Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Изге Язмаларда Йәһвәнең киләчәкне белү сәләте турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда ап-ачык итеп Йәһвә киләчәкне белә ала дип әйтелгән (Ишаг. 45:21). Әмма Аллаһы Сүзендә Йәһвәнең бу сәләтен ничек һәм кайчан кулланганы һәм аның киләчәк турында никадәр күп белергә теләгәне турында әйтелми. Шуңа күрә без Йәһвәнең шул сәләтен ничек кулланганын тулысынча беләбез дип әйтә алмыйбыз. Әмма кайбер яклар безгә билгеле.

Йәһвәнең үзе куйган чикләреннән тыш, башка чикләре юк. Йәһвә чиксез зирәклеккә ия булганга, киләчәк турында нәрсә белергә тели, шуны белә ала (Рим. 11:33). Камил тотнаклылыкка ия булганга, ул шулай ук нәрсәнедер белмәскә карар итә ала. (Ишагыя 42:14 белән чагыштыр.)

Йәһвә үз ихтыярының үтәлүе турында кайгырта. Бу Йәһвәнең киләчәкне белү сәләте белән ничек бәйле? Ишагыя 46:10 да болай диелә: «Мин баштан ук нәрсә буласын, борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтәм. Мин: „Карарым, һичшиксез, үтәлер, теләгәнемне эшләрмен“,— диям».

Ни өчен Йәһвә киләчәкне белергә сәләтле? Сәбәпләрнең берсе — ул теләгән һәр ниятен тормышка ашыра ала. Әйтик, без фильмның нәрсә белән булып бетәсен белергә теләсәк, аның ахырын карап ала алабыз. Әмма Йәһвә киләчәкне белергә теләгәндә, алай эш итми. Чөнки киләчәк, фильмнан аермалы булырак, алдан язылып куелмаган. Әмма Йәһвә киләчәктә нәрсә буласын хәл итә ала һәм шулай булсын өчен чаралар күрә ала (Чыг. 9:5, 6; Мат. 24:36; Рәс. 17:31).

Менә ни өчен Йәһвә киләчәк турында әйткәндә, «ниятләү» һәм «формалаштыру» дигән төшенчәләрне кулланган (2 Пат. 19:25, иск.; Ишаг. 46:11). Бу төшенчәләр белән бирелгән төп нөсхәдәге сүз «чүлмәкче» дигән сүз белән тамырдаш (Ирм. 18:4). Чүлмәкче балчык кисәгеннән матур ваза ясый алган кебек, Йәһвә дә, вакыйгаларны юнәлтеп, үз ихтыярын үти ала (Эфес. 1:11).

Йәһвә һәркемнең ихтыяр иреген хөрмәт итә. Ул кешеләрнең язмышын язмый. Шулай ук кешеләрне һәлакәткә илтүче карарлар кабул итәргә мәҗбүр итми. Ул кешеләргә ихтыяр иреген кулланырга мөмкинлек бирә һәм аларны дөрес яшәргә дәртләндерә.

Ике мисал карап китик. Беренчесе, Нинәвә халкы белән бәйле. Йәһвә бу шәһәрне яман эшләре өчен юк итәргә ниятләгән. Әмма Нинәвә халкы тәүбә иткәнгә, Йәһвә «аларга бәла китерү ниятеннән кире кайткан һәм бәла җибәрмәгән» (Юныс 3:1—10). Ни өчен Йәһвә үз карарын үзгәрткән? Чөнки нинәвәлеләр, ихтыяр ирекләрен кулланып, кисәтү хәбәренә колак салган һәм тәүбә иткән.

Икенчесе, Кир исемле кеше турындагы пәйгамбәрлек. Ул яһүдләрне әсирлектән азат итәргә һәм Йәһвә гыйбадәтханәсен торгызу турында боерык чыгарырга тиеш булган (Ишаг. 44:26—45:4). Бу пәйгамбәрлек Фарсы патшасы Кирда үтәлгән (Езра 1:1—4). Әмма Кир хак Аллаһыга хезмәт итмәгән. Йәһвә аны бу пәйгамбәрлекне үтәр өчен кулланган, әмма, аның ихтыяр иреген хөрмәт итеп, үзенә гыйбадәт кылырга мәҗбүр итмәгән (Гыйб. сүз. 21:1).

Әлбәттә, без Йәһвәнең киләчәк турында пәйгамбәрлек иткәндә исәпкә алган бар якларны белә алмыйбыз. Чынлыкта бер кеше дә Йәһвәнең юлларын тулысынча аңлап бетерә алмый (Ишаг. 55:8, 9). Шулай да Йәһвә турында белгәннәребез аның һәрчак, шул исәптән ул киләчәкне алдан әйткәндә дә, дөрес эш иткәненә иманыбызны ныгыта.