Төп мәгълуматка күчү

Медицина хезмәткәрләренә стресс белән көрәшергә ярдәм итәбез

Медицина хезмәткәрләренә стресс белән көрәшергә ярдәм итәбез

 Брин Төньяк Каролинада (АКШ) яши һәм җирле хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында хезмәт итә. Бу комитет, төрле хастаханәләр белән хезмәттәшлек итеп, Йәһвә Шаһитләре булган авыручыларга кирәкле ярдәм күрсәтә.

 COVID-19 пандемиясе аркасында күп кенә хастаханәләрдә килеп-китүләр тыелган булган. Брин, җирле хастаханәгә шалтыратып, рухи ярдәм күрсәтү бүлегенең директоры белән сөйләшергә булган. Ул Йәһвә Шаһитләренә ничек ярдәм итә алганын белешергә теләгән.

 Брин белән директорның ярдәмчесе сөйләшкән. Барлык килеп-китүләр тыелган булганга күрә, Брин, Йәһвә Шаһитләре аның белән элемтәгә керә алсын өчен, аларга үз телефон номерын тапшыруын сораган. Директор ярдәмчесе аңа булышырга ризалашкан.

 Брин шулай ук хастаханә хезмәткәрләре турында да уйлаган. Ул директор ярдәмчесенә медицина хезмәткәрләренең тырышлыкларын бик кадерли һәм аларның сәламәтлекләре яхшы булуына өметләнә дип әйткән. Ул шулай ук күп кенә кешеләрнең, аеруча хастаханә хезмәткәрләренең, пандемия аркасында нык стресс кичергәне турында укыганын әйтеп киткән.

 Директор ярдәмчесе COVID-19 пандемиясе аркасында хастаханә эшчеләренең тормышы чыннан да киеренке булып киткәнен раслаган.

 Моңа Брин болай дип җавап биргән: «Безнең сайтта стресс белән көрәшергә булыша торган мәгълүмат бар. Әгәр дә сез, jw.org сайтына кереп, эзләү юлына „стресс“ дип язсагыз, сез үзегезнең эшчеләрегезгә файдалы булган мәкаләләр таба алырсыз».

 Сөйләшкән арада ук директор ярдәмчесе безнең сайтка кергән һәм эзләү юлына «стресс» дип җыйган. Ул андагы мәкаләләрне күргәч: «Менә сиңа мә! — дигән.— Мин моны һичшиксез директорга күрсәтәчәкмен! Барлык хастаханә хезмәткәрләре һәм эшчеләре моны укып чыгарга тиеш. Мин, бу мәкаләләрне бастырып чыгарып, барысына да өләшәчәкмен».

 Брин берничә атнадан соң директор белән элемтәгә керә алган. Директор, ул һәм аның ярдәмчеләре сайтка кереп, стресс турындагы һәм моңа охшаш башка темалар белән бәйле мәкаләләрне бастырып чыгарганнарын сөйләгән. Алар бу мәгълүматны шәфкать туташларына һәм башка хастаханә хезмәткәрләренә җиткергән.

 Брин болай дигән: «Директор миңа безнең башкарган эшебез өчен рәхмәтен белдерде һәм мәкаләләрнең эчтәлекле һәм искиткеч итеп язылганын билгеләп китте. Һәркем анда үзе өчен файдалы мәгълүмат тапты».