Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Расселл кардәшнең хезмәттәшләре арасында тырыш пилигримнар булган

Йөз ел элек: 1916 елда

Йөз ел элек: 1916 елда

1916 ЕЛНЫҢ башында Беренче бөтендөнья сугышы инде бер елдан артык котырынган булган. Сугышта катнашкан илләрнең күп солдатлары вафат булган.

1916 елның 1 гыйнварындагы «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән: «Европада купкан сугыш нәтиҗәсендә, кешеләр күбрәк дин турында һәм киләчәк турында уйлана башлаган». Бу мәкаләдә шулай ук болай дип әйтелгән: «Әйдәгез, мөмкинлекләрне кулланып, хөрмәтле вазифаларыбызны үтәп торыйк. Курыкмыйк, ә, киресенчә, Аллаһы эшендә һәм аның хәбәрен таратуда ашкынучан булыйк».

1916 елның шигыре «Яков патша тәрҗемәсе»ндәге Римлыларга 4:20 гә нигезләнгән булган. Бу шигырь кардәшләрне «иманда нык» калырга дәртләндергән. Күп кенә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр шулай эшләгән дә һәм Йәһвәнең мул фатихаларын урган.

Пилигримнар җыелышларны дәртләндереп тора

Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең күчеп йөрүче вәкилләре пилигримнар дип аталган. Алар, шәһәрдән шәһәргә күчеп, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр төркемнәрен дәртләндереп торган һәм кирәкле күрсәтмәләр җиткергән. 1916 елда ким дигәндә 69 пилигрим, үз эшен башкарып, якынча миллион километр юл үткән.

Уолтер Торн исемле пилигрим, Норфлок шәһәрендә (Вирджиния штаты) конгресс нотыгын сөйләгәндә, мәсихчеләр алып барган көрәшне Бөтендөнья сугышы белән чагыштырган: «Исәпләүләр буенча, хәзер 20 миллионнан алып 30 миллионга кадәр кеше сугышта катнаша. ... Ләкин бүген дөнья белмәгән башка „солдатлар“ да бар. Сүз Раббыбызның солдатлары турында бара. Гидеонның гаскәриләре кебек, алар да көрәшә, ләкин рухи кораллар куллана. Алар хакыйкать, тәкъвалык һәм иман өчен данлы көрәш алып бара».

Сугыш вакытында хезмәт

Франциядә 1916 елның азагында Сомма елгасы янында сугыш үткән булган. Ул вакытта бер миллионнан артык кеше үлгән я яраланган булган. Кардәшләр, бу бик авыр булса да, Франция буйлап «сыйныфлар», ягъни җыелышлар, турында кайгырткан. 1916 елның 15 гыйнварында чыккан «Күзәтү манарасы»нда Жозеф Лефевр исемле кешенең хаты бастырылган булган. Ул Франциядә, Денен шәһәрендә яшәгән, һәм, Германия солдатлары бу җирне яулап алганга, аңа 1914 елда үз шәһәреннән качарга туры килгән. Ул көньякка таба, Парижга күченгән һәм бу шәһәрдә бердәнбер булган Изге Язмаларны Тикшерүчеләр сыйныфына йөри башлаган. Сәламәтлеге начар булса да, ул тиздән сыйныфның бар очрашуларын үткәрә башлаган.

Соңрак Жозефка Теофиль Леким кушылган. Бу кардәш тә Денен шәһәреннән качкан. Башта Леким кардәш Франциядәге Ошель шәһәренә барган. Анда ул «Күзәтү манарасы»ның мәкаләләрен тәрҗемә иткән. Шуннан соң ул бу мәкаләләрне Франциянең әле яулап алынмаган җирләрендә яшәгән кардәшләргә почта буенча җибәреп торган. Ошель шәһәрендәге хәрби хөкүмәт Теофиль кардәшнең эшендә шикләнгән һәм шуңа күрә аны бу шәһәрдән китәргә мәҗбүр иткән. Леким кардәш Парижга килгәч, Жозеф Лефевр аның килүен үз догаларына җавап итеп күргән.

