Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

JW.ORG САЙТЫ

Изге Язмаларның өйрәнү басмасын куллану

Изге Язмаларның өйрәнү басмасын куллану

«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» (өйрәнү басмасы) тикшерү үткәрер өчен өстәмә коралларны үз эченә ала, мәсәлән:

  • Изге Язмалар китапларына кереш сүз (кайбер китапларга кереш видео да бар)

  • Изге Язмалар китапларының кыскача эчтәлеге

  • Шигырьләргә аңлатмалар

  • Сүзләргә я сүзтезмәләргә искәрмәләр

  • Кисешкән урыннар

  • Медиаматериал (рәсемнәр һәм видеолар)

  • Карталар, схемалар һәм башка материаллар булган кушымталар

  • Һәр бүлекнең аудиоязмасы

  • Шигырьләрнең башка тәрҗемәләре

Маттай китабының өйрәнү басмасы инглиз телендә — 2015 елның октябрендә, татар телендә 2018 елның октябрендә чыккан. Башка китапларның өйрәнү материалы әзерләнгән саен чыга.

Өйрәнү басмасының үзенчәлекләрен ничек кулланырга икәнен белегез.

 Изге Язмаларның китапларын һәм бүлекләрен ачу

КИТАПХАНӘ > ИЗГЕ ЯЗМАЛАР дигән сылтама буенча үтегез һәм, Эчтәлекне ачар өчен, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» (өйрәнү басмасы) дигән язуга я китап тышлыгына басыгыз.

  • Өйрәнү материалы булган китаплар бриллиант билгесе белән күрсәтелгән.

  • Наушник билгесе булган китапларның аудиоязмасы бар.

  • Изге Язмалар китапларын таблица рәвешендә күрер өчен, Таблица төймәсенә басыгыз. Беренче кергәндә, эчтәлек нәкъ шул рәвешчә күрсәтелә.

  • Изге Язмалар китапларын исемлек рәвешендә күрер өчен, Исемлек төймәсенә басыгыз. Бу очракта Еврей-арамей һәм Мәсихче Грек Язмалары аерым вертикаль баганаларда күрсәтеләчәк.

Эчтәлек битендә шулай ук өстәмә материалга, шул исәптән Сүзлеккә, Кушымталарга һәм медиаматериалга (рәсемнәр һәм видеолар) сылтамалар бар.

Изге Язмаларның берәр китабын һәм бүлеген ачар өчен, киләсе ысулларның берсен кулланыгыз.

1 нче ысул: Эчтәлек битендә берәр китапка басыгыз. Ачылачак биттә сез бүлекләр исемлеген, Изге Язмалар китабының кыскача эчтәлеген һәм мондый өстәмә төймәләрне күрерсез (төрле китапларның өстәмә материалы аерылып торырга мөмкин):

  • Конкрет китапка кереш сүз, шул исәптән кереш видео (булса).

  • Конкрет китапның кыскача эчтәлеге.

  • Конкрет китапка медиаматериал (рәсемнәр һәм видео)

Өйрәнәсе бүлекне сайлагыз.

2 нче ысул: бит өстендәге ачыла торган исемлекләрдән китапны һәм бүлекне сайлагыз.

 Бүлекләрдәге тикшерү өчен материалны куллану

Бүлекнең тексты — экранның сул ягында, ә өйрәнү материалы уң ягында күрсәтелә. Кечкенә экранлы җайланмаларда исә өйрәнү материалы башта яшерелгән, әмма, шигырь санына, искәрмә билгесенә, кисешкән урыннар хәрефенә бассагыз, ул күренәчәк.

  • Берәр шигырьгә кагылышлы өйрәнү материалын күрер өчен, бүлек я шигырь санына басыгыз.

  • Берәр сүзгә я сүзтезмәгә кагылышлы искәрмәне күрер өчен, искәрмә билгесенә басыгыз.

  • Кисешкән урыннар хәрефенә баскач, өйрәнү материалы булган өлештә кирәкле шигырьләр ачылачак.

  • Бүлектәге берәр конкрет шигырьдән башлап аудиоязманы тыңлар өчен, шул шигырьнең текстына һәм аннары Уйнату төймәсенә басыгыз.

  • Бүлекне башыннан тыңлар өчен, бит өстендәге Уйнату төймәсенә басыгыз.

  • Аудиоязманы туктатыр өчен, бит өстендәге Пауза төймәсенә басыгыз.

  • Бүлекнең аңлатмаларын, искәрмәләрен, кисешкән урыннарын һәм медиаматериалын күрер өчен, Өйрәнү панелендәге Бриллиант төймәсенә басыгыз. (Бүлекне ачканда, Өйрәнү панелендә нәкъ бу вкладка ачыла.)

  • Шигырьне башка тәрҗемәләрдә күрер өчен, Өйрәнү панелендә Башка тәрҗемәләр төймәсенә басыгыз.

  • Бүлекнең категорияләргә бүленгән бар кисешкән урыннарын күрер өчен, Өйрәнү панелендә Кисешкән урыннар төймәсенә басыгыз.

