Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

Йәһвә оешмасына ышанычыгызны ныгытыгыз

Йәһвә оешмасына ышанычыгызны ныгытыгыз

«Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алып, сезгә Аллаһы сүзен җиткергән кешеләрне исегездә тотыгыз» (ЕВР. 13:7).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Оешмага ышанычыгызны ничек ныгытырга икәнен белегез.

1. Йәһвәнең халкы беренче гасырда ничек оештырылган булган?

 ЙӘҺВӘ, үз халкына йөкләмә биргәндә, аның оештырылган рәвештә үтәлүен көтә (1 Көр. 14:33). Мәсәлән, Аллаһы бөтен Җир шарында яхшы хәбәрнең вәгазьләнүен тели (Мат. 24:14). Йәһвә, бу эшне җитәкләр өчен, Гайсәне билгеләгән. Гайсә бу эш оештырылган рәвештә үтәлсен дип кайгырта. Беренче гасырда төрле җирләрдә оештырылган җыелышларда өлкәннәр билгеләнгән булган. Алар үз өсләренә җитәкчелек алган һәм җыелыштагыларга күрсәтмәләр биргән (Рәс. 14:23). Ә рәсүлләр белән өлкәннәрдән торган җитәкче совет Иерусалимда урнашкан булган. Ул кабул иткән карарларны бөтен җыелышлар үтәргә тиеш булган (Рәс. 15:2; 16:4). Кардәшләр күрсәтмәләргә буйсынганга, «җыелышлар иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган» (Рәс. 16:5).

2. 1919 елдан бирле Йәһвә үз халкына җитәкчелекне һәм рухи ризыкны ничек бирә?

2 Бүгенге көндә дә Йәһвәнең оештырылган халкы бар. 1919 елдан башлап, Гайсә, майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркемен кулланып, вәгазь эшен оештыра һәм үз хезмәтчеләренә рухи ризыкны тарата a (Лүк 12:42). Йәһвәнең бу төркемне фатихалаганы ап-ачык күренә (Ишаг. 60:22; 65:13, 14).

3, 4. а) Оештырылган булу нинди файда китерә? Мисал китерегез. ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Без, оештырылган булмасак, Гайсәнең йөкләмәсен җиренә җиткереп үти алмас идек (Мат. 28:19, 20). Күз алдына китерегез: вәгазьләр өчен билгеләнгән территория юк һәм һәр вәгазьче кайда тели, шунда вәгазьли. Алай булса, нәрсә булыр иде? Кайбер җирләрдә еш вәгазьләнер иде, ә кайберләренә бер вәгазьченең дә аягы басмас иде. Сезнеңчә, оештырылган булу тагын нинди файда китерә?

4 Гайсә, беренче гасырда үз шәкертләрен оештырган кебек, бүгенге көндә дә шул ук рәвешчә Аллаһы халкын оештыра. Бу мәкаләдә без Гайсәнең үрнәген карап китәрбез һәм оешмабызның Гайсәдән ничек үрнәк алганын күрербез. Без шулай ук Йәһвә оешмасына үз ышанычыбызны ничек күрсәтә алганыбызны белербез.

ОЕШМАБЫЗ ГАЙСӘНЕҢ ҮРНӘГЕНӘ ИЯРӘ

5. Без Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз? (Яхъя 8:28)

5 Гайсә үз Атасыннан нәрсә эшләргә һәм нәрсә әйтергә икәненә өйрәнгән. Оешмабыз, Гайсәнең үрнәгенә ияреп, җитәкчелекне Йәһвәдән эзли һәм әхлак нормалары белән җитәкчелекне Аллаһы Сүзенә нигезли. (Яхъя 8:28 укы; 2 Тим. 3:16, 17.) Җаваплы кардәшләр безгә Изге Язмаларны укырга һәм укыганнарыбызны кулланырга кирәк дип исебезгә төшереп тора. Бу киңәшне тотсак, нинди файда алырбыз?

