Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Бу китапта Изге Язмаларда язылган Гайсәнең тормышындагы вакыйгаларны укыгыз.
КЕРЕШ СҮЗ
Юл, хакыйкать һәм тормыш
Гайсәнең Инҗилдә язылган өйрәтүләре һәм эшләре сезнең тормышыгызны үзгәртә ала.
БҮЛЕК 2
Гайсәгә әле туганчыга кадәр хөрмәт күрсәтелә
Илисәбәт һәм аның әле тумаган улы ничек Гайсәгә хөрмәт күрсәтәләр?
БҮЛЕК 3
Юлны әзерләргә тиешле берәү туа
Зәкәрия могҗизалы рәвештә яңадан сөйләшә башлагач ук мөһим пәйгамбәрлек әйтә.
БҮЛЕК 4
Мәрьям, кияүдә булмаса да, авырлы
Мәрьям Йосыфка берәр ир-аттан түгел, ә Аллаһының изге рухы ярдәмендә балага узганын сөйләгәч, Йосыф аңа ышанамы?
БҮЛЕК 5
Гайсә кайда һәм кайчан туа?
Гайсәнең 25 декабрьдә я 7 гыйнварда тумаганын без кайдан беләбез?
БҮЛЕК 6
Вәгъдә ителгән бала
Йосыф белән Мәрьям сабый Гайсәне гыйбадәтханәгә күтәреп килгәч, олы яшьтәге ике исраилле Гайсәне нинди киләчәк көткәне турында пәйгамбәрлек итә.
БҮЛЕК 7
Йолдызчылар Гайсә янына килә
Ни өчен Көнчыгышта күргән йолдыз аларны башта Гайсә янына түгел, ә явыз Һируд патша янына алып килгән?
БҮЛЕК 8
Алар явыз патшадан качып котыла
Гайсәнең бала чагында Мәсихкә кагылышлы өч пәйгамбәрлек үтәлә.
БҮЛЕК 10
Гайсәнең гаиләсе Иерусалимга бара
Йосыф белән Мәрьям Гайсәне таба алмыйча борчылып бетә. Гайсә исә аларның үзен шунда ук таба алмаганнарына гаҗәпләнә.
БҮЛЕК 11
Чумдыручы Яхъя юл әзерли
Кайбер фарисейлар һәм саддукейлар Яхъя янына килгәч, ул аларны хөкем итә. Ни өчен?WEB:OnSiteAdTitleЧумдыручы Яхъя юл әзерли
КИСӘК 2
Гайсә хезмәтенең башы
БҮЛЕК 12
Гайсә суга чумдырыла
Ни өчен Гайсә, беркайчан да гөнаһ кылмаган булса да, суга чумдырылу үткән?
БҮЛЕК 13
Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора
Иблиснең Гайсәне вәсвәсәләгәне Шайтан турында ике мөһим якны ачыклый.
БҮЛЕК 14
Гайсәнең беренче шәкертләре
Гайсәнең беренче алты шәкертен Мәсихне тапканнарына нәрсә ышандыра?
БҮЛЕК 15
Гайсәнең беренче могҗизасы
Гайсә Мәрьямгә хәзер инде әнисе әйткәнчә түгел, ә күктәге Атасы кушканча эшләргә тиешлеген аңлата.
БҮЛЕК 16
Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы
Аллаһы Кануны кешеләргә корбан китерү өчен хайваннарны Иерусалимда сатып алырга рөхсәт иткән. Ни өчен соң Гайсә гыйбадәтханәдә сатучыларны күреп, хафага төшкән?
БҮЛЕК 19
Самарияле хатын белән сөйләшү
Гайсә самарияле хатынга, күрәсең, әле беркемгә дә әйтмәгәнне әйтә.
БҮЛЕК 20
Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла
Гайсә якынча 26 километр ераклыктан түрәнең улын савыктыра.
БҮЛЕК 21
Насара шәһәрендәге синагогада
Гайсәнең нинди сүзләре аркасында аның туган шәһәрендәге кешеләр аны үтермәкче була?
БҮЛЕК 22
Дүрт шәкерт кеше тотучылар булыр
Гайсә аларны балык тоту эшен калдырып, кеше тоту эшенә керешергә чакыра.
