Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Гомосексуализм. Бу начармы?

Гомосексуализм. Бу начармы?

 «Үскән саен үземдәге бер хис белән көрәшү авыр иде. Бу башка ир-атларга тартылу. Мин бу хис вакытлыча гына дип уйлаган идем, ләкин ул мине әле дә борчып тора» (Давид, 23 яшь).

 Давид мәсихче һәм аның Аллаһыны шатландырып яшисе килә. Андый хистән арынмыйча, ул аны шатландыра аламы? Аллаһы гомосексуализм турында нәрсә әйткән?

 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Гомосексуализмга караш кешенең культурасына да, аның нинди чорда яшәгәненә дә бәйле. Ләкин мәсихчеләр кеше карашына иярми, аларны «төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп йөрми» (Эфеслеләргә 4:14). Алар гомосексуалаизмга Изге Язмаларда бирелгән нормалар нигезендә карый.

 Ә аның карашы ачык. Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә:

  •  «Ир-ат белән хатын-кыз белән яткандай ятма. Бу — җирәнгеч нәрсә» (Левилеләр 18:22).

  •  «Аллаһы аларны, күңелләрендәге нәфесләре буенча... тыелгысыз җенси нәфескә тапшырды: аларның хатын-кызлары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алмаштырды» (Римлыларга 1:24, 26).

  •  «Алданмагыз. Фәхеш кешеләр дә, потка табынучылар да, хыянәтчеләр дә, табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да, ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да, караклар да, комсызлар да, эчкечеләр дә, башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

 Кешенең гомосексуал я гетеросексуал теләкләреме, Аллаһы нормаларын һәркайсы кеше үтәргә тиеш. Шуңа күрә, һәркайсы кеше, Аллаһы хупламаган тәртип турында сүз барганда, тотнак булырга тиеш (Көләсәйлеләргә 3:5).

 Бу... дигәнне аңлатамы?

 Бу Изге Язмалар гомосексуалистларны нәфрәт итәргә дәртләндерә дигәнне аңлатамы?

 Юк. Аллаһы Сүзе кеше нинди генә булмасын — гомосексуалистмы ул, я гетеросексуалмы шул кешене нәфрәт итәргә өйрәтми. Ул «һәр кеше белән», аның тормыш итү рәвешенә карамастан, «тыныч-тату яшәргә» өнди (Еврейләргә 12:14). Аларга янау, җазалау я башкача зыян китерергә тырышу начар эш.

 Бу мәсихчеләр бер җенестәге кешеләрнең никахларын яклаучы законнарга каршы чыгарга тиеш дигәнне аңлатамы?

 Изге Язмаларда Аллаһы бер ир белән бер хатын никахын гына хуплый дип әйтелә (Маттай 19:4—6). Әмма бер җенестәге кешеләрнең никахлары турында законның әхлакка кагылышы юк, бу сәяси нәрсә. Изге Язмалар мәсихчеләргә сәяси яктан нейтраль булып калырга куша (Яхъя 18:36). Шуңа күрә алар хөкүмәт законнарын хуплап та, аларга каршы да чыкмый.

 Ә әгәр дә...?

 Ә әгәр дә кеше гомосексуалист булса, ул үзгәрә аламы?

 Әйе, үзгәрә ала. Беренче гасырда яшәгән кайбер мәсихчеләр үзгәрә алган! Изге Язмаларда гомосексуалистлар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмый диелгәннән соң: «Кайберләрегез шундый иде»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:11).

 Андый тормыш алып барып та, бер көн үзгәргән кешенең андый теләге һичкайчан тумаячак дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Изге Язмаларда: «Яңа шәхес булып киенегез. Ул төгәл белем ярдәмендә үзен Булдыручыга охшаш итеп яңара бара»,— дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 3:10). Үзгәрү — дәвамлы процесс.

 Ә әгәр дә мәсихче булырга телгән кешенең гомосексуал теләкләре туып торса?

 Башка теләкләр очрагында кебек, кеше шул теләкне үстерергәме, аңа бирешеп эш итергәме икәнен үзе сайлый. Ничек теләкне җиңәргә? «Рух буенча яшәгез, шунда гөнаһлы тәннең нәфесләрен һич үтәмәссез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гәләтиялеләргә 5:16).

 Шигырьдә кешенең гөнаһлы тәннең нәфесләре булмаячак дип әйтелми. Кеше, рухи яктан туклануның яхшы графигын булдырып, Изге Язмаларны өйрәнү аша һәм дога ярдәмендә андый теләкләргә каршы тора ала дип әйтелә.

 Бу мәкаләнең башында искә алынган Давид андый адымнар чынанн да ярдәм итә дип әйтә. Бу ярдәмне ул, аеруча бу проблема турында әти-әнисенә сөйләгәч, сизгән. «Ул проблема җилкәләремдә авыр йөк булып ята иде,— дип әйтә ул, — әти-әниемә иртәрәк сөйләгән булсам, үз яшьлегемә тагын да күбрәк шатланып яшәгән булыр идем».

 Йәһвә нормалары буенча яшәп без күпкә бәхетлерәк тормыш алып барабыз. Без Йәһвәнең нормалары «гадел — йөрәкне шатландыра» һәм алар «буенча яшәү — олы әҗер» икәнен беләбез (Зәбур 19:8, 11).