Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү

Йөрешкәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?

Йөрешкәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?

«[Эчке матурлык] бик кыйммәтле» (1 ПЕТ. 3:4).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йөрешкән парга акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышыр? Җыелыштагылар аларга ничек ярдәм итә ала?

1, 2. Күпләр, йөрешкәндә, нинди хисләр кичерә?

 ЙӨРЕШҮ — шатлыклы вакыт ул. Син дә хәзер йөрешәсең икән, һичшиксез, бу вакытның шома үтүен телисеңдер. Һәм күп очракларда шулай була да. Эфиопиядән булган Ци́он a исемле апа-кардәш болай ди: «Булачак ирем белән йөрешкән чак — тормышымның иң бәхетле вакытларның берсе. Без җитди темаларга да сөйләштек, көлештек тә. Пар канатымны, үземне эчкерсез яраткан кешене тапканымны аңлагач, бәхетемнең чиге булмады».

2 Әмма авырлыкларсыз да булмый. Нидерландта яшәүче Але́ссио исемле абый-кардәш болай ди: «Булачак хатыным белән йөрешү бик күңелле иде, ләкин авырлыклар да булды шул». Бу мәкаләдә йөрешкәндә туа алган кайбер авырлыклар һәм акыллы карар кабул итәргә ярдәм итүче Изге Язмалардагы кайбер принциплар каралачак. Шулай ук җыелыштагыларның йөрешкән парларга ничек ярдәм итә алганын белербез.

ЙӨРЕШҮНЕҢ МАКСАТЫ

3. Йөрешүнең максаты нинди? (Гыйбрәтле сүзләр 20:25)

3 Йөрешү шатлыклы вакыт булса да, бу күңел ачу түгел, ә җитди адым, чөнки ул никах корырга булыша. Туй көнендә кияү белән кәләш Йәһвә алдында үлгәнче бер-берсен яратып, хөрмәт итеп гомер итәргә ант итә. Әлбәттә, берәр ант, мәсәлән никах анты, бирер алдыннан барысын төптән уйларга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 20:25 укы.) Йөрешү парга, бер-берсе белән яхшырак танышып, билгеле бер карарга килергә мөмкинлек бирә. Кайчак бу никахка китерә, ә кайчак пар аерылышырга була. Егет белән кыз мөнәсәбәтләрен өзсә дә, бу аларның йөрешүләре уңышсыз булды дигәнне аңлатмый. Алар бит үз максатына иреште: бер-берсенә туры киләме, юкмы икәнен белде.

4. Ни өчен йөрешүгә дөрес караш сакларга кирәк?

4 Никахка керергә теләгән кардәшләргә йөрешүгә дөрес карашта булырга кирәк. Андый карашка ия кеше җилбәзәк булмас һәм үзенә пар булмаслык кеше белән йөрешә башламас. Әмма ялгызларга гына түгел, ә безнең барыбызга да йөрешүгә дөрес караш сакларга кирәк. Мәсәлән, кайберәүләр, йөрешә башлагансың икән, никахлашырга да тиешсең, дип уйлый. Андый караш ялгыз мәсихчеләргә ничек тәэсир итә? Кушма Штатларда яшәүче Мелисса исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Йөрешкән Йәһвә Шаһитләренә кайчак көчле басым ясала. Нәтиҗәдә, кайберәүләр йөрешкән кешесе үзләренә туры килмәгәнен аңласа да, йөрешүләрен дәвам итә. Ә кемдер бөтенләй йөрешмәскә була».

БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ЯХШЫЛАП ТАНЫШЫГЫЗ

5, 6. Йөрешкән пар никадәр яхшы танышырга тиеш? (1 Петер 3:4)

5 Син йөрешәсең икән, ошаткан кешең белән яхшылап танышырга тырыш. Бу сиңа аның белән никахлашыргамы, юкмы икәнен хәл итәргә булышыр. Әлбәттә, йөрешә башлаганчы, син аның турында нәрсәдер инде белдең. Әмма кайбер сыйфатлар вакыт узу белән генә күренер. Шуңа күрә хәзер сиңа аның асылын, чынлыкта нинди кеше икәнен күрергә тырышырга кирәк. (1 Петер 3:4 укы.) Ул рухи яктан ныкмы? Аның холкы нинди? Ул ничек фикер йөртә? Сиңа моны белергә кирәк. Шулай ук мондый сораулар турында да уйла: «Бу кеше миңа яхшы тормыш иптәше була алырмы? (Гыйб. сүз. 31:26, 27, 30; Эфес. 5:33; 1 Тим. 5:8). Без бер-беребезне яратабызмы һәм бер-беребезнең хисләрен аңларга тырышабызмы? Бер-беребезнең кимчелекләренә яраклаша алабызмы?» b (Рим. 3:23) Шуны истә тот: бер-берегезгә туры килү-килмәвегез охшаш булуыгызга түгел, ә күбрәк җайлаша белүегезгә бәйле.

