Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бернигә дә карамастан тыйнаклык саклагыз

Бернигә дә карамастан тыйнаклык саклагыз

«Йәһвә синнән нәрсә таләп итә?.. Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели!» (МИК. 6:8).

ҖЫРЛАР: 48, 1

1—3. Яһүдтән булган бер пәйгамбәр нәрсә эшләмәгән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЙӘРӘБӘМ патша идарә иткән көннәрнең берсендә Йәһвә Яһүд җиреннән булган бер пәйгамбәрен Исраилнең мөртәт булып киткән шушы патшасына җитди хөкем хәбәрен җиткерергә җибәргән. Басынкы пәйгамбәр Аллаһының бу йөкләмәсен тугры үтәгән, һәм Йәһвә үз хезмәтчесен ярсыган патшадан яклаган (1 Пат. 13:1—10).

2 Өенә кайтып барганда, бу пәйгамбәр Бәйтелдән булган бер картка юлыккан. Ул үзен Йәһвәнең пәйгамбәре дип атаган һәм, алдап, яшь пәйгамбәрне Аллаһының: «[Исраилдә] икмәк ашама, су эчмә һәм килгән юлың белән кайтма»,— дигән ачыктан-ачык боерыгын бозарга котырткан. Йәһвәгә исә бу бер дә ошамаган. Соңрак, өенә кайтып барганда, аның каршысына арыслан чыккан һәм аны үтергән (1 Пат. 13:11—24).

3 Ни өчен тыйнак пәйгамбәр, ялганчы картның чакыруын кабул итеп, үзбелдегенчә эш иткән? Изге Язмаларда бу хакта берни дә әйтелми. Күрәсең, ул Аллаһының юлында тыйнак йөрергә кирәклеген бөтенләй оныткан. (Микай 6:8 укы.) Изге Язмалар буенча, Йәһвә юлында йөрү аңа таяну, аның хакимлеген яклау һәм аның җитәкчелеге буенча эш итү дигәнне аңлата. Тыйнак кеше үзенең кайгыртучан һәм кодрәтле Атасы белән тыгыз элемтәдә булырга тиешлеген аңлый. Яшь пәйгамбәр Йәһвәдән өстәмә күрсәтмәләр сорый алыр иде, әмма Изге Язмаларда ул шулай эшләгәнме, юкмы икәнлеге турында берни дә әйтелми. Кайвакыт безгә дә авыр карарлар кабул итәргә туры килә, һәм дөрес юлны сайлау җиңел түгелдер. Әмма тыйнаклык күрсәтеп Йәһвәнең җитәкчелеген эзләү безне җитди хаталардан саклаячак.

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Үткән мәкаләдән без ни өчен тыйнак булу мәсихчеләр өчен әле дә әһәмиятле икәнен һәм тыйнаклыкның нәрсәне үз эченә алганын белдек. Әмма нинди очракларда тыйнаклыгыбыз сыналырга мөмкин? Һәм хәтта көчле басым астында да тыйнак булып калыр өчен, безгә бу күркәм сыйфатны ничек үстерергә? Бу сорауларга җавап табар өчен, әйдәгез, тыйнаклыгыбыз сынала алган өч очракка игътибар итеп, аларның һәрберсендә ничек акыллылык белән эш итә алганыбызны күрик (Гыйб. сүз. 11:2).

ШАРТЛАРЫБЫЗ ҮЗГӘРГӘНДӘ

5, 6. Барзилайның тыйнак булуы нәрсәдән күренгән?

5 Шартларыбыз я вазифаларыбыз үзгәргәндә, тыйнаклыгыбыз сыналырга мөмкин. Бер мисалга игътибар итик. Бервакыт Давыт 80 яшьтәге Барзилайны үзенең патша сараенда яшәргә чакырган. Барзилай моны үзенә карата күрсәтелгән зур хөрмәт итеп санагандыр. Чакыруны кабул иткән булса, Барзилай алга таба да патша белән бергә була алыр иде. Әмма Барзилай ризалашмаган. Ни өчен? Олы яшендә булганга, аның патша өчен авыр йөк буласы килмәгән. Шуңа күрә Барзилай Давыт патшага үз урынына, күрәсең, улларының берсен, Кимгамны тәкъдим иткән (2 Иш. 19:31—37).

