Төп мәгълуматка күчү

Мин Аллаһының канга карата карашын кабул иттем

Мин Аллаһының канга карата карашын кабул иттем

Мин Аллаһының канга карата карашын кабул иттем

Бер табиб сөйләде

МИН хастаханәдәге конференц-залда табиблар алдында бер үлгән пациентның гәүдәсен ярып карауның нәтиҗәләре турында сөйләдем. Бу пациентта яман шеш булган иде. Мин, нәтиҗә ясап, болай дидем: «Пациентның үлеменең сәбәбе — гемолиз (эритроцитларның таркалуы) һәм кан салу аркасында бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы».

Бер профессор торып басты да, ярсып, болай диде: «Әллә без ялгыш кан төркемен салдык дип әйтәсең киләме?» «Юк, минем башка фикерне әйтәсем килгән иде»,— дидем мин. Слайдларда мин бөерләрнең кечкенә өлешләрен күрсәттем. «Монда без бөердәге эритроцитларның лизисын (таркалуын) күрәбез. Димәк, бу пациентның бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавына китерде *»,— дидем мин. Атмосфера киеренкеләнә барды, һәм минем авызым кипте. Мин яшь булсам да һәм профессор белән сөйләшсәм дә, үз фикеремнән баш тартмадым.

Ул вакытта мин әле Йәһвә Шаһите булмадым. Мин 1943 елда Япониянең төньягындагы Сендай шәһәрендә тудым. Әтием патолог һәм психиатр булганга, мин медицинаны өйрәнергә булдым. 1970 елда, медицина факультетының икенче курсында укыганда, мин Масуко исемле хатын-кызга өйләндем.

Патолог булып китәм

Мин укуымны тәмамлаганчы, Масуко безне тәэмин итәр өчен эшләде. Мин медицина белән мавыгып киттем. Кешенең тән төзелеше мине сокландыра иде! Шулай да мин Барлыкка Китерүченең барлыгы турында беркайчан да уйламадым. Медицинаны өйрәнү тормышыма мәгънә өсти ала дип уйлый идем мин. Шуңа күрә, табиб булып киткәч, мин укуымны дәвам итәргә булдым, медицинаның патология өлкәсен — чирләрнең сәбәпләрен, үзенчәлекләрен һәм нәтиҗәләрен тикшерә торган фәнне өйрәнә башладым.

Рактан үлгән пациентларның гәүдәләрен ярып караганда, миндә кан салуның файдасы турында шикләр туды. Ракның соңгы стадиясе булган пациентларда кан китү аркасында анемия башлана ала. Химиотерапия анемияне көчәйткәнгә, табиблар еш кына аларга кан салырга киңәш итә. Ләкин мин кан салу ракның таралуына гына китерә дигән нәтиҗәгә килдем. Һәрхәлдә, хәзер билгеле булганча, кан салу иммунитетны баса, ә бу ракның кайтуына һәм үлемгә китерә ала *.

Мәкалә башында искә алынган очрак 1975 елда булды. Үлгән пациентны дәвалаган профессор гематология белгече иде. Шуңа күрә мин пациентның кан салу аркасында үлгәнен әйткәч, аның ярсып китүе гаҗәпләндерми. Шулай да мин чыгышымны дәвам иттем, һәм ул тынычланды.

Үлем дә, авырту да инде булмаячак

Ул вакытта хатыным янына Йәһвә Шаһите булган олы яшьтәге бер хатын килгән. Ул Йәһвә исемен искә алгач, хатыным аның мәгънәсен сораган. Йәһвә Шаһите: «Йәһвә — хак Аллаһының исеме»,— дип әйткән. Масуко бала чактан Изге Язмаларны укыган, әмма аның Изге Язмалар китабында Аллаһының исеме «Ходай» дигән титул белән алмаштырылган. Хәзер Масуко Аллаһы ул — исеме булган шәхес икәнен белгән!

Масуко шунда ук Йәһвә Шаһите белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Бер мәл, мин эштән соң төнге сәгать бердә кайткач, хатыным миңа шатлык белән: «Изге Язмаларда үлем дә, авырту да инде булмаячак дип язылган!» — дип әйтте. Мин: «Яхшы булыр иде!» — дип җавап бирдем. Ул сүзен дәвам итте: «Яңа дөнья бик тиздән киләчәк. Вакытны бушка сарыф итүеңне теләмим». Ул минем табиб булып эшләвемне теләми дип уйлап, мин ачуландым һәм мөнәсәбәтләребез киеренкеләнде.

