Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

22 ҖЫР Патшалык идарә итә!

Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?

Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?

«[Йәһвә] беркемнең дә һәлак ителүен теләми» (2 ПЕТ. 3:9).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Киләчәктә Йәһвәнең гадел һәм дөрес хөкем итәчәгенә шикләнмәскә була.

1. Ни өчен без гаҗәеп вакытта яшибез дип әйтеп була?

 БЕЗ чыннан да гаҗәеп вакытта яшибез! Безнең күз алдыбызда искиткеч пәйгамбәрлекләр үтәлә. Мәсәлән, «төньяк патша» белән «көньяк патша» дөньядагы хакимлек өчен көрәшә (Дан. 11:40, иск.). Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр моңарчы булмаган дәрәҗәдә таратыла, һәм миллионлаган кеше аны кабул итә (Ишаг. 60:22; Мат. 24:14). Шулай ук без «үз вакытында» мул рухи ризык алабыз (Мат. 24:45—47).

2. Без нәрсәгә инанган һәм безгә нәрсәне танырга кирәк?

2 Йәһвә безгә тиздән булачак вакыйгаларны ача бара (Гыйб. сүз. 4:18; Дан. 2:28). Бөек афәт башланганчы, без бар кирәкле мәгълүматка ия булырбыз. Бу безгә тугры булып калырга һәм бердәмлек сакларга булышыр. Әмма безгә шуны танырга кирәк: киләчәк белән бәйле кайбер нәрсәләрне без белмибез. Бу мәкаләдә без мондый сорауларны карап китәрбез: Ни өчен шул вакыйгаларны аңлавыбыз үзгәрде? Бу вакыйгалар турында без нәрсә беләбез? Күктәге Атабыз ничек эш итәчәк?

БЕЗ НӘРСӘНЕ БЕЛМИБЕЗ?

3. Котылу мөмкинлеге турында әйткәндә, элек без нәрсә әйтә идек һәм ни өчен?

3 Элек без, бөек афәт башлангач, хакыйкатьтә булмаган кешеләрнең Йәһвә ягына басарга һәм Армагеддонда котылырга мөмкинлеге булмаячак дип әйтә идек. Ни өчен без андый нәтиҗәгә килгән идек? Чөнки Туфан белән бәйле вакыйгаларны прообраз дип санадык. Мәсәлән, без Йәһвә, Туфан алдыннан көймәнең ишеген япкан кебек, бөек афәт башлангач, бу дөнья өчен образлы «ишекне ябачак» һәм кешеләрнең котылырга инде мөмкинлеге булмаячак дип уйладык (Мат. 24:37—39).

4. Хәзер без Туфан белән бәйле вакыйгаларны прообраз дип саныйбызмы? Аңлатыгыз.

4 Без Туфан белән бәйле вакыйгаларны прообраз дип санарга тиешме? Юк. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда алай дип санар өчен сәбәпләр юк a. Гайсә «Нух көннәрен» үзенең килү чоры белән чагыштырган. Әмма ул Туфан белән бәйле бар нечкәлекләр дә безнең көннәргә прообраз булган дип әйтергә теләмәгән. Гайсә һәр кеше, вакыйга, көймә ишегенең ябылуы символик мәгънәгә ия дип әйтмәгән. Шулай да без Нух һәм Туфан турында язылганнардан сабаклар ала алабыз.

5. а) Нух Туфан алдыннан нәрсә эшләгән? (Еврейләргә 11:7; 1 Петер 3:20) ә) Вәгазь турында әйткәндә, безнең көннәр Нух көннәренә кайсы яктан охшаш?

5 Нух, Йәһвәдән кисәтү хәбәре алгач, нык иман күрсәтеп, көймә төзегән. (Еврейләргә 11:7; 1 Петер 3:20 укы.) Бүген дә кешеләр, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне ишеткәч, белгәннәре буенча эш итәргә тиеш (Рәс. 3:17—20). Петер Нухны «тәкъвалыкны вәгазьләүче» дип атаган (2 Пет. 2:5). Әмма, үткән мәкаләдән күренгәнчә, Нух Туфан алдыннан дөньякүләм вәгазьләү кампаниясен оештырганмы, юкмы икәнлеге билгеле түгел. Бүген без бөтендөнья вәгазь эшендә ашкынып катнашабыз. Әмма, ничек кенә тырышсак та, без, ахыр килгәнче, җирдә яшәгән һәр кешегә яхшы хәбәрне җиткерә алмабыз. Ни өчен алай дип әйтеп була?

6, 7. Ни өчен без, ахыр килгәнче, яхшы хәбәрне бөтен кеше дә ишетмәячәк дигән нәтиҗәгә киләбез? Аңлатыгыз.

6 Гайсәнең вәгазь эше турында әйткән сүзләренә игътибар итик. Ул: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер»,— дип әйткән (Мат. 24:14). Вәгазь эше бүген иң зур күләмдә башкарыла. Патшалык турындагы хәбәр 1000 нән артык телдә вәгазьләнә һәм jw.org сайты ярдәмендә бу хәбәр белән җирдә яшәгән күпчелек кеше таныша ала.

