Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

Йәһвәнең чатырында мәңге яшәгез

Йәһвәнең чатырында мәңге яшәгез

«И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала?» (ЗӘБ. 15:1)

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвәнең дуслары булып калыр өчен, бездән нәрсә таләп ителә? Аның дуслары белән без ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

1. 15 нче мәдхия безгә Йәһвәнең дуслары булып калырга ничек булыша?

 ҮТКӘН мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләре аның образлы чатырында кунаклар була ала, ягъни аның белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерә ала. Ә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне саклар өчен, нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә кирәк? Бу сорауга җавапны 15 нче мәдхиядә табып була. (Зәбур 15:1—5 укы.) Әйдәгез, бу мәдхияне карап чыгыйк.

2. Йәһвәнең чатырын телгә алганда, Давыт, бәлки, нәрсәне күздә тоткандыр?

2 15 нче мәдхия мондый сүзләр белән башлана: «И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала? Синең изге тавыңда кем яши ала?» (Зәб. 15:1) Йәһвәнең «чатыры» дип әйткәндә, Давыт, күрәсең, изге чатырны күздә тоткандыр. Изге чатыр күпмедер вакыт Гибонда торган. Давыт шулай ук «изге тауны» да телгә ала. Бу очракта сүз Сион турында бара, күрәсең. Сион Гибоннан көньякка таба якынча 10 километр ераклыкта урнашкан. Давыт Сионда бер чатыр корган һәм шунда килешү сандыгын урнаштырган. Сандык бу чатырда гыйбадәтханә төзелгәнчегә кадәр сакланган (2 Иш. 6:17).

3. Ни өчен 15 нче мәдхия безнең игътибарыбызга лаек? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Әлбәттә, кайбер исраиллеләр генә изге чатырда хезмәт иткән, ә килешү сандыгы сакланган чатырга бармак белән генә санарлык кешеләр керә алган. Шулай да Йәһвәнең бөтен хезмәтчеләре дә, аның образлы чатырына кереп, аның дуслары булып кала алган. Әлбәттә, без дә Йәһвәнең якын дуслары булырга телибез. Бу яктан безгә 15 нче мәдхия ярдәм итә, чөнки анда, Йәһвәнең дусты булыр өчен, нинди сыйфатлар кирәклеге турында әйтелә.

Давыт көннәрендә исраиллеләр үзләрен Йәһвә чатырында кунак итеп күз алдына китерә алган (3 абзацны кара.)


САФЛЫК ЮЛЫННАН ЙӨРЕГЕЗ ҺӘМ ТӘКЪВАЛЫК БУЕНЧА ЭШ ИТЕГЕЗ

4. Суга чумдырылган булудан тыш, Йәһвә бездән тагын нәрсә көтә? (Ишагыя 48:1)

4 Зәбур 15:2 дә Аллаһының дусты турында ул «сафлык юлыннан йөри» һәм «тәкъвалык буенча эш итә» дип әйтелә. Бу шигырьдән күренгәнчә, Аллаһының чын хезмәтчесе вакыт-вакыт кына түгел, ә һәрвакыт саф булып кала һәм дөрес булганны эшли. Саф булып калу чыннан да мөмкин, чөнки, камилсез булсак та, Йәһвәгә тыңлаучан булганга, ул безне саф дип саный. Аллаһыга багышланып һәм суга чумдырылып, без аның белән йөрүебезне башладык. Әмма Йәһвә Шаһите дип аталу гына җитми. Борынгы исраиллеләр, Аллаһыга багышланган халыкта туган булса да, автоматик рәвештә аның дуслары булып китмәгән. Кайбер исраиллеләр үзләрен тәкъва дип санаса да, «хакыйкать һәм тәкъвалык буенча» эш итмәгән. (Ишагыя 48:1 укы.) Йәһвәнең дусты булып калыр өчен, исраиллеләргә аның таләпләрен белергә һәм алар буенча эш итәргә кирәк булган. Без дә Йәһвәнең хуплавына ия булырга телибез икән, алга таба да «тәкъвалык буенча» эш итәргә кирәк. Бу үз эченә нәрсәне ала?

