Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Җинаятьчел тормыш һәм акча ярату миңа күп газап китерде»

«Җинаятьчел тормыш һәм акча ярату миңа күп газап китерде»
  • Туу елы: 1974

  • Туган иле: Албания

  • Үткәндә: карак, наркотиклар сатучы, төрмәдә утырып чыккан кеше

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Албаниянең башкаласы Тиранда ярлы бер гаиләдә тудым. Әтием намуслы кеше иде. Ул, безне кайгыртыр өчен, бик күп эшләде. Ләкин без барыбер көчкә очны-очка ялгап яшәдек. Малай чагымда мин ярлылыкны бик авыр кабул иттем. Бөтен балачагым диярлек аяк киемсез һәм ачлы-туклы килеш үтте.

 Мин яшь чактан ук урлый башладым. Шулай мин үз гаиләмә булышам дип уйладым. Нәтиҗәдә, мин полициягә эләктем. Шуңа күрә 1988 елда, миңа 14 яшь булганда, әтием мине авыр яшүсмерләр тәрбияләү мәктәбенә җибәрде. Мин анда ике ел үткәрдем һәм сварщик һөнәренә өйрәндем. Мәктәптән соң мин намуслы тормыш алып барырга булдым, ләкин эш таба алмадым. Ул вакытта Албаниядә сәяси тотрыксызлык аркасында эшсезлек югары иде. Минем рухым төште, һәм мин элеккеге дусларым белән яңадан урларга тотындым. Берникадәр вакыт үткәч, безне кулга алдылар һәм өч елга төрмәгә яптылар.

 Төрмәдән чыккач, мин җинаятьчел тормышымны дәвам иттем. Албаниянең икътисады җимерелгән иде, һәм илдә хаос хөкем сөрде. Шул шомлы заманада мин законсыз эшчәнлегем аркасында бик күп акча ясадым. Аннары, бер кораллы талаудан соң, ике дустым кулга алынгач, мин, төрмәгә эләкмәс өчен, илдән качып киттем. Ул вакытта минем инде Юлинда исемле хатыным һәм безнең кечкенә улыбыз бар иде.

 Без Англиядә урнаштык. Мин хатыным һәм улым белән яңа тормыш башларга тәвәккәл идем, ләкин иске гадәтләрем тирән тамырланган иде. Һәм, күп тә үтмәде, мин кабат элекке һөнәремә кайттым, бу юлы наркотиклар сата башладым. Минем кулларым аша зур акчалар үтә иде.

 Юлинда минем һөнәремә ничек карады? Ул үзе моның турында болай дип сөйли: «Мин Албаниядә үстем һәм шуңа күрә ярлылыктан котылырга хыяллана идем. Тормышымны яхшыртыр өчен, мин теләсә нәрсә эшләп карарга әзер идем. Һәм, минемчә, иң мөһиме акча иде. Шуңа күрә мин һәр яктан Артанны хупладым. Минем өчен барыбер иде, ул алдыймы, урлыймы я наркотиклар сатамы, акча гына китерсен».

«Мин һәр яктан Артанны хупладым. Минем өчен барыбер иде, ул алдыймы, урлыймы я наркотиклар сатамы, акча гына китерсен» (Юлинда).

 Ләкин 2002 елда тормышыбыз кинәт үзгәрде. Планнарыбыз һәм хыялларыбыз чәлпәрәмә килде. Мин зур партия наркотик белән тотылдым, һәм мине кабат төрмәгә утырттылар.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТӘ БАШЛАДЫ

 Мин Изге Язмаларның тормышыма йогынты ясый башлаганын үзем дә ничектер абайламыйча калганмын. Әле 2000 елда Юлинда, Йәһвә Шаһитләрен очратып, алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан иде. Изге Язмалар турында сөйләшүләр мине һич тә кызыксындырмады, алар миңа эчпошыргыч булып тоела иде. Ләкин Юлиндага бу өйрәнү бик ошады. Ул үзе болай ди: «Мин дини гаиләдә үстем һәм Изге Язмаларны хөрмәт иттем. Минем аның нәрсәгә өйрәткәнен һәрвакыт беләсем килә иде. Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнүдән мин зур шатлык таба идем. Изге Язмалардагы күп кенә тәгълиматлар миңа бик ошады. Белгәннәрем мине тормышымда кайбер үзгәрешләр ясарга этәрде. Шулай да акчага карата карашым үзгәрмәде диярлек. Әмма, Артан кулга алынгач, башыма күсәк белән суккандай булды. Кинәт мин Изге Язмаларда акча турында әйтелгәннәр дөрес икәнен аңладым. Без алар артыннан куып яшәдек, ләкин алар безне бәхетле итмәде. Мин шуны аңладым: Аллаһының һәр киңәшен тыңларга кирәк».

 2004 елда мин төрмәдән чыктым, һәм тиздән яңадан наркотиклар сатарга тотындым. Әмма Юлинданың моңа карашы инде үзгәргән иде. Аның сүзләре мине уйланырга этәрде. Ул миңа болай диде: «Миңа синең акчаң бүтән кирәкми. Миңа минем ирем һәм балаларымның әтисе кирәк. Синең үз янымда булуыңны телим». Аның сүзләре мине шаккатырды, ләкин аның әйткәннәре хак иде. Мин берничә ел гаиләмнән аерылган идем. Мин шулай ук, намуссыз юл белән акча табарга теләп, күпме бәлага эләккәнем турында да уйландым. Мин үзгәрергә кирәк икәнен аңладым һәм элекке дусларым белән араны өзәргә булдым.

 Тормышымда чын борылыш, хатыным һәм ике улым белән Йәһвә Шаһитләренең очрашуына килгәч, булды. Андагы кешеләрнең эчкерсезлеге һәм дусларча мөнәсәбәте мине хәйран калдырды. Соңрак мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым.

Элек мин акча күбрәк булса, бәхет тә күбрәк булыр дип уйлый идем

 Изге Язмалардан мин «һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату» икәнен һәм кайберәүләр, моңа бирелеп, «үзләрен күп газаплар белән яралаганнар» икәнен белдем (1 Тимутигә 6:9, 10). Әйе, мин моны бик яхшы аңлый идем! Тормышымда шулкадәр күп хаталар кылганыма һәм гаиләм белән үземә шулкадәр күп газап китергәнемә мин бик үкендем (Гәләтиялеләргә 6:7). Йәһвәнең һәм аның Улы Гайсәнең кешеләргә карата булган мәхәббәте турында белгәч, мин үзгәрә башладым. Мин үзем турында азрак, ә башкалар турында күбрәк уйлый башладым һәм гаиләм белән ешрак вакыт үткәрә башладым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Миңа Изге Язмалардагы мондый киңәшне тоту файда китерде: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез» (Еврейләргә 13:5). Мин хәзер җан тынычлыгына һәм саф вөҗданга ия. Миңа бу моңарчы кичермәгән шатлык китерде. Юлинда белән мөнәсәбәтләребез һәм гаиләбездәге бәйләнешләр ныгыды.

 Элек мин акча күбрәк булса, бәхет тә күбрәк булыр дип уйлый идем. Хәзер мин ачык күрәм, җинаятьчел тормыш һәм акча ярату миңа күп газап китерде. Әйе, без бай яшәмибез, ләкин бездә кадерлерәк нәрсә бар — Йәһвә Аллаһы белән дуслыгыбыз. Безнең гаиләбез Йәһвәгә бердәм гыйбадәт кыла. Без чын-чынлап бәхетле.

Йәһвә Шаһитләренең конгрессында гаиләм белән