Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образларга иярмәү акыллы? (1 өлеш: кызлар өчен)

Ни өчен массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образларга иярмәү акыллы? (1 өлеш: кызлар өчен)

 Массакүләм мәгълүмат чаралары нинди образ тага?

 Биредәге сүзләргә игътибар ит һәм сорауларга җавап бир.

Беренче багана

Икенче багана

Җитлекмәгән

Җаваплы

Фетнәчел

Канунга буйсынучы

Әхлаксыз

Әхлаклы

Җилбәзәк

Акыллы

Гайбәтчел

Төпле

Алдакчы

Намуслы

  1.   Телевизорда, киноларда һәм заманча журналларда яшүсмер кызларны нинди кеше итеп күрсәтәләр?

  2.   Синең нинди буласың килә?

 Беренче сорауга җавап биргәндә, син, күрәсең, сүзләрне — беренче баганадан, ә икенчесенә — икенчесеннән сайлагансыңдыр. Шулай булса, син заманча журналларда күрсәтелгән «типик» кызларның санына кермисең. Һәм синең кебек кызлар аз түгел! Башкаларның сүзләренә игътибар итик.

 «Заманча кинолардагы яшүсмер кызлар — начар холыклы фетнәчеләр. Андый киноларны карасаң, бар кызлар — үз-үзләрен генә яратучы, чебеннән фил ясаучы тавыш чыгаручылар» (Эрин).

 «Кинолардагы кызлар игътибар үзәгендә булырга ярата, аларның уйларында гел тышкы матурлык, киемнәр, популярлык һәм егетләр» (Натали).

 «Кинода исерткеч эчемлекләр эчми, егетләр белән йокламый һәм әти-әнисенә каршы чыкмый торган кызлар сирәк очрый. Әгәр дә андый булмаса, ул я дингә чамадан тыш бирелгән, я тормыштан артта калган» (Мария).

 Үз-үзеңнән сора: киемнәремнән, тәртибемнән һәм сөйләгәннәремнән нинди кеше булуым күренәме яисә боларның барысы массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образның чагылышы гынамы?

 Нәрсә белү мөһим?

  •   Күпләр үзләрен индивидуаль, кабатланмас, табигатьтә бердәнбер кеше дип саный. Әмма чынында алар массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образга гына иярә. «Минем сеңелем үзе турында нәкъ шулай уйлый,— дип әйтә Карен исемле бер кыз.— Ул заманча киемнәр белән егетләргә генә кызыккан булып кылына. Ул үзе акыллы кыз. Миңа билгеле булганча, ул башка нәрсәләр белән дә кызыксына, ләкин ул башка кызлардан артта калмас өчен, ахмак булып кылына. Ә аңа нибары 12 яшь кенә!»

     Изге Язмаларның карашы. «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәгез» (Римлыларга 12:2).

  •   Массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образлар күпчелек кызларның карашларын чагылдырмый. «Фильмнар белән китапларда кызларны акылдан шашкан җиңел холыклы эгоистлар итеп күрсәтәләр, ләкин, минемчә, күпчелегебезнең үз башы бар,— ди 15 яшьлек Алексис.— „Үземә чибәр егетне кайдан табарга микән“ дип уйлап утырудан башка күпкә мөһимрәк нәрсәләр турында уйланасы бар ич».

     Изге Язмаларның карашы. «Җитлеккәннәр... үз сизгерлекләрен... яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткәннәр» (Еврейләргә 5:14).

  •   Массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образлар яшүсмерләрнең түгел, ә акча эшләүче кешеләрнең файдасына хезмәт итә. Табыш артыннан куып, зур компанияләр — нәшриятләр, мода йортлары, электрон җайланмаларны җитештерүчеләр һәм шоу-бизнес эшмәкәрләре — балаларны әле яшүсмер чакларына җиткәнче мишень итеп сайлый. «Рекламачыларның фикеренчә, баланың заманча киеме, «асылташлары», бизәнгечләре һәм электрон җайланмалар булмаса, ул берничек тә популяр була алмас,— дип әйтелә „12 дән 29 га кадәр“ дигән китапта.— Балалар „җим“ белән чагыштырырлык рекламаны, „җимнең“ асылына төшенгәнче, күреп кала».

     Изге Язмаларның карашы. «Дөньядагы бар нәрсә — тән теләкләре, күзләр нәфесе, байлык белән мактану — күктәге Атабыздан түгел, ә дөньядан» (1 Яхъя 2:16).

 Уйлану мөһим. Синең киң таралган товарлар артыннан кууыңнан кем файда күрер? Яшьтәшләрең сине үз күрсен өчен генә, кесә телефоның соңгы моделен сатып алырга кирәк дигән уйның башыңда тууын кем теләр иде? Коммерсантлар кемне кайгырта — синеме, үзләренме?

 Нәрсә эшләп була?

  •   Массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образларга субъектив карарга өйрән. Үскән саен, зирәклегең арта бара. «Массакүләм мәгълүмат чаралары тага торган образлар миңа нинди йогынты ясар» дип алдан уйларга тырыш. «Заманча журналлар белән фильмнар чамадан тыш бизәнгән, шәп-шәрә диярлек кызларның образын тага,— дип әйтә 14 яшьлек Алана.— Күп кенә кызлар шуны аңлап бетерми: андый кызларга иярү чибәррәк итми, ә мәзәк итә».

  •   Синең кем буласың килсә, шул булырга тырыш. Мәсәлән, бу мәкалә башындагы сайлаган сыйфатларыңны — сине башкалар алдында кадерле итәчәк сыйфатларны искә төшер. Инде бүгеннән башлап аларны булдыра яисә яхшырта башлап булмыймы? Инҗилдә: «Яңа шәхес булып киенегез. Ул төгәл белем ярдәмендә (реклама тага торган образга түгел, ә) үзен Булдыручыга охшаш итеп яңара бара»,— дип язылган (Көләсәйлеләргә 3:10).

  •   Үрнәк алырлык кешеләрне эзлә. Бу, бәлки, синең якыннарың, мәсәлән, әниең яисә әтиеңнең я әниеңнең апасы булыр. Ә, бәлки, синең рухи яктан җитлеккән кыз иптәшләрең яки танышларың булыр. Йәһвә Шаһитләренең мәсихче җыелышларында үрнәк алырлык күп хатын-кызлар белән танышып була (Титуска 2:3—5).

 Киңәш. «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапны укып, Рут, Һанна, Әбигыя, Эстер, Мәрьям һәм Марта кебек күркәм хатын-кызларның үрнәге турында күбрәк белергә тырыш. «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китап Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.