5. Без Йәһвәгә һәр нәрсәдә ничек тыңлаучан була алабыз?

5 Йәһвә безне «сафлык юлыннан йөрүче, тәкъвалык буенча эш итүче» кешеләр дип санасын өчен, җыелыш очрашуларына йөрү генә җитәрлек түгел (1 Иш. 15:22). Безгә тормышның һәр өлкәсендә, хәтта безне беркем күрмәгәндә дә, Аллаһыга тыңлаучан булырга кирәк (Гыйб. сүз. 3:6; Вәг. 12:13, 14). Йәһвәгә кечкенә нәрсәләрдә дә буйсыну мөһим. Шулай эшләп, без аңа үз яратуыбызны күрсәтербез һәм аның яратуын яуларбыз (Яхъя 14:23; 1 Яхъя 5:3).

6. Еврейләргә 6:10—12 дән күренгәнчә, элеккеге яхшы эшләребезгә караганда нәрсә мөһимрәк?

6 Йәһвә тугры хезмәтебезне бик кадерли. Әмма элеккеге казанышларыбыз белән канәгатьләнеп кенә аның чатырында калып булмый шул. Бу Еврейләргә 6:10—12 дән ачык күренә. (Укы.) Йәһвә безнең «ахырга кадәр» бирелеп хезмәт итүебезне тели. Игелек эшләп «хәлсезләнмәсәк», ул мәңге безнең дустыбыз булачак (Гәл. 6:9).

ҮЗ ЙӨРӘГЕГЕЗДӘ ДӨРЕСЕН СӨЙЛӘГЕЗ

7. Үз йөрәгебездә дөресен сөйләвебез нәрсәдән күренер?

7 Йәһвәнең чатырында кунак булырга теләгән кеше «үз йөрәгендә дөресен сөйләргә» тиеш (Зәб. 15:2). Шуңа күрә без ялганны сөйләмибез һәм үзебезне һәр яктан намуслы тотабыз (Евр. 13:18). Бу бик мөһим. «Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит, ә намуслылар — аның якын дуслары» (Гыйб. сүз. 3:32).

8. Безгә нинди тәртиптән сакланырга кирәк?

8 «Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше» Аллаһы нормаларын кеше алдында да, үзе генә калганда да тота (Ишаг. 29:13). Ә мәсихче ничек икейөзле булып китәргә мөмкин? Башта ул Йәһвәнең кайбер нормаларының дөреслегенә шикләнә башлый (Ягък. 1:5—8). Аннары ул Йәһвәнең әллә ни мөһим булып күренмәгән нормаларын боза. Нәтиҗәдә, моның ачы җимешләрен шунда ук татымагач, ул җитдирәк гөнаһлар кыла һәм ахыр чиктә Йәһвәнең хуплавын югалта (Вәг. 8:11). Без исә һәрнәрсәдә үзебезне намуслы тотарга телибез.

9. Гайсә Натанаилдә нинди сыйфатны күреп алган һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Намуслы, саф йөрәкле кеше булу бик мөһим. Бу Гайсәнең Натанаил белән беренче тапкыр очрашуыннан ачык күренә. Филип үз дусты Натанаилне Гайсә белән таныштыргач, Гайсәнең нәрсә әйткәнен хәтерлисезме? Ул: «Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— дип әйткән (Яхъя 1:47). Әлбәттә, Гайсәнең башка шәкертләре дә эчкерсез булган. Әмма Натанаил эчкерсезлеге белән аерылып торган. Натанаил, камилсез булса да, ихлас күңелле кеше булган. Гайсә аны моның өчен мактаган. Ризалашырсыз, Гайсә безне дә шулай мактаса, шәп булыр иде!

Филип Натанаилне Гайсә белән таныштырган. Натанаил эчкерсезлеге белән аерылып торган. Ә безгә эчкерсезлек хасмы? (9 нчы абзацны кара.)


