Төп мәгълуматка күчү

ИНТЕРВЬЮ | АНТОНИО ДЕЛЛА-ГАТТА

Ни өчен рухани үз чиркәвен ташлап киткән?

Ни өчен рухани үз чиркәвен ташлап киткән?

РИМДА тугыз ел укыганнан соң, 1969 елда Антонио Делла-Гатта рухани булып киткән. Соңрак ул Италиянең Неаполь шәһәре янындагы семинариядә ректор булып эшләгән. Анда булганда, ул күп өйрәнеп, уйланган һәм католик дине Изге Язмаларга нигезләнмәгән дигән нәтиҗәгә килгән. Антонио «Уяныгыз!» журналының корреспондентына үзенең рухи сәяхәте турында сөйләгән.

Безгә бала чагыгыз турында сөйләгезче.

Мин Италиядә 1943 елда тудым. Без абый-энеләрем һәм апа-сеңелләрем белән кечкенә авылда үстек. Әтием фермер һәм балта остасы булды. Әти-әнием безне католик динендә үстерде.

Сезне рухани булырга нәрсә дәртләндерде?

Бала чагымда миңа чиркәүдә руханиларны тыңлау ошый иде. Аларның тавышлары һәм ритуаллары мине сокландыра иде. Шуңа күрә мин рухани булырга хыяллана идем. Миңа 13 яшь булганда, әнием мине интернат-мәктәпкә бирде. Анда малайларны рухани булып китәр өчен киләчәк укуга әзерли иделәр.

Сез анда Изге Язмаларны өйрәнә идегезме?

Чынлыкта юк. Миңа 15 яшь булганда, бер укытучым миңа Инҗилне — Гайсә тормышы турындагы хәбәрләрне бирде. Мин бу китапны берничә тапкыр укып чыктым. 18 яшемдә мин Римга киттем. Анда мин папа карамагындагы университетларда укыдым. Мин латин һәм грек телләрен, тарих, фәлсәфә, психология һәм теологияне өйрәндем. Изге Язмаларның кайбер өзекләрен яттан белсәк тә һәм якшәмбе көннәрендәге вәгазьләрдә Изге Язмаларның укылуын тыңласак та, чынлыкта Изге Язмаларны без өйрәнмәдек.

Сез ректор булып киткәч, вазифаларыгызга кешеләрне өйрәтү керә идеме?

Минем эшем күбрәк административ иде. Шулай да мин Икенче Ватикан соборының декретларына багышланган дәресләр үткәрдем.

Ни өчен сез үз динегезнең хаклыгына шикләнә башладыгыз?

Мине өч нәрсә борчый иде: чиркәүнең сәясәттә катнашуы, руханиларның һәм чиркәүгә килүчеләрнең тәртипсезлеге, шулай ук кайбер католик тәгълиматлары шикләр тудыра иде. Мәсәлән, ничек инде яратучан Аллаһы кешеләрне үлгәннән соң мәңге җәзалый алсын? Яисә Аллаһы чыннан да безнең, дисбеләр тотып, йөзләгән мәртәбә дога укуыбызны телиме? *

Сез нәрсә эшләдегез?

Мин, яшьләр түгеп, догада Аллаһыдан җитәкчелек сорадым. Шулай ук мин католикларның итальян телендә яңа чыккан «Иерусалим Изге Язмалары»н сатып алдым һәм аны укый башладым. Бер тапкыр, якшәмбе көнендәге мессадан соң мин рухани киемемне элгәндә, семинариягә ике ир-ат килде. Алар үзләренең Йәһвә Шаһитләре булуын әйтте. Без бер сәгатьтән артык Изге Язмалар турында һәм анда язылган чын дин билгеләре турында сөйләштек.

Аларның килүе сезгә ничек тәэсир итте?

Мин аларның нык иман итүенә һәм җиңел генә католик Изге Язмаларыннан өзекләр китергәненә игътибар иттем. Соңрак минем яныма Марио исемле башка бер Йәһвә Шаһите килә башлады. Ул сабырлык һәм тугрылык белән һәр шимбә, яңгырлы булса да, кояшлы булса да, иртәнге сәгать тугызда семинария ишегенә килеп, шалтырата иде.

Башка руханилар аларның килүе турында нәрсә уйлый иде?

Мин аларны сөйләшүләребезгә кушылырга чакыра идем, ләкин аларның берсе дә Изге Язмаларны өйрәнүгә җитди карамый иде. Миңа исә өйрәнү бик ошый иде. Мин искиткеч белемнәр алдым: мәсәлән, ни өчен Аллаһы явызлыкка һәм кешеләрнең газапларына түзә икәнен белдем. Бу сорау мине күптән борчый иде.

Сездән өстәрәк торучы дин җитәкчеләре сезне Изге Язмаларны өйрәнүен туктатырга кыстамадылармы?

1975 елда мин, үз карашларымны аңлатырга дип, берничә мәртәбә Римга бардым. Миннән өстә торучылар карашларымны үзгәртергә тырышты, ләкин аларның берсе дә Изге Язмаларны кулланмады. Ахыр чиктә 1976 елның 9 гыйнварында мин Римга католик диненнән баш тартуым турында яздым. Ике көннән соң мин семинариядән киттем һәм, поездга утырып, беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләренең очрашуына бардым. Бу конгресс булган икән, һәм анда берничә җыелыш җыелды. Бөтенесе мин ияләшкән нәрсәләрдән бик аерылып торды! Һәр кешенең үз Изге Язмалары булды, һәм, докладчылар төрле темаларны ачыклаганда, һәркем Изге Язмаларга карап барды.

Сезнең гаиләгез моның барысына ничек карады?

Аларның күпчелеге миңа каты каршы килде. Әмма энем Ломбардиядә (төньяк Италия) Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгән икән. Мин аның янына киттем, һәм андагы Йәһвә Шаһитләре миңа эшне һәм яшәү урынын табарга булышты. Соңрак, шул ук елны мин Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылу үттем.

Ниһаять, мин Аллаһыга якын булуымны сизәм

Сез нәрсәгә дә булса үкенәсезме?

Һичнәрсәгә дә! Ниһаять, мин Аллаһыга якын булуымны сизәм, чөнки аның турында белгәннәрем фәлсәфәгә һәм чиркәү өйрәтүләренә түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнә. Мин башкаларны ышаныч белән һәм эчкерсез өйрәтә алам.

^ 13 абз. Изге Язмалар бу һәм башка күп сорауларга ачык җавап бирә. (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП).