Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН

Ни өчен Изге Язмалар сакланып калган?

Ни өчен Изге Язмалар сакланып калган?

Изге Язмалар сакланып калган. Нәтиҗәдә, сез бүген бу китапны укый аласыз. Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсен сайлаганда, сез төп нөсхә текстының ышанычлы күчермәсен укыганыгызга инанган була аласыз *. Әмма ни өчен Изге Язмалар, тышкы шартларның тәэсире аркасында бозылуга, очраган каршылыкларга, шулай ук аның текстын үзгәртер өчен куелган тырышлыкларга карамастан, искиткеч рәвештә сакланып калган? Бу китап башка китаплардан нәрсә белән аерылып тора?

«Хәзер мин Изге Язмаларның — Аллаһы биргән бүләк икәнлегенә бер дә шикләнмим»

Изге Язмаларны күп кенә өйрәнүчеләр рәсүл Паул ясаган нәтиҗәгә килгән: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Алар ышана ки, Изге Язмалар Аллаһының Сүзе булганга һәм Аллаһы үзе аны саклап торганга, бу китап бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Моны тикшерергә теләп, беренче мәкаләдә искә алынган Файзал Изге Язмаларны өйрәнергә булган. Ул белгән нәрсәләр аны гаҗәпләндергән. Озакламый ул христиан дөньясында киң таралган тәгълиматлар Изге Язмаларда юк икәнен ачыклаган. Өстәвенә, Изге Язмалардан Аллаһының җиргә карата нияте турында белү Файзалның күңелен тибрәткән.

«Хәзер мин Изге Язмаларның — Аллаһы биргән бүләк икәнлегенә бер дә шикләнмим,— дип әйтә Файзал.— Әгәр дә Аллаһы бөтен галәмне барлыкка китерә алган икән, әллә аның безгә китап бирергә һәм аны безнең өчен саклап калырга көче җитәрлек түгелме? Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһының көченнән килмәгән нәрсә бармы? Чиксез Кодрәт Иясенең көчен шик астына куярга кем соң мин?» (Ишагыя 40:8)

^ 3 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2008 ел, 1 май, 18—22 битләрдәге «Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсен ничек сайларга?» дигән мәкаләне карагыз.