6 Тыйнаклык Барзилайга акыллы карар кабул итәргә ярдәм иткән. Ул Давытның чакыруын үзен зуррак җаваплылык алырга яраксыз итеп сизгәнгә я калган гомерен тынычлыкта үткәрүен теләгәнгә түгел, ә үз шартларының үзгәргәнен һәм мөмкинлекләренең чикле булганын таныганга кабул итмәгән. Ул көченнән килмәгән нәрсәгә тотынырга теләмәгән. (Гәләтиялеләргә 6:4, 5 укы.) Әгәр дә игътибарыбызны дәрәҗә, шөһрәт я дан-хөрмәт алуга тупласак, йөрәгебездә эгоизм, ярышу рухы тамыр җәячәк, һәм ахырда бу тик өмет өзелүенә генә китерәчәк (Гәл. 5:26). Тыйнаклык исә һәммәбезгә дә көчебезне һәм сәләтләребезне Аллаһыга дан-мактау китерү өчен һәм башкаларга чын күңелдән ярдәм итү өчен кулланырга ярдәм итә (1 Көр. 10:31).

7, 8. Тыйнаклык безгә үзбелдекле булып китмәскә ничек ярдәм итә?

7 Зуррак җаваплылык бирелгәндә, еш кына зуррак хакимлек тә бирелә. Мондый очракта да тыйнаклыгыбыз сыналырга мөмкин. Никами мисалын алыйк. Иерусалимда яшәүче халыкның аяныч хәлдә булганы турында ишеткәч, ул Йәһвәгә кайнар догалар кылган (Ник. 1:4, 11). Һәм Йәһвә Никаминең догасына җавап биргән: Артаксеркс патша аны шул өлкәнең идарәчесе итеп билгеләгән. Әмма югары дәрәҗәсенә, байлыгына һәм зур хакимлеккә ия булуына карамастан, Никами беркайчан да үз тәҗрибәсенә һәм сәләтләренә таянмаган. Ул Аллаһы юлыннан йөреп, һәрвакыт Аның Кануныннан җитәкчелеген эзләгән (Ник. 8:1, 8, 9). Никами башкалар өстеннән хакимлек итмәгән, киресенчә, ул аларны үз исәбенә кайгырткан (Ник. 5:14—19).

8 Никами мисалыннан күренгәнчә, яңа я өстәмә вазифалар бирелгәндә, тыйнаклык безгә үзбелдекле булып китмәскә ярдәм итә ала. Әйтик, өлкән, үз тәҗрибәсенә генә таянса, җыелыштагы эшләрне я мәсьәләләрне Йәһвәгә дога кылмыйча эшли башларга мөмкин. Ә кемдер башта карар кабул итеп, аннары гына Йәһвәдән үз карарын фатихалавын сорарга мөмкин. Әмма бу тыйнаклык күрсәтү булырмы? Тыйнак кеше Аллаһы алдындагы урынын һәм Аллаһы оешмасындагы ролен һәрвакыт исендә тота. Сәләтләребез нинди генә булмасын, һәрвакытта да, аеруча таныш булган хәл я мәсьәләгә очраганда, үзебезгә таянмас өчен сак булыйк. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 укы.) Аллаһының бердәм гаиләсенең әгъзалары буларак, без игътибарыбызны югары дәрәҗәгә ирешүгә түгел, ә гаиләбездәге һәм җыелышыбыздагы вазифаларыбызны үтәүгә туплыйбыз (1 Тим. 3:15).

