Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

JW.ORG САЙТЫ

Мәгълүматны башка телдә эзләү

Мәгълүматны башка телдә эзләү

Әгәр дә сез берәр телне өйрәнәсез икән яки jw.org сайтындагы мәгълүматны башка телдә сөйләшүче кеше белән уртаклашырга телисез икән, шул телдәге материалны табар өчен, астагы өч вариантның берсен сайлагыз.

 Сайтны башка телгә күчерегез

Телләр төймәсенә басыгыз, шунда сез jw.org сайтын укып булган бар телләр исемлеген күрерсез.

Исемлектәге һәрбер телнең сул ягында мондый билгеләрне күреп була:

  • Бу телгә сайт тулысынча яисә өлешчә тәрҗемә ителгән. Сайтны бу телгә күчерер өчен, шул тел төймәсенә басыгыз.

  • Бу телгә сайт әле тәрҗемә ителмәгән, әмма шул телдәге басмаларны йөкләп була. Йөкләрлек басмаларны күрер өчен, тел төймәсенә басыгыз.

  • Бу билге ишарәләр телен аңлата. Бу телләрдәге мәгълүмат күбесенчә видеоформатта чыга.

    Ишарәләр телләрен генә күрсәтергә дигән опцияне сайласагыз, ишарәләр телләре генә күрсәтелер.

Исемлек йөзләгән телләрне үз эченә ала. Кирәкле телне тизрәк табар өчен, алдагы алымнарның берсен кулланыгыз:

  • Исемлек башындагы телне сайлагыз. Исемлек башында сез соңгы берничә тапкыр сайлаган дүрт тел булыр.

  • Телнең исемен җыегыз. Тел исеменең берничә хәрефен булса да үз телегездә яисә сайларга теләгән телдә җыегыз. Мисал өчен: әйтик, сайт татар телендә ачылган, ди. Сезнең аны инглиз телендә ачасы килә. Моның өчен тел юлына «инглиз» я «English» дигән сүзне җыегыз. Һәрбер хәреф җыю белән телләр саны әзәя, һәм телләр исемлегендә кертелгән хәрефләре булган телләр генә кала.

 Сайтның битен башка телдә карагыз

Беренче ысул. Бу ысулны Мәкаләнең теле дигән юл булган битләрдә генә кулланып була.

Әйтик, сез берәр мәкаләне үзегез укырга яисә башка кешегә укырга тәкъдим итәргә телисез, ди. Шул мәкаләне ачыгыз. Аннары мәкалә сез теләгән телдә ачылсын өчен, Мәкаләнең теле дигән исемлектә телне сайлагыз. (Әгәр дә Мәкаләнең теле дигән исемлектә кирәкле тел юк икән, димәк, бу телдә мәкалә әле чыкмаган.)

Искәрмә. Мәкаләнең теле дигән исемлектә телнең сул ягында урнашкан наушник рәсеме бу телдә мәкаләнең аудиоязмасы бар дигәнне аңлата.

Әгәр дә сез Мәкаләнең теле дигән исемлекне кулланып, мәкаләне башка телдә ачкансыз икән, мәкалә генә шушы телгә күчәр, сайтның калган өлеше исә беренче телдә калыр.

Икенче ысул. Әгәр дә сез укыган мәкаләдә Мәкаләнең теле дигән исемлек булмаса, сайтны кирәкле телгә күчерер өчен, Телләр төймәсенә басыгыз. Сез укыган мәкалә кирәкле телдә булса, мәкалә шул телгә күчәр. Ә инде булмаса, сайланган телнең төп бите ачылыр.

 Басманы башка телдә эзләгез

КИТАПХАНӘ дигән бүлекне ачыгыз. Телләр исемлегеннән берәр телне сайлагыз.

Телләр исемлегендә йөзләгән тел булганга, болай эшләп карагыз: Телләр исемлегенә басып, кирәкле телнең исемен җыя башлагыз. Шулчак телләр исемлеге кимер.

Әгәр дә сайланган телдә басмалар күп булса, КИТАПХАНӘ дигән бүлектә аларның кайберләре генә күрсәтеләчәк. Бу телдә бар басмаларны табар өчен, конкрет вкладканы (КИТАПЛАР ҺӘМ БРОШЮРАЛАР яки ЖУРНАЛЛАР) ачыгыз. Шунда сез шул вкладкада булган басмалар исемлеген күрерсез.

Әгәр дә сайланган телдә шул вкладкада басмалар булмаса, ачылган биттә башка вкладкаларга сылтамалар булачак.