7 Әмма, Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләре, ул килгәнче, «барлык шәһәрләрне әйләнеп чыгарга», ягъни һәр кешегә вәгазьләргә, өлгермәс (Мат. 10:23; 25:31—33). Димәк, Гайсә кешелекне хөкем итәргә килгәнче, без һәр кешегә яхшы хәбәрне сөйләргә өлгермәбез. Миллионлаган кеше вәгазь эше тыелган илләрдә яши. Өстәвенә, минут саен йөзләгән бала туа. Без, яхшы хәбәрне «һәр милләткә, кабиләгә, телгә» җиткерер өчен, кулыбыздан килгәнне эшлибез (Ачыл. 14:6). Әмма, ничек кенә тырышсак та, без, ахыр килгәнче, һәр кешегә яхшы хәбәрне сөйләргә өлгермәбез.

8. Йәһвәнең киләчәктәге хөкемнәре турында безнең нинди сорау туарга мөмкин? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

8 Безнең мондый сорау туадыр: «Ә бөек афәткә хәтле яхшы хәбәрне ишетергә өлгермәгән кешеләр белән Йәһвә нәрсә эшләячәк?» (Яхъя 5:19, 22, 27; Рәс. 17:31) Безгә шуны танырга кирәк: Йәһвә бу сорауга җавапны әлегә бирмәде. Ул һәр адымын аңлатып торырга тиеш тә түгел. Шулай да бу мәкаләнең төп шигырендә Йәһвә «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» дип әйтелгән (2 Пет. 3:9; 1 Тим. 2:4).

Бөек афәт килгәнче яхшы хәбәрне ишетергә мөмкинлекләре булмаган кешеләр белән Йәһвә нәрсә эшләячәк? (8 нче абзацны кара.) c


9. Изге Язмалар аша Йәһвә безгә нәрсә ачкан?

9 Үз Сүзе аша Йәһвә киләчәктә башкарачак кайбер нәрсәләрне ачкан. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәһвә «тәкъва булмаган» кешеләрне терелтәчәк дип әйтелә. Бу кешеләрнең яхшы хәбәрне ишетергә һәм тормышларын үзгәртергә мөмкинлекләре булмаган (Рәс. 24:15; Лүк 23:42, 43). Әмма бу башка мөһим сораулар тудыра.

10. Тагын нинди сораулар туа?

10 Бөек афәттә үлгән кешеләрнең терелтелергә мөмкинлекләре булмасмы әллә? Изге Язмаларда Армагеддон сугышында Йәһвә һәм аның гаскәрләре һәлак иткән дошманнар терелтелмәячәк дип әйтелә (2 Тис. 1:6—10). Әмма башкалар, мәсәлән табигый рәвештә, очраклы хәл аркасында я кеше кулыннан үлгән кешеләр, турында нәрсә әйтеп була? (Вәг. 9:11; Зәк. 14:13). Алар «тәкъва булмаганнар» санына кереп, яңа дөньяда терелтеләчәкме? Без төгәл белмибез.

БЕЗ НӘРСӘНЕ БЕЛӘБЕЗ?

11. Армагеддонда кешеләр нәрсә нигезендә хөкем ителәчәк?

11 Безгә киләчәк турында кайбер яклар билгеле. Мәсәлән, Армагеддон вакытында кешеләр Мәсих шәкертләренә күрсәткән мөнәсәбәтләренә карап хөкем ителәчәкләр (Мат. 25:40). Мәсихкә һәм майланганнарга булышлык күрсәткәннәр сарыклар санына керәчәк. Без шулай ук шуны беләбез: Мәсихнең кардәшләре, бөек афәт башлангач, күпмедер вакыт җирдә булачак һәм, Армагеддонның башлануына күп калмаганда, күккә алыначак. Моңа кадәр эчкерсез йөрәкле кешеләрнең аларга һәм алар башкарган эшкә булышлык күрсәтергә мөмкинлекләре булачак (Мат. 25:31, 32; Ачыл. 12:17). Бу нинди әһәмияткә ия?

12, 13. «Бөек Бабыл» җимерелгәч, кайбер кешеләр, бәлки, нәрсә эшләр? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

12 Белгәнебезчә, бөек афәт «Бөек Бабылның» юк ителүеннән башланачак. Ул вакытларда, бәлки, кайбер кешеләр Йәһвә Шаһитләренең моның турында күптәннән сөйләп килгәннәрен исләренә төшерер. Аларның кайберләре Йәһвә ягына басармы? (Ачыл. 17:5; Йәз. 33:33)

13 Әйдәгез, Муса көннәрен исебезгә төшерик. Исраил халкы Мисырдан чыкканда, аларга «шактый күп башка халык кешеләре» кушылган. Кайберләре, бәлки, Муса әйткән 10 җәзаның тормышка ашканын күргәнгә күрә, Йәһвәгә иман итә башлагандыр (Чыг. 12:38). Шул ук рәвешчә, Бөек Бабыл җимерелеп төшкәч, кешеләр, Армагеддонга бик әз вакыт калганда, хакыйкатькә килә башларга мөмкин. Шулай булса, без күңелсезләнербезме? Әлбәттә, юк. Без күктәге Атабыздан үрнәк алырбыз. Ул бит — «шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти» b (Чыг. 34:6).

