Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сурабая җыелышы, 1954

ИНДОНЕЗИЯ

Галаадтан миссионерлар килә

Галаадтан миссионерлар килә

1951 елның июлендә Джакартага Галаад мәктәбен тәмамлап иң беренче булып Петер Вандерхаген килгән. Андагы кечкенә җыелыш аны каршы алырга чыккан. Шул елның азагына Австралия, Германия һәм Нидерландиядән тагын 13 миссионер килгән. Нәтиҗәдә, Индонезиядә вәгазьчеләрнең саны якынча ике тапкыр күбрәк булып киткән.

«Мин өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, ишарәләр белән сөйләшербез дип уйладым. Ләкин шулкадәр күп кеше голланд телендә сөйләшкәнгә, башта мин күбесенчә шул телдә вәгазьләдем»,— дип сөйләгән Голландиядән килгән миссионер Фредрика Ренскерс. Австралиядән булган Роналд Джака болай дип әйткән: «Кайберәүләребез шаһитлек бирер өчен карточкаларны кулланды. Анда индонезия телендә кыска гына хәбәребез бастырылган иде. Ишек шакыр алдыннан, мин башта бу карточкага карап ала идем дә аннары анда язылган сүзләрне яттан сөйләргә тырыша идем».

Миссионерлар күп эш башкарган, шуңа күрә вәгазьчеләрнең саны бер ел эчендә генә 34 тән 91 гә кадәр үскән. 1951 елның 1 сентябрендә Үзәк Джакартада Андре Элиасның йортында Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең филиалы барлыкка килгән. Филиал күзәтчесе итеп Роналд Джака билгеләнгән булган.

Яңа ишекләр ачыла

1951 елның ноябрь аенда Петер Вандерхаген Манадо шәһәрендә (Төньяк Сулавеси) хезмәт итәргә билгеләнгән булган. Элегрәк Тео Рату үз хатыны белән кечкенә төркемне анда инде оештырган булган. Кешеләрнең күбесе ул җирдә христиан динен тоткан һәм Аллаһы Сүзенә тирән хөрмәт белән караган. Күп кенә кеше, Йәһвә Шаһитләрен үз йортларына чакырып, Изге Язмалардагы тәгълиматларны үзләренә аңлатырга сораган. Кайчак башта алар, йортка кереп, ун кеше белән сөйләшә алган. Унбиш минуттан соң аларны инде якынча илле кеше тыңлап торган. Ә бер сәгатьтән соң Йәһвә Шаһитләре, хуҗа йортының ишегалдына чыгып, якынча 200 кешегә мөрәҗәгать итеп вәгазьләгән.

1952 елның башында Алберт һәм Джин Молтби Сурабая шәһәрендә (Көнчыгыш Ява) миссионер йортын ачкан. Индонезиядәге шәһәрләр арасында бу шәһәр зурлык буенча икенче урында тора. Соңрак аларга миссионер булып хезмәт иткән алты апа-кардәш кушылган: Гертруд Отт, Фредрика Ренскерс, Сюзи һәм Мэриан Стувэ, Эвелин Платт һәм Мими Харп. «Кешеләрнең күбесе мөселманнар иде һәм алар безгә карата яхшы мөнәсәбәттә иде. Күп кенә кеше хакыйкатькә сусаган, шуңа күрә Изге Язмалар өйрәнүләрен башлау җиңел иде. Өч елдан соң Сурабая җыелышында инде 75 вәгазьче хезмәт итә иде»,— дип сөйли Фредрика Ренскерс.

Джакартадагы миссионерлар

Ул вакытларда Паданг шәһәреннән (Көнбатыш Суматра) Азис исемле бер мөселман кешесе, филиалга хат язып, рухи яктан ярдәм сораган. Азис 1930 елларда Австралиядән килгән пионерлар белән өйрәнгән булган, ләкин Япония оккупациясе вакытында алар белән элемтәне югалткан. Аннары ул Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чыгарылган буклетка тап булган. Ул болай дип язган: «Мин буклетта Джакартадагы филиалның адресын күргәч, бик шатландым!» Филиал тиз арада район күзәтчесе Франс ван Влитны шул шәһәргә җибәргән. Азис үз күршесе Назар Риска белгәннәре турында сөйләгән. Назар сәясәт хезмәткәре булган, һәм аның да рухи яктан ач булганлыгы ачыкланган. Моны Франс белеп алган. Бу ике ир кеше үз гаиләләре белән хакыйкатьне кабул иткән. Азис кардәш тугры өлкән булып киткән, ә Назар Рис махсус пионер булып хезмәт иткән, һәм аның балаларының күбесе — ашкынучан Йәһвә Шаһитләре.

Франс ван Влит һәм аның сеңелесе Нел

Франс ван Влит актив булмаган бер кардәшкә килеп китү ясаган. Ул кардәш Баликпапан шәһәрендә (Көнчыгыш Калимантан) сугыш нәтиҗәсендә зыян күргән нефть заводын торгызуда катнашкан. Франс бу кардәш белән бергә вәгазьләгән һәм аны кызыксынган кешеләр белән өйрәнүләр үткәрергә дәртләндергән. Бу кардәш, Нидерландиягә кайтканчы, Баликпапанда кечкенә төркемне оештырган.

Соңрак яңа гына суга чумдырылган Ти Кутин апа-кардәш Банджармасин шәһәренә (Көньяк Калимантан) күченгән. Ти даяклар халкыннан булган үз туганнарына вәгазьләгән. Нәтиҗәдә, аларның күпләре хакыйкатьне кабул иткән. Шуларның кайберләре, үз авылларына кайтып, төркемнәр оештырган. Вакыт узу белән бу төркемнәр рухи яктан көчле җыелышларга әйләнгән.

Индонезия телендә басмалар чыгару

Вәгазь эше тиз таралган, шуңа күрә кардәшләргә индонезия телендә күбрәк басмалар кирәк булган. 1951 елда «Аллаһы хак» дигән китап индонезия теленә тәрҗемә ителгән булган, ләкин, хөкүмәт орфографиягә кагылышлы реформалар үткәргәнгә, филиалга бу басмаларны яңадан тәрҗемә итеп чыгарырга кирәк булган *. Бу китап ахыр чиктә чыккач, аны күп Индонезия кешеләре укыган.

1953 елда филиал индонезия телендә «Күзәтү манарасы» журналының 250 данәсен бастырган. Беренче чыгарылыштан инде 12 ел үткән булган. Башта бу журнал 12 битле булган һәм мимеографта бастырылган. Өч елдан соң журнал инде 16 биттән торган, һәм бер дөньяви типография һәр ай 10 000 данә бастырган.

«Уяныгыз!» журналы индонезия телендә 1957 елдан бирле һәр ай чыга башлаган. Тиздән бу журналның инде 10 000 данәсе чыккан. Бөтен ил буенча бастыру өчен кәгазь дефицит булган, шуңа күрә басмаларны чыгарыр өчен, кардәшләребезгә кәгазьгә лицензия алырга кирәк булган. Йәһвә Шаһитләренең лицензиясен ясаган чиновник аларга болай дигән: «Минемчә, Менара Пенгавал („Күзәтү манарасы“) — Индонезиядә иң яхшы журналларның берсе. Шуңа күрә мин сезгә кәгазьгә лицензияне алырга булышырга шат».

^ 13 абз. 1945 елдан бирле индонезия теленең орфографиясендә ике зур реформа үткән. Бу реформалар күбесенчә голланд орфографиясеннән арыныр өчен башкарылган булган.