Өйрәнү материаллары вкладкасы

Өйрәнү материаллары вкладкасының башында Изге Язмалар китабының кыскача эчтәлегенең бу бүлеккә кагылышлы өлеше китерелә.

Кыскача эчтәлек астында һәр шигырь өчен мондый өйрәнү материалы чыга ала:

  • Аңлатмалар: шигырьне аңлатучы өйрәнү материалы.

    Китерелгән сылтамаларга бассагыз, өстәмә материал, мәсәлән Сүзлек я Кушымталар, өстәмә тәрәзәдә ачылачак.

  • Медиаматериал: шигырь белән бәйле рәсемнәр я видео. Медиаматериалны ачар өчен, рәсемгә я аның янындагы язуга басыгыз.

  • Искәрмәләр: шигырьдәге сүзләр я сүзтезмәләр белән бәйле өстәмә мәгълүмат.

  • Кисешкән урыннар: кисешкән урыннар шигырьдәге сүзләр я сүзтезмәләр белән бәйле. Кисешкән урынны ачып, шигырьне укыр өчен — плюс (+) билгесенә, ә аны яшерер өчен, минус (-) билгесенә басыгыз.

Өйрәнү панелендә кирәкле өйрәнү материалы чыксын өчен, бүлекнең текстында шигырь санына, искәрмә билгесенә я кисешкән урын хәрефенә басыгыз.

Башка тәрҗемәләр вкладкасы

Башка тәрҗемәләр вкладкасында теге я бу шигырьнең башка тәрҗемәләре китерелә. Бүтән шигырьнең тәрҗемәләрен күрер өчен, шул шигырьнең санына басыгыз.

Кисешкән урыннар вкладкасы

Кисешкән урыннар вкладкасында бүлекнең кисешкән урыннары күрсәтелә. Алар мондый өч категориягә бүленә:

  1. Параллель урыннар: шул ук вакыйга сурәтләнгән башка китаплар я бүлекләр.

  2. Өземтәләр: бу бүлектә башка урыннардан өземтә итеп китерелгән шигырьләр.

  3. Гомуми: мондый кисешкән урыннарда шул ук кеше, урын, сүзтезмә, пәйгамбәрлекнең үтәлеше турында әйтелергә я охшаш принцип каралырга мөмкин.

Категориянең төре нинди генә булмасын, шигырьнең бар кисешкән урыннарын күрер өчен — плюс (+) билгесенә, ә аларны яшерер өчен, минус (-) билгесенә басыгыз.

Берәр категория янындагы Барысын билгеләргә дигәнне сайласагыз, бүлек текстында шул категориядәге бар кисешкән урыннар билгеләнәчәк. Мәсәлән, сез Инҗилнең берәр язучысының Еврей Язмаларының өземтәсен кайда кулланганын белергә теләсәгез, бу опция бик файдалы булырга мөмкин.

 Рәсемнәрне һәм видеоларны карау

Медиаматериал Изге Язмаларның һәр китабы белән бәйле рәсемнәрдән һәм видеолардан тора. Рәсемнәр һәм видеолар китапта нинди тәртиптә күрсәтелсә, медиаматериалда да шул ук тәртиптә күрсәтелә.

Медиаматериалны ачар өчен, түбәндәге ысулларның берсен кулланыгыз:

  • Өйрәнү панелендә рәсемгә басыгыз.

  • Эчтәлек битендә я бит өстендәге ачыла торган исемлектән Медиаматериалны сайлагыз.

Медиаматериал өч өлештән тора:

  1. Үткән я киләсе медиаматериалны карар өчен, Сул укка я Уң укка басыгыз.

  2.  

    Кечкенә җайланмаларда рәсемгә аңлатманы ачар өчен, астагы укка басыгыз, ә аны ябар өчен өстәге укка басыгыз.

  3. Күбрәк рәсемнәрне күрер өчен, Сул укка я Уң укка басыгыз. Теге я бу рәсемне я видеоны карар өчен, кирәкле рәсемгә басыгыз.

Кайбер телләрдә рәсемнәрнең аңлатмасын аудиоформатта уйнатып була. Моның өчен Уйнату төймәсенә басыгыз.

Видеоны сайласыгыз, төрле төймәләргә басып, аны уйнатып, паузага куеп я тулы экранлы режимда карап була.

 Изге Язмалар китабының кыскача эчтәлеген, Сүзлекне һәм Кушымталарны куллану

Шушы материалларны ачар өчен ике ысул бар:

  • Өйрәнү панелендәге сылтамага басыгыз.

  • Бу материалларны Эчтәлек битендә я бит өстендәге ачыла торган исемлектә ачыгыз.

Кушымталардагы материал ике төрле рәвештә күрсәтелергә мөмкин: рәсем рәвешендә (бастырылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге рәсем) һәм аерым рәсемнәре булган текст рәвешендә.

  • Материалны рәсем рәвешендә карау. Рәсемне карар өчен, аның үзенә басыгыз.

  • Материалны текст рәвешендә карау. Бу сезгә Изге Язмалардагы я башка сылтамаларны ачып, аларны Өйрәнү панелендә күрергә мөмкинлек бирә.