Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?

Йәһвә безне үз чатырына чакыра

Йәһвә безне үз чатырына чакыра

«Чатырым алар белән булыр. Мин аларның Аллаһысы булырмын» (Йәз. 37:27).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвәнең образлы чатырында кунак булу нәрсәне аңлата һәм, кунакчыл Хуҗа буларак, ул безнең турында ничек кайгырта?

1, 2. Без нинди хөрмәткә ия?

 БЕРӘРСЕ сездән: «Йәһвә синең өчен кем ул?» — дип сораса, сез нәрсә әйтер идегез? Бәлки, сез: «Йәһвә — минем күктәге Атам, Аллаһым һәм Дустым»,— диярсез, һәм бу чыннан да шулай. Ә сез Аллаһыны кунакчыл Хуҗа итеп күз алдыгызга китерә аласызмы?

2 Давыт патшаның сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен — кунаклар, ә Йәһвәне кунакчыл хуҗа белән чагыштырып була. Давыт болай дип җырлаган: «И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала? Синең изге тавыңда кем яши ала?» (Зәб. 15:1) Йәһвәнең кунагы, ягъни якын дусты булу чыннан да зур хөрмәт!

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ КУНАККА ЧАКЫРА

3. Йәһвәнең иң беренче кунагы кем булган һәм бергә булып алар нинди хисләр кичергән?

3 Башта Йәһвә берүзе генә булган. Соңрак ул үзенең иң беренче Улын — Гайсәне барлыкка китергән. Шулай итеп Аллаһы аны үзенең образлы чатырында кунак иткән. Йәһвәгә үз Улы белән аралашу зур сөенеч китергән. Гайсә дә «аның каршында һәрвакыт шатланып торган» (Гыйб. сүз. 8:30).

4. Йәһвә үз чатырында тагын кемне кунак иткән?

4 Аннан соң Йәһвә фәрештәләрне барлыкка китергән. Шулай итеп Аллаһы аларны да үз чатырында кунаклар буларак кабул иткән. Аллаһының бу улларына да Йәһвә белән аралашу күп шатлык китергән (Әюп 38:7; Дан. 7:10). Шулай итеп, башта Аллаһының кунаклары арасында рухи затлар гына булган. Әмма соңрак, Йәһвә кешеләрне барлыкка китергәч, аларның да аның чатырында кунаклар булу мөмкинлеге туган. Мәсәлән, Идрис, Нух, Ибраһим һәм Әюп кебек кешеләр, «Аллаһы юлында йөреп», аның кунаклары, ягъни якын дуслары, булган (Ярат. 5:24; 6:9; Әюп 29:4; Ишаг. 41:8).

5. Йәзәкил 37:26, 27 дән без нәрсә беләбез?

5 Тарих дәвамында Йәһвә кешеләрне образлы чатырына алга таба да чакырып торган. (Йәзәкил 37:26, 27 укы.) Мәсәлән, без моны Йәзәкил пәйгамбәрлегеннән күрәбез. Бу пәйгамбәрлектә Йәһвә үз халкына: «Мин алар белән тынычлык килешүе төзермен»,— дип вәгъдә иткән. Безнең көннәрдә бу пәйгамбәрлек гаҗәеп рәвештә үтәлә: майланган мәсихчеләр җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләр белән бергә «бер көтүне» тәшкил итә һәм Аллаһының образлы чатырында яши (Яхъя 10:16).

КАЙДА ГЫНА БУЛСАК ТА, АЛЛАҺЫ БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА

6. Аллаһының чатыры кайда урнашкан һәм аңа ничек кереп була?

6 Борынгы вакытта кеше, берәрсенең чатырына килеп, анда җил белән яңгырдан сыеныч таба һәм ял итә алган, ә хуҗа, кунакчыллык күрсәтеп, аның турында кайгырткан. Без, багышланып суга чумдырылганда, Йәһвәнең чатырына керәбез дип әйтеп була (Зәб. 61:4). Аның чатырында рухи ризык муллыкта, һәм без анда аның башка дуслары белән дә аралаша алабыз. Аллаһының чатыры билгеле бер урында түгел. Аның дуслары кайда булса, Аллаһы чатыры да шунда була. Хәтта башка илгә барсагыз да, мәсәлән махсус конгресска, сез анда Аллаһының чатырында яшәүче дусларын очратырсыз (Ачыл. 21:3).

