Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек килеп җиткән?

Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек килеп җиткән?

Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек килеп җиткән?

Изге Язмаларның безнең көннәргә кадәр үзгәрмәгән килеш сакланып калганы — чыннан да могҗиза. Бу китапның язылуы 1 900 дән артык ел элек тәмамланган булган. Ул тиз бозыла торган материалларда — папируста һәм күндә язылган булган. Аның төп нөсхәсе язылган телдә хәзер бик аз кеше сөйләшә. Өстәвенә, куәтле кешеләр — императорлар, дини җитәкчеләр һәм башкалар — Изге Язмаларны юк итәргә тырышкан.

НИЧЕК бу искиткеч язма, күп вакыт үтсә дә, бүгенгә кадәр сакланып калган һәм кеше тарихындагы иң билгеле китап булып киткән? Моңа башлыча ике нәрсә өлеш керткән.

Копияләр ясалуы

Изге Язмаларның беренче текстларын саклаучы исраиллеләр төп нөсхә төргәкләрен бик сак тоткан һәм бик күп копияләр ясаган. Мәсәлән, Исраил патшалары «левиле руханилар саклаган Канунның күчермәсен язып алырга тиеш» булган (Канун 17:18).

Күп исраиллеләр, Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуын танып, аларны укырга бик яраткан. Шуңа күрә махсус өйрәтеләгән күчереп язучылар текстның копияләрен зур игътибар белән ясаган. Мәсәлән, Аллаһыдан куркып яшәгән Езра турында: «Ул күчереп язучы һәм Исраил Аллаһысы Йәһвә биргән Муса канунын яхшы белүче иде»,— дип язылган (Езра 7:6). Ә масоретлар (Еврей Язмаларын б. э. к. VI—X гасырларда күчереп язган кешеләр), текстта хаталар ясамас өчен, хәтта хәрефләрне санаган. Андый пөхтәлек ярдәмендә текст үзгәрмәгән һәм Изге Язмалар, дошманнар аларны гел юк итәргә тырышса да, сакланып калган.

Б. э. к. 168 елда Сурия идарәчесе Антиох IV Палестинада табылган Еврей Язмаларының бар копияләрен юк итәргә теләгән. Еврейләрнең тарихы язылган бер китапта болай диелгән: «Канунның табылган бар төргәкләрен ертканнар һәм яндырганнар». «Еврей энциклопедиясе»ндә язылган: «Бу йөкләмәне үтәгән кешеләр моны бик кырыс итеп эшләгән... Изге китапны саклаган кешеләрне үтергәннәр». Шулай да Изге Язмаларның копияләре Палестинада да, башка илләрдә дә яшәүче еврейләр арасында сакланып калган.

Мәсихче Грек Язмалары, ягъни Инҗил, язылып беткәч, Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу хатлар, пәйгамбәрлекләр һәм тарихи хәбәрләр киң таратылган. Мәсәлән, Яхъя үз хәбәрен Эфестә я аның янында язган булган. Шулай да, 50 ел да үтмәстән, ул язган Инҗилнең бер өлеше йөзләгән километр ераклыкта — Мисырда табылган. Димәк, рухландырылган язмаларның копияләре тиз арада хәтта ерак җирләрдә яшәүче мәсихчеләргә кадәр ирешкән.

Мәсих җирдә булган вакыттан соң гасырлар үткәч тә, Аллаһы Сүзе, киң таратылганга, сакланып калган. Мәсәлән, б. э. к. 303 елның 23 февралендә таң аткач, Рим императоры Диоклетиан үз гаскәриләренең, чиркәү ишеген ватып, Изге Язмаларның копияләрен яндыруын күзәтеп торган. Диоклетиан мәсихчеләр динен, аларның изге язмаларын яндырып, юк итәргә теләгән. Киләсе көнне ул бөтен Рим империясендәге Изге Язмалар копияләрен җыеп яндырырга кушкан. Шулай да кайбер копияләр сакланып калган һәм күбәйтелгән булган. Диоклетиан боерыгыннан соң күп тә үтмәстән ясалган грек телендәге Изге Язмаларның ике копиясенең зур өлешләре безнең көнгә кадәр сакланып калган. Берсе хәзер — Римда, икенчесе Лондондагы Британия музеенда саклана.

