Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен порнографияне кире кагарга?

Ни өчен порнографияне кире кагарга?

 Син аны кире кага алырсыңмы?

 Интернетны кулланасыңмы? Алайса, иртәме-соңмы көтмәгәндә порнография белән очрашырсың. «Аны хәтта эзлисе дә юк,— дип әйтә 17 яшьлек Хейли.— Ул үзе сине таба».

 Порнография хәтта аны карамаска тәвәккәл кешеләрне дә вәсвәсәли ала. «Мин үз-үземә беркайчанда аңа бирешмәячәкмен дип әйттем, шулай да бирештем,— дип сөйли 18 яшьлек Грег.— Аның ятьмәсенә беркайчан да эләкмәячәксең дип әйтеп булмый».

 Аеруча безнең көннәрдә порнографиягә тап булу бик җиңел. Секстинг эпохасында күп кенә яшүсмерләр үзләре үз порнографияләрен ясыйлар һәм тараталар.

 Нәтиҗә. Әти-әниеңә дә, әби-бабаңа да синең кебек яшь булганда, андый авырлык белән очрашырга туры килмәгән. Мондый сорау туа: «Син порнографияне кире кага алырсыңмы?» (Зәбур 96:10).

 Үзең порнография карамаска кара итсәң генә, җавап «әйе» булыр. Башта сиңа порнография карау бу начар гадәт икәнен тану мөһим. Әйдә, бу темага кагылышлы кайбер мифларны һәм фактларны карап чыгыйк.

 Мифлар һәм фактлар

 Миф: Порнография миңа зыян китермәс.

 Факт: Тәмәке тарту үпкәгә тәэсир иткән кебек, порнография дә синең фикер йөртүеңә шулай ук тәэсир итә. Ул сине нәҗесли. Ул Аллаһы барлыкка китергән ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне боза (Яратылыш 2:24). Вакыт узу белән порнография аркасында хәтта нәрсә дөрес, ә нәрсә начар икәнен аеру сиңа авыр булып китәргә мөмкин. Мәсәлән, кайбер экспертлар болай дип әйтә: порнографияне карау гадәтләренә кереп киткән кешеләр хатын-кызлар белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итә.

  Изге Язмаларда «һәртөрле нәҗеслекне комсызланып башкарган» кешеләр сурәтләнә (Эфеслеләргә 4:19). Аларның вөҗданнары сизгерлеген шулкадәр югалта ки, дөрес булмаганын эшләсәләр дә, үзләрен гаепле хис итмиләр.

 Миф: Порнография җенси мөнәсәбәтләр турында белем алырга булыша.

 Факт: Порнография комсыз булырга өйрәтә. Кешегә карап гел җенси уйлар гына туа һәм кеше эгоистик теләкләрне канәгатьләндер өчен генә яши. Бер тикшерү күрсәткәнчә, порнографияне карау гадәтләренә кереп киткән кешеләр никахка кергәннән соң, җенси мөнәсәбәтләрдән азрак канәгатьлек таба.

  Изге Язмалар мәсихчеләрне «фахишәлектән, нәҗеслектән, җенси нәфестән, зарарлы теләктән һәм... комсызлыктан» качарга өнди. Ә порнография нәкъ шуны эшләргә этәрә (Көләсәйлеләргә 3:5).

 Миф: Порнографиягә каршы торган кешеләр үзләрен бигрәк тәкъва кеше дип күрсәтә.

 Факт: Порнографияне кире каккан кешеләр җенси мөнәсәбәтләргә хөрмәт белән карый. Алар җенси мөнәсәбәтләрне Барлыкка Китерүченең бүләге дип саный. Андый мөнәсәбәтләр никахта булган һәм бер-берсенә тугрылык саклаган ир белән хатын арасындагы бәйләнешләрне ныгыта. Никахка кергәч, андый карашлар тоткан кешеләр, күрәсең, җенси мөнәсәбәтләрдән күбрәк канәгатьлек табачак.

  Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында ап-ачык әйтелә. Мәсәлән, ирләр өчен шундый сүзләр бар: «Сөекле хатының белән күңелең ач; һәрвакыт... аның сүрелмәс мәхәббәте белән ләззәтләнеп яшә» (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19).

 Порнографиядән ничек баш тартырга?

 Сиңа порнография карау вәсвәсәсен җиңү авыр булса, нәрсә эшләргә? «Порнографиядән ничек баш тартырга?» дигән йөкләмә сиңа булышыр.

 Шикләнмә, син порнография карау вәсвәсәсен кире кага алырсың. Әгәр дә порнографияне карарга инде башлагансың икән, ничек аны бүтән карамаска икәнен белә алырсың. Шулай эшләп син файда гына күрерсең.

 Калвин мисалына игътибар итик. Ул 13 яшьтән порнографияне карый башлаган. «Бу дөрес түгел икәнен мин белә идем,— ди Калвин,— әмма карау теләгем бик көчле иде. Караганнан соң үземне бик начар хис итә идем. Ахыр чиктә, әти мине тотты. Дөресен генә әйткәндә, бу миңа җиңеллек китерде. Ниһаять, мин үзем мохтаҗ булган ярдәмне күрдем».

 Калвин порнографиядән баш тартырга өйрәнгән. Ул болай ди: «Порнография карый башлагач, мин зур хата ясадым. Мин әле дә аның нәтиҗәләрен кичерәм, чөнки порнографик сурәтләр һаман искә төшә. Вакыт-вакыт әле дә минем шундый фикер туа: „Ярамаган нәрсәләргә карасам нәрсә хис итәрмен?“ Әмма соңыннан мин, Йәһвә теләгәнне эшләсәм, нинди бәхетле, саф һәм яхшы киләчәк мине көтә икәнлеге турында уйлыйм».