Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ихтыяр иреге бүләген кадерләгез

Ихтыяр иреге бүләген кадерләгез

«Йәһвә рухы булган җирдә — азатлык» (2 КӨР. 3:17).

ҖЫРЛАР: 31, 32

1, 2. a) Ихтыяр иреге турында кешеләр нинди фикердә? ә) Изге Язмаларда ихтыяр иреге турында нәрсә диелгән һәм без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

БЕР хатын шәхси карар кабул итәргә кирәк булганда, дустына болай дигән: «Уйлыйсым килми. Бары нәрсә эшләргә кирәклеген генә әйт. Алай җиңелрәк». Барлыкка Китерүчесеннән бирелгән кыйммәтле бүләкне — ихтыяр иреге бүләген кулланыр урынына, ул башкаларның әйткәне буенча эш итүне яхшырак дип күргән. Ә үзегез турында нәрсә әйтер идегез? Сезгә карарлар кабул итү ошыймы я сез башкаларның үзегез өчен карарлар кабул итүен яхшырак дип күрәсезме? Сезнеңчә, ихтыяр иреге нәрсә ул?

2 Кешеләр бу хакта инде гасырлар буе бәхәсләшә. Кайберәүләр: «Ихтыяр иреге дигән нәрсә юк. Барлык эш-гамәлләребезне Аллаһы алдан ук билгеләп куйган»,— дип әйтә. Башкалары исә: «Тулы иреклеккә ия булганда гына кеше чын ихтыяр ирегенә ия була ала»,— дип уйлый. Әмма бу мәсьәләне дөрес аңлар өчен, Аллаһы Сүзенә — Изге Язмаларга мәрәҗәгать итәргә кирәк. Ни өчен? Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә безне ихтыяр иреге, ягъни аңлы рәвештә сайлау ясау сәләте һәм сайлау иреге белән барлыкка китергән. (Йошуа 24:15 укы.) Изге Язмаларда мондый сорауларга да җавап бар: ихтыяр иреген ничек кулланырга? Аның чикләре бармы? Ихтыяр иреген кулланып, без Йәһвәне никадәр нык яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз? Башкаларның карарларын хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтергә?

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ГАЙСӘДӘН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНЕП БУЛА?

3. Үз иреген куллануда Йәһвә нинди үрнәк булып тора?

3 Йәһвә генә чиксез иреклеккә ия, әмма аның үз иреген ничек итеп куллануы безнең өчен үрнәк булып тора. Мәсәлән, ул үз исемен йөртәчәк Исраил халкын үзенең «махсус милке» итеп сайлаган (Кан. 7:6—8). Бу очраклы сайлау булмаган. Йәһвә гасырлар элегрәк дусты Ибраһимга биргән вәгъдәсенә тугры булуын күрсәткән (Ярат. 22:15—18). Өстәвенә, Йәһвә һәрвакыт үз иреген ярату һәм гаделлек белән куллана. Бу исраиллеләр мисалыннан ап-ачык күренә. Алар чын күңелдән тәүбә иткәндә, Йәһвә аларга үз яратуын һәм мәрхәмәтен күрсәткән. Ул болай дигән: «Мин аларны савыктырырмын, алар бүтән тугрылыксыз булмас. Мин аларны чын күңелдән яратырмын» (Һош. 14:4). Башкалар файдасына үз ирегеңне куллануда нинди искиткеч үрнәк!

4, 5. а) Ихтыяр иреге белән беренче булып кем бүләкләнгән һәм ул аны ничек кулланган? ә) Һәрберебез үзенә нинди сорау бирергә тиеш?

4 Йәһвә акылга ия затларны ихтыяр иреге белән барлыкка китерергә булган. Аның бердәнбер Улы Гайсә — «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» — ихтыяр иреге бүләге белән беренче булып бүләкләнгән (Көл. 1:15). Әле җиргә килгәнчегә кадәр Гайсә үз Атасына тугры булырга карар иткән һәм Шайтанның фетнәсенә кушылмаган. Соңрак җиргә килгәч, Гайсә үзенең ихтыяр иреген дөрес кулланып, баш Дошманның вәсвәсәләрен кире каккан (Мат. 4:10). Үз үлеме алдыннан соңгы төнне кайнар догалар кылып, Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәргә тәвәккәллеген кабат белдергән. Ул: «Әтием, әгәр теләсәң, миннән бу касәне алчы. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен»,— дигән (Лүк 22:42). Әйдәгез, Гайсәдән үрнәк алыйк һәм ихтыяр ирегебезне Йәһвәне данлау һәм аның ихтыярын үтәү өчен кулланыйк! Әмма бу мөмкинме?