Әмма хатыным бирешмәде. Дога кылып, ул Изге Язмалардагы шигырьләрне сайлый һәм миңа күрсәтә иде. Вәгазьче 2:22, 23 тәге сүзләр минем йөрәгемә аеруча үтеп керде. Анда болай дип әйтелгән: «Кеше, кояш астында тырышып эшләп, йөрәге авыр хезмәткә омтылып, чынында нәрсәгә ирешә соң? ...Хәтта төнлә дә күңеленә тынычлык юк. Бу да буш нәрсә икән». Бу сүзләр минем тормышымны бик яхшы сүрәтли иде, чөнки мин, көне-төне медик тикшеренүләр үткәреп, чын канәгатьлек тапмый идем.

1975 елның июлендә, бер якшәмбе көнне, хатыным Патшалык Залына киткәч, мин дә кинәт анда барырга булдым. Хатыным, мине анда күргәч, бик гаҗәпләнде. Бөтен Йәһвә Шаһитләре мине бик җылы каршы алды. Шул вакыттан бирле мин регуляр рәвештә якшәмбе көнендәге очрашуларга йөри башладым. Якынча бер айдан соң бер абый-кардәш минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Ә хатыныма Йәһвә Шаһитләре беренче тапкыр килгәннән соң өч ай үткәч, ул суга чумдырылды.

Аллаһының канга карата карашын кабул итәм

Тиздән мин, Изге Язмалар буенча, мәсихчеләр каннан тыелырга тиеш икәнен белдем (Рәсүлләр 15:28, 29; Яратылыш 9:4). Кан салуга инде шикләрем булганга күрә, миңа Аллаһының канга карата карашын кабул итү авыр булмады *. «Барлыкка Китерүче бар икән һәм ул андый әмерне биргән икән, димәк, бу дөрес»,— дип уйладым мин.

Мин шулай ук авыруларның һәм үлемнең сәбәбе — Адәмнең гөнаһы икәнен белдем (Римлыларга 5:12). Ул вакытта мин кан тамырларының склерозы дигән чирне өйрәнә идем. Яшь узу белән, артерияләребез тарая һәм сыгылмалылыгын югалта. Бу йөрәк, бөер авыруларына һәм церебровоскуляр патологияләргә китерә. Минем өчен ап-ачык булды: чирләрнең сәбәбе — мирас итеп алынган камилсезлегебез. Тиздән минем медицинага кызыксынуым сүнә башлады. Тик Йәһвә Аллаһы гына чирләрне, үлемне юк итә ала!

1976 елның март аенда, Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң җиде ай үткәч, мин университеттагы клиникада үткәргән тикшеренүләремне туктаттым. Мин бүтән табиб булып эшли алмам дип курыккан идем. Әмма эшне башка бер хастаханәдә таптым. 1976 елның май аенда мин суга чумдырылдым. Тулы вакытлы, ягъни пионер, хезмәте — иң яхшы тормыш юлы икәнен аңлап, 1977 елның июль аенда мин бу хезмәтне башладым.

Аллаһының канга карата карашын яклыйм

1979 елның ноябрендә без Масуко белән Тиба префектурасындагы вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җыелышка күчтек. Мин бер хастаханәдә көненә берничә сәгать кенә эшләп булган эшне таптым. Эшемдәге беренче көнне ук эштәшләрем, мине чолгап алып, кешегә кан салырга кирәк булса, мин, Йәһвә Шаһите буларак, нәрсә эшләрмен дип сорый башлады?

Мин аларга хөрмәт белән Аллаһының канга кагылышлы принципларын үтәрмен дип әйттем. Шулай ук мин кан салуга альтернативалар бар һәм, пациентка булышыр өчен, мин кулымнан килгәнне эшләрмен дип аңлаттым. Баш хирург белән бер сәгать буе сөйләшкәч, ул миңа болай дип әйтте: «Мин сезне аңлыйм, әмма, безгә күп кан югалткан пациентны китерсәләр, без аны үзебез дәваларбыз». Баш хирург авыр холыклы кеше буларак билгеле иде, әмма бу сөйләшүдән соң безнең яхшы мөнәсәбәтләр урнашты һәм ул һәрвакыт карашларымны ихтирам итте.

Канга карата карашым сынала

Тиба префектурасында хезмәт иткән вакытта Эбина шәһәрендә Йәһвә Шаһитләренең яңа япон филиалы төзелә башлаган. Без хатыным белән, атна саен анда барып, Бәйтел комплексын төзегән кардәшләргә медик ярдәм күрсәтә идек. Берничә айдан соң безне Эбинадагы Бәйтелгә тулы вакытлы хезмәткә чакырдылар. 1981 елның март аенда без Бәйтелдәге яшәү өчен кулланылган вакытлы корылмаларда яши башладык. Анда тагын 500 дән артык ирекле хезмәтче яшәде. Иртән мин төзелеш мәйданында булган душ бүлмәләрен һәм бәдрәфләрне җыештыра идем, ә төштән соң пациентларны кабул итә идем.

