Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

2020 елның «Һәрвакыт куаныгыз!» дигән региональ конгрессын тәрҗемә итү

2020 елның «Һәрвакыт куаныгыз!» дигән региональ конгрессын тәрҗемә итү

10 ИЮЛЬ, 2020

 2020 елның июль һәм август айларында бөтен дөнья буенча кардәшләр беренче тапкыр региональ конгрессны бер үк вакытта караячак. Моның өчен видеонотыкларны 500 дән артык телгә тәрҗемә итәргә кирәк булган. Гадәттә, андый проект бер ел я күбрәк вакыт ала. Ләкин коронавирус пандемиясе аркасында тәрҗемәчеләрнең 2020 елның «Һәрвакыт куаныгыз!» дигән региональ конгрессын әзерләр өчен дүрт айдан азрак вакыты булган.

 Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендәге Тәрҗемәчеләргә ярдәм итү бүлеге һәм Бөтендөнья тәэмин итү бүлеге бу зур проектта булышлык иткән. Тәрҗемәчеләргә ярдәм итү бүлеге күп кенә төркемнәргә бу эшне башкарыр өчен җиһазлар, аеруча сыйфатлы микрофоннар кирәклеген күргән. Бөтендөнья тәэмин итү бүлеге 1 000 микрофонны сатып алган. Аларга бу микрофоннарны якынча 200 урынга җибәрергә кирәк булган.

 Акчаны саклар өчен, микрофоннарны күпләп сатып алып бер урынга китергәннәр, ә аннары тәрҗемә итү төркемнәренә җибәргәннәр. Микрофоннарны күпләп сатып алганга, бер микрофонның уртача хакы (шул исәптән аның илтүе) 170 доллар булып чыккан. Һәрбер микрофонны аерым сатып алган булсак, бу хак 20 процентка зуррак булыр иде.

 Бөтендөнья тәэмин итү бүлегенә җиһазларны апрель-май айларында сатып алырга һәм җибәрергә кирәк булган, ә бу вакытта пандемия аркасында күп компанияләрнең эшчәнлеге чикле булган. Шулай да инде май ахырына күпчелек тәрҗемә итү төркемнәренең кирәкле җиһазлары булган.

 «Бәйтел бүлекләре һәм төрле компанияләр арасында яхшы хезмәттәшлек булды,— дип әйтә Бөтендөнья тәэмин итү бүлегенең күзәтчесе Джей Суинни.— Йәһвә ярдәме белән генә без кардәшләргә шулкадәр тиз булыша алдык һәм ирекле иганәләрне сак куллана алдык».

 Тәрҗемәчеләргә ярдәм итү бүлегендә хезмәт итүче Николас Аладис болай ди: «Ул вакытта үзизоляциядә булган тәрҗемәчеләр бу җиһазларны алырга бик шат булган. Тәрҗемәчеләр, аерым булса да, бергә хезмәттәшлек иткән һәм нотыкларны, видеопостановкаларны һәм җырларны 500 дән артык телгә тәрҗемә итеп яздыра алган».

 Бу проект — бөтен дөнья буенча кардәшләр 2020 елгы региональ конгрессны тыңлый алсын өчен башкарылган күп проектларның берсе. Сезнең donate.pr418.com сайты аша һәм башка ысуллар ярдәмендә бирелгән юмарт ирекле иганәләрегез бар кирәкле нәрсәләрне сатып алырга мөмкинлек биргән.