5 Әйе, мөмкин, чөнки без дә Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгәнбез (Ярат. 1:26). Әмма Йәһвәдән аермалы буларак, безнең ирегебез чикле. Аллаһы Сүзендә аңлатылганча, ирегебезнең чиге бар һәм без Йәһвә безнең өчен урнаштырган чикләрдән чыгарга тиеш түгел. Мәсәлән, хатыннар — ирләренә, ә балалар ата-аналарына буйсынырга тиеш (Эфес. 5:22; 6:1). Аллаһы тарафыннан куелган шушы чикләр ихтыяр ирегебезне куллануыбызга ничек тәэсир итә? Бу сорауга җавап безнең мәңге киләчәгебез белән бәйле.

ИХТЫЯР ИРЕГЕН ДӨРЕС КУЛЛАНУ ҺӘМ ДӨРЕС КУЛЛАНМАУ

6. Ирегебезнең чикле булуы урынлы икәнен күрсәтүче мисал китер.

6 Чиге булган ихтыяр иреген чын иреклек дип атап буламы? Әйе, була. Ни өчен? Куелган чикләр, гадәттә, безне яклый. Мәсәлән, кайсы шәһәргә сәяхәт итәчәгебезне без үзебез сайлый алабыз. Әмма машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган һәм һәркем рәхәтләнеп теләгән тизлек белән барган я юлның теләсә кайсы ягыннан хәрәкәт иткән юлда сез үзегезне куркынычсыз хис итәр идегезме? Ай-һай. Чын иреклеккә барысы да шатлансын өчен чикләр кирәк. Әйдәгез, хәзер Изге Язмалардан кайбер мисалларны карап чыгыйк. Алар безгә Йәһвә тарафыннан куелган чикләрнең файдасын күрергә булышыр.

7. а) Ихтыяр иреге Адәмне Гадәндә яшәгән башка җан ияләреннән ничек аерып торган? ә) Адәм үз ихтыяр иреген ничек кулланган?

7 Беренче кешене — Адәмне барлыкка китергәч, Аллаһы аңа да, күктәге рухи затларга биргән кебек, ихтыяр иреге биргән. Бу Адәмне инстинкт буенча яшәгән хайваннардан аерып торган. Адәм үзенең ихтыяр иреген ничек дөрес итеп кулланганына игътибар итик. Хайваннар кешегә хәтле барлыкка китерелгән булган. Әмма Йәһвә хайваннарга исем бирү шатлыгын беренче кешегә калдырган. Аллаһы «кеше нинди исем бирер дип, аларны аның янына китергән». Адәм хайваннарны күзәткән һәм аларга туры килгән исем биргән. Йәһвә аның эшенә катышмаган һәм Адәм сайлап-сайлап биргән исемнәрне үзгәртмәгән. «Һәр тере җан кеше кушкан исем белән атала башлады»,— дип әйтелә Тәүратта (Ярат. 2:19).

8. Адәмнең үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаганы нәрсәдән гыйбәрәт һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

8 Йәһвә Адәмгә җирне эшкәртергә һәм аны оҗмахка әйләндерергә йөкләмә биреп, болай дигән: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын» (Ярат. 1:28). Әмма Адәм бу йөкләмәне үтәр өчен Аллаһы тарафыннан бирелгән ихтыяр иреге белән канәгать булмаган. Тыелган җимешне ашап, ул белә торып Аллаһы урнаштырган чикләрне бозган. Ихтыяр иреге һич тә дөрес кулланылмаганга Адәмнең токымнары менә инде меңләгән еллар газап-михнәт эчендә яши (Рим. 5:12). Адәм карарының аяныч нәтиҗәләре турында белү безне ихтыяр ирегебезне дөрес кулланырга һәм Йәһвә урнаштырган чикләрдән чыкмаска дәртләндерергә тиеш.

9. Йәһвә үз халкы Исраилгә нинди сайлау ясарга мөмкинлек биргән һәм халык нинди карарга килгән?

9 Адәм белән Хауваның токымнары буйсынмаучан ата-аналарыннан камилсезлек белән үлемне мирас итеп алган. Шулай да аларның ихтыяр иреге бүләген куллану хокукы калган. Бу Аллаһының Исраил халкы белән ничек мөгамәлә иткәненнән күренә. Үз хезмәтчесе Муса аша Йәһвә исраиллеләргә Үзенең махсус милке булу хөрмәтен кабул итәргәме я кире кагаргамы икәнен сайларга мөмкинлек биргән (Чыг. 19:3—6). Аларның карары нинди булган? Исраиллеләр үз ихтыяры белән Аллаһы исемен йөртәчәк халык булырга сайлаган һәм бертавыштан: «Без Йәһвә әйткәннәрнең барысын эшләргә әзер»,— дигән (Чыг. 19:8). Шунысы кызганыч, күп тә үтмәгән Исраил халкы үз иреген дөрес кулланмый башлаган һәм биргән вәгъдәсен бозган. Әйдәгез, шушы гыйбрәт алырлык мисалны исебездә тотыйк һәм Йәһвәгә көннән-көн якынлашып, аның гадел таләпләре буенча эш итеп, ихтыяр ирегебезне кадерлик (1 Көр. 10:11).

