«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Март 2014

Бу басмадан фидакарьлек рухын һәм үзебезгә карата уңай карашны ничек саклап була икәне турында белеп була. Олы яшьтәге имандашларыбызны һәм туганнарыбызны кайгыртыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

Туганнарның күңелләрен йомшарту

Гайсәнең үз туганнары белән мөгамәләсеннән нинди үрнәк алып була? Башка динне тоткан яки Аллаһыга бөтенләй ышанмаган туганның күңелен ничек йомшартырга?

Алга таба да фидакарьлек рухы күрсәтеп торыгыз

Безгә фидакарьлек рухыбызны киметә алган мәкерле дошман яный. Бу мәкалә шул дошманны билгеләргә булыша һәм аны җиңәр өчен Изге Язмаларны ничек кулланырга икәнен күрсәтә.

Уңай караш саклагыз

Ни өчен күпләр тискәре караш белән көрәшә? Бу мәкаләдән без уңай караш үстерер өчен һәм аны саклар өчен Изге Язмаларны ничек кулланып була икәнен белербез.

Безнең гаиләбез. Аның белән гыйбадәт кылуны шатлыклырак итәбез.

Гаилә белән гыйбадәт кылуыгызны һәм шәхси өйрәнүегезне яхшыртасы юкмы? Төрле илләрдә яшәгән берничә гаиләнең ничек гыйбадәт кылу үткәргәннәренә күз салыгыз. Бәлки, сез нәрсә яхшыртып булганын күрерсез.

Олы яшьтәгеләрне хөрмәтләгез

Аллаһының олы яшьтәгеләргә карашы турында белегез. Балаларның олыгайган ата-аналары алдында нинди җаваплылыклары бар? Олы-яшьтәге кардәшләрне хөрмәтләр өчен җыелышның нинди мөмкинлекләре бар?

Олы яшьтәгеләрне кайгырту

Ата-аналар һәм аларның балалары, «авыр көннәргә» әзерләнер өчен, моның турында алдан фикер алыша ала һәм билгеле бер карарларга килә ала. Кайбер авырлыкларны җиңәр өчен, алар нәрсә эшли ала?

Сөйләмегез. Сез башта «әйе», ә аннары «юк» димисезме?

Мәсихчеләр үз сүзләрен һәрвакыт үтәп торырга һәм башта «әйе», аннары «юк» димәскә тиеш. Безгә планнарыбызны үзгәртергә туры килсә, нишләргә? Рәсүл Паулдан өйрәнегез.