Йәһвә бу кардәшләрнең Парижда башкарган хезмәтләрен мул итеп фатихалаган. Лефевр кардәш үз отчетында болай дип әйткән: «Сыйныфыбызга хәзер якынча 45 кеше килә... Күпләр үзләрен Аллаһыга багышлаган. Алар рухи уңышлар ясый. Бар кардәшләр дә диярлек һәр атна үткәрелә торган очрашуга килә. Бу очрашуда хезмәттә булган кызыклы очраклар хакында фикер алышалар».

Алар нейтралитет саклаган

Сугыш дәвам ителгән, һәм күп кенә абый-кардәшләргә нейтралитет мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булган. Бөекбританиядә армиядә хезмәт итү турындагы закон чыгарылган: 18 дән алып 40 яшькә кадәр ир-атлар армиягә барырга тиеш булган. Шулай да күп кенә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр тугры булып нейтралитет саклаган.

Мәсәлән, 1916 елның 15 апрелендә «Күзәтү манарасы»нда Шотландиядә яшәгән Уорден кардәшнең хаты китерелгән булган. Ул болай дип язган: «Улларымның берсенә хәзер 19 яшь. Армиядән баш тарткач, ул Раббы турында яхшы шаһитлек бирә. Аңа, моның өчен атып үтерәбез, дип янасалар да, Аллаһы аңа хакыйкать һәм тәкъвалык өчен нык торырга булышыр дип өметләнәм».

Эдинбургта (Шотландия) яшәгән китаплар таратучы Джеймс Фредерик Скотт армиягә барудан баш тартканы өчен суд алдына баскан. Суд бөтен шаһитләрне тыңлаганнан соң, мондый нәтиҗәгә килгән: Скотт кардәшкә «армиядә хезмәт итү турындагы законның чыгармасы кагыла», шуңа күрә ул гаепле түгел.

Ләкин күп кенә башка кардәшләрне армиядә хезмәт итү бурычыннан азат итмәгәннәр. 1916 елның 15 октябрендәге «Күзәтү манарасы»нда язылганча, бу елның сентябрь аена 264 абый-кардәш армиядә хезмәт итмәскә рөхсәт бирелсен дип гариза язган. 23 кардәшне сугыш белән турыдан-туры бәйле булмаган хезмәтне башкарырга билгеләгәннәр; калганнар «Милләт өчен файдалы эш башкарырга, мәсәлән, юллар төзергә һәм файдалы казылмалар табарга» тиеш булган. Аларның арасыннан кемдер «төрле җәзалар» алган. Нибары биш кардәш кенә хәрби хезмәттән азат ителгән булган.

Чарлз Тейз Расселл үлә

1916 елның 16 октябрендә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр арасында җитәкчелекне үз өстенә алган Чарлз Тейз Расселл Кушма Штатларның көнбатыш ягындагы шәһәрләрендә нотыклар сөйләр өчен киткән. Бу аның соңгы сәяхәте булган. 31 октябрьдә, сишәмбе көнне, төштән соң Расселл кардәш 64 яшендә Техас штатының Пампа шәһәрендә поездда үлгән.

Күп кенә кардәшләр Расселлны беркем дә алмаштыра алмый дип уйлаган. 1916 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда Расселл кардәшнең үзенең озак вакыт алып барган эшенә кагылышлы теләкләре бастырылган булган. Ләкин ачык сорау калган: Расселлның урынына кем килер?

Бу сорау Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) 1917 елның башында еллык очрашуында хәл ителергә тиеш булган. Анда катнашучылар, тавыш биреп, беравыздан бер ук кешене сайлаган. Ләкин киләсе айларда шунысы күренгән: бу бердәмлек озакка сузылмаган һәм кардәшләрне җитди авырлыклар көткән.