БАШКАЛАР БЕЗНЕ ТӘНКЫЙТЬЛӘГӘНДӘ Я МАКТАГАНДА

9, 10. Нахакка гаепләнгәндә, тыйнаклык безгә ничек ярдәм итә ала?

9 Берәрсе безне нахакка гаепләгәндә, хис-тойгыларыбызны тезгендә тоту авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, Һаннаның көндәше Пәнинә аны бертуктаусыз мыскыллап торганга, ул еш кына елый торган булган. Һаннаның ире аны бик яраткан, әмма ул балага уза алмаган. Бер көнне Һанна изге чатыр янында дога кылганда, баш рухани Илий аны исерек дип уйлап, нахакка гаепләгән. Менә сиңа мә! Әмма шуңа да карамастан, тыйнак Һанна үз хисләрен тыеп кала алган һәм Илийгә хөрмәт белән җавап кайтарган. Аның дулкынландыргыч догасы Изге Язмаларда язылган. Көчле иманы чагылган шушы догасында Һанна Йәһвәне мактап, рәхмәтләр белдерә (1 Иш. 1:5—7, 12—16; 2:1—10).

10 Тыйнаклык безгә шулай ук «явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшәргә» ярдәм итә (Рим. 12:21). Шайтан дөньясында яшәп, без еш кына гаделсезлеккә очрыйбыз. Әмма яманлык кылучыларга ярсымас өчен тискәре хис-тойгылар белән көрәшергә кирәк (Зәб. 37:1). Проблемалар рухи кардәшләр арасында туганда, бу тагы да көчлерәк әрнү китерергә мөмкин. Тыйнак кеше Гайсә үрнәге буенча эш итәчәк. Изге Язмаларда болай диелә: «Мыскыллап хурланганда, ул җавап итеп хурламады. ...Ә үзен гадел хөкем итүчегә тапшырды» (1 Пет. 2:23). Гайсә үч алу Йәһвәнең эше икәнен белгән (Рим. 12:19). Мәсихчеләр шулай ук басынкы булырга һәм «явызлыкка явызлык белән» кайтармаска чакырыла (1 Пет. 3:8, 9).

11, 12. а) Берәрсе безне ялагайланып мактаганда я чиктән тыш мактаганда, тыйнаклык безгә ничек ярдәм итә ала? ә) Тыйнаклык киемебезгә, килеш-килбәтебезгә һәм тотышыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

11 Башкалар безне ялагайланып мактаганда я чиктән тыш мактаганда, тыйнаклыгыбыз шулай ук сыналырга мөмкин. Шундый очракта тыйнак булып калу ягыннан Әсфирә яхшы үрнәк калдырган. Ул күз явын алырлык чибәр кыз булган. Ел дәвамында төрле-төрле кыйммәтле косметик процедуралар ясап, аның матурлыгы турында кайгыртканнар. Һәр көн Әсфирә Фарсы империясенең төрле төбәгеннән килгән, бер-берсе белән ярышып, патшаның күңелен яулыйсы килгән кызлар арасында яшәгән. Шулай да Әсфирә әдәпле һәм тотнаклы булып калган. Патша аны хәтта патшабикәсе итеп сайлагач та, ул һавалы һәм тыйнаксыз булып китмәгән (Әсф. 2:9, 12, 15, 17).

Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез Йәһвәне һәм башкаларны хөрмәт иткәнен күрсәтәме я тыйнаклыкның җитмәвен белдерәме? (12 нче абзацны кара.)

