Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яратылыш 1:1: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде»

Яратылыш 1:1: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде»

 «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Яратылыш 1:1, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты» (Яратылыш 1:1, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яратылыш 1:1 нең мәгънәсе

 Изге Язмалардагы шушы иң беренче сүзләр ике мөһим хакыйкатьне ачыклый. Беренчедән, күк белән җирнең, ягъни материаль Галәмнең, башлангычы булган. Икенчедән, аларны Аллаһы барлыкка китергән (Ачылыш 4:11).

 Изге Язмаларда Аллаһының Галәмне кайчан һәм ничек итеп барлыкка китергәне әйтелми. Ләкин анда Аның Галәмне «чиксез куәте һәм курку-хөрмәт уятучы кодрәте ярдәмендә» яратканы турында әйтелә (Ишагыя 40:26).

 «Барлыкка китерде» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыле бары тик Аллаһыга карата гына кулланыла a. Изге Язмаларда тик Йәһвә b Аллаһы гына «Барлыкка Китерүче» дип атала (Ишагыя 42:5; 45:18).

Яратылыш 1:1 нең контексты

 Яратылыш китабының беренче шигыре 1 нче һәм 2 нче бүлекләрдә сурәтләнгән барлыкка китерү турындагы хикәяне башлап җибәрә. Яратылыш 1:1 дән алып 2:4 кә кадәр Аллаһының җирне һәм андагы бар тереклекне, шул исәптән беренче ир белән хатынны, барлыкка китергәндә нәрсә эшләгәне кыскача тасвирлана. Аннары, Яратылыш 2:7—25 тә, Аллаһының ир белән хатынны барлыкка китерүе җентекләбрәк сурәтләнә.

 Яратылышта Аллаһының барлыкка китерү эше алты «көн» дәвам иткән процесс итеп күрсәтелә. Бу 24 сәгатьлек көннәр түгел, ә билгесез дәвамлылыктагы чорлар булган. Әйе, «көн» дигән сүз 24 сәгатьлек чорны аңлатмаска мөмкин. Бу, мәсәлән, Яратылыш 2:4 тән күренә. Анда «көн» дигән сүз «вакыт» дигән сүзнең синонимы итеп кулланыла. Һәм бу шигырьгә кадәр Аллаһы алты көн дәвамында барлыкка китергән дип әйтелсә, бу шигырьдә ул моны бер «көн» эчендә эшләгән дип әйтелә.

Яратылыш 1:1 гә кагылышлы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: Аллаһы Галәмне берничә мең ел элек барлыкка китергән.

 Факт: Изге Язмаларда Аллаһының Галәмне кайчан барлыкка китергәне турында әйтелми. Галимнәр Галәмгә берничә миллиард яшь дип исәпли, һәм Яратылыш 1:1 дәге сүзләр моңа каршы килми c.

 Ялгыш караш: Яратылыш 1:1 Аллаһының Троица икәнлеген күрсәтә, чөнки «Аллаһы» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе монда күплек санда кулланыла.

 Факт: «Аллаһы» дигән титул еврей телендә элохи́м дип яңгырый. Шушы күплек санындагы сүз санны түгел, ә мәһабәтлекне һәм бөеклекне күрсәтә. «Яңа католик энциклопедиясе»ндә күплек санындагы элохи́м дигән сүз турында болай диелә: «Ул һәрвакыт берлек сандагы фигыль белән кулланыла. Үткәндә патша үзе турында „без“ дигән кебек, бу сүз дә күплекне түгел, ә бөеклекне тасвирлый» (Икенче чыгарылыш, 6 нчы том, 272 нче бит).

Яратылыш китабының 1 нче бүлеген аңлатучы искәрмәләр һәм кисешкән урыннар белән бергә укыгыз.

a Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә бу сүзгә кагылышлы мондый аңлатма бирелә: «„Барлыкка китерү“ дигән мәгънә йөртүче еврей сүзе бара́ беркайчан да кеше кылган эшкә карата кулланылмый. Шулай итеп бара́ сүзе Аллаһы кылган эшне генә аңлата» («HCSB Study Bible», 7 нче бит).

b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

c «Башлангычта» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе турында бер чыганакта болай диелгән: «Бу сүз ул чорның күпме дәвам ителгәнен ачыкламый» («The Expositor’s Bible Commentary», яңадан карап чыгылган чыгарылышы, I том, 51 нче бит).