6 Йөрешкән кешеңә карата көчле хисләр туганчы, сезгә төрле җитди темаларга сөйләшергә кирәк булыр. Мәсәлән, ошаткан кешеңең максатлары нинди, сәламәтлеге ничек, бурычлары бармы, эмоциональ травмалары булганмы, юкмы? Бу сорауларның кайберләре бик четерекле, шуңа күрә алар белән ашыкмаска була. (Яхъя 16:12 белән чагыштыр.) Син әле җавап бирергә әзер булмаган сораулар күтәрелсә, моның турында әйтергә оялма. Шулай да иртәме, соңмы бу темалар турында барыбер сөйләшергә туры киләчәк. Шул вакытта үзеңне намуслы тот.

7. Йөрешкән пар бер-берсенең чынлыкта нинди икәннәрен ничек белә ала? ( «Бер-берегездән ерак яшәсәгез» дигән рамканы да кара.) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Син йөрешкән кешенең чынлыкта нинди икәнен ничек белә аласың? Моның өчен иң яхшы юл — ачык һәм намуслы аралашу, сораулар бирү һәм игътибар белән тыңлау (Гыйб. сүз. 20:5; Ягък. 1:19). Аралашу мөмкинлеге булсын өчен, бергә вакыт үткәрегез, мәсәлән бергә ашагыз, саф һавада йөрегез һәм вәгазьләгез. Шулай ук сез дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән бергә вакыт үткәрә аласыз. Өстәвенә, ошаткан кешенең төрле шартларда ничек эш иткәнен һәм төрле кешеләр белән үзен ничек тотканын күрер өчен, төрле эшләр белән шөгыльләнегез. Нидерландтан булган А́свин, йөрешкәндә, шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Бер-беребезне яхшырак белер өчен, без, мәсәлән, бергә ашарга пешерә идек һәм өйдәге башка эшләрне башкара идек. Шулай итеп без бер-беребезнең көчле һәм көчсез якларын күрә алдык».

Йөрешкәндә, аралашырга мөмкинлек биргән эшләрдә катнашсагыз, сез бер-берегезне яхшырак белә алырсыз (7, 8 нче абзацны кара.)


8. Йөрешкән парга Изге Язмаларны бергә өйрәнү нинди файда китерә ала?

8 Бер-берегезне яхшырак белер өчен, шулай ук бергә рухи темаларны өйрәнегез. Киләчәктә, Аллаһы никахыгызда беренче урында булсын өчен, сезгә гаилә өйрәнүен үткәрергә кирәк булачак (Вәг. 4:12). Алай булгач, ни өчен инде хәзер, йөрешкән чакта, бергә Изге Язмаларны өйрәнмәскә? Әлбәттә, сез әле ирле-хатынлы түгел һәм абый-кардәш апа-кардәшнең башы түгел әле. Шулай да бергә регуляр рәвештә өйрәнү сезгә бер-берегезнең рухи хәлен белергә булышыр. Кушма Штатларда яшәүче Макс белән Ла́йза башка файдалы якны да күргән. Макс болай ди: «Очраша башлагач ук, без йөрешүгә, никахка һәм гаилә тормышына багышланган темаларны өйрәндек. Шулай итеп без четерекле сораулар буенча да фикер алыша алдык. Башка вакытта андый сорауларга кагылу авыррак булыр иде».

ТАГЫН НӘРСӘНЕ ИСӘПКӘ АЛЫРГА КИРӘК?

9. Егет белән кызга, йөрешә башлаганнары турында кемгә әйтергә икәнен хәл иткәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

9 Йөрешә башлаганыгыз турында кемгә әйтергә кирәк? Моны сез үзегез хәл итәсез. Башта сез мөнәсәбәтләрегез турында, бәлки, берничә кешегә генә әйтергә булырсыз (Гыйб. сүз. 17:27). Шулай итеп сез үзегезне кирәкмәгән басымнан һәм сораулардан якларсыз. Әмма беркемгә дә әйтмәсәгез, сезгә икегезгә генә аралашырга туры килер, ә моның куркыныч яклары бар. Шуңа күрә йөрешә башлаганыгыз турында, мәсәлән, гаиләдәгеләрегезгә, рухи яктан җитлеккән дусларыгызга яисә өлкәннәргә әйтсәгез, акыллы булыр. Алар сезгә файдалы киңәшләр бирә һәм гамәли ярдәм күрсәтә алыр (Гыйб. сүз. 15:22).

