Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен Изге Язмаларда кабатлаулар очрый?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ язучылар кайчак сүзтезмәләрне сүзгә-сүз кабатлаган. Аларның ни өчен шулай эшләгәненә өч сәбәп карап чыгыйк.

Язылу вакыты. Борынгы Исраилдә күпчелек кешенең Канун күчермәсе булмаган. Алар, гадәттә, Канунны халык изге чатыр янында җыелганда тыңлаган (Кан. 31:10—12). Күрәсең, исраиллеләргә Канунны берничә сәгать дәвамында күп кеше арасында басып торган килеш тыңларга туры килгән (Ник. 8:2, 3, 7). Андый шартларда игътибар җиңел генә читкә китә алган. Төп сүзтезмәләрне кабатлау, кешеләргә Язмаларны истә калдырырга һәм ишеткәннәрен кулланырга булышкан. Ә билгеле бер сүзләрне кабатлау, кешеләргә Аллаһының күрсәтмәләрен һәм хөкемнәрен истә калдырырга ярдәм иткән (Лев. 18:4—22; Кан. 5:1).

Стиль. Изге Язмаларның якынча 10 процентын җырлар тәшкил итә. Мәсәлән, Зәбур, Җырларның җыры һәм Ирмиянең елавы. Кайчак җырларда кушымталар бар. Алар җырның темасын ассызыклый һәм тыңлаучыларга сүзләрне истә калдырырга булыша. Мәсәлән, Зәбур 115:9—11 дәге сүзләргә игътибар итик: «И Исраил, Йәһвәгә таян, ул ярдәмчең һәм калканың синең. И Һарун йорты, Йәһвәгә таян, ул ярдәмчең һәм калканың синең. Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәгә таяныгыз, ул ярдәмчегез һәм калканыгыз сезнең». Бу сүзләрне кабатлау җырлаучыларга кыйммәтле хакыйкатьләрне акылларына һәм күңелләренә салырга булышкан.

Мөһим фикерләрне ассызыклау. Изге Язмаларны язучылар кайчак төп сүзтезмәләрне кабатлаган. Мәсәлән, Йәһвә, исраиллеләргә канны ашамаска дип боерганда, Мусага моның сәбәбен күп тапкыр кабатларга кушкан. Аллаһы тере затның гомере канда, ягъни кан тормышны аңлата, дигән фикерне ассызыкларга теләгән (Лев. 17:11, 14). Соңрак Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр, мәсихчеләргә баш тартырга кирәк булган нәрсәләр турында язганда, кабат каннан тыелуны искә алган (Рәс. 15:20, 29).

Изге Язмаларда кабатлаулар кулланылса да, Йәһвә андагы сүзтезмәләрне кабатлау безнең гадәтебезгә кереп китүен теләмәгән. Мәсәлән, Гайсә: «Дога кылганда... бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез»,— дип өйрәткән (Мат. 6:7). Аннары ул догада әйтеп булган һәм Аллаһының ихтыярына туры килгән темаларны искә алган (Мат. 6:9—13). Шуңа күрә дога кылганда, без бер үк сүзләрне кабатламасак та, бер үк темага кат-кат дога кыла алабыз (Мат. 7:7—11).

Аллаһы Сүзендә кайбер сүзләр һәм сүзтезмәләр билгеле бер максат белән кабатлана. Бу Бөек Нәсыйхәтчебезнең безне үз файдабызга өйрәтер өчен кулланган күптөрле ысулларының берсе булып тора (Ишаг. 48:17, 18).