Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Җенси мөнәсәбәтләргә карашымны ничек аңлатырга?

Җенси мөнәсәбәтләргә карашымны ничек аңлатырга?

«Нәрсә?! Син һаман да гыйффәтлемени?»

Әгәр син гыйффәтле булсаң һәм бу сорауга җавап бирергә теләсәң, шушы мәкалә сиңа үз карашларыңны аңлатырга ярдәм итәр.

 Гыйффәтлелек нәрсә ул?

 «Гыйффәтле» дип җенси мөнәсәбәтләргә кермәгән кешене атыйлар.

 «Гадәти» якынлык кылудан тыш, сексның башка төрләре дә бар. Кайбер яшьләр, сексның башка төрләрендә катнашсалар да, «гадәти» якынлык кылу белән шөгыльләнмәгәнгә, үзләрен гыйффәтле дип саный.

 Мәсәлән, алар ораль, аналь секс белән я башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү белән шөгыльләнә. Ләкин болар да «җенси мөнәсәбәтләргә» керә.

 Нәтиҗә. Җенси мөнәсәбәтләргә кергән кешеләр, шул исәптән ораль, аналь секс белән я башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү белән шөгыльләнгән кешеләр, үзләрен гыйффәтле дип атый алмый.

 Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә әйтелә?

 Изге Язмалар буенча, никахлашкан ир белән хатын гына җенси мөнәсәбәтләргә керә ала (Гыйбрәтле сүзләр 5:18). Шуңа күрә Аллаһының хуплавын алырга теләгән кеше, никахлашканчы, җенси мөнәсәбәтләрнең бер төре белән дә шөгыльләнергә тиеш түгел (1 Тисалуникәлеләргә 4:3—5).

 Кайберәүләр Изге Язмалардагы караш инде искергән дип әйтә. Ләкин бу «чирле» дөньяда аерылышулар, теләмәгән йөккә узу һәм җенси юл белән күчә торган чирләрнең никадәр киң таралганын исәпкә алсак, бу дөньяви карашның никадәр ялгыш булганын ап-ачык күрәбез! (1 Яхъя 2:15—17) Әйе, Изге Язмалардагы нормалар бер дә искермәгән!

 Әгәр берәрсе сиңа 1 000 доллар бүләк итсә, син бу акчаны теләсә ничек чәчәр идеңме? Юктыр.

 Җенси мөнәсәбәтләр турында да шуны ук әйтеп була. 14 яшьлек Сьерра болай ди: «Еллар узгач, исемнәрен дә исемә төшерә алмаган кешеләргә гыйффәтлегемне әрәм итәсем килми». Ә 17 яшьлек Тэмми болай ди: «Җенси мөнәсәбәтләр — аеруча кадерле бүләк. Аны теләсә кемгә биреп, аның кыйммәтен төшерәсем килми».

 Нәтиҗә. Аллаһы Сүзе буенча, никахта булмаган кешеләр әхлакый яктан саф, гыйффәтле булып калырга тиеш (1 Көринтлеләргә 6:18; 7:8, 9).

 Бу сорауга синең карашың ничек?

  •   Синеңчә, Изге Язмалардагы нормалар дөресме яисә алар чиктән тыш катгыймы?

  •   Ничек уйлыйсың, бер-берсен яраткан, әмма әле никахта булмаган кешеләр арасында җенси мөнәсәбәтләр ярыймы?

 Бу мәсьәлә турында җитди уйланганнан соң, күп кенә яшьләр гыйффәтле булып калу  иң акыллы карар дип саный. Алар үз карарына үкенми һәм үзләрен нәрсәдәндер мәхрүм ителгән дип тә санамый. Алар менә нәрсә әйтә.

  •  «Мин гыйффәтле булуыма бик шатланам! Никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керсәң, бу физик һәм эмоциональ сәламәтлеккә зыян китерә ала, ә минем андый проблемаларга дучар буласым килми» (Эмили).

  •  «Минем җенси мөнәсәбәтләргә кергән егетләр „исемлегем“ юк. Җенси юл белән күчә торган чирләрем дә юк. Мин моның белән бик горурланам» (Элейн).