12 Тыйнак булсак, киемебез, килеш-килбәтебез һәм тотышыбыз башкаларны һәм үзебезне хөрмәт иткәнебезне күрсәтер. Без мактанып я үзебезгә урынсыз игътибар җәлеп итеп түгел, ә «тыныч һәм юаш рух» чагылдырып башкаларның күңелләрен яулый алганыбызга төшенәбез (1 Петер 3:3, 4 укы; Ирм. 9:23, 24). Йөрәгебездә дан сөючәнлек һәм тәкәбберлек булса, ул иртәме-соңмы эш-гамәлләребездә чагылачак. Мәсәлән, берәрсе белән сөйләшкәндә, без махсус йөкләмәгә ия булганыбызны, конфиденциаль мәгълүмат белгәнебезне я җаваплы абый-кардәшләр белән дуслык мөнәсәбәтләрдә булуыбызны читләтеп әйтергә мөмкин. Яисә башкаларның ярдәме белән эшләгән эшләрне берүзебез генә эшләгәндәй итеп күрсәтергә мөмкин. Әмма Гайсәнең гаҗәеп мисалы турында уйланыйк. Башкаларны өйрәткәндә, ул, тыйнаклык күрсәтеп, күбесенчә Еврей Язмаларыннан өземтәләр китергән я андагы фикерләрне әйткән. Шулай итеп, кешеләр Гайсәнең үз акылына я зирәклегенә нигезләнеп түгел, ә Йәһвәдән өйрәнгәннәре нигезендә сөйләгәнен күргән (Яхъя 8:28).

БИЛГЕСЕЗЛЕК БОРЧЫГАНДА

13, 14. Тыйнаклык безгә карарлар кабул иткәндә ничек ярдәм итә ала?

13 Карарлар кабул иткәндә дә, тыйнаклыгыбыз сыналырга мөмкин. Рәсүл Паул Кайсариядә булганда, Һагәб пәйгамбәр аңа, ул Иерусалимга барса, кулга алыначак дигән. Аңа хәтта үлем куркынычы яный алган. Шул сәбәптән имандашлары Паулдан анда бармавын үтенгән. Әмма алар аны күндерә алмаган. Әлбәттә, ул үзбелдекле булмаган, куркуга да бирелмәгән. Паул тулысынча Йәһвәгә таянган һәм Аның ихтыяры буенча кайда гына булса да, үзенә тапшырылган йөкләмәне үтәргә әзер булган. Моны аңлагач, имандашлар тыйнаклык белән эш итеп, Паулның Иерусалимга бару карарына бүтән инде каршы тормаган (Рәс. 21:10—14).

14 Тыйнаклык безгә киләчәктә нәрсә булачагын я хәлләрнең нәрсә белән булып бетәчәген төгәл белмәгән очракта да дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә ала. Әйтик, без тулы вакытлы хезмәтне башларга телибез, ди. Әгәр дә сәламәтлегебез бозылса, нәрсә булыр? Ә олыгайган әти-әниебез ярдәмебезгә мохтаҗ булып китсә? Картаймыш көндә мине кем кайгыртыр? Күпме генә догалар кылсак та я күпме генә тикшерүләр үткәрсәк тә, без бу һәм шуңа охшаш сорауларга тулы җавап таба алмаячакбыз (Вәг. 8:16, 17). Йәһвәгә таянуыбыз безгә мөмкинлекләребезнең чикле булуын танырга ярдәм итәр. Тикшерү үткәргәч, башкалар белән киңәшләшкәч һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылгач, безгә Аллаһы рухы җитәкчелеге буенча эш итәргә кирәк. (Вәгазьче 11:4—6 укы.) Шулчак Йәһвә безне я фатихалаячак, я, кирәк дип санаса, максатларыбызны үзгәртергә булышыр (Гыйб. сүз. 16:3, 9).

ТЫЙНАКЛЫК СЫЙФАТЫН ҮСТЕРӘБЕЗ

15. Йәһвә турында уйлану безгә басынкы булып калырга ничек ярдәм итә?