10. Нинди мисаллар камил булмаган кешеләрнең үз ихтыяр иреген Аллаһыны данлар өчен кулланганын исбатлый? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Еврейләргә 11 нче бүлектә Аллаһының 16 хезмәтчесенең исемнәре телгә алына. Алар үз ихтыяр иреген Йәһвә урнаштырган чикләрдән чыкмыйча кулланган. Нәтиҗәдә алар мул фатихалар урган һәм киләчәккә ныклы ышанычка ия булган. Мәсәлән, Нух нык иман күрсәткән һәм, Аллаһының әмеренә буйсынып, үз гаиләсен һәм кешелек токымын саклап калыр өчен көймә төзегән (Евр. 11:7). Ибраһим белән Сара, Аллаһының җитәкчелегенә буйсынып, «вәгъдә ителгән җиргә» киткән. Хәтта ерак сәяхәткә киткәннән соң да, аларның гөрләп чәчәк аткан Ур шәһәренә «кире кайту мөмкинлекләре» булган. Ләкин алар иман күзләрен киләчәктәге Аллаһының вәгъдәләренә юнәлткән һәм «яхшыракка» омтылган (Евр. 11:8, 9, 13, 15, 16). Муса «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны түгел, ә Аллаһы халкы белән бергә газап чигүне» сайлап, Мисыр хәзинәләреннән баш тарткан (Евр. 11:24—26). Әйдәгез, шушы кешеләрнең иманнарыннан үрнәк алып, ихтыяр ирегебезне кадерлик һәм аны Аллаһы ихтыярын үтәү өчен кулланыйк.

11. a) Ихтыяр иреге китергән зур фатихаларның берсе нинди? ә) Ихтыяр ирегегезне тиешенчә кулланырга сезне нәрсә дәртләндерә?

11 Берәрсенең безнең өчен карарлар кабул итүе рәхәттер дә, әмма ул чакта без үзебезне ихтыяр иреге ярдәмендә мөмкин булган зур фатихаларның берсеннән мәхрүм итәр идек. Бу фатиха турында Канун 30:19, 20 дә (укы) язылган. 19 нчы шигырьдә Аллаһының исраиллеләргә тәкъдим иткән сайлау турында әйтелә. 20 нче шигырьдә Йәһвәнең аларга Үзенә карата чын яратуларын күрсәтергә мөмкинлек биргәне турында әйтелгән. Без дә Йәһвәгә хезмәт итү юлын сайлый алабыз. Аллаһы тарафыннан бирелгән ихтыяр иреге бүләге безгә аңа үз яратуыбызны белдерергә һәм аңа дан-хөрмәт китерергә искиткеч мөмкинлек бирә!

ИХТЫЯР ИРЕГЕН ДӨРЕС КУЛЛАНМАУДАН САКЛАНЫГЫЗ

12. Ихтыяр иреген куллануга килгәндә, без нәрсәдән качарга тиеш?

12 Әйтик, сез дустыгызга кыйммәтле бүләк бирдегез, ди. Әгәр дә сез аның бүләгегезне чүплеккә чыгарып ташлаганын я, тагы начаррагы, аны берәрсенә зыян китерү максаты белән кулланганын белсәгез, нәрсә хис итәр идегез? Бу сезне бик нык күңелсезләндерердер. Ә хәзер, күп кенә кешеләрнең ихтыяр ирекләрен дөрес кулланмаганын я хәтта башкаларга зыян китергәнен күргәндә, Йәһвәнең кичергән хис-тойгылары турында уйланыгыз. Әйе, Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, «соңгы көннәрдә» кешеләр «яхшылыкның кадерен» белми (2 Тим. 3:1, 2). Әйдәгез, Йәһвәдән бирелгән кыйммәтле бүләкне дөрес кулланмаудан качыйк һәм аңа гадәти нәрсәгә кебек карамыйк. Әмма моңа ничек ирешергә?

13. Мәсихче ирегебезне дөрес кулланырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Аралашу, кием-килбәт һәм күңел ачулар турында әйткәндә, барыбызның да сайлау иреге бар. Әмма гөнаһлы тән теләкләребезнең колы булып китсәк я бу дөньяның пычрак теләк-омтылышларына һәм тәртибенә иярсәк, без ул чакта ирегебезне «явызлыкны яшерү өчен» файдаланган булачакбыз. (1 Петер 2:16 укы.) Ирегебезне «тән нәфесләрен канәгатьләндерер өчен мөмкинлек итеп кулланыр» урынына, без «һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» дигән чакыру буенча эш итәргә ярдәм иткән карарлар кабул итәргә тәвәккәлбез (Гәл. 5:13; 1 Көр. 10:31).

