Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Видеопостановканы әзерләр өчен, «Маунт-Ибо» студиясенә 27,5 тоннадан артык вакланган ташлар китерелгән булган.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

2020 елның «Һәрвакыт куаныгыз!» дигән региональ конгрессы өчен видео әзерләү

2020 елның «Һәрвакыт куаныгыз!» дигән региональ конгрессы өчен видео әзерләү

10 АВГУСТ, 2020

Региональ конгрессларыбыздагы видеолар йөрәгебезгә үтеп керә һәм Изге Язмаларны яхшырак аңларга булыша. 2020 елның «Һәрвакыт куаныгыз!» дигән региональ конгрессы 114 видеодан, шул исәптән Җитәкче совет әгъзаларының һәм ярдәмчеләренең 43 видеонотыгыннан, тора. Бу видеоларны булдырыр өчен, күпме тырышлык куелганы һәм күпме акча сарыф ителгәне турында уйланганыгыз бармы?

Бөтен дөнья буенча якынча 900 абый һәм апа-кардәшебез программаны әзерләр өчен үз вакытларын һәм осталыкларын кулланган. Гомумән алганда, алар ике ел дәвамында бу проектка 100 000 сәгать диярлек багышлаган. Бу вакытка «Никами. Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз» дигән 76 минутлык видеопостановканы әзерләүгә киткән 70 000 сәгать керә.

Әлбәттә, бу фидакарь ирекле хезмәтчеләрне кайгыртыр өчен һәм аларга техник ярдәм, кирәкле җиһазлар һәм башка нәрсәләрне бирер өчен, күп акча кирәк булган.

«Җитәкче советның Укыту комитеты видеоларыбызда төрле культураларны һәм төрле җирләрне күрсәтергә тели. Бу кардәшлегебезнең халыкара булуын күрергә ярдәм итә,— дип әйтә Аудио- һәм видеоязма бүлегендә хезмәт итүче Джаред Госсман.— Бу максат белән 11 төрле илдә 24 төркем бергә шушы проектны әзерләгән. Бөтен дөнья буенча кардәшләр бергә эшли алсын өчен, күп акча, яхшы планлаштыру һәм оештыру таләп ителгән».

Күп кенә видеоларны ясар өчен, махсус җиһазлар һәм декорацияләр кирәк булган. Мәсәлән, «Никами. Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз» дигән видеопостановка өчен декорацияләр Паттерсон янындагы (Нью-Йорк штаты) «Маунт-Ибо» студиясендә төзелгән булган. Видеопостановка тарих ягыннан төгәл булып күренсен өчен, әмма шул ук вакыт ирекле иганәләрне сак кулланыр өчен, кардәшләр борынгы Иерусалимның стеналарын күрсәтер өчен җиңел авырлыктагы декорацияләр төзегән. Һәр өлеше алты метрлы агач каркастан торган. Каркас махсус пена белән капланган һәм таш буларак буялган булган. Андый «стеналарны» төрле сценалар өчен күчереп булган. Моның ярдәмендә азрак декорацияләр кирәк булган. Шулай да шушы видеопостановка өчен генә декорацияләр якынча 100 000 долларга төшкән a.

Андый нечкәлекләрне белү шушы елгы региональ конгресс өчен рәхмәт хисебезне арттыра. Һичшиксез, бу программаны әзерләр өчен куелган тырышлыклар ярдәмендә бөтен дөнья буенча Йәһвәгә мактау сүзләре яңгыраячак. Бөтендөнья вәгазь эше хакына donate.pr418.com аша һәм башка ысуллар ярдәмендә бирелгән юмарт ирекле иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә.

a «Никами. Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз» дигән видеопостановка өчен декорацияләр COVID-19 пандемиясе башланганчы төзелгән булган. Ул вакытта дистанция саклау таләп ителмәгән.