15 Әйе, тыйнаклыкның бик күп уңай яклары бар. Алайса, аны ничек үстерергә? Әйдәгез, дүрт ысулны карап чыгыйк. Беренчесе — тыйнаклык һәм Йәһвәгә карата тирән хөрмәт үстерер өчен, аның гаҗәеп сыйфатлары һәм бөек дәрәҗәсе турында уйланырга кирәк (Ишаг. 8:13). Шуны онытмагыз: без фәрештә я кеше белән түгел, ә Чиксез Кодрәт Иясе белән йөрибез. Моны аңлау безне «Аның кодрәтле кулы астына» буйсынырга дәртләндерәчәк (1 Пет. 5:6).

16. Аллаһының яратуы турында уйлану безне ничек тыйнак булырга дәртләндерә?

16 Тыйнаклыкны үстерергә ярдәм иткән ысулларның икенчесе — Йәһвәнең яратуы турында уйлану. Рәсүл Паул Йәһвә әллә ни күркәм булмаган тән өлешләренә «күбрәк ихтирам күрсәтеп» булдырган дип язган (1 Көр. 12:23, 24). Шул рәвешчә, Йәһвә, мөмкинлекләребезнең чикле булуына карамастан, һәрберебез турында кайгырта. Ул безне башкалар белән чагыштырмый һәм, хаталар кылсак та, безне үз яратуыннан аермый. Йәһвәнең бердәм гаиләсендә нинди генә хезмәт башкарсак та, без, аның яратуын тоеп, үзебезне тыныч-имин хис итәбез.

17. Башкаларның уңай якларын күрү безгә нинди файда китерә?

17 Өченчесе — Аллаһыбыздан үрнәк алып, башкаларның уңай якларын күрү. Без игътибар үзәгендә булырга я башкаларның эшләренә тыкшынырга тырышмабыз, ә тыйнаклык күрсәтеп, башкалардан ешрак киңәш эзләрбез һәм аларның тәкъдимнәрен кабул итәрбез (Гыйб. сүз. 13:10). Кардәшләребез җаваплы вазифаларга ия булганда, без алар өчен шатланырбыз. Моннан тыш, Йәһвә «дөньядагы бөтен кардәшлегебезне» ничек итеп фатихалаганын күреп, Аңа дан-мактау китерербез (1 Пет. 5:9).

18. Вөҗданыбызны тәрбияләү безгә ничек тыйнаклык үстерергә ярдәм итә ала?

18 Тыйнаклыкны үстерергә ярдәм иткән дүртенче ысул — вөҗданыбызны Изге Язмалардагы принциплар буенча тәрбияләү. Тыйнаклык белән бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәнсәк, без акыллы карарлар кабул итә алырбыз. Изге Язмаларны даими өйрәнеп, дога кылып һәм белгәннәребезне тормышта кулланып, без әкренләп үз вөҗданыбызны тәрбиялибез (1 Тим. 1:5). Без беренче чиратта башкалар хакында уйларга өйрәнәбез. Кулыбыздан килгәннең барысын эшләсәк, Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, безне «барысына үзе өйрәтәчәк» һәм безгә тыйнаклыкны һәм башка күркәм сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәк (1 Пет. 5:10).

19. Хәзер һәм киләчәктә безгә тыйнак булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

19 Бер генә тапкыр үзбелдегенчә эш иткәне аркасында Яһүдтән булган теге пәйгамбәр үз гомерен һәм Аллаһы хуплавын югалткан. Шулай да төрле хәл-шартларда тыйнак булып калу мөмкин. Аллаһының үткәндә һәм бүген яшәгән тугры хезмәтчеләренең мисаллары моңа дәлил булып тора. Йәһвәгә озаграк хезмәт иткән саен, тыйнаклыгыбыз тормышыбызда тулырак дәрәҗәдә чагылырга тиеш (Гыйб. сүз. 8:13). Йәһвәнең оешмасында ролебез нинди генә булмасын, Аллаһы юлында йөрү — инде үзенә күрә бер, тиңдәшсез зур хөрмәт. Әйдәгез, моны кадерлик һәм Йәһвә юлында мәңге тыйнак йөрер өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлик.