Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР

Үзегез куллана алырлык рухи энҗеләрне табыгыз

Үзегез куллана алырлык рухи энҗеләрне табыгыз

Изге Язмаларны укыганда, без тикшерүләр үткәреп, рухи энҗеләр таба алабыз. Әмма андый уку безгә күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләп була?

Тирәнрәк казыгыз. Изге Язмалардагы хәбәрнең нечкәлекләренә игътибар итегез. Мәсәлән, аны кем, кемгә һәм кайчан язган? Ул нинди хәл-шартларда язылган? Язылганга кадәр һәм аннан соң нинди вакыйгалар булган?

Сабак алыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Бу кешеләр нинди хисләр кичергән? Алар нинди сыйфатлар күрсәткән? Бу сыйфатларның кайсыларын миңа үстерергә, ә кайсыларыннан арынырга кирәк?»

Белгәннәрегезне кулланыгыз. Өйрәнгәннәрегезне хезмәттә я көндәлек тормышта кулланасызмы? Шулай эшләсәгез, Гайсә әйткән мондый сүзләрнең хаклыгын татырсыз: «Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:17).

  • Игътибар итегез. Атна уртасындагы очрашуның «Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр» дигән өлеше сезгә материалы кулланырга ничек булыша? Бу өлештә үзегезгә бирә алган сораулар, уйлана алган фикерләр һәм тирән мәгънәле иллюстрацияләр китерелә.