Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яхъя 1:1: «Иң башта Сүз булган»

Яхъя 1:1: «Иң башта Сүз булган»

 «Башлангычта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз илаһ булган» (Яхъя 1:1, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган» (Яхъя 1:1, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яхъя 1:1 нең мәгънәсе

 Бу шигырь Гайсә Мәсихнең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы турында нечкәлекләр ача (Яхъя 1:14—17). 14 нче шигырьдә «Сүз» дигәне (грекча хо ло́гос) титул буларак кулланыла. «Сүз» дигән титул Гайсәнең башкаларга Аллаһы сүзләрен һәм күрсәтмәләрен җиткерүен күрсәтә. Җирдә булганда һәм күккә кайткач, Гайсә Аллаһы сүзләрен җиткерүен дәвам иткән (Яхъя 7:16; Ачылыш 1:1).

 «Башлангычта» дигәне Аллаһының, Сүзне барлыкка китереп, үз иҗади эшләрен башлаган вакытка карый. Аннары Аллаһы Сүз белән бергә башка бөтен нәрсәне барлыкка китергән (Яхъя 1:2, 3). Изге Язмаларда Гайсә «яратылганнарның беренчесе» дип атала һәм «һәммәсе... аның аркылы яратылган» дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 1:15, 16).

 «Сүз илаһ булган» дигән сүзтезмә Гайсәнең җиргә килгәнчегә кадәр илаһи шәхес, ягъни Аллаһыга хас сыйфатлар чагылдырган рухи зат, булганын күрсәтә. Гайсә Аллаһының вәкиле һәм бердәнбер Улы булганга һәм аның аша Аллаһы бөтен нәрсәне барлыкка китергәнгә, ул илаһ дип атала ала.

Яхъя 1:1 нең контексты

 Изге Язмаларның Яхъя китабында Гайсәнең җирдәге хезмәте тасвирлана. Беренче бүлекнең беренче шигырьләре Гайсәнең әле кеше булып киткәнчегә кадәр яшәгәнен, аның Аллаһы белән махсус мөнәсәбәттә булганын һәм Аллаһының кешеләр белән мөгамәлә итүдә төп роль уйнаганын ача (Яхъя 1:1—18). Моны белү безгә Гайсәнең җирдә булганда әйткән сүзләрен һәм кылган эшләрен яхшырак аңларга булыша (Яхъя 3:16; 6:38; 12:49, 50; 14:28; 17:5).

Яхъя 1:1 гә кагылышлы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: Яхъя 1:1 дәге соңгы сүзләр «Сүз Аллаһы булган» дип тәрҗемә ителергә тиеш.

 Факт: күп кенә тәрҗемәләрдә бу фикер шулай итеп белдерелсә дә, башка тәрҗемәләрдә ул башкача белдерелә. Төп нөсхә телендә Яхъя 1:1 дә ике тапкыр очраган тео́с дигән грек сүзе (Аллаһы, илаһ) грамматик яктан аерылып тора. Беренче очракта грек телендә тео́с алдында билгелелек артикле тора, ә икенче очракта артикль юк. Күп галимнәр икенче тео́с алдында билгелелек артикленең булмавы мөһим дип әйтә. Мәсәлән, бер китапта a билгелелек артикленең булмавы турында болай диелгән: «Асылда, бу икенче очрактагы тео́с сүзенә сыйфат мәгънәсен бирә һәм бу фраза шуны аңлата: „Сүз илаһи булган“». Башка галимнәр b һәм тәрҗемәчеләр дә шул ук аермага игътибар итә.

 Ялгыш караш: бу шигырь Сүзнең һәм Аллаһы Тәгаләнең бер үк шәхес булуын күрсәтә.

 Факт: «Сүз Аллаһы белән булган» дигән фраза бу шигырьдә ике шәхес турында сүз барганын күрсәтә. Сүз үзе Аллаһы Тәгалә булса, ул «Аллаһы белән» була алмас иде. Өстәвенә, контекст та Сүзнең Аллаһы Тәгалә түгел икәнлеген күрсәтә. Яхъя 1:18 дә: «Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән»,— диелгән. Сүзне исә — Гайсәне — кешеләр күргән, чөнки Яхъя 1:14 тә болай язылган: «Сүз кеше булды һәм безнең арабызда яшәде. Без аның данын күрдек».

 Ялгыш караш: Сүз һәрвакыт булган.

 Факт: бу шигырьдә искә алынган «башлангыч» дигән сүз Аллаһының башлангычын аңлата алмый, чөнки Аллаһының башлангычы булмаган. Йәһвә c Аллаһы мәңге булган һәм мәңге булачак (Зәбур 90:1, 2). Ләкин Сүзнең — Гайсәнең — башлангычы булган. Ул — «Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты» (Ачылыш 3:14).

 Ялгыш караш: Сүзне «илаһ» дип атау политеизмга — күп илаһларга табынуга өйрәтә.

 Факт: «Аллаһы» һәм «илаһ» дип тәрҗемә ителгән сүз (тео́с) Тәүратта кулланылган еврей телендәге эл һәм элохи́м дигән сүзләргә тиң. Бу сүзләрнең төп мәгънәсе «көчле зат; кодрәтле зат» дип санала. Алар Аллаһы Тәгаләгә карата да, шулай ук башка илаһларга һәм хәтта кешеләргә карата кулланыла (Зәбур 82:6; Яхъя 10:34). Сүз аша Аллаһы бар нәрсәне барлыкка китергән, шуңа күрә Сүзне, һичшиксез, кодрәтле зат дип атап була (Яхъя 1:3). Сүзне «илаһ» дип атау шулай ук Ишагыя 9:6 дагы пәйгамбәрлеккә туры килә. Анда Аллаһының сайланганы, ягъни Мәсих, «Көчле илаһ» (еврейчә Эл Гибор) дип аталыр диелгән. Аллаһы Тәгаләгә карата исә Эл Шаддай дигән еврей сүзләре кулланыла (мәсәлән, Яратылыш 17:1; 35:11; Чыгыш 6:3 һәм Йәзәкил 10:5 тә).

 Изге Язмалар политеизмга өйрәтми. Гайсә Мәсих болай дигән: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Маттай 4:10). Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Җир йөзендә яки күктә илаһ дип аталучылар булса да (чыннан да, күп „илаһлар“ һәм күп „хуҗалар“ бар), безнең бер генә Аллаһыбыз, күктәге Атабыз бар. Бөтен нәрсә — аңардан, ә без аның өчен яшибез. Бер Хуҗа — Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә аның аркылы булдырылды, һәм без аның аша яшибез» (1 Көринтлеләргә 8:5, 6).

a «The Translator’s New Testament», 451 нче бит.

b Джейсон Бедун исемле галимнең сүзләре буенча, билгелелек артикленең булмавы ике очрактагы тео́с сүзенең мәгънәсен төрле итә: беренче очракта ул — «Аллаһы» дигәнне, икенче очракта «илаһ» дигәнне аңлата. Ул болай дип өсти: «Яхъя 1:1 дәге Сүз — бердәнбер Аллаһы түгел, ә илаһ, ягъни илаһи зат» («Truth in Translation: Accuracy and Bias in English Translations of the New Testament», 115, 122 һәм 123 нче битләр).

c Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).