Бүген Изге Язмаларның төп нөсхә төргәкләре әле табылмаса да, кулдан күчереп язылган тулы Изге Язмаларның һәм өлешләренең меңләгән копияләре сакланып калган. Кайберәүләре бик борынгы. Төп нөсхә тексты күчереп язылганда үзгәргәнме? Уильям Грин исемле галим болай дигән: «Нык ышаныч белән шуны әйтеп була: борынгы әсәрләрнең иң төгәл итеп җиткерелгәне — [Еврей Язмалары]». Ә Мәсихче Грек Язмалары турында Изге Язмалар төргәкләре буенча белгеч Фредерик Кеньон болай дип язган: «Төп нөсхә тексты язылган вакыт һәм табылган иң борынгы язмалар язылган вакыт арасындагы чор шулкадәр кыска, аны хәтта исәпкә алмаска да була. Шулай итеп, Язмаларның безнең көннәргә кадәр үзгәртелмәгән килеш сакланып калганына шикләнер өчен бернинди сәбәп калмый. Инҗил китапларының төгәл булуы һәм үзгәртелмәгән килеш сакланып калганы шөбһәсез». Ул болай дип өстәгән: «Без тулы ышаныч белән шуны әйтә алабыз: Изге Язмаларның тексты, гомумән алганда, үзгәртелмәгән. [...] Башка бернинди борынгы китап турында алай әйтеп булмый».

Изге Язмаларның тәрҗемә ителүе

Изге Язмаларның иң билгеле китап булып китүенә өлеш керткән икенче нәрсә — аның төрле телләргә тәрҗемә ителгәне. Аллаһы шулай ниятләгән дә: бар халыклардан һәм телләрдән чыккан кешеләр аның турында белем алырга һәм аңа «рух һәм хакыйкать буенча табынырга» тиеш булган (Яхъя 4:23, 24; Микай 4:2).

Грек Септуагинтасы Еврей Язмаларының беренче тәрҗемәсе дип санала. Ул Палестинада түгел, ә башка җирләрдә яшәүче еврейләр өчен тәрҗемә ителгән булган. Ул Гайсә Мәсих җиргә килгәнчегә кадәр якынча ике гасыр элек ясалган булган. Мәсихче Грек Язмаларының язылуы тәмамланганнан соң нибары берничә гасыр үткәч кенә, тулы Изге Язмалар күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән. Ләкин соңрак патшалар һәм хәтта руханилар, Изге Язмаларны кешеләргә җиткерер урынына, капма-каршысын эшләгән. Алар, кешеләр рухи караңгылыкта йөрсен өчен, Аллаһы Сүзенең гади халык теленә тәрҗемә ителүгә киртәләр куйган.

Кайбер кыю ир-атлар чиркәүгә һәм хөкүмәткә каршы чыккан һәм, тормышларын куркыныч астына куеп, Изге Язмаларны гади халык теленә тәрҗемә иткән. Мәсәлән, Англиядә, Оксфордта укып чыккан Уильям Тиндал 1530 елда Тәүратны — Еврей Язмаларының беренче биш китабын чыгарган. Күп каршылыкларга карамастан, ул Изге Язмаларны турыдан-туры еврей теленнән инглиз теленә беренче итеп тәрҗемә иткән. Тиндал шулай ук Йәһвә исемен кулланган беренче инглиз тәрҗемәчесе булган. Касиодоро де Рейне исемле белгеч, Изге Язмаларның испан телендәге беренче тәрҗемәләренең берсен әзерләгәндә, аңа гел католиклар кулыннан үлү куркынычы янаган. Үз эшен тәмамлар өчен, аңа Англия, Германия, Франция, Голландия һәм Швейцариядә яшәргә туры килгән *.

Бүген Изге Язмаларның күп-күп телләргә тәрҗемә ителүе дәвам итә һәм аларның миллионлаган данәсе басып чыгарыла. Бу язмаларның безнең көнгә кадәр сакланып калганы һәм иң билгеле китап булып киткәне рәсүл Петер язган сүзләрнең дөреслеген раслый: «Чирәм кибә, чәчәге коелып төшә, ә Йәһвә сүзе мәңге тора» (1 Петер 1:24, 25).

[Искәрмә]

^ 14 абз. Рейне тәрҗемәсе 1569 елда дөнья күргән, ә 1602 елда Сиприано де Валера аны яңадан карап чыккан.

[Рамка/иллюстрацияләр]

КАЙСЫ ТӘРҖЕМӘНЕ УКЫРГА?

Күп кенә телләрдә Изге Язмаларның берничә тәрҗемәсе бар. Кайберләрендә борынгы, катлаулы тел кулланыла. Башкаларында чиктән тыш иркен тәрҗемә кулланыла; аларның максаты — текстның төгәл булуы түгел, ә җиңел укылуы. Өченчеләре сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән.

Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н Йәһвә Шаһитләре чыгардылар. Инглиз телендәге бу тәрҗемә төп нөсхә язылган телләрдән тәрҗемә ителде. Тәрҗемәчеләр үз исемнәрен әйтмәскә булды. Инглиз телендәге бу тәрҗемәгә нигезләнеп, тагын күп телләргә тәрҗемә ясалган. Ләкин бу телләргә тәрҗемә итүчеләр дә еш төп нөсхә язылган телдәге текстка мөрәҗәгать иткән. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, мөмкин булганда, сүзгә-сүз тәрҗемә кулланыла. Ләкин сүзгә-сүз тәрҗемә ялгыш фикер тудырган урыннарда мәгънәсе генә белдерелә. Тәрҗемәчеләр шуңа ирешергә тырыша: Изге Язмалар язылган чорда төп нөсхә тексты укучыларга аңлаешлы булган кебек, тәрҗемә дә укучылар өчен шулкадәр аңлаешлы булырга тиеш.

Кайбер лингвистлар Изге Язмаларның бүгенге тәрҗемәләренең, шул исәптән «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең, төгәл һәм объектив булу-булмавын тикшергән. Бу лингвистларның берсе — Төньяк Аризона Университетының (АКШ) диннәрне тикшерүче адъюнкт-профессоры Джейсон Бедун. 2003 елда ул, инглиз телендәге Изге Язмаларның киң кулланылган тугыз тәрҗемәсен тикшереп, 200 битлек хезмәт чыгарган *. Изге Язмаларның кайбер өзекләре турында галимнәрнең фикерләре аерылып торганга, Бедун нәкъ бу өзекләрне тикшерергә булган, чөнки андый урыннарда тәрҗемәгә объектив булмаган карашлар керә алган. Һәр өзекне тикшергәндә, ул, һәр инглиз тәрҗемәсен грек тексты белән чагыштырып, фикерләр белә торып үзгәртелмәгәнме икәнен ачыкларга тырышкан. Ул нинди нәтиҗәгә килгән?

Күп кенә кешеләр һәм галимнәр уйлавы буенча, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең башка тәрҗемәләрдән аерылып торуының сәбәбе — тәрҗемәчеләрнең аны үз дини карашларына нигезләнеп ясаганы. Ләкин Бедун моның турында болай ди: «Бу аермаларның төп сәбәбе — „Яңа дөнья тәрҗемәсе“нең төпченеп, сүзгә-сүз тәрҗемә ителүе һәм төгәлрәк булуы». Бедун «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кайбер өзекләрнең тәрҗемәсе белән риза булмаса да, ул аны «каралган тәрҗемәләр арасында иң төгәл тәрҗемә» дип саный һәм «искиткеч яхшы тәрҗемә» дип атый.

Еврей теле белгече Биньямин Кедар «Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында охшаш фикерне белдергән. 1989 елда ул болай дигән: «Күренә ки, тәрҗемәчеләр текстны мөмкин кадәр төгәлрәк аңларга тырышкан. [...] ...Мин тәрҗемәчеләр „Яңа дөнья тәрҗемәсе“нә текстта булмаган фикерләрне кертергә теләгән урыннарны тапмадым».

Үз-үзегездән сорагыз: «Мин Изге Язмаларны нинди максат белән укыйм? Мин җиңел укыла торган, ләкин төгәл булмаган текстны укырга телимме? Яисә мин төп нөсхәдәге фикерләрне мөмкин кадәр төгәлрәк белдергән текстны укырга телимме?» (2 Петер 1:20, 21) Максатыгызга карап, сез кирәкле тәрҗемәне сайлый алырсыз.

[Искәрмә]

^ 22 абз. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән тыш, Бедун мондый тәрҗемәләрне дә тикшергән: «The Amplified New Testament», «The Living Bible», «The New American Bible With Revised New Testament», «New American Standard Bible», «The Holy Bible—New International Version», «The New Revised Standard Version», «The Bible in Today’s English Version» һәм «King James Version».

[Иллюстрация]

«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» күп телләрдә чыгарылган

[Иллюстрация]

Масоретларның кулъязмалары

[Иллюстрация]

Лүк 12:7 дәге текст язылган фрагмент: «...курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк»

[Иллюстрация кайсы чыганактан алынган]

Foreground page: National Library of Russia, St. Petersburg; second and third: Bibelmuseum, Münster; background: © The Trustees of the Chester Beatty Library, Dublin