7. Аллаһының хезмәтчеләре, үлгәч тә, аның чатырында каламы? Аңлатыгыз. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Ә Аллаһының үлгән хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар Аллаһының чатырында каламы? Әйе, Аллаһы бит аларны онытмаган, алар һаман да Йәһвәнең хәтерендә. Гайсә моны болай дип аңлаткан: «Үлгәннәр терелә икәнен Муса да күрсәткән, ул янып торган куак турында сөйләгәндә, Йәһвәне „Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“ дип атаган. Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы, чөнки аның өчен барысы да тере» (Лүк 20:37, 38).

Аллаһының хәтта үлгән хезмәтчеләре дә аның дуслары булып кала (7 нче абзацны кара.)


ФАТИХАЛАР ҺӘМ ҖАВАПЛЫЛЫК

8. Йәһвәнең чатырына кергән кунаклар нинди фатихалар татый?

8 Кеше чатырда ял итә һәм сыеныч таба алган кебек, без дә Йәһвәнең чатырында өметсезлектән һәм рухи зыяннан яклау табабыз. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр саклаганда, Шайтан безгә төзәтелмәслек зыян китерә алмаячак (Зәб. 31:23; 1 Яхъя 3:8). Хәтта яңа дөньяда да, аеруча Гайсәнең меңьеллык идарә итүе вакытында, рухилыгыбызга төрле куркынычлар янарга мөмкин, әмма Йәһвә безне алардан һәм хәтта үлемнән яклаячак (Ачыл. 21:4).

9. Йәһвә үз кунакларыннан нәрсә көтә?

9 Йәһвәнең чатырында кунак булу, һичшиксез, зур хөрмәт. Әмма Йәһвәнең кунакларыннан берәр нәрсә таләп ителәме? Әйе. Мондый мисал турында уйланыйк: без, берәр кешегә кунакка килгәндә, аның өендәге кагыйдәләрен бозмыйбыз; әгәр дә ул «аяк киемен монда салыгыз» дип әйтсә, без берсүзсез буйсынырбыз. Нәкъ шулай ук без Йәһвәнең таләпләрен дә үтәргә тырышабыз. Мәхәббәт безне «һәрнәрсәдә аны сөендерергә» дәртләндерә (Көл. 1:10). Әлбәттә, Йәһвә — безнең Дустыбыз, әмма, иң беренче чиратта, ул безнең Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз. Шуңа күрә ул хөрмәткә лаек (Зәб. 25:14). Без моны истә тотарга тиеш. Йәһвәгә карата курку-хөрмәт безгә аны рәнҗетмәскә һәм аның юлында «тыйнак йөрергә» булышыр (Мик. 6:8).

ЙӘҺВӘ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМЫЙ: БОРЫНГЫ ИСРАИЛЛЕЛӘР

10, 11. Йәһвә кешеләрне аермаганын Синай чүлендә ничек күрсәткән?

10 Йәһвә бар кунакларына да бертигез карый (Рим. 2:11). Без моны Йәһвәнең Синай чүлендә исраиллеләр белән ничек мөгамәлә иткәненнән күрәбез.

11 Исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәннән соң, чүлдә изге чатыр төзелгән булган. Кайбер исраиллеләр бу чатырга бик якын яшәгән, ә руханилар белән левилеләр анда хезмәт иткән. Әмма чатырга якын яшәгән исраиллеләрнең яисә левилеләр белән руханиларның берәр өстенлеге булган дип әйтеп буламы? Әллә Йәһвә башка исраиллеләр турында әзрәк кайгыртканмы? Әлбәттә юк. Ул бит бар хезмәтчеләренә дә бертигез карый.

12. Йәһвә исраиллеләргә гадел мөнәсәбәтен ничек күрсәткән? (Чыгыш 40:38) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Исраиллеләрнең нинди генә вазифалары булмасын, алар кайда гына яшәмәсен, Йәһвә аларга бертөрле мөнәсәбәт күрсәткән һәм һәрберсе турында кайгырткан. Мәсәлән, изге чатыр өстендә торган болытны кайбер исраиллеләр генә түгел, ә бөтен халык күргән. (Чыгыш 40:38 укы.) Болытның күтәрелүен күреп, һәр кеше чатырын сүтә, әйберләрен җыя һәм ашыкмыйча бөтен халык белән бергә юлга чыга алган (Сан. 9:15—23). Өстәвенә, һәрбер исраилле дә ике көмеш быргының тавышын ишетә алган, ә аларны халык кузгалсын өчен кычкыртканнар (Сан. 10:2). Әйе, кешенең изге чатырга якын яшәве Йәһвә аны күбрәк фатихалый дигәнне бер дә аңлатмаган. Йәһвә һәрбер исраиллене фатихалаган, яклаган һәм аңа җитәкчелек биргән. Бүген дә, без кайда гына яшәсәк тә, Йәһвә безне ярата, яклый һәм кайгырта.