14. Йәһвәгә таяну ихтыяр иреген куллану белән ничек бәйле?

14 Ихтыяр иреге бүләгебезне сакларга ярдәм иткән бүтән бер ысул — Йәһвәгә таяну һәм безнең файдабызга урнаштырылган чикләрдән чыкмау. Үзенең Сүзендә Йәһвә болай ди: «Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы» (Ишаг. 48:17). Без Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләрнең хаклыгын басынкылык белән танырга тиеш: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирм. 10:23). Адәм һәм фетнәчел исраиллеләр эләккән тозакка эләкмәс өчен, үз аңлавыбызга таянмыйк. Киресенчә, әйдәгез, бөтен йөрәгебез белән Йәһвәгә таяныйк (Гыйб. сүз. 3:5).

БАШКАЛАРНЫҢ ИХТЫЯР ИРЕГЕН ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ

15. Гәләтиялеләргә 6:5 тәге принциптан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Ихтыяр ирегебезнең чикле булуы без башкаларның карарлар кабул итү хокукын хөрмәт итәргә тиешлегеннән дә гыйбәрәт. Ни өчен? Һәр мәсихче ихтыяр иреге бүләгенә ия, шуңа күрә мәсихчеләрнең кабул иткән карарлары һәрвакыт бер үк төрле булмаячак. Бу хәтта тәртибебезгә һәм гыйбадәт кылуыбызга кагыла. Гәләтиялеләргә 6:5 тәге (укы) принципны истә тотыйк. Һәр мәсихче «һәркем... үз йөген үзе йөртәчәк» икәнен аңласа, башкаларның үз ихтыяр иреген куллану хокукын хөрмәт итәр.

Без башкаларның вөҗданнарына басым ясамыйча, шәхси карарлар кабул итә алабыз (15 нче абзацны кара.)

16, 17. а) Көринттә ихтыяр иреге белән бәйле нинди сорау туган? ә) Паул шул четерекле сорауны ничек хәл иткән һәм бу хәлдән нинди сабак алып була?

16 Ни өчен без кардәшләребезнең вөҗдан белән бәйле сорауларда ихтыяр иреген хөрмәт итәргә тиеш? Әйдәгез, Изге Язмалардагы бер мисалга игътибар итик. Көринттәге мәсихчеләр арасында, күрәсең, башта потларга багышланган, ә аннары ит базарында сатылган итне ашарга ярыймы, юкмы икәне турында бәхәс туган. Кайберәүләр: «Пот бу дөньяда буш нәрсә булганга, итне саф вөҗдан белән ашап була»,— дип фикер йөрткән. Әмма элек потларга табынган мәсихчеләр андый итне ашау потка табынуга тиң дип санаган (1 Көр. 8:4, 7). Бу четерекле сорау җыелышта бүленеш китереп чыгара алган. Паул Көринттәге мәсихчеләргә бу сорауга Аллаһы карашын аңларга ничек ярдәм иткән?

17 Башта Паул аларның барысына да ризыкның Аллаһыга якынайтмаганын искәртеп киткән (1 Көр. 8:8). Аннары ул аларны: «Сезнең сайларга хакыгыз көчсезләргә киртә булмасын»,— дип кисәткән (1 Көр. 8:9). Шуннан соң ул вөҗданнары сизгеррәк булган мәсихчеләрне ит ашарга карар иткән мәсихчеләрне хөкем итмәскә киңәш иткән (1 Көр. 10:25, 29, 30). Шулай итеп, гыйбадәт белән бәйле бу мөһим сорауда һәр мәсихчегә үз вөҗданы буенча карар кабул итәргә кирәк булган. Шулай булгач, без дә кардәшләребезнең алай ук мөһим булмаган сорауларда кабул иткән шәхси карарларын хөрмәт итәргә тиеш түгелме? (1 Көр. 10:32, 33)

18. Ихтыяр иреге бүләген кадерләгәнегезне сез ничек күрсәтә аласыз?

18 Йәһвә безгә чын иреклек китергән ихтыяр иреге бүләге биргән (2 Көр. 3:17). Без бу бүләкне бик кадерлибез, чөнки ул безгә Йәһвәне никадәр нык яратканыбызны күрсәткән карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әйдәгез, алга таба да шушы кыйммәтле бүләкне Йәһвәне данлар өчен кулланып һәм башкаларның ихтыяр иреген куллану хокукын хөрмәт итеп, шул бүләк өчен Аллаһыга рәхмәтле булыйк.