БҮЛЕК 23
Гайсә Кәпернаумда күп могҗизалар кыла
Гайсә җеннәрне куып чыгарганда аларны кешеләргә үзенең Аллаһы Улы икәнен әйтүдән тыя. Ни өчен?
БҮЛЕК 24
Гәлиләядәге хезмәте киңәя
Кешеләр Гайсә янына савыгырга дип килә, әмма Гайсә үз хезмәтенең бөегрәк максатка ия икәнен аңлата.
БҮЛЕК 25
Махаулы кешене кызганып савыктыру
Гади әмма көчле сүзләр әйтеп, Гайсә үзе савыктырган кешеләргә карата чыннан да игътибарлы булганын күрсәтә.
БҮЛЕК 26
«Синең гөнаһларың кичерелде»
Гайсә күрсәткәнчә, гөнаһ белән авыру арасында нинди бәйләнеш бар?
БҮЛЕК 29
Шимбә көнне игелек эшләп буламы?
Ни өчен яһүдләр Гайсәне 38 ел буе авырган кешене савыктырганы өчен эзәрлекләгән?
БҮЛЕК 30
Гайсәнең үз Атасы белән мөнәсәбәтләре
Яһүдләр Гайсә үзен Аллаһыга тиңли дип уйлый, әмма Гайсә ачык итеп Аллаһының үзеннән бөегрәк икәнен күрсәтә.
БҮЛЕК 32
Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?
Гадәттә бер-берсенә каршы торган саддукейлар һәм фарисейлар уртак максатка ирешер өчен берләшә.
БҮЛЕК 33
Ишагыя пәйгамбәрлеге үтәлә
Ни өчен Гайсә үзе савыктырган кешеләргә үзенең кем икәнлеге һәм ни эшләгәне турында әйтмәскә куша?
БҮЛЕК 38
Яхъя Гайсәнең җавабын белергә тели
Ни өчен Чумдыручы Яхъя Гайсәдән аның Мәсихме икәнен сорый? Яхъя әллә шикләнәме?
БҮЛЕК 39
Үҗәт буынга кайгы
Гайсә Хөкем көнендә Сәдүм җиренә үзе туктала торган Кәпернаум шәһәренә караганда җиңелрәк булачак ди.
БҮЛЕК 40
Кичерү турында өйрәтү
Бәлки, фахишә булган хатынга, синең гөнаһларың кичерелде диеп, Гайсәнең Аллаһы канунын бозарга ярый дип әйтәсе килгәнме?
БҮЛЕК 43
Патшалык турында мисаллар
Гайсә, күктәге Патшалыкның төрле якларын аңлатыр өчен, сигез мисал китерә.
БҮЛЕК 44
Гайсә давыллы диңгезне тынычландыра
Җилне һәм дулкыннарны тынычландырып, Гайсә үзе патшалык иткәндә тормыш нинди булачагын күрсәткән.
БҮЛЕК 46
Ул Гайсәнең киеменә кагылып савыга
Шушы дулкынландыргыч вакыйга Гайсәнең көч-куәтен һәм кызганучан булуын күрсәтә.
БҮЛЕК 47
Кыз кабат исән!
Гайсә, кыз бала үлмәгән, ә йоклый гына, дигәч, кешеләр аңардан көлә. Нәрсәне Гайсә белә, ә алар белми?
БҮЛЕК 48
Гайсәне хәтта Насарада кире кагалар
Насара халкы Гайсәне аның өйрәтүе һәм могҗизалары өчен түгел, ә бүтән сәбәп аркасында кире кага.
БҮЛЕК 49
Гәлиләядә вәгазьләү һәм рәсүлләрне өйрәтү
«Күкләр Патшалыгы якынлашты» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?
БҮЛЕК 50
Эзәрлекләүләргә әзерләү
Рәсүлләре үлемнән курыкмаска тиеш булсалар да, ни өчен Гайсә аларга эзәрлекләүләр белән очрашкач, качарга куша?
БҮЛЕК 51
Туган көн мәҗлесендә кеше үтерү
Салумиянең биюе Һирудны шулкадәр әсир итә ки, тегесе аңа, нәрсә теләсәң, шуны бирәм, ди. Кыз нинди коточкыч нәрсә сорый?
БҮЛЕК 52
Берничә икмәк һәм балык белән меңләгән кешене ашату
Гайсәнең могҗизасы шулкадәр әһәмиятле ки, аның турында Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә бәян ителә.
БҮЛЕК 53
Табигать көчләре өстеннән хакимлеге булган идарәче
Гайсәнең су өстеннән барганын һәм җилне тыйганын күргәч, рәсүлләр нинди сабак ала?
БҮЛЕК 54
Гайсә — «тормыш икмәге»
Халык Гайсә янына килер өчен зур тырышлыклар куйса да, ни өчен ул аларны шелтәли?
БҮЛЕК 55
Гайсәнең сүзләре күпләрне шаккатыра
Гайсә шулкадәр шаккатыргыч нәрсә сөйли, хәтта күп кенә шәкертләре аны калдыра.
БҮЛЕК 57
Гайсә бер кызны һәм чукрак бер кешене савыктыра
Гайсә бер хатынның милләттәшләрен көчекләр белән чагыштыргач, нигә тегесе үпкәләми?
БҮЛЕК 58
Гайсә икмәкләр санын арттыра һәм ачыткыдан кисәтә
Ахыр чиктә Гайсәнең шәкертләре аның нинди ачыткы турында әйткәнен аңлап җиткерә.
БҮЛЕК 61
Гайсә җенле егетне савыктыра
Гайсә сүзләре буенча, егетне иман җитмәү аркасында савыктырып булмаган. Әмма кемнең иманы җитмәгән? Егетнеңме, әтисенеңме я шәкертләрнеңме?
БҮЛЕК 62
Басынкылыкка өйрәтүче мөһим сабак
Җитлеккән ир кешеләр кечкенә баладан мөһим нәрсәгә өйрәнә.
БҮЛЕК 63
Гайсәнең башка мөһим киңәшләре
Ул кардәшләр арасындагы җитди каршылыкларны хәл итәргә булышучы өч адым турында сөйли.
БҮЛЕК 64
Кичерүнең мөһимлеге
Мәрхәмәтсез хезмәтче турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләп, Гайсә Аллаһының башкаларны кичерергә әзер булуыбызга никадәр җитди караганын күрсәтә.
БҮЛЕК 65
Иерусалимга барганда өйрәтү
Өч кыска сөйләшүдә Гайсә үзенә иярергә комачаулый алган фикер йөртү турында әйтә.
БҮЛЕК 66
Иерусалимда Чатыр кору бәйрәмендә
Ни сәбәпле Гайсәне тыңлаучылар аның турында җенле дип уйлый?
БҮЛЕК 67
«Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»
Яһүдләрнең бөтен Югары киңәшмәсе диярлек Гайсәгә каршы чыга, ләкин бер әгъзасы гына аны яклап сөйләргә батырчылык итә.
БҮЛЕК 68
Аллаһы Улы — «дөнья өчен яктылык»
Гайсә «хакыйкать сезне ирекле итәр» дигән. Нәрсәдән ирекле итәр?
БҮЛЕК 69
Аларның аталары — Ибраһиммы я Иблисме?
Гайсә Ибраһим балаларын ничек танып була икәне һәм үз атасының кем икәнлеге турында әйтә.
БҮЛЕК 70
Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра
Шәкертләр ни өчен бу кеше сукыр булып туган дип сорый. Ул үзе гөнаһ кылганмы я аның ата-анасымы? Гайсә аны савыктыргач, кешеләр моңа төрлечә карый.
БҮЛЕК 71
Фарисейлар элек сукыр булган кешегә каршы килә
Элек сукыр булган кешенең эзлекле фикер йөртүе фарисейларны ярсыта. Аның ата-анысы курыкканча, фарисейлар аны синагогадан куа.
БҮЛЕК 72
Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә
Яһүдиядә Гайсә 70 шәкертен икешәр-икешәр Патшалык вәгазьчеләре итеп җибәрә. Шәкертләр кешеләргә кайда вәгазьләргә тиеш: синагогалардамы я йөдән-өйгә йөрепме?
БҮЛЕК 73
Бер самарияле чын якын булып чыга
Гайсә, көчле сабак бирер өчен, үзен дусларча тоткан самарияле я игелекле самарияле турындагы гыйбрәтле хикәяне ничек куллана?
БҮЛЕК 74
Кунакчыллык һәм догага кагылышлы сабаклар
Гайсә Мәрьям белән Мартага кунакка килә. Ул аларга кунакчыллыкка кагылышлы мөһим сабак бирә. Соңрак ул үз шәкертләрен нәрсә турында дога кылырга икәнен өйрәтә.
БҮЛЕК 75
Гайсә бәхет чыганагын ачыклый
Гайсә кешеләрнең гаепләүләренә «Аллаһы кодрәте» һәм аларның Аллаһы Патшалыгын күрми калганнары турында әйтеп җавап кайтара. Ул шулай чын бәхет нәрсәдән тора икәнен ачыклый.
БҮЛЕК 76
Фарисейда кунакта
Гайсә фарисейлар белән канунчыларның дини икейөзлелеген фаш итә. Алар халыкны нинди авыр йөк йөртергә мәҗбүр итә?
БҮЛЕК 77
Гайсә байлык турында киңәш бирә
Гайсә зуррак амбарлар төзегән бай кеше турында мисал сөйли. Ул байлык артыннан куу куркынычы турында нинди киңәшне кабатлый?
БҮЛЕК 78
Ышанычлы идарәче, әзер бул!
Гайсә үз шәкертләренең рухи иминлеге турында кайгырта. Идарәче бу яктан нинди роль үти? Ни өчен «әзер булыгыз» дигән киңәш бик мөһим?
БҮЛЕК 79
Ни өчен иман итмәгән яһүдләрне һәлакәт көтә?
Гайсә әйтүенчә, аны тыңлаган кешеләр, тәүбә итмәсә, һәлак булачак. Гайсә аларны Аллаһы белән мөнәсәбәтләре турында уйланырга этәргәч, алар сабак алырмы?
БҮЛЕК 80
Яхшы көтүче һәм сарык утарлары
Гайсәнең көтүче һәм сарыклар турындагы мисалы аның үз шәкертләренә карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Алар аның тәгълиматларын кабул итәрме һәм аның артыннан барырмы?
БҮЛЕК 81
Ата белән бер, әмма Аллаһы түгел
Кайберәүләр Гайсәне үзен Аллаһыга тиңләвендә гаепли. Ул аларның нахак гаепләүләрен ничек оста итеп кире кага?
БҮЛЕК 82
Гайсәнең Переядәге хезмәте
Гайсә тыңлаучыларына котылыр өчен нәрсә кирәк икәнен аңлата. Аның киңәше ул вакытта мөһим булган. Ә бүген?
БҮЛЕК 83
Аллаһы мәҗлескә кемне чакыра?
Бер фарисейда кунакта булганда Гайсә зур кичке мәҗлес турында мисал сөйли. Ул Аллаһының бөтен халкы өчен мөһим сабак бирә. Нинди сабак?
БҮЛЕК 84
Шәкерт булу җаваплылыгы
Мәсихнең шәкерте булу — зур җаваплылык. Гайсә моның нәрсә белән бәйле икәнен ачык әйткән. Аның шәкерте булырга теләгән кайберәүләр аның сүзләренә шаккаткандыр.
БҮЛЕК 85
Гөнаһ кылучы тәүбә иткәндә зур шатлык була
Фарисейлар белән канунчылар Гайсәне гади халык белән аралашканы өчен тәнкыйтьли. Аллаһының гөнаһ кылучыларга карата карашын күрсәтер өчен, Гайсә ике мисал китерә.
БҮЛЕК 87
Тапкыр булыгыз
Гайсә, хәйләкәр, намуссыз йорт идарәчесе турында мисал сөйләп, гаҗәеп бер хакыйкатькә өйрәтә.
БҮЛЕК 88
Бай кеше һәм Лазар үзгәреш кичерә
Гайсәнең мисалын аңлар өчен, ике төп геройның кемне символлаштырганын билгеләү мөһим.
БҮЛЕК 89
Яһүдиягә барыр алдыннан Переядә өйрәтү
Безгә үзебезгә каршы хәтта кат-кат гөнаһ кылган кешеләрне кичерергә нәрсә булышыр? Гайсә кичерергә булышучы сыйфат турында әйтә.
БҮЛЕК 90
«Терелү һәм тормыш»
Гайсәнең, миңа иман итүчеләр «һичкайчан үлмәс», дигән сүзләре нәрсә аңлата?
