Мин гаделсезлек турындагы соравыма җавап таптым
Мин гаделсезлек турындагы соравыма җавап таптым
Урсула Менне сөйләде
Үземне күпме хәтерлим, мин һәрвакыт гаделлек өчен көрәшә идем. Моның өчен Көнчыгыш Германиядә коммунистлар мине хәтта төрмәгә утыртты, һәм нәкъ төрмәдә мин үз соравыма җавап таптым. Моның турында сөйлисем килә.
МИН 1922 елда Германиядә Галле шәһәрендә тудым. Бу шәһәрнең 1 200 еллык тарихы бар. Ул Берлиннан көньяк-көнбатышка 200 километр ераклыкта урнашкан. Шәһәрдә протестант дине киң таралган. 1923 елда сеңелем Кэт туды. Әтием хәрби кеше иде. Әнием театрда җырлый иде.
Гаделлекә омтылу миңа әтиемнән күчте. Ул, армиядән китеп, кибет сатып алды. Аның клиентлары күбесенчә ярлы кешеләр иде, һәм ул еш кына аларга әҗәткә бирә иде. Нәтиҗәдә, ул банкрот булып китте. Әтиемнең тәҗрибәсеннән мин гаделлекә ирешү алай ук җиңел түгел икәнен аңларга тиеш идем. Ләкин яшь булганга, мин көрәшергә әзер идем.
Әниемнән миңа артистлык сәләте күчте. Ул безне сеңелем Кэт белән җырларга һәм биергә өйрәтте. Мин тик тормас, шатлыклы бала идем. 1939 елга кадәр без бик бәхетле яши идек.
Коточкыч тормыш башлана
Мәктәпне тәмамлагач, мин балет мәктәбенә укырга кердем. Анда мин Мэри Вигман җитәкчелегендә аусдрукстанц (экспрессив бию) белән шөгыльләнә башладым. Мэри Вигман экспрессив биюне беренчеләрдән башлаган. Бу бию хисләр күрсәтүне таләп итә. Мин шулай ук рәсемнәр ясый идем. Шулай итеп яшүсмер чагым бәхетле иде, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Ләкин 1939 елда Икенче бөтендөнья сугышы башланды. Ә 1941 елда тагын бер бәла булды: әтием туберкулез чиреннән үлде.
Сугыш — коточкыч нәрсә. Миңа 17 яшь кенә булса да, мин дөньяның акылдан язганын аңладым. Мин кешеләрнең нацизм истериясенә бирелүен күрдем. Ачлык һәм үлем хөкем сөрде. Бар нәрсә җимерелә иде. Безнең йортыбызга бомба төште, ә берничә туганым сугыш вакытында үтерелгән булган.
1945 елда сугыш тәмамлангач, мин, әнием һәм Кэт һаман Галледа яши идек. Ул вакытка минем инде ирем һәм кечкенә кызым бар иде, ләкин гаиләмдә авырлыклар булды. Без ирем белән аерым яши башладык. Үземне һәм кызымны тәэмин итәр өчен, мин биюче һәм рәссам булып эшләдем.
Сугыштан соң Германия дүрт өлешкә бүленде. Безнең шәһәребез Советлар Союзы карамагындагы өлештә иде. Шулай итеп без коммунистлар режимына эләктек. 1949 елда безнең өлешебез Германия Демократик Республикасы булып китте, аны шулай ук Көнчыгыш Германия дип атыйлар.
Коммунизм режимындагы тормыш
Ул вакытта әнием чирләп китте, һәм мин аны карый идем. Мин җирле хөкүмәттәге офиста эшли башладым. Ул вакытта мин диссидентлар булган студентлар белән аралаша идем. Алар илдәге гаделсезлеккә игътибар итәргә тырышкан. Мәсәлән, бер яшь кешегә университетка керергә рөхсәт итмәделәр, чөнки аның әтисе нацистлар партиясенең әгъзасы иде. Мин ул кешене яхшы белә идем, без бергә музыка уйный идек. Мин: «Ни өчен бу кеше әтисенең кылган эшләре аркасында газапланырга тиеш?» — дип гаҗәпләнә идем. Мин диссидентлар белән ешрак аралаша башладым һәм протестларда катнашырга булдым. Бер тапкыр мин хәтта җирле суд бинасы янында листовкалар ябыштырдым.
Мин Региональ тынычлык яклау комитетында секретарь булып эшли идем. Миңа язарга кирәк булган хатларда мин гаделсезлек күрдем. Бер тапкыр бу комитет Көнбатыш Германиядә яшәүче бер олы яшьтәге кешегә коммунистик пропаганда булган материалны җибәрмәкче иде. Шулай итеп алар аңа карата шикләр тудырырга теләгән. Бу гаделсезлеккә түзә алмыйча, мин бу материалларны яшердем һәм алар җибәрелми калды.
«Төрмәдәге иң куркыныч җинаятьче» миңа өмет бирә
1951 елда июнь аенда офисыма ике кеше килде. Алар: «Сез кулга алынасыз»,— диде. Алар мине «Ротер Оксе» төрмәсенә китерде. Бер елдан соң мине хөкүмәткә каршы эш итүдә гаепләделәр. Бер студент мине Штази полициясенә саткан: ул минем элегрәк листовкалар таратуымны сөйләгән. Судта үземне яклап әйткән сүзләремне беркем дә тыңламады. Мине алты елга төрмәгә хөкем иттеләр. Ул вакытта мин чирләп киттем, һәм мине төрмә госпиталенә күчерделәр. Анда тагын якынча 40 хатын-кыз ята иде. Шушы бәхетсез кешеләрне күргәч, минем паника башланды. Мин, ишек янына йөгереп, ишеккә йодрыклар белән суга башладым.