10. Йөрешкәндә, егет белән кыз ничек саф булып кала ала? (Гыйбрәтле сүзләр 22:3)

10 Йөрешкәндә, ничек саф булып калырга? Хисләрегез үскән саен, сез бер-берегезгә ныграк тартылырсыз. Әхлакый яктан саф булып калырга сезгә нәрсә ярдәм итәр? (1 Көр. 6:18) Җенси дәрт уянмасын өчен һәм вәсвәсәгә каршы тору теләге кимемәсен өчен, әхлаксыз темаларга сөйләшмәгез, икәүдән-икәү калмагыз һәм исерткеч эчемлекләр белән сак булыгыз (Эфес. 5:3). Әхлаксызлык кылмас өчен, нәрсә эшләмәскә кирәклеге турында вакыт-вакыт фикер алышыгыз. (Гыйбрәтле сүзләр 22:3 укы.) Эфиопиядән булган Дави́т белән Ади́лигә нәрсә ярдәм иткәненә игътибар итегез. Алар болай дип әйтә: «Без кешеләр күп булган урыннарда һәм дусларыбыз белән бергә вакыт үткәрдек. Без беркайчан да машинада я өйдә үзебез генә калмадык. Бу безне вәсвәсәләрдән саклады».

11. Наз күрсәтү турында әйткәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

11 Ә наз күрсәтү турында нәрсә әйтеп була? Мөнәсәбәтләрегез ныгыган саен, сезнең наз күрсәтү теләгегез туа ала, һәм бу табигый да (Җыр. 1:2; 2:6). Әмма ул җенси дәрт уятырлык булмасын. Юкса, сез аек фикер йөртә алмассыз, һәм бу хәтта бозык тәртипкә китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 6:27). Шуңа күрә, очраша башлагач ук, Йәһвәнең нормалары турында фикер алышыгыз һәм моның белән бәйле чикләр куегыз c (1 Тис. 4:3—7). Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Без яшәгән җирдә йөрешкән кешеләрнең наз күрсәтүләре әдәпсез дип саналмыймы? Наз күрсәтүебез берәребездә җенси дәрт уятмасмы?»

12. Егет белән кызның йөрешкән чакта фикер каршылыклары һәм низаглары туса, аларга моңа ничек карарга кирәк?

12 Фикер каршылыкларын ничек хәл итәргә? Вакыт-вакыт арагызда аңлашылмаучанлыклар туып торса, нәрсә эшләргә? Бер-берегезгә туры килмисез дигән нәтиҗәгә килергә ашыкма, чөнки бар парларның да кайвакыт фикер каршылыклары туа. Үзара низагларын хәл итә белгән парларның, гадәттә, никахлары нык була. Шуңа күрә инде хәзер туган авырлыкларны чишәргә өйрәнсәгез, киләчәктә сайрашып яшәрсез. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Без бәхәсләрне тыныч һәм бер-беребезне хөрмәт итеп хәл итә алабызмы? Без хаталарыбызны танырга һәм яхшырырга әзерме? Без бер-беребезгә юл бирәбезме, гафу үтенәбезме һәм кичерәбезме?» (Эфес. 4:31, 32) Шулай да низаглар һәрвакыт туып торса, никахлашканнан соң да, күрәсең, хәл яхшырмас. Әгәр моның аркасында йөрешкән кешең сиңа туры килми дигән нәтиҗәгә килсәң, мөнәсәбәтләрегезне өзү икегез өчен дә иң яхшы карар булыр d.

13. Егет белән кызга никадәр озак йөрешергә икәнен ничек хәл итәргә?

13 Никадәр озак йөрешергә кирәк? Ашыккан ашка пешкән дип юкка гына әйтмиләр (Гыйб. сүз. 21:5). Кеше белән яхшылап танышыр өчен, җитәрлек вакыт үтәргә тиеш. Шулай да, сәбәпләр булмаса, йөрешкәндә, вакытны сузасы юк. Изге Язмаларда: «Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә»,— диелә (Гыйб. сүз. 13:12). Өстәвенә, йөрешү озакка сузылса, җенси теләкләрне тезгендә тоту авыррак була башларга мөмкин (1 Көр. 7:9). Шуңа күрә үзегезгә мондый сорау бирегез: «Ошаткан кешем турында миңа тагын нәрсә белергә кирәк?» Бу сезгә никадәр озак йөрешергә дигән сорауны хәл итәргә булышыр.

БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

14. Йөрешкән парга башкалар ничек ярдәм итә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Сез йөрешкән парларга ничек ярдәм итә аласыз? Мәсәлән, сез аларны бергә ашап алырга, гаилә белән гыйбадәт кылуыгызга я бергә күңел ачарга чакыра аласыз (Рим. 12:13). Андый шартларда алар бер-берсе белән яхшырак таныша алыр. Бәлки, аларга берәр кая җәяү я машинада барып кайтыр өчен иптәш я йөзгә-йөз сөйләшер өчен урын кирәктер (Гәл. 6:10). Өстә искә алынган Асвин белән Алисия башкаларның ярдәме өчен бик рәхмәтле булган. Алисия болай ди: «Кайбер кардәшләр: „Сезгә ялгыз калмыйча сөйләшеп алырга урын кирәк булса, безгә килегез“,— дип әйтте. Без аларның игелеген әле дә хәтерлибез». Йөрешкән пар сезне үзләре белән берәр кая барырга чакырса, моны йөк итеп түгел, ә аларга ярдәм итәр өчен мөмкинлек итеп күрегез. Әмма аларны ялгыз да калдырмагыз, серләшеп алырга да мөмкинлек бирегез (Флп. 2:4).

Башкалар йөрешкән кардәшләргә зур ярдәм күрсәтә ала (14, 15 нче абзацны кара.)


15. Дуслары йөрешкән парга тагын ничек ярдәм итә ала? (Гыйбрәтле сүзләр 12:18)

15 Шулай ук без йөрешкән кардәшләргә нәрсәдер әйтеп я әйтмичә терәк була алабыз. Кайчак безгә үзебезне контрольда тотарга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 12:18 укы.) Мәсәлән, без башкаларга кардәшләрнең йөрешә башлаганнары турында сөйләргә телибездер. Әмма бу пар, мөгаен, үзләре бу яңалыкны әйтергә телидер. Моннан тыш, безгә алар турында гайбәт таратмаска һәм шәхси карарлары өчен тәнкыйтьләмәскә кирәк (Гыйб. сүз. 20:19; Рим. 14:10; 1 Тис. 4:11). Өстәвенә, имеш, алар өйләнешергә тиеш дип, сүзләребез һәм сорауларыбыз белән аларга басым ясамыйк. Эли́з исемле апа-кардәш һәм аның ире болай диләр: «Башкалар туй турындагы планнарыбызны сораштырганда, безгә бик уңайсыз иде, чөнки без әле үзебез дә моның хакында сөйләшмәгән идек».

16. Егет белән кыз бүтән йөрешмәскә булса, моңа ничек карарга?

16 Кардәшләр бүтән йөрешмәскә булса, аларның мөнәсәбәтләренә борын төртмик һәм бер якка да басмыйк (1 Пет. 4:15). Лия исемле апа-кардәш болай ди: «Ни өчен бер абый-кардәш белән йөрешми башлаганыбыз турында сүз йөргәнен ишеткәч, бу миңа бик зур авырту китерде». Инде әйтелгәнчә, йөрешкән пар мөнәсәбәтләрен өзсә, бу алар начар карар кабул иткән дигәнне аңлатмый. Аларның йөрешүләре нибары үз максатына ирешкән: аларга дөрес карар кабул итәргә булышкан. Шулай да моның аркасында алар авырту кичерергә һәм үзләрен ялгыз хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә безгә аларга ярдәм кулын сузарга кирәк (Гыйб. сүз. 17:17).

17. Йөрешкән парлар алга таба да нәрсә эшләргә тиеш?

17 Күргәнебезчә, йөрешкәндә, авырлыкларсыз булмый. Шулай да бу шатлыклы вакыт. Джессика болай дип исенә төшерә: «Дөресен генә әйткәндә, йөрешү күп вакыт һәм көч таләп итә. Әмма тырышлыкларым бер дә заяга булмады». Йөрешкән парлар, алга таба да бер-берегезне яхшырак белергә тырышыгыз. Ул чакта сез Йәһвәне данлаган акыллы карар кабул итә алырсыз.

49 ҖЫР Йәһвә йөрәген сөендерү

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү җенси әхлаксызлык дип санала, һәм андый очракларны хөкем комитеты карап чыгарга тиеш. Күкрәкләрне иркәләү һәм әхлаксыз темаларга язышу я телефоннан сөйләшү шулай ук нәҗеслек кылу ул. Андый очракларда да хөкем комитеты оештырылырга мөмкин.

d «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1999 ел, 15 август санындагы «Укучыларның сораулары»ннан күбрәк мәгълүмат табып була.