Пациентларның берсе Илма Излоб исемле кардәшебез иде. Ул 1949 елда Австралиядән Япониягә миссионер буларак күченгән. Илманың лейкоз чире булган һәм табиблар, аңа берничә ай яшәргә калды, дип әйткән. Тормышын озынайтыр өчен, табиблар аңа кан салырга киңәш иткән. Әмма Илма, моннан баш тартып, калган көннәрен Бәйтелдә үткәрергә булган. Ул вакытта эритроцитлар булдыручы эритропоэтин кебек дарулар әле булмаган. Илманың гемоглобины кайчак 3—4 граммга кадәр төшә иде (норма исә 12—15 грамм). Әмма мин, аңа ярдәм итәр өчен, кулымнан килгәнне эшләргә тырыштым. Илма, Аллаһы Сүзенә нык иман күрсәтеп, тагын җиде ел яшәде һәм 1988 елның гыйнварында үлде.

Бәйтелдә хезмәт иткәндә, кайбер ирекле хезмәтчеләргә операция ясарга кирәк булды. Якындагы хастаханәләрдә эшләгән табиблар безгә кан кулланмыйча операцияләр үткәрергә булышты. Күп тапкыр мине операцияләрне күзәтергә чакырдылар, ә кайчак мин үзем операция ясарга булыштым. Йәһвә Шаһитләренең канга карашларын хөрмәт иткән табибларга мин бик рәхмәтле. Алар белән хезмәттәшлек иткәндә, минем аларга үз ышануларым турында сөйләргә мөмкинлегем булды. Күптән түгел аларның берсе Йәһвә Шаһите булып китте.

Шунысын танырга кирәк: табибларның Йәһвә Шаһитләрен кан кулланмыйча дәвалавы медицинага зур өлеш керткән. Кан кулланмыйча үткәрелгән операцияләр андый дәвалауның файдасын ачыклаган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, андый дәвалау алган пациентлар операциядән соң тизрәк аякка баса һәм сирәгрәк өзлегә.

Иң Бөек Табибтан өйрәнүемне дәвам итәм

Мин медицинадагы иң соңгы ачышлардан калышмаска тырышам. Шул ук вакыт мин Йәһвәдән — иң Бөек Табибтан өйрәнүемне дәвам итәм. Ул кешенең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә аның эчке дөньясын да күрә (1 Ишмуил 16:7). Табиб буларак, мин, пациентларны дәвалаганда, һәрчак аларның чиренә генә түгел, ә нинди кеше булуына да игътибар итәргә тырышам. Бу миңа аларга иң яхшы дәвалау бирергә ярдәм итә.

Мин Бәйтелдә хезмәт итүемне дәвам итәм. Кешеләргә Йәһвә турында һәм аның канга карата карашы турында сөйләү миңа иң зур шатлык китерә. Мин иң Бөек Табибка — Йәһвә Аллаһыга тиздән бар чир-авыруларны һәм үлемне бетерсен дип дога кылам. (Ясуси Айзава сөйләде.)

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Дениз Харменинг үз дәреслегендә язганча, «кан салудан соң билгеле бер вакыт узгач була торган гемолитик реакция элегрәк кан салган, трансплантация кичергән кешеләрдә һәм йөкле хатыннарда» була ала. Андый очракларда кан салуга тискәре реакция тудыра торган антитәнчекләрне «алдан билгеләү мөмкин түгел» («Modern Blood Banking and Transfusion Practices»). Бер китапта әйтелгәнчә, «туры килмәгән канны хәтта кечкенә күләмдә салу гимолизга китерергә мөмкин. Кешенең бөерләре эшләми башласа, аның организмы әкренләп агулана бара, чөнки бөерләре зыянлы матдәләрне чыгармый башлый» («Dailey’s Notes on Blood»).

^ 8 абз. Бер журналда болай дип әйтелгән: «Рак белән чирләүче пациентларга операция алдыннан кан салсалар, аларның операциядән соң хәле, кан салмаган пациентларга караганда, начаррак булыр дип көтелә («Journal of Clinical Oncology», 1988 ел, август).

^ 16 абз. Изге Язмаларның канга кагылышлы тәгълиматлары турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре бастырган «Как кровь может спасти твою жизнь?» дигән брошюраны карагыз.

[Өстәмә текст]

«Мин кан салуга альтернативалар бар һәм, пациентка булышыр өчен, мин кулымнан килгәнне эшләрмен дип аңлаттым»

[Өстәмә текст]

«Кан кулланмыйча үткәрелгән операцияләр андый дәвалауның файдасын ачыклаган»

[Иллюстрацияләр]

Өстә: Изге Язмаларга нигезләнгән нотык сөйлим

Уңда: хатыным Масуко белән бүген