Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ БУЛЫГЫЗ!

Миграцион кризис: миллионлаган кеше Украинадан кача

Миграцион кризис: миллионлаган кеше Украинадан кача

 2022 елның 24 февралендә Россия гаскәрләре Украинага һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, миллионлаган кеше, үз тормышларын коткарыр өчен, качарга мәҗбүр булган a.

 «Бомбалар шартлый иде. Бу коточкыч иде! Әйтеп бетергесез. Эвакуацияләү өчен поездлар барлыгын белгәч, без китәргә булдык. Һәр кеше үзе белән кечкенә рюкзак кына ала алды. Без документлар, дарулар, су һәм бераз ризык кына алдык. Без, бар нәрсәне калдырып, бомбалар төшкән арада вокзалга киттек» (Харьковтан Наталия).

 «Без ахырга кадәр сугыш булмаячак дип ышанган идек. Шәһәрнең төрле төбәкләреннән шартлаулар ишетелде, хәтта тәрәзәләр селкенә башлады. Мин, иң кирәклесен алып, илдән качарга булдым. Өйдән иртәнге сәгать сигездә чыгып, мин поезд белән — Львовка кадәр, аннары автобус белән Польшага барып җиттем» (Харьковтан Надежда).

Бу мәкаләдә

 Миграцион кризисның сәбәпләре нинди?

 Украинадагы миграцион кризис Россиянең бәреп керүе аркасында башланган. Ләкин Изге Язмалар андый вакыйгаларның башка сәбәпләрен дә ача.

  •   Кешеләрнең бер хөкүмәте дә кешелекнең өметләрен акламаган. Хакимлеккә ия булган кешеләр үз көчен халыкны кысрыклар өчен куллана (Вәгазьче 4:1; 8:9).

  •   Шайтан Иблис — «бу дөньяның идарәчесе» — кешелеккә зур йогынты ясый. Изге Язмаларда аның турында: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтелә (Яхъя 14:30; 1 Яхъя 5:19).

  •   Гасырлар буе кешелек күп кайгы-хәсрәтләрдән газап чиккән. Ләкин Изге Язмалар буенча, «соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк» (2 Тимутигә 3:1). Бу көннәр сугышлар, табигать афәтләре, ачлык һәм эпидемияләр белән аерылып торачак (Лүк 21:10, 11). Без нәкъ шул вакытта яшибез. Бу бәлаләр кешеләрне үз илләреннән качарга мәҗбүр итә.

 Качакларга чын өмет кем бирә ала?

 Изге Язмалардан күренгәнчә, Барлыкка Китерүчебез Йәһвә b Аллаһы качакларны һәм үз өйләреннән мәхрүм булган кешеләрне ярата һәм кызгана (Канун 10:18). Аллаһы качакларның авырлыкларын чишәргә вәгъдә итә. Ул моны үзенең Патшалыгы ярдәмендә эшләячәк, ә бу хөкүмәт кешеләрнең бар хөкүмәтләрен алмаштырачак (Даниял 2:44; Маттай 6:10). Үз Патшалыгы ярдәмендә Йәһвә Шайтанны юк итәчәк (Римлыларга 16:20). Бу Патшалык бөтен җир белән идарә иткәнгә, кешелек милләтчелек аркасында бүленмәячәк. Бар кешеләр бердәм гаилә булып яшәячәк. Беркемгә дә үз өеннән качарга туры килмәс, чөнки Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Аларның һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр, аларны беркем дә куркытмас, бу бит — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең авызыннан чыккан сүз» (Микай 4:4).

 Аллаһы Патшалыгы гына миграцион кризис проблемасын тулысынча хәл итә ала. Йәһвә үз Патшалыгы ярдәмендә кешеләрне качарга этәрүче сәбәпләрне юк итәчәк. Аларның кайберләрен карап чыгыйк:

 Изге Язмалар качакларга булыша аламы?

 Әйе. Изге Язмаларда якты киләчәккә өметтән тыш, хәзерге авырлыкларны кичерер өчен киңәшләр дә бар.

 Изге Язмалардагы принцип: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

 Мәгънәсе. Туа алган авырлыклар һәм үзегезне алардан ничек яклап булганы турында уйланыгыз. Качаклар якланмаган һәм яңа шартларга әле ияләшмәгән булганга, җинаятьчеләр моны куллана ала икәнен онытмагыз.

 Изге Язмалардагы принцип: «Ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тимутигә 6:8).

 Мәгънәсе. Матди нәрсәләр турында чиктән тыш борчылмагыз. Иң кирәклесе белән канәгать булсагыз, сез бәхетлерәк булырсыз.

 Изге Язмалардагы принцип: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).

 Мәгънәсе. Сабыр һәм игелекле булыгыз. Бу сыйфатлар сезгә яңа урында башкаларның хөрмәтен яуларга һәм яхшы исемгә ия булырга ярдәм итәр.

 Изге Язмалардагы принцип: «Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз» (Римлыларга 12:17).

 Мәгънәсе. Гаделсезлеккә очраганда, ярсымагыз һәм үч алмагыз. Бу хәлне начарайтыр гына.

 Изге Язмалардагы принцип: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13).

 Мәгънәсе. Тормышыгызда Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне беренче урынга куегыз һәм аңа дога кылыгыз. Ул сезгә барысын кичерер өчен көч бирәчәк.

 Изге Язмалардагы принцип: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7).

 Мәгънәсе. Нәрсә генә булмасын, Аллаһыдан җан тынычлыгы сорагыз. «Филипиялеләргә 4:6, 7: „Һичнәрсә турында борчылмагыз“» дигән мәкаләне карагыз.

a Сугыш башланганнан соң киләсе көнне Качаклар буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы баш комиссары идаралыгы бу миграцион кризисны гадәттән тыш вакыйга дип атаган. 12 көн эчендә генә ике миллионнан артык кеше Украинадан — күрше илләргә һәм тагын бер миллион кеше илнең башка төбәкләренә качкан.

b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне укыгыз.