Изге Язмаларның китап исемнәрен ятла. 1 нче өлеш
Йөкләргә:
1. Яратылыш: ничек оҗмах югалтылган булган.
Чыгыш: Йәһвә кулы үз халкын яклаган.
Левилеләр: изге булсыннар дип канун биргән.
Саннар: Ул биргән җиргә бар да кермәгән.
Канун: Йәһвә тыңлаучан булырга кушкан.
Йошуа: һәр гаиләнең үз йорт-җире булган.
Хакимнәр: хакимнәр кодрәтле эшләр кылган.
Рут: гаилә һәм йорт белән бүләкләнгән.
1 Ишмуил: Аллаһы Давытны патша иткән.
2 Ишмуил: гөнаһ кылгач, йорты газапланган.
1 Патшалар: бер патшалык икегә бүленгән.
2 Патшалар: явызлар да, тугрылар да булган.
1 Елъязма: алар үткәннәрдән сабак алган.
2 Елъязма: явыз патшалар бәла китергән.
Езра: хак табынуны кабат торгызган.
Никами: шәһәр һәм стеналарны торгызган.
Әсфирә: вакыт җиткәч, кыю ул сөйләгән.
Әюп: сафлык саклау Йәһвә өчен мөһим.
Зәбур: Йәһвәне данлаучы мәдхияләр.
Гыйбрәтле сүзләр: акыл бирә андагы киңәшләр.
Вәгазьче: Аллага хезмәт — бәхет ачкычы.
Җырларның җыры: чын ярату мәңгелек һәм тугры.
Ишагыя: бәхет бирер Мәсих Патшалыгы.
КУШЫМТА:
Изге Язмалар — иң бөек китап.
Йәһвә аны безгә биргән күктән.
Изге Язмаларны — иң бөек китапны —
Тыңлаучан булып, укыгыз һәр көн.