БҮЛЕК 91
Лазар терелтелә
Бу вакыйганың ике төп үзенчәлеге хәтта Гайсәнең дошманнарына да могҗизаны кире кагарга мөмкинлек калдырмый.
БҮЛЕК 92
Ун махаулының берсе рәхмәтен белдерә
Савыккан кеше Гайсәгә генә түгел, ә башка берәүгә дә рәхмәтен белдерә.
БҮЛЕК 94
Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге
Тол хатын һәм гаделсез хөкемче турындагы мисалында Гайсә бер сыйфатның мөһимлегенә басым ясый.
БҮЛЕК 95
Аерылышуга караш һәм балаларны ярату
Гайсәнең балаларга карашы шәкертләрнекеннән бик нык аерылып тора. Ни өчен?
БҮЛЕК 96
Гайсә бер бай идарәчегә җавап бирә
Ни өчен Гайсә бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк дип әйтә?
БҮЛЕК 97
Йөзем бакчасындагы эшчеләр турында мисал
Нинди мәгънәдә беренчеләр ахыргы, ә ахыргылар беренче булыр?
БҮЛЕК 98
Рәсүлләр кабат күренекле булырга омтыла
Ягъкуб белән Яхъя Патшалыкта күренекле урыннар турында үтенә, әмма башкалар да алардан калышмый.
БҮЛЕК 99
Гайсә сукырларны савыктыра һәм Заккайга ярдәм итә
Гайсә Әрихә янында бер сукырны савыктырган булган. Изге Язмалардагы моның турында хәбәрләр каршылыклы кебек тоела. Аларны бер-берсенә ничек туры китерергә?
БҮЛЕК 100
Ун мина турында мисал
Гайсәнең: «Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр»,— дигән сүзләре нәрсә аңлата?
КИСӘК 6
Гайсә хезмәтенең соңгы өлеше
БҮЛЕК 101
Битаниядә Шимунда кунакта
Лазарның бертуганы Мәрьямнең кылган эше кайберәүләргә ошамый. Гайсә исә Мәрьямне яклый.
БҮЛЕК 103
Гыйбадәтханә янә чистартыла
Сәүдәгәрләрнең Иерусалимдагы эше законлы кебек күренә. Алайса, ни өчен Гайсә аларны юлбасарлар дип атый?
БҮЛЕК 104
Яһүдләр Аллаһының тавышын ишетеп, иман итәрме?
Гайсәгә иман итү белән шул иман буенча эш итү арасында аерма бармы?
БҮЛЕК 105
Инҗир агачы ярдәмендә иман турында өйрәтү
Гайсә үз шәкертләренә иманның көче турында сөйли һәм Аллаһының Исраил халкын ни өчен кире какканын аңлата.
БҮЛЕК 106
Йөзем бакчасы турында ике мисал
Үз улларына йөзем бакчасында эшләргә кушкан кеше турындагы һәм үз йөзем бакчасын явыз хезмәтчеләргә куллануга биргән кеше турындагы мисалларның мәгънәсен белергә чакырабыз.
БҮЛЕК 108
Алар Гайсәне гаепләргә сәбәп таба алмый
Гайсә фарисейлар белән саддукейларның авызын томалый. Соңрак дини җитәкчеләр аны кабат сыный.
БҮЛЕК 110
Гайсәнең гыйбадәтханәдәге соңгы көне
Гайсә ярлы тол хатынны үрнәк итеп китереп, мөһим сабакка өйрәтә.
БҮЛЕК 111
Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый
Гайсәнең пәйгамбәрлеге беренче тапкыр беренче гасырда үтәлгән. Гайсә аның соңрак булачак зуррак үтәлешен дә күздә тота алмаганмы?
БҮЛЕК 112
Ун кыз мисалы уяу булырга өйрәтә
Гайсәнең үз шәкертләренең яртысы акылсыз, ә яртысы акыллы дип әйтәсе килгәнме?
БҮЛЕК 113
Талантлар турында мисал тырыш булырга өйрәтә
Гайсәнең мисалы «кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер» дигән сүзләрне аңларга булыша.
БҮЛЕК 114
Мәсих килгәч, сарыкларны һәм кәҗәләрне хөкем итәчәк
Уйландыручы мисал ярдәмендә Гайсә нәтиҗәләре мәңгелек булган хөкем өчен нигез турында әйтә.
