Төп мәгълуматка күчү

«Күзәтү манарасы»: бар журналлардан өстен

«Күзәтү манарасы»: бар журналлардан өстен

«Күзәтү манарасы» — дөньяда иң зур тираж белән бастырыла торган журнал. Һәрбер санның тиражы 42 миллионнан артык данә тәшкил итә. Аннан соң икенче урында «Уяныгыз!» дигән журнал тора. Аның тиражы 41 миллион данә тәшкил итә. Бу ике журналны Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгара. Алар 236 ил белән территориядә таратыла.

Ә дөньядагы башка басмалар турында нәрсә әйтеп була? Журналлар нәширләре ассоциациясенең (АКШ) мәгълүматлары буенча, Америкадагы бар түләүле журналлар арасында беренче урында Пенсионерлар ассоциациясе (АКШ) нәшер итеп торган журнал тора. Шул журнал илледән узган кешеләр өчен бастырылып чыгарыла. Аның тиражы 22, 4 миллион данә тәшкил итә. «АДАЦ Моторвельт» дигән немец журналының тиражы 14 миллион данәгә якынлашып килә, ә «Гуши хуэй» («Әсәрләр») дигән кытай журналы 5, 4 миллион данә тираж белән бастырылып чыга.

Ә газеталар турында әйткәндә, тираж буенча беренче урында «Иомиури» дигән япон газетасы тора. Аның тиражы 10 миллионнан артык данә тәшкил итә.

Йәһвә Шаһитләренең басмалары башка басмалардан төрле телләргә тәрҗемә итү буенча да өстенлек ала. «Күзәтү манарасы» 190 нан артык телгә тәрҗемә ителә, ә «Уяныгыз!» — 80 нән артык телгә. Мисал өчен: «Ридерз дайджест» дигән журнал 21 телдә бастырылып чыга, бер илдә аның эчтәлеге бер төрле булса, икенче илдә — икенче төрле.

Шунысын да әйтергә кирәк: «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!», югарыда искә алынган журналлардан аермалы буларак, ирекле иганәләргә бастырыла, аларда бернинди реклама юк һәм алар бушлай таратыла.

«Күзәтү манарасы»ның максаты — Изге Язмалардагы тәгълиматларны, аеруча анда Аллаһы Патшалыгы турында язылганнарны аңлату. Бу журнал 1979 елдан бирле даими рәвештә бастырылып чыгарыла. «Уяныгыз!» дигән журналда киңрәк темалар карала, аның максаты — кешенең Барлыкка Китерүчегә иманын ныгыту. Анда шулай ук Изге Язмаларда язылганнарның гамәли файдасына басым ясала.