6. Изге Язмаларны өйрәнү безгә нинди файда китерә?

6 Изге Язмаларны басмалар ярдәмендә өйрәнү безгә зур файда китерә. Мәсәлән, без Изге Язмаларда әйтелгәннәрне оешмадан алган җитәкчелек белән чагыштыра алабыз. Моның ярдәмендә без җитәкчелекнең Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрәбез һәм оешмабызга ышанычыбыз ныгый (Рим. 12:2).

7. Гайсә нинди хәбәрне вәгазьләгән һәм Аллаһының оешмасы аңардан ничек үрнәк ала?

7 Гайсә «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне» вәгазьләгән (Лүк 4:43, 44). Ул шулай ук үз шәкертләренә дә бу хәбәрне сөйләргә кушкан (Лүк 9:1, 2; 10:8, 9). Бүген Аллаһы оешмасында булган бар хезмәтчеләр дә Патшалык турында шаһитлек бирә. Алар, кайда гына яшәсәләр дә һәм нинди генә вазифаларга ия булсалар да, бу мөһим эшне башкара.

8. Без нинди хөрмәткә ия?

8 Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү безнең өчен зур хөрмәт! Бу мөһим эш һәркемгә дә бирелми. Мәсәлән, Гайсә, җирдә хезмәт иткәндә, җеннәргә үзе турында шаһитлек бирергә рөхсәт итмәгән (Лүк 4:41). Бүген берәр кеше Йәһвә халкы белән бергә вәгазьли алсын өчен, Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә тиеш. Без вәгазь эшен кадерләгәнебезне мөмкин булганча һәркайда һәм һәркемгә вәгазьләп күрсәтәбез. Гайсә кебек, без дә кешеләрнең йөрәкләренә хакыйкать орлыкларын чәчәбез һәм су сибәбез (Мат. 13:3, 23; 1 Көр. 3:6).

9. Аллаһы оешмасы, Йәһвәнең исемен билгеле итәр өчен, нәрсә эшли?

9 Гайсә кешеләргә Аллаһы исемен ачкан. Күктәге Атасына дога кылганда, Гайсә: «Мин аларга синең исемеңне ачтым»,— дип әйткән (Яхъя 17:26). Гайсәдән үрнәк алып, Йәһвәнең оешмасы, кешеләргә Аллаһы исемен билгеле итәр өчен, мөмкин булганны эшли. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» бу эштә мөһим роль уйный. Анда Аллаһы исеме төп нөсхәдә очраган урыннарда торгызылган. Бу тәрҗемә тулысынча я өлешчә 270 тән артык телгә тәрҗемә ителгән. Бу Изге Язмаларның А4 һәм А5 кушымталарында Аллаһы исеме ни өчен һәм ничек кайтарылганы турында әйтелә. «Өйрәнү өчен Изге Язмаларның» Б кушымтасында Аллаһы исеме Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрарга тиеш булганына дәлилләр китерелә.

10. Мьянмада яшәүче бер хатынның сүзләреннән без нәрсә беләбез?

10 Гайсә кебек, без дә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең Аллаһы исемен белүен телибез. Мьянмада яшәүче 67 яшьлек хатын, Аллаһы исемен ишеткәч, үзе белән өйрәнү үткәргән апа-кардәшкә күз яшьләрен сөртә-сөртә болай дигән: «Аллаһының исеме Йәһвә икәнен гомеремдә беренче тапкыр ишетәм. Син миңа... тормыштагы иң мөһим нәрсәне ачтың». Бу очрактан күренгәнчә, Аллаһы исемен белү эчкерсез кешеләрне битараф калдырмый.