БҮЛЕК 115
Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме якынлаша
Ни өчен дини җитәкчеләрнең Яһүд Искариотка Гайсәгә хыянәт иткәне өчен нәкъ 30 көмеш тәңкә түләргә килешкәннәре игътибарга лаек?
БҮЛЕК 116
Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылыкка өйрәтү
Хезмәтче башкара торган эшне башкарып, ул рәсүлләрне гаҗәпләндерә.
БҮЛЕК 117
Хуҗабызның кичке ашы
Гайсә үз үлемен искә алу кичәсен гамәлгә кертә. Аның шәкертләре бу кичәне һәр ел 14 нисан көнне үткәрергә тиеш.
БҮЛЕК 121
«Кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем»
Дөнья Гайсәне үтергән икән, ничек инде ул дөньяны җиңә алган?
БҮЛЕК 122
Гайсәнең өске бүлмәдә кылган соңгы догасы
Ул кешеләрне коткарудан тыш мөһимрәк нәрсә башкарганын әйтә.
БҮЛЕК 123
Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кыла
Ни өчен Гайсә: «Миннән бу касәне алчы»,— дип дога кыла? Әллә ул йолым түләүдән баш тартамы?
БҮЛЕК 126
Петер Гайсәдән ваз кичә
Ничек инде Петер, иманы нык һәм тугры кеше, үз Хуҗасыннан ваз кичә алган?
БҮЛЕК 127
Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында
Яһүдләрнең дини җитәкчеләре үзләренең чын ниятләрен ачыклый.
БҮЛЕК 128
Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба
Ни өчен Пилат Гайсәне, хөкем итәр өчен, Һируд янына җибәрә? Әллә аның Гайсәне хөкем итәргә вәкаләте юкмы?
БҮЛЕК 130
Гайсәне үлемгә тапшыралар
Ни өчен Гайсә елап барган хатын-кызларга үзе өчен түгел, ә үзләре өчен һәм балалары өчен еларга дигән?
БҮЛЕК 131
Гаепсез патша баганада җәфалана
Гайсә үзе белән бергә җәзаланган кешегә күп вакыт узгач үтәләчәк вәгъдә бирә.
БҮЛЕК 132
«Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»
Могҗизалы рәвештә караңгылык төшкәне, көчле җир тетрәү һәм гыйбадәтханә чаршавының ертылуы — моның барысы да бер нәрсәгә дәлил булып тора.
БҮЛЕК 134
Гайсә исән!
Терелтелгәч, Гайсә башта үз рәсүлләренә түгел, ә шәкерте булган бер хатын-кызга күренә.
БҮЛЕК 136
Гәлиләя диңгезе буенда
Петергә Гайсәне яратканын дәлилләр өчен нәрсә эшләп була икәне турында өч тапкыр әйтелә.
БҮЛЕК 137
Илленче көн бәйрәме алдыннан күпләргә күренү
Терелтелгәч һәм күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә биреләчәге һәм моны ничек кулланырга тиешлеге турында кат-кат әйткән.
БҮЛЕК 138
Мәсих Аллаһының уң ягында
Дошманнарына каршы чыгачак вакытны көтеп утырганда, Гайсә нәрсә эшләр?
БҮЛЕК 139
Гайсә җирдә оҗмах торгыза
Патшалыкны үз Атасына һәм Аллаһысына тапшырыр алдыннан аңа әле күп эш башкарасы бар.
Гайсә пәйгамбәр кебек...
Гайсә тормыш дәвамында 8 сыйфат күрсәткән.
Изге Язмалар шигырьләренең индексы
Бу индекс Инҗилнең теге я бу шигыре каралган китап бүлеген табарга булыша.
Мисаллар (кинаяләр) индексы
Индекс ярдәмендә китапта Гайсәнең теге я бу мисалы каралган бүлекне эзләп табып була.
Мәсихкә кагылышлы кайбер пәйгамбәрлекләр
Гайсә белән булган вакыйгаларны Изге Язмалардагы аның Мәсих булуын раслаучы пәйгамбәрлекләр белән бәйләгез һәм китапның шул вакыйгалар каралган бүлекләрен табыгыз.
Гайсә яшәгән һәм өйрәтеп йөргән җирләр
Бу картада Гайсә хезмәт иткән җирләр күрсәтелгән.