ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА
3. Мөнәсәбәтләрегезне яклагыз
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
Тынычсыз дөньяда борчулар арткан саен, күп кешеләр, үзләре дә абайламыйча, бер-берсеннән ераклаша.
-
Кешеләр үз дусларыннан читләшә.
-
Ирле-хатынлылар арасында мөнәсәбәтләр суына.
-
Әти-әниләр үз балаларының борчуларына әз игътибар бирә я бөтенләй аларны игътибарсыз калдыра.
Нәрсә белергә кирәк?
-
Дуслар аеруча авыр вакытларда безгә, физик һәм эмоциональ яктан сәламәт булыр өчен, бик кирәк.
-
Дөньядагы вакыйгалар аркасында туган стресс гаиләбездә көтелмәгән авырлыкларга китерергә мөмкин.
-
Борчулы яңалыклар балаларыбызны никадәр куркыта икәнен без хәтта абайлап бетермәскә мөмкин.
Нәрсә эшләп була?
Изге Язмаларда болай диелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Дустыбыз безгә ярдәм итә һәм гамәли киңәш бирә ала. Андый дусның барлыгын белү безгә авырлыкларны кичереп чыгарга көч өсти.