Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Comstock Images/Stockbyte via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Сез нинди җитәкчене сайларсыз? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Сез нинди җитәкчене сайларсыз? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Кешеләр нинди җитәкчене сайларга дигән мөһим карарлар кабул итә.

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Хөкүмәт башлыкларының мөмкинлекләре чикле

 Изге Язмаларда бар хөкүмәт башлыкларының мөмкинлекләре чикле икәне ачыклана.

  •   «Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый. Сулышы өзелгәч, кеше кире туфракка кайта. Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга» (Зәбур 146:3, 4, искәрмә).

 Хәтта иң сәләтле җитәкчеләр дә ахыр чиктә үләчәк. Моннан тыш, алар үзләре башлаган яхшы эшләрен үзләреннән соң киләчәк кешеләр дәвам итәчәк икәненә гарантия бирә алмый (Вәгазьче 2:18, 19).

 Изге Язмалар ачыклаганча, кешеләр үз-үзләре белән беркайчан да идарә итәргә тиеш булмаган.

  •   «Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирмия 10:23).

 Безнең көннәрдә яхшы җитәкче була алган берәр кем бармы?

Аллаһы хуплаган җитәкче

 Изге Язмаларда аңлатылганча, Аллаһы иң сәләтле һәм иң лаеклы җитәкчене билгеләгән: бу Гайсә Мәсих (Зәбур 2:6). Гайсә — Аллаһы Патшалыгының Патшасы. Бу Патшалык — күктән идарә итә торган хөкүмәт (Маттай 6:10).

 Сез Гайсәнең җитәкчелеген кабул итәрсезме? Изге Язмалар ни өчен бу сорау мөһим икәнен күрсәтә.

  •   «Угылны [Гайсә Мәсихне] олылагыз, югыйсә Аллаһының ачуы килер, һәм сез юлыгызда һәлак булырсыз, чөнки аның ярсуы тиз кабыныр. Аны үзенең сыенычы иткән һәр кеше бәхетле» (Зәбур 2:12).

 Хәзер карар кабул итәргә вакыт. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр күрсәткәнчә, Гайсә 1914 елда идарә итә башлаган һәм тиздән Аллаһы Патшалыгы бар кеше хөкүмәтләрен алмаштырачак (Даниял 2:44).

 Гайсәнең җитәкчелеген ничек кабул итәргә икәнен күбрәк белер өчен, «Инде хәзер Аллаһы Патшалыгы ягына басыгыз!» дигән мәкаләне укыгыз.