  •  «Минем яшьтәге һәм олырак яшьтәге күп кенә кызлар никахка кадәр егетләр белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән. Соңрак аларның моңа бик үкенгәннәрен ишеткәнем бар. Аларның хатасын һич тә кабатлыйсым килми» (Вера).

  •  «Теләсә кем белән җенси мөнәсәбәтләргә кереп йөргән кешеләрне беләм. Аларның күңел яралары озак вакыт төзәлми. Минем андый кешеләр урынында каласым килми» (Диана).

 Нәтиҗә. Җенси басымга я вәсвәсәгә очраганчы ук, бу мәсьәлә буенча карар кабул ит һәм тәвәккәл бул (Ягъкуб 1:14, 15).

 Үз карашларыңны башкаларга ничек аңлатырга?

 Берәрсе, җенси мөнәсәбәтләргә карашыңңы белергә теләп, сораулар бирә башласа, нәрсә эшләргә? Төрле юллар бар.

 «Кеше бу сорауны мине кимсетер өчен бирсә, мин аның алдында акланып тормас идем һәм: „Синең ни эшең бар?“ — диеп, китеп барыр идем» (Карина).

 «Кызганычка каршы, мәктәптә кайберәүләр сыйныфташларыннан мыскыллап көлә. Шул максат белән миңа сораулар биргән очракта мин аларга җавап биреп тормас идем» (Дейвид).

 Син белә идеңме? Гайсә дә кайвакыт үзеннән мыскыллап көләргә теләүчеләрнең сорауларына җавап бирмәгән (Маттай 26:62, 63).

 Ә әгәр дә кешенең эчкерсез беләсе килсә, шул чакта нәрсә? Ул Изге Язмаларга хөрмәт белән караса, аңа 1 Көринтлеләргә 6:18 не күрсәтеп була. Анда никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә кергән кеше үз тәненә зыян китерә дип әйтелә.

 Ә бәлки, син үз карашларыңны Изге Язмалардан шигырьләр укымыйча, үз сүзләрең белән генә аңлатырга булырсың. Ничек кенә булмасын, инанганлык белән сөйлә. Истә тот: син саф булып калуың белән горурлана аласың (1 Петер 3:16).

 «Инанганлык белән сөйләгәндә, син үз карашларыңа шикләнмичә, нык торуыңны күрсәтәсең. Шулай итеп син башкаларның сүзен тыңлап кына түгел, ә үз карарың буенча сафлык саклаганыңны раслыйсың» (Джилл).

 Нәтиҗә. Үз карашларыңа инанган булу башкаларга моны аңлатканда ярдәм итәр. Аларның реакцияләре сине гаҗәпләндерергә мөмкин. Мәсәлән, 21 яшьлек Мелинда болай ди: «Гыйффәтле булуым турында белгәч, хезмәттәшләрем мине мактады. Алар моны сәер дип санамый. Киресенчә, алар саф булуымны тотнаклылык һәм югары әхлак билгесе итеп күрә».

 Киңәш. Җенси мөнәсәбәтләргә карашыңны инанганлык белән аңлатырга өйрәнер өчен, «Җенси мөнәсәбәтләргә карашыңны ничек аңлатырга?» дигән йөкләмәне кара. Шулай ук «Сорауларыңа җавап» дигән китапта (рус) түбәндә китерелгән бүлекләрне укып чык.

«Миңа „Сорауларыңа җавап“ дигән китаптагы мисаллар бик ошый. Мәсәлән, 1 томда 187 нче биттәге иллюстрациядә җенси мөнәсәбәтләр кыйммәтле муенса белән чагыштырыла: никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керсәң, бу муенсаны бушка сатасың булып чыга. Ә 177 нче биттә җенси мөнәсәбәтләр матур рәсем белән чагыштырыла. Никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү бу картинаны идән келәме итеп куллануга тиң булыр иде. Әмма 2 томның 54 нче битендә китерелгән мисал — иң яраткан мисалым. Иллюстрациягә комментарийдә болай диелә: „Никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү әле бирелмәгән бүләкне ачып куллануга тиң“. Моннан тыш, син булачак тормыш иптәшеңне аңа тиешле бүләгеннән мәхрүм итәсең» (Виктория).