бәйтелдә хезмәт итүгә ирешкән. 1991 елның октябреннән ул Бруклин Бәйтелендә хезмәт итә башлаган.

Бәйтелдә Флигл кардәш сигез ел төпләү цехында хезмәт иткән. Аннары аны Хезмәт бүлегенә билгеләгәннәр. Шул вакытларда ул берничә ел рус җыелышында хезмәт иткән. 2006 елда ул Надя исемле апа-кардәшкә өйләнгән һәм алар бергәләп Бәйтел хезмәтен дәвам иткән. Флигл кардәш хатыны белән португал җыелышында һәм 10 елдан артык вакыт дәвамында испан җыелышында хезмәт иткән. Хезмәт бүлегендә күп ел булганнан соң, Флигл кардәшне Укыту комитеты бюросына, ә аннары Хезмәт комитеты бюросына билгеләгәннәр. 2022 елның мартында аны Җитәкче советның Хезмәт комитетының ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр.

Джеффри Уиндер хатыны Анджела белән

Уиндер кардәш Кушма Штатлардагы Калифорния штатының Маррие́та шәһәрендә туып үскән. Ул Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә тәрбияләнгән һәм 1986 елның 29 мартында суга чумдырылу үткән. Киләсе айдан ук ул ярдәмче пионер хезмәтен татып карарга булган. Бу хезмәт аңа бик ошаганга, ул аны дәвам итәргә карар иткән. Берничә айдан соң, 1986 елның 1 октябрендә ул гомуми пионер хезмәтен башлаган.

Яшүсмер чагында Уиндер кардәш Бәйтелдә хезмәт иткән ике абыйсына барып кайткан. Бу аңарда Бәйтелдә хезмәт итәргә зур теләк уяткан. 1990 елның май аенда аны Уолкиллдагы Бәйтелдә хезмәт итәргә чакырганнар.

Бәйтелдә Уиндер кардәш чисталык бүлегендә, фермада һәм Бәйтел бюросында хезмәт иткән. 1997 елда ул А́нджела исемле апа-кардәшкә өйләнгән. Шул вакыттан бирле алар бергәләп Бәйтелдә хезмәт итә. 2014 елда аларны Уорвикка күчергәннәр. Шунда Уиндер кардәш төп идарәне төзүдә катнашкан. 2016 елда алар Паттерсондагы Күзәтү манарасының өйрәтү бүлегенә күченгән. Анда Уиндер кардәш Аудио- һәм видеоязма бүлегендә хезмәт иткән. Дүрт елдан соң алар кабат Уорвикка кайтканнар һәм Уиндер кардәшне Кадрлар комитетының бюросына билгеләгәннәр. 2022 елның март аенда Уиндер кардәшне Җитәкче советның Кадрлар комитеты ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр.

Без Йәһвәдән Патшалык эшләрендә ашкынып катнашкан бу кардәшләрне мул итеп фатихаласын дип сорыйбыз (Эфес. 4:8).