Изге чатырның лагерь үзәгендә урнашуы һәм болытның һәркемгә күренеп торуы Йәһвәнең кешеләрне аермаганын күрсәтә (12 нче абзацны кара.)


ЙӘҺВӘ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМЫЙ: БҮГЕНГЕ КӨННӘР

13. Йәһвә бүген үз хезмәтчеләренә ничек бертөрле мөнәсәбәт күрсәтә?

13 Кайбер кардәшләр Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә я берәр филиалына якын яши. Кайберәүләр анда хәтта хезмәт итә. Шулай итеп алар теократик вакыйгалар үзәгендә кайный дип әйтеп була, һәм аларның җаваплы кардәшләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бар. Башка кардәшләр район хезмәтендә я махсус тулы вакытлы хезмәтнең башка төрендә катнаша. Ләкин күпчелек кардәшнең андый мөмкинлеге юк. Әгәр сезнең турында да шуны ук әйтеп булса, бер дә шикләнмәгез: Йәһвә үз чатырына килгән һәрбер кунагын да ярата һәм алар турында кайгырта (1 Пет. 5:7). Йәһвә барыбызны да яклый, рухи ризык һәм җитәкчелек бирә.

14. Йәһвә кешеләрне аермаганын тагын ничек күрсәтә?

14 Үз Сүзен бар кешеләргә бирүе белән дә Аллаһы кешеләрне аермаганын күрсәткән (Мат. 11:25). Изге Язмалар борынгы еврей, арамей һәм грек телләрендә язылган булган. Әмма бу телләрдә укый белгән кешеләр генә Аллаһыга якынлаша ала дип әйтеп буламы? Юк.

15. Изге Язмаларны бар кеше аңлый алсын өчен, Йәһвә нәрсә турында кайгырткан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Без укымышлымы һәм Изге Язмалар язылган телләрне беләбезме, юкмы, Йәһвәнең хуплавы моннан тормый. Аллаһы бит үз Сүзенең төрле телләргә тәрҗемә ителүе турында кайгырткан. Шуңа күрә Изге Язмаларны гыйлемле кешеләр генә түгел, ә җирдәге һәрбер кеше укый ала һәм, Аллаһының дусты булып, бәхетле тормыш алып бара ала (2 Тим. 3:16, 17).

Изге Язмаларның меңләгән телләргә тәрҗемә ителгәне Аллаһының кешеләрне аермаганын ничек раслый? (15 нче абзацны кара.)


АЛЛАҺЫ АЛГА ТАБА ДА СЕЗНЕ «ХУП КҮРСЕН»

16. Рәсүлләр 10:34, 35 буенча, Йәһвә безне хуп күрсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

16 Үзенең чатырына чакырып, Йәһвә безгә зур хөрмәт күрсәтте. Ул иң игелекле, яратучы һәм кунакчыл Хуҗа. Йәһвә шулай ук кешеләрне аермый һәм, алар кайда гына яшәсә дә, чыгышлары, белемнәре, милләтләре, яшьләре һәм җенесләре нинди генә булмасын, аларны кабул итә. Безгә, үз чиратында, Аллаһы дуслары булыр өчен, аның нормалары буенча яшәргә кирәк. (Рәсүлләр 10:34, 35 укы.)

17. Киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?

17 Зәбур 15:1 дә Давытның мондый сораулары язылган: «И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала? Синең изге тавыңда кем яши ала?» Шушы ук мәдхиядә бу сорауларга җавап бирелә. Бу мәдхия киләсе мәкаләдә дә каралачак, һәм без, Йәһвәнең дуслары булып калыр өчен, нәрсә эшләргә тиешлеген белербез.

32 ҖЫР Йәһвә ягына бас!