«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Июль 2013

Гайсә Мәсихнең соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеге кайчан үтеләчәк? Тугры һәм акыллы хезмәтчене ничек танырга? Бу сорауларга җавапны шушы журналдан белеп була.

«Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче»

Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә язылган Гайсәнең пәйгамбәрлеге кайчан үтәлгән я үтәләчәк кенәме? Бу мәсьәләгә карашыбыз ничек үзгәргән?

«Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам»

Бодай һәм чүп үләне турындагы хикәядә орлык чәчү, аның үсүе һәм урак өсте җитүе турында әйтеп кителә. Урак өсте дигәндә, без хәзер нәрсәне күз алдыбызда тотабыз?

Гайсә берничә кеше аша күп кешене тукландыра

Гайсә беренче гасырдагы шәкертләренә рухи ризык ничек биргән? Ул безгә нинди үрнәк күрсәтә?

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?»

Шушы мәкаләдән без ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең кем икәнен белербез. Безнең аңлавыбыз үзгәргән. Рухи яктан сәламәт булырга теләсәк, безгә шул хезмәтче аша бирелгән рухи ризык белән тукланырга кирәк.

Җитәкче советның яңа әгъзасы

2Ө12 елның 1 сентябреннән башлап Марк Сандерсон Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының яңа әгъзасы булып хезмәт итә башлаган.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Без Йәһвәгә теләсә кайда хезмәт итәргә әзер

Нидерландиядән бер пар авырлыкларына һәм тормышларындагы үзгәрешләргә карамастан Йәһвәгә тулысынча таянырга өйрәнә.

«Карагыз әле нинди рәсемнәр!»

Рәсемнәр өйрәтү әсбаплары кебек кулланыла, алар безне уйларга этәрә һәм хисләребезне кузгата. Матур рәсемнәрдән ничек файдалана алабыз?