Бөек Бабылның юк ителүен күргәч, бәлки, кайбер кешеләр Йәһвә Шаһитләренең моның турында күптәннән сөйләп килгәннәрен исләренә төшерер (12, 13 нче абзацны кара.) d


14, 15. Кешенең мәңгелек тормышы аның кайчан үлгәненә һәм кайда яшәгәненә бәйлеме? Аңлатыгыз. (Зәбур 33:4, 5)

14 Кайвакыт без мондый фикер ишетергә мөмкин: «Эх, бу туганым бөек афәткә кадәр үлсә ярар иде, ул чакта аның терелтелергә өмете булыр иде». Әйе, андый сүзләр еш кына яхшы ниятләрдән әйтелә. Әмма кешенең мәңге яшәү-яшәмәве аның кайчан үлгәненә бәйле түгел. Йәһвә — камил Хөкемче. Ул һәрвакыт гадел һәм дөрес карарлар чыгара. (Зәбур 33:4, 5 укы.) Без «бөтен җирнең Хакиме» гадел эш иткәненә тамчы да шикләнмибез (Ярат. 18:25).

15 Шулай ук кешенең кайда яшәве аның мәңгелек тормышны алу-алмавына бәйле түгел. Йәһвәнең яхшы хәбәрне ишетү мөмкинлеге булмаган җирдә яшәгән миллионлаган кешене «кәҗәләр» дип мөһерләве — акылга сыймаслык нәрсә (Мат. 25:46). Бөтен җирнең гадел Хакиме андый кешеләр турында безгә караганда яхшырак кайгырта ала. Без Йәһвәнең бөек афәт вакытында вакыйгалар барышын ничек юнәлтәчәген белмибез. Бәлки, шул кешеләрнең кайберләре Йәһвә турында белә алыр, аңа иман үстерер һәм, Йәһвә бар халыклар алдында изгелеген күрсәткәндә, аның ягына басар (Йәз. 38:16).

Бөек афәт башлангач, кайбер кешеләр Йәһвә ягына басармы?

16. Без Йәһвә турында нәрсә беләбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Изге Язмалар аша без Йәһвәнең кеше тормышын бик югары бәяләгәнен беләбез. Ул, без мәңге яши алсын өчен, үзенең кадерле Улын биргән (Яхъя 3:16). Без шулай ук Йәһвәнең назлы яратуын да сизәбез (Ишаг. 49:15). Ул һәрберебезне исеме буенча белә. Безне яхшы белгәнгә, хәтта үлсәк тә, ул безне терелтә алачак, чөнки Йәһвә һәр үзенчәлегебезне һәм һәр уй-кичерешебезне хәтерли! (Мат. 10:29—31) Без Йәһвәнең һәр кешегә гадел хөкем чыгарачагына тамчы да шикләнмибез. Ул бит гаделлекне һәм шәфкатьлелекне камил рәвештә күрсәтә (Ягък. 2:13).

Без Йәһвәнең һәр кешегә гадел хөкем чыгарачагына тамчы да шикләнмибез. Ул бит гаделлекне һәм шәфкатьлелекне камил рәвештә күрсәтә (16 нчы абзацны кара.)


17. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Хакыйкатьне төгәлрәк аңлау вәгазь эшен ашыгычрак итә. Ни өчен алай дип әйтеп була? Безне вәгазь эшендә тагы да ашкыныбрак катнашырга нәрсә дәртләндерә? Бу сорауларга җавапларны киләсе мәкаләдә табып булыр.

76 ҖЫР Чагыштыргысыз шатлык

a Ни өчен бу үзгәреш кертелгәнен яхшырак аңлар өчен, «Күзәтү манарасы»ның 2015 ел, 15 март санындагы «Син моны яхшы дип таптың» дигән мәкаләне карагыз.

b Бөек Бабыл җимерелгәннән соң, Магог җиреннән Гог Йәһвәнең бар хезмәтчеләренә һөҗүм итәчәк. Бөек Бабыл җимерелүеннән соң Аллаһы халкына кушылган кешеләрнең дә иманнары сыналачак.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Ни өчен кайбер илләрдә кешеләр яхшы хәбәрне ишетә алмаганы сурәтләнгән: 1) дәүләт дине аркасында вәгазьләү куркыныч булган илдә яшәүче бер хатын-кыз, 2) ирле-хатынлы пар вәгазь эше хөкүмәт тарафыннан тыелган илдә яши, анда вәгазьләү куркыныч, 3) ир кеше вәгазьче аягы басмаган җирдә яши.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Җыелышларга йөрми башлаган яшь хатын-кыз «Бөек Бабылның» җимерелүе турында белгәннәрен исенә төшерә. Ул, үз карашын үзгәртеп, мәсихче әти-әнисенә кайта. Без дә, тәүбә иткән кешеләр хакыйкатькә кайтса, шәфкатьле Атабыздан үрнәк алып, моңа шатланырбыз.