Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышыгыздагы иң мөһим чагыштыру

Тормышыгыздагы иң мөһим чагыштыру

СЕЗ үзегезне дини кеше дип саныйсызмы? Бүген меңләгән дин бар. Шулай да аларның тәгълиматлары, карашлары бер-берсенә каршы тора. Шуңа күрә сезнең ышануларыгыз башка дини кешеләрнекеннән нык аерылып торырга мөмкин. Сезнең нә́рсәгә ышануыгыз чыннан да мөһимме? Әйе, әгәр дә сез Изге Язмаларда өйрәтелгәнчә гыйбадәт кылырга телисез икән, бу мөһим.

Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләрен «мәсихчеләр» дип атаганнар (Рәсүлләр 11:26). Ул вакытта аларны башкалардан аерыр өчен башка исемнәр кирәк булмаган, чөнки мәсихчеләрнең бер генә дине булган. Алар барысы да үз диненә нигез салган Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары һәм күрсәтмәләре буенча яшәгән. Ә сезнең динегез турында нәрсә әйтеп була? Сезнеңчә, ул Мәсих өйрәткән һәм аның беренче шәкертләре ышанган нәрсәләргә туры киләме? Моны ничек белергә? Бердән-бер юл — үз динегезне Изге Язмалар яктылыгында тикшереп чыгу.

Шуның турында уйланыйк: Гайсә Мәсих изге язмаларның Аллаһы Сүзе икәнен белеп, аларны нык хөрмәт иткән. Изге Язмалар тәгълиматларына караганда кеше уйлап чыгарган йолаларга күбрәк игътибар биргәннәрне Гайсә хупламаган (Марк 7:9—13). Шуңа күрә һич тә шикләнмичә мондый нәтиҗә ясап була: Мәсихнең чын шәкертләре үз ышануларын Изге Язмаларга нигезләргә тиеш. Аллаһыга ышанган һәр кешегә үзенә мондый сорау бирү яхшы булыр иде: «Минем динем Изге Язмаларга туры киләме?» Бу сорауга җавап табар өчен, динегез өйрәткән тәгълиматларны Изге Язмаларда чынында нәрсә әйтелгәннәр белән чагыштырыгыз.

Гайсә әйткәнчә, Аллаһыга гыйбадәт кылуыбыз хакыйкатькә — Изге Язмаларда язылган хакыйкатькә нигезләнгән булырга тиеш (Яхъя 4:24; 17:17). Рәсүл Паул да котылуыбыз «хакыйкать турында төгәл белем» алуыбызга бәйле дип әйткән (1 Тимутигә 2:4). Шуңа күрә ышануларыбызның Изге Язмалардагы төгәл хакыйкатькә нигезләнгән булуы үтә мөһим. Ни өчен? Чөнки сүз котылуыбыз турында бара!

ЫШАНУЛАРЫБЫЗНЫ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БЕЛӘН НИЧЕК ЧАГЫШТЫРЫРГА?

Без сезне астагы алты сорауны укырга һәм Изге Язмалардан китерелгән җавапларга игътибар итәргә чакырабыз. Китерелгән шигырьләрне Изге Язмалардан эзләп табыгыз һәм җаваплар турында уйланыгыз. Аннары үзегезгә мондый сорау бирегез: «Динемнең өйрәтүләре Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән туры киләме?»

Андый кыска тикшерү сезгә тормыштагы иң мөһим чагыштыру ясарга булыша ала. Сез динегезнең башка тәгълиматларын да Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән чагыштырырга теләр идегезме? Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмалардагы ачык хакыйкать белән танышырга ярдәм итәргә шат булыр. Сез берәр Йәһвә Шаһитеннән Изге Язмаларны бушлай өйрәнү турында сорый аласыз.