10. Ни өчен телебезне дөрес кулланырга кирәк? (Ягъкуб 1:26)

10 15 нче мәдхиядә язылган күпчелек таләпләр безнең башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә кагыла. Зәбур 15:3 тә Йәһвәнең кунагы турында болай диелә: «Ул теле белән башкаларга яла якмый, якынына һичнинди начарлык кылмый һәм дусларын хурламый». Телебезне тыя белмәсәк, башкаларга күп зыян китерүебез бар. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең чатырында кунак булу хөрмәтен югалта алабыз. (Ягъкуб 1:26 укы.)

11. Яла ягу нәрсә ул һәм тәүбә итмәгән яла ягучыларга карата нинди чаралар күрелә?

11 Мәдхия җырлаучы, Йәһвәгә дус булырга теләгән кеше яла якмый дигән. Яла ягу ул — башкаларны каралау нияте белән ялган тарату. Тәүбә итмәгән яла ягучылар мәсихче җыелыштан чыгарыла (Ирм. 17:10).

12, 13. Нинди очракларда без, үзебез дә абайламыйча, берәр кардәшнең абруен төшерергә мөмкин? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Зәбур 15:3 тә Йәһвәнең кунаклары бер-берсенә «һичнинди начарлык кылмый һәм дусларын хурламый» дип әйтелә. Без үзебез дә абайламыйча, башкаларны ничек хурларга мөмкин?

13 Мондый ситуацияләр турында уйланыйк. 1) Бер апа-кардәш пионер хезмәтен калдырган, ди. 2) Ирле-хатынлы Бәйтелдән киткән. 3) Абый-кардәш өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып бүтән хезмәт итми, ди. Бу үзгәрешләрнең сәбәбе турында фаразлар кылу һәм моның турында башкаларга сөйләү дөрес булыр идеме? Әлбәттә, юк. Бәлки, бу үзгәрешләрнең без белмәгән сәбәпләре бардыр. Кардәшләребезгә «һичнинди начарлык кылмас» һәм аларны «хурламас» өчен, беркайчан да алар турында гайбәт сатмыйк.

Сак булмасак, башкалар турында тискәре нәрсәләр сөйли һәм хәтта яла яга башлавыбыз бар (12, 13 абзацны кара.)


ЙӘҺВӘГӘ КАРАТА КУРКУ-ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮЧЕЛӘРНЕ ЗУРЛАГЫЗ

14. Кемне «кабахәт кеше» дип атап була?

14 Зәбур 15:4 тә Йәһвәнең дуслары «кабахәт кешене кире кага» дип әйтелә. Кемне кабахәт кеше дип атап була? Камилсез булганга, без үзебез генә моны билгели алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки безгә кемдер ошарга, ә кемдер ачуыбызны чыгарырга мөмкин, шуңа күрә мөнәсәбәтебез гаделсез була ала. Алай булгач, безгә Йәһвә күзендә кабахәт кешеләрне генә кире кагарга кирәк (1 Көр. 5:11). Алар санына тәүбә итмәүче гөнаһ кылучылар, ышануларыбыздан мыскыллап көлүчеләр һәм рухилыгыбызны какшатырга теләүчеләр керә (Гыйб. сүз. 13:20).

15. «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне» зурлар өчен, нинди мөмкинлек бар?

15 «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне» исә, Зәбур 15:4 буенча, зурларга кирәк. Шуңа күрә без Йәһвәнең дусларына игелек һәм хөрмәт күрсәтергә тырышабыз (Рим. 12:10). Мәсәлән, бу шигырьдә Йәһвәнең кунагы «үз вәгъдәсен бозмый» дип әйтелә, «хәтта үтәве авыр булса да», шулай эшли. Әлбәттә, вәгъдәләребезне үтәмәсәк, бу хөрмәт күрсәтү булмас иде; без кардәшләребезне рәнҗетер идек кенә (Мат. 5:37). Йәһвәне һәм якыннарыбызны яратканга, үз вәгъдәләребезне үтәр өчен, без хәлебездән килгәнне эшләрбез. Мәсәлән, никах антын биргән мәсихчеләр тормыш иптәшләренә тугры булыр, ә әти-әниләр, үз балаларына нәрсәдер вәгъдә итсә, үз сүзен тотар.