«Сиңа нәрсә кирәк?» — дип сорады сакчы.
«Мине моннан чыгарыгыз,— дип кычкырдым мин.— Теләсәгез мине ялгыз камерага утыртыгыз, ләкин моннан чыгарыгыз!» Әлбәттә ул мине тыңламады. Шунда мин башкалардан гел аерылып торган бер хатынга игътибар иттем. Аның күзләрендә тынычлык чагыла иде. Мин аның янына утырдым.
«Минем янымда утырасың икән, сак бул»,— диде ул хатын. Мин моңа гаҗәпләндем. Аннары ул: «Башкалар мине төрмәдәге иң куркыныч җинаятьче дип саный, чөнки мин Йәһвә Шаһите»,— дип әйтте.
Ул вакытта мин Йәһвә Шаһитләренең коммунистлар илендә дошманнар дип саналуын белмәдем. Мин шуны гына белә идем: мин бәләкәй булганда, әтием янына Изге Язмаларны Тикшерүчеләр килә иде (элек Йәһвә Шаһитләре шулай дип аталган). Миңа әтиемнең сүзләре искә төште: «Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дөресен сөйли!»
Берта Брюггемайер исемле шушы хатын-кыз белән танышкач, мин шатлыктан елап җибәрдем. «Миңа Йәһвә турында сөйләче»,— дидем мин. Шуннан бирле без еш кына Изге Язмалар турында сөйләшә идек. Мин Йәһвә Аллаһының мәхәббәт, гаделлек һәм тынычлык Аллаһысы икәнен белдем. Мин шулай ук аның явыз кешеләр китергән зыянны бетерәчәген белдем. «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак... Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак»,— дип әйтелә Зәбур 37:10, 11 дә.
Азат ителәм һәм көнбатышка күченәм
Төрмәдә биш ел утырып, мин 1956 елда азат ителдем. Биш көннән соң мин Көнбатыш Германиягә күчендем. Мин үзем белән ике кызымны — Ханнелоре һәм Сабинаны алдым. Шунда без ирем белән аерылыштык, һәм мин кабат Йәһвә Шаһитләре белән очраштым. Изге Язмаларны өйрәнеп, мин үземә үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен аңладым. Шул үзгәрешләрне ясап, 1958 елда мин суга чумдырылдым.
Соңрак мин Клаус Менне исемле Йәһвә Шаһитенә кияүгә чыктым. Без бик бәхетле гаилә идек. Безнең ике балабыз — Беньямин һәм Табия туды. Кызганычка каршы, якынча 20 ел элек ирем бәхетсез очрак аркасында вафат булды. Терелтүгә өмет мине бик юата, мин беләм: җирдәге оҗмахта үлгәннәр терелеп торачак (Лүк 23:44; Рәсүлләр 24:15). Балаларымның дүртесе дә Йәһвәгә хезмәт итә, бу да мине бик шатландыра.
Изге Язмаларны өйрәнеп, мин чын гаделлекне Йәһвә генә урнаштыра ала икәнен белдем. Кешеләрдән аермалы буларак, ул бар шартларыбызны, үткәндә нәрсә кичергәнебезне исәпкә ала, кешеләр еш кына моны белми. Бу белем мине аеруча гаделсезлек белән очрашканда юата. Вәгазьче 5:8 дә болай дип әйтелә: «Төбәгеңдә ярлыны җәберләгәннәрен, гаделлек белән тәкъвалыкны бозганнарын күрсәң, гаҗәпләнмә. Чөнки түрәне аңардан өстен булган башка берәү күзәтеп тора, һәм алардан өстенрәк булганнар да бар». Барысыннан да өстенрәк Барлыкка Китерүчебез тора. «Аллаһыдан беркем дә, бернәрсә дә яшеренә алмый, әмма аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә. Без аңа хисап бирәчәкбез»,— дип әйтелә Еврейләргә 4:13 тә.
Үткәндәгеләрне искә төшерәм
Хәзер мин инде 90 яшькә җитеп барам. Кешеләр миннән нацизм һәм коммунизм режимындагы тормыш ниндирәк булганын сорый. Берсе дә җиңел булмады. Кеше хакимлегенең бар формалары да шуны күрсәтә: кешеләр үз-үзләре белән идарә итә алмый. Изге Язмаларда дөрес язылган: «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9).
Яшь һәм тәҗрибәсез булганда, мин гаделлекне кешеләрдән эзли идем. Ә хәзер мин беләм: Барлыкка Китерүчебез генә чын гаделлекне урнаштырачак. Ул моны җирдән явызлыкны бетереп һәм үз Улына җир өстеннән хакимлек тапшырып эшләячәк. Гайсә Мәсих һәрвакыт башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен куя. Аның турында Изге Язмаларда: «Син тәкъвалыкны яраттың, канунсызлыкны нәфрәт иттең»,— дип әйтелә (Еврейләргә 1:9). Мин Аллаһыга андый искиткеч гадел Патшаны биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Аның идарәсе астында мин мәңге яшәргә өметләнәм!
[Иллюстрация]
Көнбатыш Германиягә күченгәч кызларым Ханнелоре һәм Сабина белән
[Иллюстрация]
Бүген улым Беньямин һәм аның хатыны Сандра белән