Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Килеш-килбәтем әйбәтме?

Килеш-килбәтем әйбәтме?

 Ни өчен кием сайлау мөһим? Чөнки килеш-килбәт кешенең нинди икәнен күрсәтә. Синең киемең үзең турында нәрсә ачыклый?

 Модага кагылышлы өч хата, һәм алардан ничек качарга

Беренче хата. Реклама тәэсиренә бирелү.

 Тереза исемле кыз болай ди: «Кайвакыт мин модага игътибар итәм, чөнки аның турында күп реклама күрсәтәләр. Теге я бу киемне йөрткән кешеләрне һәрвакыт күреп торганга, мода йогынтысына бирелмәү җиңел түгел».

 Ләкин реклама кызларга гына тәэсир итә дип әйтеп булмый. «Малайлар да модага бирелә,— дип әйтелә «Яшүсмер малайларны тәрбияләү өчен җитәкчелек» дигән китапта.— Алар һәрвакыт рекламаларның мишене булып тора» («The Everything Guide to Raising Adolescent Boys»).

 Башка мөмкинлек: Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Бу принцип буенча эш итеп, реклама үзеңне нәрсәгә этәрә икәнен тикшер. Мәсәлән, берәр рекламада «кыю» яки «сексуаль» киемнәрне күрсәтсәләр, үзеңә мондый сораулар бир:

  •  «Мин андый кием киеп йөрсәм, бу кемгә файда китерер?

  •  Бу кием минем нинди тормыш алып барганымны күрсәтер?

  •  Бу стиль үзем һәм карашларым турында дөрес мәгълүмат бирерме?»

 Киңәш: Бер атна дәвамында рекламаларга һәм модага игътибар ит. Алар нинди тормыш рәвешенә этәрә? Реклама аша сиңа билгеле бер кием кирәк дигән фикерне тагарга тырышмыйлармы? Карен исемле яшүсмер болай ди: «Сиңа зур басым ясала. Килеш-килбәтең, киемнәрең шәп, ә буй-сының идеаль булсын дип өндиләр. Реклама ясаучылар яшьләргә җиңел генә тәэсир итеп була икәнен белә».

Икенче хата. Башкалар сине кабул итсеннәр өчен, алар кебек киенү.

 Мануэль исемле яшүсмер болай ди: «Берәр стиль модада булса, һәркем бу стиль буенча киенеп йөри. Аларча киенмәсәң, кешеләр сине хөкем итәр». Анна исемле яшүсмер моның белән риза. Ул: «Кеше, модага иярүгә караганда, күбрәк башкаларга охшаш булырга тели»,— дип әйтә.

 Башка мөмкинлек: Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бүтән бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәгез» (Римлыларга 12:2). Бу киңәш буенча эш итеп, гардеробыңа күз сал һәм үзеңә мондый сораулар бир:

  •  «Кием сайлаганда, миңа күбрәк нәрсә тәэсир итә?

  •  Кием фирмасының атаклы булу-булмавы минем өчен никадәр мөһим?

  •  Мин кешеләрне үз киемнәрем белән таң калдырырга телимме?»

 Киңәш: Я мода буенча киенү (һәм дуслар сине таный), я модадан чыккан киемне кию (һәм башкалар сине кабул итми) дигән ике мөмкинлек кенә бар дип уйлама. Башкача да эш итеп була: кием сиңа ошасын һәм үз-үзеңә ышаныч өстәсен. Үз килеш-килбәтең белән канәгать булсаң, башкалар кебек булу турында азрак борчылырсың.

Өченче хата. «Сексуаль булып киенү — яхшы» дип уйлау.

 «Дөресен генә әйткәндә, минем кайчак урынсыз кием кию вәсвәсәсе туа: кыскарак я сыланып торган кием киясем килә»,— дип таный Дженнифер исемле кыз.

 Башка мөмкинлек: Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сезнең матурлыгыгыз... тышкы матурлык түгел, ә эчке матурлык... булсын» (1 Петер 3:3, 4). Бу киңәш буенча эш итеп, уйлан: кычкырып торган киемме яисә күбрәк яхшы сыйфатлар игътибарны җәлеп итәме?

 Киңәш: Тыйнаклык — «модалы иң матур әйберең». Әйе, бүгенге дөньяда бу сыйфат популяр түгел. Ләкин менә нәрсә турында уйлан:

 Синең үзе турында гына күп сөйләшкән кеше белән аралашканың бармы? Кызганыч, ләкин андый кеше башкаларны үзеннән читләштергәнен аңламыйдыр!

Кеше кием сайлаганда, сөйләшкәндә кебек үк, үз-үзенә игътибарны җәлеп итәргә тырышадыр, ләкин шулай итеп ул башкаларны үзеннән читләштерә

 Син тыйнаксыз киенгәндә, бу кеше кебек булып китәсең. Киемең: «Карагыз миңа!» — дип кычкыргандай була, һәм сиңа я үз-үзеңә ышаныч җитми, я син, киресенчә, үз-үзеңә генә игътибар итеп йөрисең дигән фикер туар. Кемдер, син башкаларның игътибарларын, бәлки, хәтта урынсыз игътибарларын җәлеп итәргә телисең, дип уйларга мөмкин.

 «Тыйнаклык әбиләр сыман киенүне түгел, ә үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү дигәнне аңлата»,— дип әйтә Моника исемле яшүсмер кыз.