16. Йәһвәнең дусларын зурлар өчен, тагын нинди мөмкинлек бар?

16 Кунакчыл һәм юмарт булу Йәһвәнең дусларын зурлар өчен тагын бер мөмкинлек (Рим. 12:13). Теократик эшләр белән шөгыльләнгәндә генә түгел, ә башка чакта да кардәшләребез белән вакыт үткәреп, без үзара һәм Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытабыз. Өстәвенә, кунакчыл булып, без Йәһвәдән үрнәк алабыз.

АКЧА ЯРАТУДАН САКЛАНЫГЫЗ

17. Ни өчен 15 нче мәдхиядә акча турында әйтелә?

17 Йәһвәнең дусты «акчасын... арттырып алу өчен бирми һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый» (Зәб. 15:5). Ни өчен соң бу кыска мәдхиядә акча турында әйтелә? Чөнки акча яратсак, бу башкалар һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерергә мөмкин (1 Тим. 6:10). Борынгы заманнарда кайберәүләр, ярлыларга бурычка акча биреп, алардан процент таләп иткән. Шулай ук кайбер хөкемчеләр, ришвәт алып, гаделсез хөкем иткән. Андый эшләр Йәһвә күзендә җирәнгеч булган (Йәз. 22:12).

18. Акчага карашыбызны нинди сораулар тикшереп чыгарга булышыр? (Еврейләргә 13:5)

18 Вакыт-вакыт акчага карашыбызны тикшереп чыксак, яхшы булыр иде. Үзегездән болай дип сорагыз: «Акча һәм сатып алырга теләгән нәрсәләр турында мин гел уйлап йөрмимме? Бурычка акча алсам, аны кайтару белән сузмыйммы һәм кешегә бу акча әлегә барыбер кирәкми дип уйламыйммы? Акчалы булганга, үземне башкалардан өстен куймыйммы һәм миңа юмарт булу авыр түгелме? Берәр кардәшнең кесәсе тирән булса, ул байлык артыннан куып яши дип уйламыйммы? Мин, байлар белән дуслашып, ярлылардан читләшмимме?» Йәһвәнең кунагы булу — зур хөрмәт ул. Акча яратудан сакланып, без бу хөрмәтне югары бәяләгәнебезне күрсәтәбез. Алга таба да шулай эшләсәк, Йәһвә безне беркайчан да калдырмас. (Еврейләргә 13:5 укы.)

ЙӘҺВӘ ҮЗ ДУСЛАРЫН ЯРАТА

19. 15 нче мәдхиядәге таләпләр ни сәбәпле китерелгән?

19 15 нче мәдхиянең азагында мондый вәгъдә бирелә: «Шулай эшләүче һәркем һичкайчан какшамас» (Зәб. 15:5). Бу сүзләрдән Йәһвәнең үз әмерләрен нинди максат белән биргәнен күрәбез: Йәһвә безнең бәхетле булуыбызны тели. Әйе, Аллаһының җитәкчелеге буенча эш итү безгә фатихалар китерә һәм яклый (Ишаг. 48:17).

20. Йәһвәнең кунакларын нинди киләчәк көтә?

20 Йәһвәнең кунакларын гаҗәеп киләчәк көтә. Тугры майланган мәсихчеләр Гайсә алар өчен әзерләгән урынга — күккә барачак (Яхъя 14:2). Аллаһының башка хезмәтчеләре җирдә яшәячәк һәм Ачылыш 21:3 тә язылган вәгъдәнең үтәлешен күрәчәк. Йәһвә безне үз дуслары булырга һәм чатырында мәңге яшәргә чакыра. Нинди зур хөрмәт бу!

39 ҖЫР Аллаһы каршында яхшы исем