Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аны уку җиңел, ләкин ул төгәлме?

Аны уку җиңел, ләкин ул төгәлме?

Аны уку җиңел, ләкин ул төгәлме?

АНГЛИЯ Чиркәве 2005 елның сентябрь аенда «100-минутлык Изге Язмалар» дип исемләнгән яңа Изге Язмалар басмасы чыгарылуы хакында хуплау сүзләре белдергән («The 100-Minute Bible»). Бу басманы 100 минутта укып чыгып була, чөнки Еврей Язмалары — 17 бүлеккә, Инҗил 33 бүлеккә кадәр кыскартылган. Һәрбер бүлек — бер бит. Бер комментатор әйткәнчә, бу Изге Язмаларда «барлык кызыксыз урыннар» төшереп калдырылган. Әйе, андый Изге Язмаларны уку җиңел, ләкин аны төгәл дип әйтеп буламы?

Изге Язмаларны җитди өйрәнүче кешеләр шуңа игътибар итәргә мөмкин: бу басмада Аллаһы исеме — Йәһвә кулланылмый һәм башка төгәлсезлекләр бар (Яратылыш 2:4, искәрмә). Мәсәлән, бу басманың 1 нче бүлегендә Аллаһы «күк һәм җирне алты көндә барлыкка китергән» диелә. Әмма Яратылыш 1:1 дә болай дип язылган: «Әүвәл Аллаһы җирне һәм күкне яратты». Шуннан соң анда җиргә кагылышлы эшләр турында язылган. Аллаһы бу эшләрне алты «көн», ягъни билгеле озынлыктагы вакыт, дәвамында башкарган. Аннары Яратылыш 2:4 тә барлык эшкә нәтиҗә ясала, һәм «Раббы Алла җирне һәм күкне яраткан» вакыт «яраткан көн» (ЯД) дип атала.

«100-минутлык Изге Язмалар» буенча, тәкъва Әюбкә Аллаһы «хезмәтчеләренең берсе, Шайтан» һөҗүм иткән. «Аңа кешеләрне гаепләргә йөкләмә бирелгән». Монда капма-каршылык күрәсезме? «Шайтан» дигән сүз «дошман» дигәнне аңлата. Шайтан — Аллаһы хезмәтчесе түгел, ә Аллаһының төп дошманы, һәм ул кешеләрне үз теләге буенча гаепли (Ачылыш 12:7—10).

«100-минутлык Изге Язмалар» китабындагы Инҗил турында нәрсә әйтеп була? Яңа басмада сарыклар һәм кәҗәләр хакындагы гыйбрәтле хикәя китерелә, һәм анда Гайсә «теләсә кемгә, теләсә нинди кешегә» ярдәм иткәннәрне хуплый дип әйтелә. Чынлыкта исә Гайсә үзенең шәкертләренә — рухи «туганнарына» игелек эшләүче кешеләрне фатихалаячак дигән (Маттай 25:40). Бу басмада Инҗилнең соңгы китабы кыскача каралганда, «Рим, Бөек Бабыл, тулысынча җимереләчәк» дип әйтелә. Ләкин Изге Язмаларны өйрәнүчеләр шуны белә: Аллаһы Сүзенең бер урынында да «Бөек Бабыл» — ул Рим дип әйтелми (Ачылыш 17:15—​18:24).

Барлыкка Китерүчене белергә һәм аның ниятен аңларга теләүчеләр тулы Изге Язмаларны кулланырга тиеш. Аны бернәрсә дә алмаштыра алмый. Әлбәттә, Изге Язмаларны укып чыгарга йөз минуттан артык вакыт кирәк булыр, әмма мондый уку бик зур файда китерәчәк (Яхъя 17:3). Изге Язмаларны укыгыз, һәм сез мул фатихалар алырсыз! (2 Тимутегә 3:16, 17).