АЛГА ТАБА ДА АЛЛАҺЫНЫҢ ОЕШМАСЫНА ЫШАНЫЧ КҮРСӘТЕГЕЗ

11. Өлкәннәр Йәһвәнең оешмасына ничек ышаныч күрсәтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Өлкәннәр Аллаһының оешмасына ничек ышаныч күрсәтә? Алар, оешмадан берәр күрсәтмә алганда, аны игътибар белән укый һәм аны кулланыр өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Мәсәлән, алар очрашуларны ничек үткәрергә һәм җыелыш алдында ничек дога кылып булганы турында гына түгел, ә шулай ук Мәсихнең сарыкларын ничек кайгыртырга икәне турында да җитәкчелек ала. Өлкәннәр оешмадан бирелгән җитәкчелекне кулланганда, кардәшләр Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртуын сизә.

Өлкәннәр безгә Йәһвә оешмасы биргән җитәкчелеккә ышаныч белән карарга булыша (11 нче абзацны кара.) b


12. а) Ни өчен без җаваплы кардәшләр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш? (Еврейләргә 13:7, 17) ә) Ни өчен безгә игътибарыбызны үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләрнең уңай якларына тупларга кирәк?

12 Өлкәннәрдән җитәкчелек алганда, без аңа теләп буйсынырга тиеш. Шулай эшләсәк, өлкәннәргә үз вазифаларын үтәргә җиңелрәк булыр. Изге Язмалар безне андый кардәшләргә тыңлаучан һәм күндәм булырга дәртләндерә. (Еврейләргә 13:7, 17 укы.) Әмма бу кайвакыт җиңел түгел. Ни өчен? Чөнки бу кардәшләр камилсез. Аларның уңай сыйфатлары урынына тискәре якларына игътибарыбызны тупласак, без, асылда, дошманнарыбызга булышлык итәрбез. Ничек инде алай? Шулай эшләгәндә, без бит Аллаһы оешмасына ышанычыбызны какшатабыз. Ә дошманнарыбыз нәкъ моны тели дә. Дошманнарның пропагандасын билгеләргә һәм аны кире кагарга безгә нәрсә булышыр?

БЕРКЕМ ДӘ АЛЛАҺЫ ОЕШМАСЫНА ЫШАНЫЧЫГЫЗНЫ КАКШАТМАСЫН

13. Аллаһының дошманнары аның оешмасына ышанычыбызны ничек какшатырга тырыша?

13 Аллаһының дошманнары Йәһвәнең оешмасына ышанычыбызны какшатырга маташа. Мәсәлән, Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы үз хезмәтчеләренең физик, әхлакый һәм рухи яктан саф булуларын тели. Йәһвә, җитди гөнаһ кылып, тәүбә итмәгән кешеләрне җыелыштан чыгарырга куша (1 Көр. 5:11—13; 6:9, 10). Без бу күрсәтмә буенча эш итәбез. Әмма дошманнар без кешеләрне яратмыйбыз һәм үзебездән аерылып торганнарга түзем түгел дип әйтә.

14. Аллаһы оешмасы турында ялганны кем тарата?

14 Кем һөҗүм иткәнен билгеләгез. Оешма турындагы ялганның төп чыганагы — Шайтан Иблис. Ул юкка гына «ялганның атасы» дип аталмый (Яхъя 8:44; Ярат. 3:1—5). Аның, дошманнарыбызны кулланып, Йәһвәнең оешмасы турында ялганны таратканына аптырыйсы юк. Беренче гасырда да нәкъ шулай булган.

15. Дин җитәкчеләре Гайсәгә һәм аның шәкертләренә каршы ничек эш иткән?

15 Аллаһының Улы Гайсә камил булса да һәм гаҗәеп могҗизалар кылса да, Шайтан, кайбер кешеләрне кулланып, аның турында күп ялган тараткан. Мәсәлән, дин җитәкчеләре Гайсә «җеннәр башлыгы» ярдәме белән кешеләрдән явыз рухларны чыгарган дип әйткән (Марк 3:22). Гайсә кулга алынгач, дин җитәкчеләре аны көфер сүз сөйләүдә гаепләгән һәм халыкны аны үтерергә сорасыннар дип котырткан (Мат. 27:20). Соңрак, Гайсәнең шәкертләре яхшы хәбәрне вәгазьли башлагач, дошманнар «кешеләрне котыртып, аларда кардәшләргә карата нәфрәт хисе уяткан» (Рәс. 14:2, 19). «Күзәтү манарасы» 1998 ел, 1 декабрь санында мондый аңлатма китерелгән: «Яхшы хәбәрне кабул итмәгән яһүдләр моның белән генә чикләнмәгән. Алар, яла ягып, мәсихчеләргә каршы яһүд булмаган кешеләрне котырткан».

16. Оешмабыз турында тискәре мәгълүмат ишетсәк, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

16 Шайтан, беренче гасырда кебек, бүген дә ялган тарата. Ул әле дә «бөтен дөньяны юлдан яздыручы» булып кала (Ачыл. 12:9). Оешмабыз һәм җаваплы кардәшләребез турында тискәре мәгълүмат ишетсәгез, дошманнарның Гайсәгә һәм аның беренче шәкертләренә нинди мөнәсәбәт күрсәткәннәрен исегезгә төшерегез. Бүген, нәкъ Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгәнчә, Аллаһының хезмәтчеләрен эзәрлеклиләр һәм каралыйлар (Мат. 5:11, 12). Ялган мәгълүматның чыганагын билгеләсәк һәм шунда ук чаралар күрсәк, безне беркем дә алдый алмас.

17. Ялган мәгълүмат безгә зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә? (2 Тимутигә 1:13) ( «Ялган мәгълүматка юлыксак, нәрсә эшләргә?» дигән рамканы да кара.)

17 Ялган мәгълүматны кире кагыгыз. Рәсүл Паул, ялган мәгълүматны ишеткәндә, нәрсә эшләргә кирәклеген әйткән. Ул Тимутигә кайберәүләр «төрле уйдырмаларга колак сала» дигән һәм «көфер уйдырмаларны кире как» дип киңәш иткән. Тимути башкаларга да моны җиткерергә тиеш булган (1 Тим. 1:3, 4; 4:7). Кечкенә бала җирдә яткан әйберне, бер дә уйламыйча, авызына кабарга мөмкин. Әмма олы кеше, моның никадәр зыянлы була алганын аңлап, беркайчан да алай эшләмәячәк. Без ялган мәгълүматны кире кагабыз, чөнки аның кемнән булганын аңлыйбыз. Моның урынына без хакыйкатьнең «файдалы сүзләрен» тыңлыйбыз. (2 Тимутигә 1:13 укы.)

18. Йәһвә оешмасына ышанычыбызны ничек күрсәтергә?

18 Без Аллаһы оешмасының Гайсәдән нинди өч яктан үрнәк алганын карап чыктык. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, башка якларны да күрергә тырышыгыз. Кардәшләргә оешмага ышанычларын үстерергә булышыгыз. Йәһвәгә тугры хезмәт итеп һәм ул үз ихтыярын үтәр өчен кулланган оешма белән хезмәттәшлек итеп, алга таба да рәхмәтле булганыгызны күрсәтегез (Зәб. 37:28). Әйе, Йәһвәнең кайгыртучы һәм тугры халкының өлеше булу безнең өчен зур хөрмәт!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Аллаһы оешмасы Гайсәдән кайсы яклардан үрнәк ала?

  • Йәһвә оешмасына ышанычыбызны ничек күрсәтергә?

  • Ялган мәгълүматны ишеткәндә я укыганда нәрсә эшләргә?

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

a «Саф гыйбадәт торгызылган» китабының 102, 103 битләрендәге «Ни өчен 1919 ел?» дигән рамканы карагыз.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Башка өлкәннәр белән җәмәгать урыннарында вәгазьләү турында фикер алышканнан соң, төркем күзәтчесе вәгазьчеләргә, күчмә стенд белән вәгазьләгәндә, аркалары белән стенага таба басарга кирәк дип аңлата.